Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Научные работы / Исследовательская работа по татарской литературе 3 класс

Исследовательская работа по татарской литературе 3 класс

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Кереш

Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.

Шуны истә тотып, фәнни эшебезнең тикшеренү объекты итеп тормыш-көнкүреш әкиятләрен алдык.

Эшебезнең максатытормыш-көнкүреш әкиятләренең килеп чыгышын, тематикасын, жанрын билгеләү.

Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү сорала:

  1. Татар халык әкиятләре белән танышу;

  2. Тормыш-көнкүреш әкиятләрен өйрәнү.

Хезмәтнең фәнни-теоретик базасы.

Максатка ирешү өчен, Р.Ягъфәров, Н.Исәнбәт, Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми, Л.Ш. Җамалетдинов, С. Исмәгыйлева хезмәтләре, интернет ресурслар файдаланылды.

Әһәмияте.

Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора. Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр. Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә.

Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.


Структурасы. Хезмәт керештән, төп бүлектән, йомгак, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.



Әкият – ул халык поэтик авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы чәчмә сәнгать әсәре. Әкият дип телдә яши торган сәнгатьле прозаның төрле төрләрен (хайваннар турындагы гыйбрәтле хикәяләр, тылсымлы әкиятләр, маҗаралы повестьлар, сатирик мәзәкләр) атыйлар.

Фәнни-тикшерү максатларында әкиятләр күп халыкларда нигездә өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре. Мин үз чыгышымда тормыш-көнкүреш әкиятләре турында сөйлим.

Төп бүлек. Көнкүреш әкиятләре


Көнкүреш әкиятләре башка төр әкиятләрдән чынбарлыкка якын торулары белән аерылалар.Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый төрле.

Тема берлеге һәм геройларның охшашлыгы буенча аларны түбәндәге төркемнәргә аерырга була: “Зирәкләр турында”, “Караклар турында”, “Ялкаулар турында”, “Байлар турында” һәм башкалар.

Татар халкының көнкүреш әкиятләрен жанр ягыннан дүрт төркемгә бүләләр: гыйбрәтле, маҗаралы, юмористик, сатирик әкиятләр.

Гыйбрәтле әкиятләрдә халыкның бик күп буыннары тарафыннан тупланган тормыш тәҗрибәсе, акылы һәм зирәклеге чагыла. (“Зирәк карт”, “Өч килен”...). Бу әкиятләрдә яхшы, начар сыйфатлар каршы куелган: акыллы-юләр, саран-юмарт, тугры-ялган...

Маҗаралы әкиятләрләрдә үгет-нәсихәт сизелеп торса, сатирик әсәрләргә хас сыйфатлар да табып була. (“Шамак карак”, “Җитез карак”).

Көнкүреш әкиятләренең иң зур өлешен юмористик һәм сатирик әсәрләр тәшкил итә. Юмористик әкиятләрдә кешеләргә хас кимчелекләр тәнкыйтьләнә. (“Ике саран”, “Әби белән бабай”...). Бу әкиятләр көлдергеч әкиятләр, хәйләкәрләр турындагы әкиятләргә бүленәләр. (“Шыр тиле”, “Ике ялганчы” һ.б.).

Персонажлар күп очракта исемсез: Тугры, Саран, Алдар, Юмарт...

Мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар һәм табышмаклар көнкүреш әкиятләрендә еш кулланылалар.

Көнкүреш әкиятләренең сюжетлары мавыктыргыч, бигрәк тә сатирик һәм юмористик әкиятләрдә комик ситуацияләр зур урын алалар. Бу әкиятләрдә очрый торган кыска җырлар әкият сюжеты белән тыгыз бәйләнгән була. Аларда башлыча герой үзенең хәйләсен ача.

Көнкүреш әкиятләрендә табышмаклар да күп очрый. Биредә табышмак-әкиятләрне күздә тотыла.

Әкиятләрдә башваткыч сораулардан һәм җаваплардан гыйбарәт булган табышмаклар да очрый. (“Өч сорау”, “Акыллы килен”).

Көнкүреш әкиятләре, әкиятләрнең башка төрләре кебек үк, культурабызның күркәм сәхифәләреннән. Алар татар халкының бетмәс-төкәнмәс иҗат мөмкинлекләрен, юмор хисен, сатира көчен, акылын, зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен чагылдырган гаять кыйммәтле рухи хәзинәсе булып тора.


Алдавыч әкиятләр. Балалар әкиятләрне бик яраталар. Әгәр берәр кешенең әкият сөйләгәнен белеп алсалар, вакыты бармы-юкмы, кәефе ничек, кыскасы, аның ай-ваена карамыйча, “әкият сөйлә” дип йөдәтә торган булалар. Шундый вакытларда әкиятче балалардан “котылу” яки аны шаяртып алу өчен үзенчәлекле бер әкият сыман шаян әсәрләр сөйли. Аларны Н. Исәнбәт алдавыч әкиятләр дип атады. Бу әсәрнең хасияте, Н. Исәнбәт әйткәнчә, шунда: “Алар чыннан да әкият сөйли башлаган шикелле башланып китәләр дә, кызыктырып , колакны торгызып җитүгә, берәр тапкыр сүз әйтеп яки рифмага туры китереп берәр сорау биреп, әкиятне “кырт” кисәләр дә куялар”. Менә шундый әкиятләрдән бер мисал:

“ – Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның булган, ди,кызлары. Исеме Сөйләмә булган, ди. Көннәрдән бер көнне шул кыз... Исеме ничек иде әле ул кызның?

  • Сөйләмә...

  • Сөйләмә дигәч, сөйләмим алайса”.

Алдавыч әкиятләр бер-берсенә әкият сөйләгән мәлдә балаларның үз мохитендә дә кулланылышка керәләр. Алар нәниләр һәм багучы-тәрбиячеләр телендә хәзер дә еш очрый.


Йомгак


Әкият, әкиятче, әкияти дөнья... Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә.

Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә.

Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.

Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.

Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.







Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Р.Ягъфәров. Татар балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” нәшрияты, 1999 ел

2. Р.Ягъфәров. Балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” 2000 ел

3. Н.Исәнбәт. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен Төз..Казан: Татар китап нәшрияты, 1984 ел.

4. Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1978 ел

5.Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 2 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1977 ел

6.Л.Ш. Җамалетдинов. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 3 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел

7.Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

8.С. Исмәгыйлева. Халык авыз иҗаты мәктәптә. Алабуга, 2005.
























Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе









Фәнни эшнең темасы : Тормыш-көнкүреш әкиятләре.







Башкаручы:

Хисматуллина Сөмбел Рөстәм кызы,

3 нче Б сыйныфы укучысы


Фәнни җитәкче:

Яруллина Ләйсән Минсәгыйт кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы






Түбән Кама 2016


Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 15.09.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Научные работы
Просмотров46
Номер материала ДБ-196094
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх