Инфоурок Другое КонспектыФедераль дәүләт стандартына күчү шартларында тат теле, тат әдәб дәресләрендә коммуникатив компет. үстерү.

Федераль дәүләт стандартына күчү тат теле, тат әдәб дәресләре шартларында коммуникатив компет. үстерү.

Скачать материал

Федераль дәүләт стандартына күчү шартларында татар теле һәм татар әдәбияты  дәресләрендә коммуникатив  компетенцияне  үстерү.

 

         Татар теле һәм татар әдәбиятын укытуның нигезенә Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендә башланган яңарышлар концепциясе һәм Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты салынган. Яңарышның төп юнәлеше- укучыны дәрестә үзләштергән белемен файдаланырга өйрәтүдән гыйбәрәт. Хәзерге көндә кеше мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә , җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр нык үтеп керде. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.                                                                                                                                          Укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль шәхес тәрбияләү. Рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максаты – субординатив типтагы шәхесләр формалаштыруда. Ягъни, укучылар язма һәм телдән аралашу процессында хаталар җибәрсәләр дә, аларның программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә- аралаша белүләре  таләп  ителә.

        Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белеем  күтәрү һ. б.- бар  да  бер  максатка- нәтиҗәгә  хезмәт  итә. Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теле  грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Белем бирү максатының эчтәлеге Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

          

    УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ.                                                  Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни, укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята. Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: – укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни  татар телендә  сөйләшүчеләр  белән телдән  яки язмача  аралашу  күнекмәләре  булдыру; коммуникатив  бурычлар куя  һәм хәл  итә белү, адекват  рәвештә  аралашуның вербаль  һәм вербаль булмаган  очракларыннан, сөйләм  этикеты  үрнәкләреннән файдалана  алу,  итагатле  һәм  киң  күңелле  әңгәмәдәш  булу;                                                                                                                                          

        “ Татар теле”  предметына карата уңай  мотивация һәм  тотрыклы  кызыксыну  булдыру  һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар  телен уңышлы үзләштерүгә  шартлар тудыру.                                                                                                              

          Укытуның  шәхси  нәтиҗәләре.                                                                                                            

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә- тирәсендәге  кешеләргә, тормыштагы  яшәеш  проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана: – шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; – әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; – текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; – “гаилә”, “туган ил”, “туган җир”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.                                                                                

     Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:                                                                                                Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә. Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.                                                                                                                                  Бүген киң педагогик җәмәгатьчелек шәхескә ориентлашкан, гуманистик юнәлештә булган, һәр баланың чын мәгънәсендәге уку эшчәнлеген тәэмин итәрдәй алдынгы педагогик технологияләрне уку-укыту процессына кертү турында сүз алып бара. Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе – чит тел укыту методикасында бүгенге көндә методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология. Коммуникатив технологиянең концептуаль нигезләре А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү лингвистика институты (М.Н.Вятютнев, А.А.Леонтьев, В.Г.Костомаров, О.Д.Митрофанова һ.б.),чит ил культурасына коммуникатив методика нигезендә укыту үзәге (Липецк: Е.И.Пассов, В.П.Кузовлев, В.Б.Царькова) хезмәтләренә нигезләнә. Коммуникатив технология нигезендә төзелгән укыту методик комплектлары түбәндәге компонентлардан тора: 1. Дәреслек. 2. Мультимедиа. 3. Язу дәфтәре. (башлангыч этап өчен) 4. Укытучы өчен методик кулланма 5. Контроль үлчәү берәмлекләре. УМК Федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын  исәпкә алып  төзелде.                                                                                                                                       

     Рус телле балаларны татар сөйләменә коммуникатив технология нигезендә өйрәтү процессы цикллылыкка корылган. Цикл – уку материалын диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр. Ягъни, өйрәнелгән лексик-грамматик материал тану дәрәҗәсендәгенә калмыйча,сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелергә тиеш. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ), лексик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛКК), грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ГКК), диалогик-монологик сөйләм дәресләре (Д/МС) дип атала. Бу дәресләр циклында өйрәнелгән лексика Һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә. Текстан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик - монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм татарча аралашу этабына чыгалар. Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль төренә карап, үз санала. эшен оештыра. Методика фәне билгеләгәнчә, контроль объекты булып укучыларның аерым сүзләрне тәрҗемә итә белүләре, яисә грамматик категорияләрне аңлый алулары гына була алмый. Контрольнең төп объекты булып укучының өйрәнелгән лексиканы һәм грамматикканы кулланып, мөстәкыйль аралаша алуы тора. Календарь- тематик планның коммуникатив максат графасында күрсәтелгән предмет нәтиҗәләре балаларның белем дәрәҗәсенең, ягъни, татарча сөйләшеп аралаша алу күрсәткече булып тора.

      Заман тәләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота. Заманча технологияләр кулланып татар теленә өйрәтү-уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла: 1) Татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту; 2) Укучыларның танып белү активлыгын арттыру; 3) Телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру; 4) Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Дәресне  иҗади үсеш технологиясе  нигезендә үткәрүнең  иң  мөһим  шарты-уку эшчәнлеген  төркемнәрдә алып  бару.

       “ Үсеш( развитие) бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”,- дип язды академик В. Давыдов. Ә профессор Ә. Рәхимов исә үз остазының фикерен “ Аралашуга бары тик балалар эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып барганда гына ирешеп була,”- дип күәтли. Дәресләрне төркемнәрдә алып баруның өстенлеге турында профессор К. Волков болай ди : “ Иң мөһиме- баланың белем алу белән кызыксынуы кинәт арта башлый, анда укуга уңай мөнәсәбәт урнаша. Төркемнәрдә эшләгәндә, балаларның 2 проценттан артыгы гына игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин. Эшлекле аралаша белү- төркем әгъзалары арасында килеп туган каршылыкларны җиңәргә өйрәнү дигән сүз. Бу мәсьәләләрне фронталь яисә индивидуаль эш вакытында тулысынча хәл итеп булмаганлыгы беркемдә дә шик тудырмый”. Психологлар әйтүенчә, төркемнең иң күп дигәндә алты кешедән торуы максатка ярашлы Төркемнәр укучыларның теләген истә тотып, шулай ук балалар арасында мөнәсәбәтләрне дә игътибарга алып төзелә. Тәҗрибә шуны күрсәтә: бергәләп эшләү вакытында битараф мөнәсәбәтләр күп очракта уңайга әйтәнеп китәргә мөмкин. Бу төркемнәрдә эшләүнең өстенлеген дәлиләүче тагын бер мисал булып тора. Укучыларның уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып бару укытучыдан түземлелек, сабырлык таләп итә. Укытучы баланың җавабын бүлдермичә, ахыргача тыңлап бетерергә тиеш. Дәрестә аерым бер бирем үтәлгәннән соң, укучыларга үз-үзләренә бәя куярга тәкъдим ителә. Балаларның күпчелеге, гадәттә, үз-үзенә югары бәя куярга ашыкмый. Әгәр кирәк булса, бәя кую өчен төркем җитәкчесенең яки укытучының фикере нигез итеп алына.

     Аралашуга өйрәтү технологиясе. Аралашуга өйрәтү технологиясе, ягъни коммуникатив ехнология Е.И.Пассов, В.П.Кузовлев, В.Б.Царьков һ.б. хезмәтләренә нигезләнә. Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Е.И.Пассов ике төр күнегүне аерып күрсәтә: шартлы тел күнегүләре һәм тел күнегүләре. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөкинлеге тормышка ашырыла. Күнегүләр эшләү барышында хаталарны төзәтү эше дә оештырыла. Фонетик хаталарны төзәтү максатыннан һәр дәрестә фонетик күнегүләр планлашты- рыла. Татар теленә генә хас булган нинди дә булса аваз алына һәм 1-2 атна дәвамында шул авазны дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләнелә. Ә грамматик хаталарны төзәтүгә барлык укучыларның игътибарын тарту мөһим, ләкин кагыйдәләрне анлату озакка сузылырга тиеш түгел. Коммуникатив технологиянең өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык  балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуниктив технология нигезендә укыту цикллылыкка корылган. Цикл — текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле. Методик әдәбиятта үрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст белән эшләү этабы, тексттан соңгы этап.

        Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр - лексик күнекмәләр һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ , ГКФ ). Бу дәресләрнең эчтәлеге турыдан-туры текст эчтәлеге белән бәйле. Укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укуга күчәргә мөмкин. Бу дәрестә текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы буенча бу дәресләр - лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК , ЛКК , ГКК ), диалогик-монологик сөйләм үстерү дәресләре оештырыла. Коммуникатив метод лексик берәмлекләрне һәм аларның грамматик формаларын билгеле бер ситуацияләргә бәйләп өйрәтүне таләп итә. Чынбарлыкта кешеләр, аралашу сферасыннан чыгып, бер-берсе белән хәбәрләшәләр һәм моның өчен кирәкле тел берәмлекләреннән файдаланалар. Шуңа күрә дә икенче телне өйрәнгәндә, аралашу ситуацияләренә бәйле репликаларны истә алдыру телне гамәли үзләштерүне җиңеләйтә һәм аның нәтиҗәлелеген арттыра.

         Коммуникатив технология белән укыту нигезендә түбәндәге типлар классификациясе бирелә: ЛКФ- лексик күнекмәләр формалаштыру; ЛКК- лексик күнекмәләрне камилләштерү; ГКФ- грамматик күнекмәләр формалаштыру; ГКК- грамматик күнекмәләр камилләштерү; ЛГКК- лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү; Д/ МС- диалогик, монологик сөйләм дәресләре.

         Педагогика өстендә эшләүче галимнәр гомуми дидактикада дәреснең структур элементларын, нигездә, түбәндәгечә күрсәтәләр: 1. Оештыру ( мотивация тудыру). 2. Сорау ( төп максат- контрольгә алу түгел, ә балаларның белемнәрен тирәнәйтү). 3. Актуальләштерү( яңа төшенчәне кабул итәргә кирәк булган белемнәрне искә төшерү). 4. Яңа төшенчәләрне формалаштыру( дәреснең 15-20 нче минутыннан да калырга ярамый) 5. Ныгыту 1( укытучы җитәкчелегендә) 6. Ныгыту 2( мөстәкыйль эш ләү) 7. Өй эше бирү. 8. Билге кую. 9. Дәресне йомгаклау. Федераль дәүләт стандартларының төп таләбе- үзләштерү процессын эшчәнлекле нигездә оештыру- һәр структур этапта да үтәлергә, укучылар эшчәнлеге һәр структур этапта да  шушы  таләп  нигезендә оештырылырга  тиеш.

Коммуникатив технологиягә корылып төзелгән дәресләр дә күрсәтелгән дидактик этапларга буйсына, әмма кайбер этапларның исеме башкача атала. Әйтик, яңа төшенчәләр формалаштыру этабын ЛКФ дәресендә яңа лексика белән таныштыру дип, ГКФ дәресендә яңа грамматика беләнтаныштыру дип: ЛГККның беренче дәресендә яңа текстны уку, яңа текст белән таныштыру дип билгеләнелә. Күрсәтелгән этаплар мәҗбүри үтәлергә тиешле подэтаплардан тора. Әйтергә кирәк, аларны ничек үткәрү- укытучының иҗат җимеше, ләкин аларның урыннарын алыштыру, яисә төшереп калдыру укыту технологиясен бозуга китерә.

        Укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы- иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү. Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү төп гомуми белем бирү программасының үзләштерелүенә юнәлтелгән. ФДБС да планлаштырылган нәтиҗәләр өч төрле бирелә: шәхескә кагылышлы, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре. Уку эшчәнлеге системалы- эшчәнлекле методка корылырга тиеш. Бу- ФДБС таләбе. Укучы шәхесенең үсешендә универсаль уку гамәлләренең үзләштерелүе нигез итеп алына. Укучы уку материалын пассив кабул иткәндә үсә алмый. Укучының шәхси эшчәнлеге- киләчәктә аның мөстәкыйльлеге формалашуның нигезе. Димәк, белем бирүнең бурычы булып баланы эшчәнлеккә җәлеп итәрлек шартлар оештыру тора. ФДБС яңа төшенчә кертә- ул уку ситуациясе. Яңа таләпләр буенча укытучы алдына түбәндәге бурыч куела: уку эшчәнлегенең структур берәмлекләре буларак, уку ситуацияләрен тудырырга өйрәнү, уку бурычларын уку ситуацияләренә күчерә белү. Уку ситуациясен тудыру өчен түбәндәге алымнар кулланылырга мөмкин: каршылыклы фактлар, теоретик белемнәрне укучы алдына кую; яшәеш турында күзаллауны ачып салу һәм фәнни фактларны кую. Уку ситуациясе булып таблицалар, укылган текстның эчтәлеге буенча диаграмма яки графиклар, билгеле кагыйдәләр буенча  алгоритм төзү;төрле биремнәр үтәү; практик эшләр тора.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Федераль дәүләт стандартына күчү шартларында тат теле, тат әдәб дәресләрендә коммуникатив компет. үстерү."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по автотранспорту

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 992 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.10.2016 1043
    • DOCX 70.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарипова Венера Тагировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарипова Венера Тагировна
    Гарипова Венера Тагировна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 6739
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Основы финансовой отчетности

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эмоциональная связь между родителями и детьми

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Практика гештальт-терапии: техники и инструменты

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 312 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 66 человек