Башкортстан
Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Яңа Балтач авылы урта гомум
белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе
Эссе
“Мин- укытучы”
Деникаева
Айгөл Альберт кызы әзерләде
2017
ел
Бу тормышта минем адымым
нык,
Укытучы – минем һөнәрем.
Бар көчемне, талантымны
биреп,
Балалар, дип уза
көннәрем.
Укытучы! Кем генә бу исемне зур
хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, беренче
дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп
бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый.
Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия,
чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә
салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек,
тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Уйлап карасаң, укытучы булу
җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга,
өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер,
мөгәен.
Бүгенге көн
укытучысы белем чыганагы гына булып калмыйча, галим дә, күпләр өчен идеал,
үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, башлангыч сыйныфлар
укытучысы – Нурия Фәнәвис кызы Әхмәтҗәнова торды. Ул
бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле иде. Мин дә аңа охшарга тырышып кече яшьтән үк
курчакларым белән “Укытучы”лы уйный идем. Минем укытучы булу теләгем мәктәпне
тәмамланганчы сүрелмәде һәм сүнмәде. Хәзер инде үзем укытучы. Ләкин
шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым
микән? Юктыр. Мин укыткан балалар да балачак елларын,
мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан
килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.
Әйе, мин
бәхетле. Авыр, җаваплы булуына
карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя
алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!
Миңа 15 ел дәвамында башлангыч сыйныф
укучыларына аң- белем бирергә туры килде. Ә инде менә 2 ел- урта сыйныф
укучыларын ана теленең серләренә төшендерәм. Балаларны
татар телендә бер – берсен аңларга, бер- берсе белән аралашырга өйрәтү,
шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту,
туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну,
аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым. Мин
дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның
шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә
өйрәтәм. Мин
укучыларыма чын дус, сердәш, киңәшче булырга тырышам. Алар дәрестә куркып
утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның
иҗади сәләтләре калкып чыксын өчен зур тырышлык салам.
Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның
холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.
Моны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын
кулланам: кызыклы биремнәр, иҗади өй эшләре бирәм.
Укытучы һөнәре бер урында таптануга,
билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар
ясарга омтылуда. Укытуны камилләштерүнең чиге
юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына
кирәк. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: әгәр дә укытучы дәресне
укучы кызыксынырлык итеп оештырса, ул, һичшиксез,эшендә уңышка
ирешәчәк. Укытучы – баланың остазы да, киңәш
бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан
саклаучысы да.
Укытучы... Ул укытып кына
калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм
гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны
яраткан һәрбер укытучы башкара.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.