Тема: Омонимнар.
Максат: 1. Укучыларны омоним турында
төшенчә белән таныштыру; аларны җөмләдә дөрес итеп табарга һәм мәгнәләрен
аңлатырга, синоним, антоним сүзләрдән аерырга өйрәтү; укучыларның фикер
йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.
2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку
активлыгын, мөстәкыйльлеген, монологик сөйләмне үстерү.
3. Туган як табигатенә сак караш
тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, проектор, экран, тема
буенча презентация.
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай
психологик халәт тудыру.
• Бүген сыйныфта кем кизү?
• Укучылар, бүген көн нинди?
• Көз көне тагын нинди көннәр
була?
• Көз айларын санагыз әле.
• Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр
була?
2.Актуальләштерү.
- Алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә
төшереп китик әле. Нинди сүзләр белән таныштык?
( Туры һәм күчерелмә, бер һәм күп
мәгънәле, синоним һәм антоним сүзләр белән таныштык.) Мисаллар ярдәмендә
аңлатыгыз.(слайд №1)
-Дөрес, укучылар. Ә хәзер ,әйдәгез синоним
һәм антонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.
- Булдырдыгыз, укучылар.Үткән дәрес
темаларын яхшы үзләштергәнсез.
3.Уку мәсьәләсен кую.
- Ә хәзер игътибар белән тактага карадык.
Сүзләрне укыгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз. (слайд
№2)
- Сораулар куеп сүз төркемнәрен
билгеләгез.(слайд№3)
- Бу сүзләр ничек языла? ( Бер төсле
языла, ләкин мәгънәләре төрле).
- Дәвам итәбез, тактада бирелгән
рәсемнәргә карагыз, язылышын һәм мәгънәләрен аңлатыгыз. (4-14 слайдлар)
- Бу нинди сүзләр? Рус телендә сез мондый
сүзләрне ничек атадыгыз? Рус телендә өйрәнгән кагыйдәне искә төшерегез.
(Омонимы)
-Димәк, без бүген әйтелешләре бертөрле,
мәгънәләре төрле булган сүзләр белән танышырбыз.
( слайд №15) Бүгенге темабыз “Омонимнар”
дип атала.(слайд №16)
- Дәфтәрләргә число, теманы һәм тактада
бирелгән матур язу күнекмәләрен язып куегыз.
4.Ныгыту.
- Ә хәзер дәреслекләрдә бирелгән
кагыйдәне укыгыз.(32 бит)
- Тактада бирелгән ребусны чишеп карыйк.
Нинди сүз яшерелгән икән? (слайд №17)
- Дәреслекләрдә бирелгән 66 нчы күнегүне
таптык. Биремне укыгыз.
- Мин дә күнегүдә бирелгән рәсемнәр
белән җөмләләр төзедем. Игътибар белән тактага карадык. ( слайд №18, 19)
- Ничек уйлыйсыз алдагы дәресләрдә үткән
нинди сүзләр белән омонимнарны бутап була? (куп мәгънәле). (слайд №20-22)
-Дәфтәрләргә экранда сүзтезмәләрне беренче
баганага күп мәгънәле, икенче баганага омоним сүзләрне аерып языгыз. (слайд
№23)
- Хәзер дәреслекнең 32 нче битендә
бирелгән 67нче күнегүнетелдән эшлибез. Шигырьне укыйбыз һәм омоним сүзләрне
табып мәгънәләрен аңлатабыз.
- 68 нче күнегүне бирем буенча язып
эшлибез. Омоним сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып, җөмләләр уйлап язарга. Күнегүне
мөстәкыйль эшлибез.
- Тактада бирелгән кроссвордны
чишү.(слайд №24,25)
5. Йомгаклау.
-Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Ничек
эшләдек?
6. Өй эше. 33 нче бит, 69 нчы күнегү бирем
буенча эшләргә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.