Дәрес
этаплары
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
Белем
бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек,
предмет материалы)
|
Универсаль
уку гамәлләре (УУГ)
|
Эшкә
этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр
|
Мотивлаштыру
1,5 мин.
Максат: уңай
психологик халәт тудыру.
|
Укучыларны уку
эшчәнлегенә тарту.
|
Дәрестә
төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз
фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.
|
Шәхси эшчәнлек:
дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау.
|
Шәхси:
әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.
|
Бишек күренеше
белән видеоязма.
Б, кайсыгыз
бишектә үсте?
|
Актуальләштерү
6 мин.
Максат: яңа
белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.
|
Белем алуга эчке
ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.
Искәрмә: хикәя
алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып эш алып барыла.
|
- Мирас символы,
буыннан буынга тапшырылырга тиеш.
“Ә.В.” әсәрендә
- сандык.
|
Укылган әсәргә
нигезләнеп фикер йөртәләр
|
Шәхси:
уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.
Регулятив:
һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.
Коммуникатив:
геройның эш-гамәлләренә бәя биргәндә, ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.
Хикәядә сөйләнә
торган вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгаруны оештыру.
|
Бабасы үргән
бишектә яту – нәрсә символы?
Сез укыган кайсы
әсәрдә бишек символының мәгънәсенә аваздаш деталь бар? Ул нәрсә?
|
Аңлау өчен авыр
тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).
4 мин.
Максат: укучының
нинди авырлык белән очрашуын билгеләү
|
Сөйләгәннәрдән
чыгып, проблемалы сорау куела.
Укучының
шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.
|
Төркемнәрдәге
аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Төркемнәрдә әсәрнең идеясен
билгелиләр, уртак кәгазьгә теркиләр.
Җаваплар
тыңлана.
Сорауга берьяклы
гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.
|
|
Регулятив:
хикәя вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру.
Шәхси:
әсәрнең идея төшенчәсен элек һәм хәзер ничек аңларга? соравы буенча фикер
белдерү.
|
Ә.В.әсәренең
идея-эчтәлеге нидән гыйбарәт? Нәрсә ул әсәрнең идеясе?
|
Төркем
эшчәнлеген оештыру.
|
Тәкъдимнәрен
әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы
төзергә.
Дәреснең
максаты: “Ә.В.” әсәренең идея-эчтәлегенә төшенү, Темасы : Әмирхан Еникинең
“Әйтелмәгән васыять” хикәяәсенең үзенчәлеге
|
|
Коммуникатив:
төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.
Шәхси: бу
өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү Регулятив:
күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.
|
Укучылар,
фикерләребез төрле.
Әлегә тәгаен геә
бер фикергә килә алмыйбыз.
Димәк, дәреснең
максаты нинди?
Темасы?
|
Кыенлыктан
чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).
5 мин.
Максат:
кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.
|
Эшкә юнәлеш
бирүче сораулар куя.
|
Планың төп
алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.
Төркемнәрнең
тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә (кластер төзелә):
.Әсәрнең
-
Сюжет-композициясен
-
Образлар
-
Символлар
-
Проблемаларны
билгеләү ярдәм итәр.
|
Һәр укучының үз
эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау
күнекмәләрен ныгыту.
|
Регулятив:
иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.
Шәхси: бу
өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.
Танып-белү: төп
фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү.
|
-
Без бу
- ситуациядән
чыгу өчен нишләрбез?
Әсәрнең
идея-эчтәлеген ничек табарга мөмкин?
|
Планны
тормышка ашыру/яңа
белемне куллану.
6 мин.
Максат: Ни өчен “Әйтелмәгән
васыяь” дип атала соравының асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында
аңлату
|
Сораулар бирә,
эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучыларны тәнкыйди фикерләүне үстерү: алты
эшләпә алымы белән таныштыра
|
Индивидуаль
фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала.
Димәк, әниләрнең
васыятен тыңлау зарури.
|
Хикәя буенча һәм
тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү,
аны расларга тырышу.
|
Регулятив:
автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне
ачыклау.
Коммуникатив:
фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.
Шәхси:
дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.
Танып-белү:
төп нәтиҗәне чыгару.
|
- Әсәрнең сюжет-композициясен терәк
карточкалар ярдәмендә төзегез.
Түбәтәйләрне
сайлагыз, төсләре буенча төркемләп утырыгыз.
Түбәтәйләрнең
артында инструкөия беркетелгән
Сары
түбәтәй – персонаңларга бары тик уңай бәя
бирәләр
Кара
түбәтәйләр – геройларның кимчелекләрен һәм тискәре
сыйфатларын билгелиләр.
Яшел
түбәтәйләр – балалары Акъәбинең васыятен тыңласалар,
әсәр ничек дәвам итәр? Соравына җавап әзерли
Зәңгәр
түбәтәйләр барысын тыңлап бетергәч нәтиҗә ясыйлар
|
Сораулар бирә,
эшнең эзлеклелеген тәэмин итә.
|
“васыяь”
төшенчәсенә аңлатма бирәләр
1) 1)Сандыктагы
мирасны балаларына тапшыру
2) 2)Мөселманча
җирләү
3) 3)
Авылга кайтарып, үлгән сабыйлары һәм ире янына күмүләре
|
Аңлатмалы
сүзлектән билгеләмәне искәртү
Хикәя буенча һәм
тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү,
аны расларга тырышу.
|
Танып-белү:
әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгару. Шәхси: герой
халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру.
|
Нәрсә ул “васыяь”?
Әбинең васыяте
нинди?
|
Сорау куела.
Видеоязма тыңларга тәкъдим
ителә
|
Балалары дөнья
куалар, байлык туплыйлар
Рухи мирас
турында оныталар.
Кылган ул
үсемлек, үсемлек йөгерә алмый,бәлки тоела гынадыр. Кеше дә шулай дөнья куып
көн-төн йөгерә. Якын-тирәдәгеләрнең күңелен күрергә өлгермичә калалар. Әниләр
бит мәңелек түгел, исән чакта кадерләрен белергә кирәк.
|
Характеристика
бирү күнекмәләрен үстерү.
|
Шәхси:
эпитет һәм чагыштырулар аша эмоциональ мөнәсәбәт
белдерү.
Регулятив:
төп геройга хас характер билгеләрен күрсәтү, шулар аша геройның тормышта
тоткан урынын һәм аның шәхси мөнәсәбәтен объектив бәяләү.
Коммуникатив:
төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү.
|
Акъәби васыятен
җиткерергә талпына, балалры тыңламый. Моңа нәрсә комачаулый?
Автор ни өчен
кылганнар образын кертә?
|
Үз-үзеңне
тикшерү өчен мөстәкыйль
эш.
6 мин.
Максат:
үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.
|
Тикшерү соравы куела.
Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.
|
Сыйныфтагы укучының
фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: Ата-баба мирасы,
ана сүзе күңелнең түрендә булырга тиеш.
|
“Бишек ни өчен
өйнең түренә эленгән?” соравына җавап кеше күңеле белән өй түре арасында параллель
уздыру аша аңларга ярдәм итә.
Охшаш фикерләрне
гомумиләштерү, уртаклыкларын табу.
|
Регулятив:
элекке тормышны үз гаиләләрендәге хәзерге тормыш белән чагыштырып карау,
нәтиҗә ясау. Танып-белү: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру.
Шәхси: һәр
баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы.
|
Сезнеңчә, Бишек
ни өчен өйнең түренә эленгән?
|
Белемнәрне
системага салу.
4 мин.
Максат: алган
белемнәрне куллану һәм ныгыту.
|
Хикәянең төп фикерен
табарга юнәлеш бирүче сорау куела.
|
Васыятьне тыңлау
түгел – аны үтәү зарури. Васыятьне үтәү – намус эше. Кылганнар хәленә калмас
өчен.
|
Чыгарылган
нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую.
|
Танып-белү:
алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару
күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив:
төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.
Шәхси:
эш барышында үз фикереңне белдерү.
|
Акъәбинең
балаларына нинди үгет-нәсыйхәт бирер идегез?
|
Рефлексия
2 мин.
Максат: үз
эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.
|
Үз эшеңне
бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.
|
Һәр төркемнең үз
җавабы:
– практик
әәһәмиятен ассызыклыйлар
|
|
Регулятив:
аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең
әһәмиятен аңларга булышу.
|
Укучылар, бүгенге
белемнәрегезне тормышта ничек кулланырсыз?
|
Дәресне
йомгаклау.
2
мин.
Максат:
бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.
|
Укытучы
укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.
|
Һәр төркемнең
эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге
куялар.
|
Укучылар
бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.
|
Шәхси:
үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.
|
Укучылар,
үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.
|
Өй эше бирү һәм
теләкләр.
2 мин.
|
“Нәрсә ул
бәхет?” темасына инша язу.
Көндәлекләргә
билге куела.
|
|
|
Шәхси:
үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.
|
Укучылар, дәрес
тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.