Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
5нче сыйныфта татар теле дәресе
Фразеологизмнар дөньясында
Халикова Г. И.,
Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2 слайд
Дәресебезне башлыйбыз.
Мыегыңа чорнап куй! Бүген сиңа җиң сызганып энә белән кое казырга туры киләчәк. Вакытлыча уңышсызлыкларга очраганда күңелең төшмәсен, үзеңне кулга ал. Яңа көч туплап, алга ыргыл. Сүз бирәм, актык чиктә сине уңыш көтә!
3 слайд
Хәрефләрне тәртип белән җыйсаң, бүгенге теманы укый алырсың
6, 5, 7, 13, 1, 8, 12, 8, 14, 17, 13, 10, 15, 7, 5
11, 2, 15, 16, 9, 4, 3, 15, 11, 7.
4 слайд
Дәреснең темасы: ФРАЗЕОЛОГИЗМнар дөньясында
Фикереңне сурәтләү бизәкләре белән әйтеп бирү телнең матурлыгын, байлыгын, үткенлеген күрсәтә.
Бүген нәкъ менә шул бизәкләр турында сөйләшербез.
5 слайд
Фразеологизмнар
ничек барлыкка килә.
Сүзләр яшиләр,кешеләр аларны үзләренең сөйләмнәрендә кулланалар. Бервакыт кайбер сүзләр үзара берләшеп, бүленми торган төзелмәләр барлыкка китерәләр.
6 слайд
Татар телендә шундый сүзләр бар, мәсәлән, тумаган, тай, бил, сындыру. Алар бәйсез сүзтезмәләр буларак та кулланылалар, мәсәлән тумаган тай, бил сындыру h.б. Әмма тумаган тайның билен сындыру дигән әйтелмә генә фразеологизм була hәм кулга кермәгән әйбердән файда алуны уйлау дигән мәгънәне белдерә.
Фразеологизм тууы
7 слайд
Фразеологизмга билгеләмәне искә төшерик hәм дәфтәрләргә язып куйыйк.
Үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүзле төзелмәләр бер бөтен мәгънә аңлата, җөмләнең бер кисәге була. Аларны тотрыклы сүзтезмәләр яки фразеологизмнар, фразеологик әйтелмәләр (грекча phrases (фрасис) «әйтем» ) дип атыйлар.
8 слайд
Фразеологизмнарның аңлатмаларын билгелә
Кәкре каенга терәтү
Йөгәннән ычкыну
Бакчага кәҗә кертү
Аяк белән язу
Күз ачып йомганчы
Кызыл кар яугач
Кояш белән тору
Куеныңда таш саклау
Ике куян тоту
Буйсынмау
Ике эшне берьюлы башкару
Начар язу
Зыян салу
Тиз
Үчле булу
Алдау
Беркайчан
Иртә
9 слайд
Фразеологизмнарга туры килгән рәсемне сайла
Эт белән мәче кебек
Мөгезеннән алу
Чебеннән фил ясау
Тәгәрмәчтәге тиен
шикелле
Колагына аю баскан
Куян булып йөрү
10 слайд
Ике тавыкка азык аера белми, ни Аллага, ни муллага, балык кебек йөзә, ут-суны кичкән, борын чөю, талканы коры, үгез үлсә- ит, арба ватылса – утын, чебен тимәс чер итәр, кулында ут уйната, куш йөрәкле, тулган ай кебек, дилбегә кактырмый.
Кешене фразеологизмнар ярдәмендә бәяләү
Тискәре
уңай
11 слайд
Хайваннар дөнясына нигезләнеп, кеше характерын чагылдыручы фразеологизмнарны тулылындырыгыз
Хәйләкәр …
Ак …
Куркак …
… телен кискән
… кебек кабарынган
… кебек телсез
… кебек киребеткән
… тиресе ябынган
12 слайд
Фразеологизмнарны бер сүз белән әйт
Кабыргасы белән тору
Утлы табага бастыру
Мәче күз яше
Тавык чүпләп бетерерлек түгел
Дуга белән печән чабу
Аю хезмәте күрсәтү
13 слайд
Белешмә сүзләрдән файдаланып, Шәвәлинең хикәясен үзегез аңлаганча языгыз..
Мин таң әтәчләре белән уяндым. Эчемдә бүреләр улый иде. Күршеләргә кердем, аның да көймәсе комга терәлгән. Без аның белән бармакка бармак сукмыйча икенде күләгәсенә кадәр утырдык. Балыксыз балык шулпасы пешереп ашадык. Ни үле, ни тере түгел кайттым. Ә монда абый йомыш куша: «Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын» - ди. Тышка чыксам, болыт тишелгәнмени: яңгыр чиләкләп коя, Күкри бабай тарантасына утырып чыккан, ялт-йолт яшен кисә. Кире борылдым: гомерем ике түгел лә! Керсәм абый гайрәт чәчә: «Стенага борчак аткан сыман, бер йомышка ярамыйсың, синнән ни Аллага, ни муллага, югал күземнән!» Мин борынымны салындырып, юрган астына чумдым. Ярар, безнең урамда да бәйрәм булыр әле!
(Белешмә өчен сүзләр: күк күкри, коры су, күп, эшләре бармый, арып, тиз генә, кич җиткәнче, яшен яшьни, ачулана, кит моннан, файдасыз, иртә, сүзне тыңламыйсың, үпкәләп, бер нәрсә эшләмичә, безгә дә рәхәт чаклар килер, ашыйсы килә,).
14 слайд
Нәтиҗә ясыйк.
Фразеологизмнар нәрсә ул?
Алар ирекле сүзтезмәләрдән нәрсә белән аерыла?
Фразеологизмнарга мисаллар китерегез.
15 слайд
Эшеңне бәялә
Тиргә батып
Кулга-кул тотынып
Иләк аша үткәреп
Киртә аша
Аннан-моннан
Җиң сызганып
Дәрестә сез ничек
эшләдегез?
16 слайд
Әфәрин!
Бүген сез мәсьәләгә җитди карап, төптән җигелеп эшләдегез.
17 слайд
Өйгә эш
Борын, авыз, йөрәк сүзләре кергән 4әр фразеологик әйтелмә язып килергә
18 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 671 659 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Халикова Гузель Ильгизаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.