Инфоурок Другое СтатьиЭссе "Мин - укытучы"

Эссе "Мин - укытучы"

Скачать материал

  Мин – укытучы  (эссе)

                                                                              

                                                                       Килгән чакта башка авырлык,

                                                                        Җитми калса көч я сабырлык.

                                                                   Сиздермичә  ярдәм иткәнсез,

                                                                              Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

                                                                                                         Фәнис Яруллин

                                                                                                                        

       Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

    Җир һаман әйләнә дә әйләнә... Вакыт елгасы безнең үткән гомерне кыскартырга теләгәңдәй ага да ага... Шушы вакыт ташкыны эчендә көн дә иртә белән эшкә ашыгам. Үземнең бик тә шаян ,  үзсүзле, шул ук вакытта бик таләпчән, нечкә, самими, саф күңелле; һәрнәрсәдән кызык таба белә торган кадерлеләрем –яраткан укучыларым янына, яраткан эшемә ашыгам....

     Ярату- кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыда чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Яратуны сизүгә, риясыз бала үзен бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул!

        Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым.

      Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә   тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Мин һәрвакытта уйланам: ”Кем соң ул укытучы? Синең хәзмәтеңнең асылы нидә?” Икмәк пешерүче берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш бик тиз генә вакыт аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә ... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.

Укытучы күпмедер күләмдә актер да әле. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Шуңа да мин, тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, класска һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән   керергә тырышам, чөнки мин - Укытучы.                     

   “Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә....

   Мин укучыларыма ышанычлы терәк, яхшы мөгалләмә белән, эшемә иҗади якын килеп, эшләргә тырышам. Ләкин бу гына аз. Үзеңнең куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү өчен бик сабыр, иң катлаулы ситуацияләрдә дә оптимист булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк. Мин ышанам: мине алга таба да бик кызыклы педагогик тормыш көтә.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе "Мин - укытучы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 863 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.10.2016 1788
    • DOCX 31.5 кбайт
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамиева Нурфия Гарапшовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Низамиева Нурфия Гарапшовна
    Низамиева Нурфия Гарапшовна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18983
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Эффективное взаимодействие с детьми: стратегии общения и воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 663 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 561 человек

Мини-курс

Басня как педагогическая технология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 85 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек