Инфоурок Другое Другие методич. материалыДәрестән тыш чара "Чишмә бәйрәме"

Дәрестән тыш чара "Чишмә бәйрәме"

Скачать материал

Чылтырап аксын  асыл чишмәләр

(Мәктәп укучылары өчен экология темасына багышланган  чишмәләрне саклау турында сценарий). Әлеге музыкаль кичә 2017 нче ел Татарстанда һәм Россиядә экология елы дип игълан ителгәнлектән тәкьдим ителә. ( 8-9 сыйныф укучылары өчен)

 

Максат: 1. Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын                       

                     укучыларга төшендерү.

              2. Укучыларның дөньяга карашларын киңәйтү, экологик тәрбия

                 бирү. Табигатькә ,чишмәләргә  сакчыл    караш тәрбияләү. Туган            

                 төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның

                белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

3.    Табигать аша укучыларда мәрхәмәтлелек, изгелек,  шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

4. Әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләрен  камилләштерү.

 

Җиһазлау: Сәхнә артында авыл күренеше, кечкенә генә өй белән чишмә ясалып куелган, бер якта сиртмәле кое, эскәмия тора, кечкенә басу коймасы кебек койма артында көнбагыш чәчәкләре.

 

Әкрен генә, талгын гына авыл көе уйный, чишмә аккан, кошлар сайраган  тавыш ишетелеп тора.

Сәхнә артыннан укытучы сөйли: Еракта, ташларга бәрелеп, чишмә чылтырый. Тыңла әле!

         Чишмә... Берничә метр биеклектәге тау-таш арасыннан бәреп чыга да, мүкләрне аралап аска коела-гөрли, чупырдый, шаулый, чылтырый. Иреккә чыга алуына шатлана. Әнә нинди матур ишетелә аның тавышы! Тыңла әле! Тыңла әле, чишмә тавышын...

 

Милли киемнәрдән ике алып баручы укучы егет һәм кыз чыга.

 

Егет:  Җәй кояшының нурларына өретелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра авылым. Мондый төс бары тик авылыма гына хастыр. Аның алсулыгы - таңнан, аксыл-сары йортлары кояшның буявыннан, ап-агы -  ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре - аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр авылым чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе. Ирексездән күңелдә шигъри  юллар туа.

         Кыз: Җир йөзендә шундый авыл бар-

                   Тургайлары матур сайрыйлар,

                   Инеш – чишмәләре аларга

                   Җырлап торган көйләр сайлыйлар.

Чәчкән, урган тырыш игенче

Җир үбәргә анда тезләнә.

Өстендәге аксыл күлмәге,

Кайнар тирдән аның тозлана.

         Тәрәз каксаң анда һичкайчан,

         Кыланмыйлар өйдә юк сыман.

Булмаса да йортта әллә ни,

         Кунак итә белә һәр туган.

Халкы аның алтын җәй төсле –

Буламы соң шуны онытып.

Туган авылым! Синдә яшибез,

Керсез күңелләрне җылытып.

 

Егет: Туган җир, туган йорт, туган авыл, туган урам. Болар җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсын, туган ил дә һәр кеше өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башлана.

 

Җыр “Туган авыл”. (Г. Тукай шигыре)   “Агымсу” кызлар ансамбле

Бию “Каз канаты”.  – кызлар башкаруында

 

Кыз: Авылларыбызның, шәһәребезнең нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Бәлки, сез бу очраклы рәвештә шундый урынга урнашкандыр дип уйлыйсыздыр. Юк, мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк булган.

 

Егет: Салкын чишмә суы элек-электән ук авылның иң кадерле сыйларыннан саналган. Кунак-мазар килсә дә, берәрсе ерак юлдан кайтса да, җиңгәләр иң башта чәй куярга чишмә суы алып кайтырга ашыкканнар. “Суыбыз бик тәмле безнең” – дип чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар. Яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Салкын чишмә, Габденур чишмәсе, Изге чишмә, Бетсемәс чишмәсе, Әүлия чишмәсе, Бояр чишмәсе,Саклау чишмәсе  һ.б.

Кыз:  Җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле. Без барыбыз да шул чишмәләребез суын эчеп үсәбез, тәннәребезгә дәрт, җаннарыбызга сихәт алабыз.

 

Егет: Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. “Башы – тауда, аягы-диңгездә” дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен дөрес сурәтли.

 

 “Чишмә юлы” биюе (кызлар башкаруында)

 

Кыз: Һәр чишмәнең үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала.Өченчеләре җир куеныннан кайнап ургылып чыга. Ә җырлары, көйләре? Әйе, халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләр турында җырлар күп иҗат ителгән.

1 укучы:  Көмеш тавыш белән челтерәве,

                            Җырлар булып күчкән күңелгә.

                            Таулар куенындагы чишмәләрне,

                            Барлап кайтам көннең-көнендә.

Кайберсенең агышы төн узганчы.

Акрынайган төсле тоела.

Кайберләре шулай тулып ташып,

Агар сыман гомер буена.

         Чишмә агышына охшый төсле

         Кешеләрнең гомер юлы да.

         Беркөнне я кинәт туктап кала,

         Я бер эздән ерак сузыла.

“Агымсу”   кызлар ансамбле башкаруында   “Агымсу”   җыры (Асаф Вәлиев репертуарыннан)

2 нче укучы: Ярларына бәрелә-сугыла ага

                       Артларыннан еллар ияргән.

                       Ялларына тотын аргамакның,

                       Төшеп калмыйм дисәң, иярдән.

Яз-җәйләрем үтте сиздермичә,

Инде көзем җитә шикелле.

Яши алсам иде ахыргача,

Тынмый аккан чишмә шикелле.

 

Егет:  Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз гүя шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан-телебездән төшми. Халкыбызның кыю йөрәкле улларына да көчне, каһарманлыкны алар биргән.

Кыз:  Елгаларга таба челтер-челтер йөгерә торган чишмәләргә карап, без хыял дөньясына, балачак иленә, үткәннәргә кайтабыз. Бу су чыганаклары халык тормышының истәлек-хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.

 

(Залда  ут сүнә, сәхнәдә күләгә йөри)

 

Күләгә  сөйли. (Тавышы яңгырап ишетелә.)  Мин Әгерҗенең югалган чишмәсе күләгәсе. Менә күп еллардан бирле мин адашкан кыр казыдай бәргәләнеп йөрим.

Минем суым бик тәмле иде, табигатем бик матур, бай, әкияттәгедәй серле иде. Аллы-гөлле чәчәкләр, хуш исле печәннәр үскән иксез-чиксез, болын-кырларымда каерып-каерып печән чапкан ир-егетләрем, урман әрәмәлекләреннән җиләк, карлыган, бөрлегән, гөлҗимеш җыйган хатын-кызларым кайда сез? Хәзер инде җыелып бер күрешергә, балачак хатирәләрен яңартырга мин - чишмә юк.

( Әби булып киенеп бер укучы чыга)

   (Әби сөйли)   Ул чишмәне яхшы беләм,

         Яшьлегем шунда үткән.

         Шунда яшәп, күпме буын

         Якты дөньядан киткән.

Салкын чишмәсеннән алып,

Тәмле суларын эчкән.

Көтмәгәндә бу чишмәгә,

Нинди каргышлар төшкән?

         Әллә каргыш, әллә язмыш

         Җир йөзеннән юк иткән.

         Чишмә тикле чишмә беткән,

         Тормыш сүнгән, ямь беткән.

 

 

        

«Чишмә җыры» ( Г.Гараева көе, Р.Миңнуллин сүзләре). – җырлый Динара Садыйкова

 

Егет:  Кадерле дуслар! Бездә мондый ташландык чишмәләр берәү генә түгел. Әйдәгез эшебезне  шушы  чишмәләрдән башлап җибәрик. Өмәләр оештырып, якын тирәсен, су юлларын чистартып, чишмәнең тирә-юнен матурлап, кешеләр өчен ял итү урыны итик. Шул вакытта гына чишмәләр тирә-ягыбызны матурлап, горурлыгыбыз булып торырлар.

Кыз:  Үтелмәгән нинди юллары бар, -

                    Ургый – ургый чишмә ага...

                   Сагынып, сусап көткән ал иреннәр

                   Еракларда, ерак ярда.

Ачылмаган нинди серләре бар, -

Чылтыр-чылтыр чишмә ага...

Тау астыннан асылташлар җыйган, -

Һәр ташыннан көмеш тама.

         Җырланмаган нинди җырлары бар, -

Уелып – уелып чишмә ага...

Бөгелеп кенә, сыгылып таллар кала,

Су бир, сулыгып йөрәк яна!

Ургый да ургый.

Җырлый – җырлый чишмә ага.

 

Егет: Кадерле дуслар, укучылар, нәни дусларыбыз, яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык. Шуның, өстенә сәламәтлеккә дә нинди файдалы. Әгәр теләсәк, без бу бәхеткә ирешә алабыз. Чишмә һәм коелар тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торсак, анда җиләк-җимеш агачлары, куак һәм чәчәкләр утыртсак, туып үскән якның табигатен тагын да баетырга, матурлатырга була бит.

Кыз: Гасырлардан-гасырларга килгән чишмәләребез саекмасын, мәңге шулай челтерәп аксыннар. Чишмәләребезнең кадерен белик! Аларны саклыйк!

 

 Җыр: «Чишмә»  (Җ.Фәйзи көе, М.Җәлил сүзләре.)

 

Әгерҗе шәһәре 2 нче санлы гомумбелем бирү мәктәбенең

 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабитова Лилия Зөфәр кызы

 

 

 

С.Сөләйманова шигырьләре файдаланылды.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрестән тыш чара "Чишмә бәйрәме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-организатор

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 176 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.04.2017 844
    • DOCX 75 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабитова Лилия Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабитова Лилия Зуфаровна
    Сабитова Лилия Зуфаровна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 18454
    • Всего материалов: 20

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой