Инфоурок Другое КонспектыДәрес планы "Зат алмашлыклары"

Дәрес планы "Зат алмашлыклары"

Скачать материал

Вәлеева Флүзә Фаел кызының 6 сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенең планы һәм конспекты.

I. Тема: Зат алмашлыклары

Максатлар:

Белем бирү максаты:

1.     Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту;

2.     Мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;

3.     Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

Үстерү максаты:

1.     Төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

2.     Сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

Тәрбияви максат:

1.     Туган илгә, телгә һәм милләткә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: репродуктив.

Җиһазлау: компьютер (презентация), дәреслек  (Д.Г. Тумашева, Ф.Ф. Юсупов, К.З. Зиннатуллина, Б.Х. Мифтахов  “Татар теле” 6 нчы сыйныф), индивидуаль биремле карточкалар, плакат.

Алымнар: тактада эшләү, мөстәкыйль эшләү, укытучы сүзе.


 

Дәрес планы:

I. Башлам:

1.     Исәнләшү;

2.     Укучыларны барлау;

3.     Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү:

    1. Үткән дәрестә алган белемнәрне искә төшерү.

III. Яңа материалны аңлату:

1.     Презентация һәм плакат ярдәмендә дәресне аңлату.

2.     Кагыйдәне кыскача  кагыйдәләр дәфтәренә яздыру.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1.     295 нче күнегүне үтәү.

2.     296 нчы күнегүдә бирелгән зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше таблицасын тутыру.

3.     Карточкалар белән эшләү.

V. Йомгаклау:

1. Дәрестә алган белемнәрне искә төшерү;

2. Нәтиҗә ясау;

    3. Билгеләр кую.

VI. Өйгә эше бирү:

1.     299 нчы күнегү, 183 бит.

2.      Зат алмашлыкларын кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга.


 

 

Дәрес барышы:

II. Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер- беребезгә елмаеп карыйк.

Укучылар теләкләр телиләр:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!

Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

У: Шулай, дәрестә барыгыз да бармы?

у: Бар.

У: Ярар, укучылар, хәзер инде татар теле дәресен башлап җибәрик. Без сезнең белән алдагы дәрестә алмашлык төркемчәләре темасын уттек, әйдәгез искә төшереп китик әле. Алмашлыклар ничә һәм нинди төркемчәләргә бүленәләр?

у: Алмашлыклар җиде төркемчәгә бүленәләр: зат ал-ры, күрсәтү ал-ры, билгеләү ал-ры, сорау ал-ры, юклык ал-ры, билгесезлек ал-ры һәм тартым ал-ры.

У: Бик дөрес, ә хәзер зат алмашлыкларын санап китик?

у: Зат алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар.

У: Дөрес, бүген без сезнең белән  зат алмашлыклары төркемчәсен башкаларыннан аерып карап өйрәнербез.

III.                   (Презентация һәм плакат ярдәмендә дәресне аңлату. Укучылар кагыйдәләр дәфтәренә кыскача кагыйдәне язып куялар.)

Зат алмашлыклары

( Личные местоимения)

 

 


I һәм II зат алмашлыклары сөйләмдә         III зат алмашлыклары ул, алар

катнашкан затларны белдерәләр,               сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар

берлек һәм күплек санда киләләр,           турында сүз барган зат яки пред-

килеш белән төрләнәләр.                          метларны белдерәләр, берлек һәм

(Мин, безсөйләүче(ләр);                       күплек санда киләләр.

син, сез— тыңлаучы(лар))

Олылау, хөрмәтләү, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итү өчен сез алмашлыгы кулланыла, һәм ул баш хәрефтән языла: Сез.

IV. Ә хәзер яңа теманы ныклап аңлау өчен 295 нче күнегүне карап үтик. Филсинә, биремне укып чыгыгыз әле.

Филсинә: Өзекне сәнгатьле итеп укып күрсәтегез. Зат алмашлыкларын табыгыз һәм аларның кайсы затта, нинди санда килүен әйтегез.

У: Рәхмәт, Филсинә, утырыгыз, Диана, безгә Сибгат Хәким шигыренең беренче куплетын сәнгатьле итеп, кычкырып укып күрсәтегез һәм зат алмашлыкларын табып, кайсы затта, нинди санда килүен әйтегез әле.

Диана: Яшь әремгә карап торам озак,

            Ул дәшмәде, мин дә дәшмәдем.

            Кеме исән аның? Җавап көтәм.

            Таңга кадәр китмәм мин моннан...

Зат алмашлыклары: ул- III затта, берлек санда; мин- I затта, берлек санда; аның- III затта, берлек санда.

У: Дөрес, Диана, ул дигән III зат алмашлыгы, килеш белән төрләнгәндә, баш килештән кала аның (килеш төренә карап) алмашлыгы белән алмаштырыла.

Ә хәзер, Айгөл, безгә икенче куплетны укып, зат алмашлыкларының, кайсы затта, нинди санда килүен әйтегез әле.

Айгөл: Яшь бер тавыш ишетелгәндәй булды,

             Ул калыкты кебек нигездән:

             Болыннарга төш син, моңын аның

             Чәчәкләрдән эзлә, диңгездән.

Зат алмашлыклары: ул- III затта, берлек санда; син- II затта, берлек санда; аның- III затта, берлек санда.

У: Дөрес, зат алмашлыклары берлек һәм күплек санда киләләр,килеш белән төрләнәләр, ә хәзер бергәләп зат алмашлыкларының ничек килеш белән төрләнүләрен карап үтәрбез, ныклап аңлау өчен таблица тутырабыз. Таблица сезнең китапларыгызның  296 нчы күнегүендә дә бирелгән. Мин сезгә хәзер аерым карточкалар таратам, шушы карточкалардагы таблицаларга язып барырсыз.

 Б е р л е к т ә

Килешләр

Килеш соравы

Мин

Син

ул

Б. к.

И. к.

Ю.к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в.к.

кем?

кемнең?

кемгә?

кемне?

кемнән?

кемдә?

……...................

...........................

...........................

...........................

...........................

...........................

………...............

...........................

...........................

...........................

...........................

...........................

………..................

..............................

аңа (аңарга)

..............................

аннан (аңардан)

анда (аңарда)

 

К ү п л е к т ә

Килешләр

Килеш соравы

Без

Сез

алар

Б. к.

И. к.

Ю.к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в.к.

кемнәр?

кемнәрнең?

кемнәргә?

кемнәрне?

кемнәрдән?

кемнәрдә?

……...................

...........................

...........................

...........................

...........................

...........................

………...............

...........................

...........................

...........................

...........................

...........................

………..................

..............................

..............................

..............................

..............................

..............................

 

У.: Әйе, бик  дөрес, укучылар. Ә хәзер яңа биремгә күчкәнче бераз ял итеп алабыз.(Ял минуты)

V. У.: Ә хәзер укучылар сезнең белән дәресне йомгаклап карточкалар ярдәмендә, билгегә бер бирем эшләп алабыз (укучыларга карточкалар таратыла, алар бирелгән биремне үтиләр). Шулай итеп укучылар без сезнең белән зат алмашлыкларын һәм аларның төрләнешен үттек, ә киләсе дәрестә без алмашлыкларның икенче төркемчәсен, күрсәтү алмашлыкларын, үтәрбез. Миңа сорауларыгыз калмадымы? Калмаса өй эшенә күчәбез.

VI.  Укучылар сезнең каршыгызда ике өй эше бирелгән, сез шуның берсен сайлап алып эшләргә тиеш.

 Өй эше:

3.     299 нчы күнегү, 183 бит.

4.      Зат алмашлыклары кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга.

У.: Илзидә, 299 нчы күнегүнең биремен укып чыгыгыз әле.

Илзидә: (биремне укый)

У.: Барысы да аңлашыламы укучылар? Димәк, сез өйдә текстны яхшылап укып, эчтәлеген аңлап, аны төрле зат исеменнән сөйләргә тиеш буласыз. Мисал өчен беренче җөмләне карап үтик әле.

Батыр мәктәп алдына килгәндә, берәү дә юк иде. Бу җөмләдән аңлашылганча, без монда, җөмләнең иясен, ягъни инде Мансур сүзен бер зат алмашлыгы белән алыштырырга тиеш булабыз. Без аны үзебез исеменнән сөйли алабыз, ягъни, аның урынына I зат алмашлыгын кулланабыз: “Мин мәктәп алдына килгәндә, берәү дә юк иде.”

Ә икенче күнегү барыгызга да аңлашыла дип уйлыйм, укучылар. Кемгә аңлашылмый?

Барысы да аңлашылса, дәрес бетте, укучылар, чыгарга була. Саубулыгыз!

у.: Саубулыгыз!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес планы "Зат алмашлыклары""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Теолог

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 367 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.11.2017 1761
    • DOCX 35.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Валеева Флюза Фаеловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Валеева Флюза Фаеловна
    Валеева Флюза Фаеловна
    • На сайте: 6 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 9
    • Всего просмотров: 9871
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Коррекционно-развивающая работа и оценивание в образовании для детей с ОВЗ

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 40 человек

Мини-курс

Эффективное продвижение и организация проектов в сфере искусства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эволюция и современное состояние искусства

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе