Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / [Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе.

[Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе.

Укыту эшчәнлеген формалаштыру аша,укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү” регионара семинар-практикумга Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелгән дәрес планы.

[Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе.

Эшне башкарды:

Хаҗиева Зилия Гали кызы

Түбән Кама муниципаль районы

Бакый Урманче исемендәге “2 нче

гимназия” муниципаль бюджет

урта белем бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Түбән Кама-2011.

5 нче сыйныф өчен

Тема: [Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе.

Дәреснең максаты:

  1. Укучыларга к, г хәрефләренең кече тел [къ] hәм [гъ] авазларына билге булып йөрүләренә төшендерү; әлеге авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә, кече тел [къ] hәм [гъ] авазларының нечкә сузыклар янәшәсендә дөрес язылышын аңларга ярдәм итү;

  2. Күзәтүчәнлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү.

  3. Укучыларда бер-берсенә хөрмәт хисе уяту. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Җиhазлау. 5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, такта, күрсәткеч таяк , таблица, Илдус Гыйләҗевнең “Туган тел” шигыре, сүзлек диктанты өчен сүзләр.

Дәрес тибы –уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

Дәрестә кулланылган метод-алымнар: тикшерү, эзләнү нәтиҗә чыгару, диалогик методлар, сүзлек өстендә эш, төрле биремнәр башкару h.б.

Файдаланылган әдәбият.

Материаллар: 1. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа- Казан:- Мәгариф, 2010 .

2. Хәсәншина Р.Т. Татар теле гомуми белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек; татар теле дәресләре: татар урта белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма.-Казан: Мәгариф,2007

3. Юсупов Р.А. h.б. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек.- Казан: “Мәгәриф” нашрияты, 2006.

4. Шакирҗанова Ә.Б. Татар теленнән диктантлар hәм изложениеләр җыентыгы: педучилище, педколледж, югары уку йортларының филология факультеты студентларына, укытучыларга кулланма - Казан, 2004-160 б. Б.11.

5. Татар теленең орфографик – орфоэпик сүзлеге/Төз. Х.Х.Сәлимов:- Казан : Яңалиф, 2004 – 192 б.

6. Ясабиева Г.М. Татар теле дәресләрендә вак жанр әсәрләрен куллану, (башлангыч мәктәп hәм татар теле укытучылары өчен методик кулланма).- Яр Чаллы, 2004 Б.30.

7. Сафиуллина Ф.С. Туган тел.- Казан, 2000ел.

Дәрес планы.

I. Мотивлаштыру-ориентлашу

1. а) Уңай психологик халәт тудыру;

ә) дежур укучы чыгышы;

б) бәя бирү;

в) белемнәрне тигезләү.

Үткән дәреснең уку мәсьәләсен ачыклау

2.Өй эшләренең 2 вариантын да тыңлау:

а) сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне билгеләү;

б) сүзләрдәге аваз һәм хәрефләр санын билгеләү

һәм бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.

Үзбәя.

3.Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

а) Белмәмешнең хатасын төзәтү;

б) дәрес темасын билгеләү.

II. Укыту мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Таблица буенча эш.

Үзбәя

2.82 нче күнегү.

Үзбәя

3.Физкультминут.

4.И.Гыйләҗевнең “Туган тел” шигырен тыңлау; [къ] , [гъ] авазлары булган сүзләрне дәфтәрләргә язу,шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

5.Белемнәрне тикшерү өчен кечкенә диктант яздыру.

Үзбәя

III.Рифлексия,бәяләү.

1.Дәрестә без нинди уку мәсьәләсен тикшердек?

2.Дәрескә гомуми бәя.

3.Өй эше.

1 нче вариант: Орфографик сүзлектән кече тел тартыклары кергән сүзләр эзләп табып,мәгънә ягыннан бәйләнгән 4-5 җөмлә уйлап язарга.

2 нче вариант: 84 нче күнегү.

1. Кара карга

елга ага

2.Көрәш көчәя

гөрләвекләр

йөгерә

Икенче февраль , җомга.

3. Нәкъ, тәкъ-дим, 4. Мә-ка-лә, га-ләм,

мәгъ-нә, игъ-ти-бар кар-дәш, го-мер

5. Сә-гать, мә-каль, гамь-сез, кә-газь,

сә-гате, мә-кале, кә-газе

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру

2. Өй эшләренең 2 төрен дә тыңлау.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1.Таблица буенча эш.

82 нче күнегүне эшләү.

3.Физкультминут

4.Бирем башкару.

а.сүзлек эше

ә. әңгәмә

4.Сүзлек диктанты.

III Рефлексия, бәяләү.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Дәресебезне башлыйбыз. Әйдәгез, сүзне башта дежур укучыга бирик. Ул безне гимназия, сыйныф, шәhәр яңалыклары белән таныштырып китсен. Көн торышына да тукталыр.

Дежур укучы чыгышы үрнәге

  • Хәерле көн, сыйныфташларым hәм Зилия Галиевна. Бүген мин, Гүзәл, дәресне башлап җибәрәм. Башта иптәшләремне көн торышы белән таныштырып китәсем килә.

Тышта ел фасылының иң салкыны – кыш. Бүген 22° салкынлык. Буран булуы көтелә, игътибарлы булыгыз. Кыш көненә карата татар халкының матур мәкаль - әйтемнәре бар (1-2сен яттан әйтә яисә кечкенә генә шигырь укып китә).

Ә хәзер яңалыкларга күчәм. Шәhәребез үзәк музеенда рәссам Әхсән Фәтхетдиновның шәхси рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган. Бара аласыз.

Гимназия яңалыкларына килгәндә, математика фәне атналыгы бара. Бүген актлар залында зур математик бәйге.

Ә менә сыйныф яңалыкларынан: бүген безнең Маратның туган көне. Аны котлыйм, исәнлек – саулык , уңышлар телим.

Тагын куанычлы бер сыйныф яңалыгы бар: шәhәр hәм районыбыз газетасы “Туган як”ның “Балалар почмагы” бүлегендә Айратның “Кыш яме” шигыре басылган. Аңа тагын да уңышлар телим.

Шуның белән чыгышым тәмам, кизү торуны Илдарга тапшырам.

Дәрестә барысы да бар hәм әзер. Сүзне Зилия Галиевнага бирәм.

  • Иптәшегезнең чыгышы сезгә ошадымы? Нинди өстәмә мәгълүматлар ала алдыгыз?

Укучы бәяләмәсе үрнәге.

- Миңа иптәшемнең чыгышы бик тә ошады. Игътибарны җәлеп итәрдәй сәнгатьле сөйләде, аның чыгышыннан мин сыйныфташым Айратның шигырь язу белән мавыгыун белдем. Иптәшемә хөрмәтем тагын да артты.

Укучылыр чыгышына укытучы бәясе.

- Бик яхшы. Мондый күңелле яңалыклар дәреснең барышына да уңай йогынты ясар дип ышанасы килә. Гүзәлгә рәхмәт. Аның чыгышын “5” билгесе белән бәялибез дә дәресебезне дәвам итәбез.

-Үткән дәрестә уку мәсьәләсе нинди иде?

Көт.җ:Үткән дәрестә без сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аера белергә өйрәндек

- Укучылар, 1 вариантка өй эшенә биш сүз бирелгән hәм шул сүзләрдә ничә аваз, хәреф барлыгын билгеләргә иде.

Карыйк әле, кем ничек билгеләде икән?

Баhадир – 7 аваз, 7 хәреф, буяу – 4 хәреф, 5 – аваз, игътибар - 8 хәреф, 7 - аваз, игълан – 6 хәреф, 5 – аваз, ихлас – 5 хәреф, 5 – аваз.

- Кемнең бер хатасы да юк, кулларыгызны күтәрегез әле. Күпләрнең хаталары юк икән. Булдыргансыз!Мин бик канәгать.Әйдәгез, бу сүзләрне хор белән кабатлыйк.

Ә 2 нче вариантка бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлатмалы сүзлектән карарга тәкъдим ителгән иде.

- Укучылар, баhадир кем ул?

- Батыр, герой,кыю.

- Ихлас белән тыңлау . Бу сүзтезмәне кайчан кулланабыз?

- Күңел биреп, игътибар белән тыңлаганда.

- Игълан сүзенә мәгънәдәш сүз табыгыз әле.

- Игълан – белдерү.

- Укучылар, бу сүзләрнең язылышын истә калдырсагыз иде. Дәфтәрләрегезне әлегә ябып куярга мөмкин. Без бүгенге темабызга якынаябыз.

( Тактаның күренмәгән арткы ягына хаталы язылган түбәндәге җөмләләрне укучыларга тәкъдим итү. [К]авазына:өлкә,карга ,көн.

[гъ]авазына сүзләр:гасыр,вакыйга,гер

-Укучылар, безнең Белмәмеш тагын бик җитди хаталар җибәргән бугай? Әйдәгез, төзәтик әле.

Көт.җ:Белмәмеш [К] авазы рәтенә карга,ә [гъ] авазы рәтендәге сүзләргә гер сүзен ялгыш урнаштырган.Берүк сүзләр төрлечә укыла.

Димәк,без бүген дәрестә [Къ] һәм [гъ] дөрес язылышын һәм укылышын өйрәнәбез.

-Әйдәгез,укучылар, сез дәфтәрләргә,ә мин тактага число һәм дәрес темасын язып куябыз.

Ә хәзер тактага игътибар итегез. Бу – таблица. “Ка” hәм “гэ” хәрефләрен [къ] hәм [гъ] дип дөрес уку өчен таблицадагы мисалларны карыйк.

Беренче төркемдәге сүзләрне бергәләп укыйк әле.

кара карга; елга ага;

көрәш көчәя; гөрләвек йөгерә.

- Беренче графага игътибар итик. Бу мисалларда “ка” hәм “гэ” хәрефләре нинди сузыклар янында килгәннәр?

- А – калын сузыклар янында.

- Ә икенче графада “ка”, “гэ” хәрефләре янында нинди сузыклар килгән?

- Ө, ә, е – нечкә сузыклар

- Димәк, укучылар, нечкә сузыклар янында “ка”, “гэ” хәрефләре ничек укыла?

- Кө-рәш кө-чәя; гөр-лә-век йө-ге-рә. [к] hәм [г] дип укыла.

- Ә калын сузыклар янында “ка”, “гэ” хәрефләре ничек укыла?

- Ка-ра кар-га; ел-га а-га.“Ка” hәм “гэ” хәрефләре [къ] hәм [гъ] дип укыла.

- Димәк, укучылар,“ка” hәм “гэ” хәрефләренең [къ] hәм [гъ] дип укылышы нәрсәгә бәйле?

- Нинди сузыклар янында килүенә бәйле.

- Өченче төркемнәрдәге сүзләр белән танышыйк әле.

Нәкъ, тәкъдим, мәгънә, игътибар.

  • Ни өчен “ка” hәм “гэ” хәрефләрен [къ] hәм [гъ] дип укыдык, монда бит нечкә әйтелешле сүзләр? Бу мисалда “ка”, “гэ” хәрефләре сүзнең кайсы урынында килгән?

  • Ка” hәм “гэ” хәрефләре сүз hәм иҗек ахырында килгәннәр.

  • “Ка” hәм “гэ” хәрефләре нинди сузыклар янында килгән?

  • Нечкә сузыклар янында килгән.

  • Әлеге сүзләрдә ка” hәм “гэ” хәрефләрен [къ] hәм [гъ] дип укыр өчен нәрсә, нинди билге кулланылган?

- Калынлык билгесе.

- Укучылар, димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Көтелгән җавап:

- [къ], [гъ] авазлары нечкә сузыклар янында да килә ала. Бу авазлар нечкә иҗекнең ахырында килсә, аларның калын әйтелеше калынлык билгесе белән белдерелә.

- Дүртенче төркемдәге сүзләргә күчәбез.

Мәкалә, галәм, кардәш, гомер.

- Бу нечкә әйтелешле сүзләр. “Ка” hәм “гэ” хәрефләре сүзнең кайсы урынында килгән : мә-ка-лә, га-ләм, кар-дәш, го-мер?

- “Ка” hәм “гэ” хәрефләре сүз башында, иҗек башында килгәннәр.

- Ка” hәм “гэ” хәрефләренең калын әйтелүе язуда нинди сузык хәрефләр белән белдерелгән?

- Калын сузык хәрефләре белән.

- Безнең мисалда бу нинди сузыклар?

- а, о – сузыклары

- Димәк, укучылар, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Көтелгән җавап:

- [къ], [гъ] авазлары нечкә иҗек башында килсә, язуда нечкә сузыкларның калын парлары языла.

- Бишенче төркемдәге сүзләргә игътибар итик әле:

сәгать, мәкаль, гамьсез, кәгазь, сәгате, мәкале, кәгазе.

- “Ка”,“гэ” тартыклары сүзнең кайсы урынында килгән? Сә-гать, мә-каль, гамь-сез, кә-газь

- Иҗек башында килгән.

- Ә нечкәлек билгесе ни өчен килгән?

- Иҗекне нечкә укыр өчен.

- “ка” hәм “гэ” тартыклары ябык нечкә иҗек башында килсәләр, аларны [къ] hәм [гъ] дип укыр өчен нечкә сузыкларның калын парлары языла, ә иҗекне нечкә укыр өчен тартыктан соң нечкәлек билгесе куела.

- Укучылар, мондый сүзләргә кушымчалар ялганганда, нечкәлек билгесе төшеп кала hәм нечкә кушымчалар ялгана.

- Димәк, укучылар, без нинди нәтиҗәләр ясадык?

Көтелгән җавап:

-1.Калын сузыклар янында “ка”,“гэ” хәрефләре [къ], [гъ] дип укыла (калын әйтелешле сүзләрдә).

2.Нечкә әйтелешле сузләрдә:

ка”,“гэ” тартыклары иҗекнең ахырында килсә, аларны [къ], [гъ] дип укылышын калынлык билгесе күрсәтеп тора;

3. “ Ка”,“гэ” тартыклары нечкә иҗек башында килсә - ачык иҗек булса, “ка”,“гэ” хәрефләреннән соң калын сузык хәрефе языла;

4. “Ка”,“гә” тартыклары нечкә ябык иҗек башында килсә, тартыклардан соң килгән нечкә сузыкны калын сузык хәрефе белән белдерәбез hәм шушы калын сузык хәрефен нечкә, ягъни дөрес итеп укыр өчен иҗек азагында нечкәлек билгесе куела.

Күнегү-биремнәр башкарып,бүгенге теманы ничек үзләштергәнне тикшереп карыйк әле.

Биремне укыйбыз .Ничек эшләргә?

Көтелгән җавап:

-Текстны укып чыгарга.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрдә к һәм г хәрефләре нинди авазга билге булып килгәннәр?Шуннан чыгып,аларны дүрт төркемгә бүлеп, баганалап язарга,бу авазларны белдергән хәрефләрнең астына сызарга.

-Дөрес,әйдәгез, эшли башлыйк.

К хәрефе:

[к] : өлкәне, күрә,көннәреннән,мәктәпкә, республикабыз.

[къ]:катнашты,караңгы.

[г]:газеталарның,дияргә,бөлгенлектә.

[гъ]:туган,вакыйгаларны,караңгы.

-Инде тикшерик.Башлыйк беренче рәттән.

-Бик дөрес,хәзер ял итеп алыйк.

Ишкәк нигә?

(ишкәк итү хәрәкәтләр ясау)

Ишкәкче Иделләргә җитмәкче

(ике кулны да алга сузу,сузылу)

Агымсуга каршы барып

(аякларны аерып басып, як-якка чайкалу хәрәкәтләре ясау).

Дулкыннарга җитмәкче

(аякларны тездән бөгеп, бер турайтып, дулкынга охшаш хәрәкәтләр ясау).

Кояш елмая күктә

(кулларны югарыга күтәрү).

Су өсте җем-җем итә

( кулларны алга сузган хәлдә, кул чукларын 4 тапкыр аска, әле өскә әйләндерү).

Ишкәк ишү, суда йөзү

(ишкәк ишү, йөзү хәрәкәтләре ясау).

Беләкне көчле итә

(кулларны як-якка сузып, иҗек санынча терсәктән бөгү hәм кире сузу).

-Менә ял да итеп алдык, эшебезне дәвам итик.

Ә хәзер, укучылар, мондый эш эшләп алабыз. Мин Илдус Гыйләҗевнең “Туган тел” дигән шигырен укыйм. Сезгә бирем мондый булыр: игътибар белән тыңлап, [къ] hәм [гъ] авазлары кергән сүзләрне дәфтәргә язып куйсагыз яхшы булыр иде.

Туган тел”:

Гомеремдә бик күп галим,

Мөгаллимнәр бирде белем

Күңелемә иң якыны,

Укытканы – туган телне.

Анам сөте белән сеңгән

Һәрбер сузык, ымлык, сүзне

Җөмләләргә оештырам,

Акыл таҗы – мәгънә тезде.

Башкалар hич үпкәләмәс,

Телне алга куйган өчен,

Тәрҗемәсез кабул итәм...

Шуңа тәмле, күркәм, өстен!

Ул булганда адашмабыз

Юлым туры, нурлы көнем

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен, татар телен!

Сүзләр: гомеремдә, галим, мөгалимнәр, якыны, укытканы, туган, сузык, ымлык, акыл, мәгънә, башкалар, алга, куйган, кабул, булганда, карасы, саклыйм.

-Укучылар, бу шигырь нәрсә турында?

- Туган тел – татар теле турында.

-Автор бу шигыре белән безгә нәрсә әйтергә тели?

-Туган телне сакларга, онытмаска чакыра.

-Укучылар, тел безгә ни өчен кирәк?

-Аралашу өчен.

-Ә аралашу ни өчен кирәк?

-Фикерләр алышу өчен, белемнәр бирү өчен, яшәү өчен.

-Дөрес, укучылар, тел - шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният өлкәсендәге казанышларын яңа буынга тапшыру чарасы, ягъни буыннарның аралашу чарасы да. Кешеләр аралашмаса, гомумән, кешелек җәмгыяте барлыкка килә hәм үсә алмаган булыр иде.

Укучылар, туган телне hәр кеше белергә тиеш. Туган телне икенче ничек дип әйтеп була?

-Ана теле.

-Дөрес, сезгә әти-әниләрегез туган телне биргән шикелле, сез дә үз балаларыгызга ана телен бирергә тиеш. Өйрәнегез, туган телегездә аралашыгыз!

-Ә хәзер, укучылар, кем ничә сүз язып алды, укып чыгыгыз әле. Кем тели?

(1-2 укучы укый)

-Булдырдыгыз!Мин бик канәгать.

-Хәзер, укучылар, белемнәрегезне тикшерер өчен кечкенә күләмле сүзлек диктанты язып алабыз. Игътибар белән тыңлыйбыз. Башладык.

Шөгыль, гаскәр, шигърият, шәфәкъ, мөгамәлә, гореф-гадәт, могҗиза, олуг, кадерле, мәгълүмат, хакыйкать, гамь, мәгърифәт. (бу сүзләр такта артына яисә плакатка алдан язылып куела).

-Булды. Карап чыгыгыз. Тикшерәбез. Тактаны ачтык. Карыйбыз. Укучылар, бу сүзләргә игътибар итегез һәм хәтердә калдырыгыз. Мәгърифәт - белем, культура,

хакыйкать-дөреслек, чынбарлык, гамь - кайгы, хәсрәт, көенеч дигән сүз.

Үзбәя.

Кемнең бер хатасы да юк “5” билгесе ,ә кемнең 1-2 хатасы – “4”ле куя,ә калганнар өйдә бу сүзләрнең язылышын кабат ныгыталар.

-Менә дәресебезнең ахырына да якынлаштык.

1.Дәрестә без нинди уку мәсьәләсен тикшердек?

2.Дәрескә гомуми бәя бирү.

3.Өй эше

-Ә хәзер, көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куябыз.

1 нче вариант: Орфографик сүзлектән кече тел тартыклары кергән сүзләр эзләп табып, мәгънә ягыннан бәйләнгән 4-5 җөмлә уйлап язарга.

2 нче вариант. 84 нче күнегү.

-Укучылар, шуның белән безнең дәресебез тәмам.

Сау булыгыз!Көнегез файдалы һәм матур үтсен!

Бер укучы эзләнә, мәгълүмат-

лар туплый hәм тәкъдим итә

Бер-ике укучы бәяләмәсе

Укучылар игътибар белән тыңлый, бәяли, тәнкыйтьли

Бер укчы укый, аңлата. Калганнары тикшерә, төзәтә.

Укучылар, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый, практикада кулланырга әзерләнә

Укучылар күзәтәләр, чагыштыралар hәм нәтиҗә чыгаралар.

1 укучы укый

Укучылар hәр сүздәге [къ], [гъ] авазларының язылышын аңлаталар.

Укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

Укучылар игътибар белән тыңлый hәм язып алалар.

Укучылар җавап бирә.

Краткое описание документа:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе.

“Укыту эшчәнлеген формалаштыру аша,укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү” регионара семинар-практикумга Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелгән дәрес планы.

[Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе.

Эшне башкарды:

Хаҗиева Зилия Гали кызы

Түбән Кама муниципаль районы

Бакый Урманче исемендәге “2 нче

гимназия” муниципаль бюджет

урта белем бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Түбән Кама-2011.

5 нче сыйныф өчен

Тема: [Къ] hәм [гъ] авазларының язуда белдерелүе.

Дәреснең максаты:

  • Укучыларга к, г хәрефләренең кече тел [къ] hәм [гъ] авазларына билге булып йөрүләренә төшендерү; әлеге авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә, кече тел [къ] hәм [гъ] авазларының нечкә сузыклар янәшәсендә дөрес язылышын аңларга ярдәм итү;
  • Күзәтүчәнлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү.
  • Укучыларда бер-берсенә хөрмәт хисе уяту. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Җиhазлау. 5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, такта, күрсәткеч таяк , таблица, Илдус Гыйләҗевнең “Туган тел” шигыре, сүзлек диктанты өчен сүзләр.

Дәрес тибы –уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

Дәрестә кулланылган метод-алымнар: тикшерү, эзләнү нәтиҗә чыгару, диалогик методлар, сүзлек өстендә эш, төрле биремнәр башкару h.б.

Файдаланылган әдәбият.

Материаллар: 1. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа- Казан:- Мәгариф, 2010 .

2. Хәсәншина Р.Т. Татар теле гомуми белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек; татар теле дәресләре: татар урта белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма.-Казан: Мәгариф,2007

3. Юсупов Р.А. h.б. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек.- Казан: “Мәгәриф” нашрияты, 2006.

4. Шакирҗанова Ә.Б. Татар теленнән диктантлар hәм изложениеләр җыентыгы: педучилище, педколледж, югары уку йортларының филология факультеты студентларына, укытучыларга кулланма - Казан, 2004-160 б. Б.11.

5. Татар теленең орфографик – орфоэпик сүзлеге/Төз. Х.Х.Сәлимов:- Казан : Яңалиф, 2004 – 192 б.

6. Ясабиева Г.М. Татар теле дәресләрендә вак жанр әсәрләрен куллану, (башлангыч мәктәп hәм татар теле укытучылары өчен методик кулланма).- Яр Чаллы, 2004 Б.30.

7. Сафиуллина Ф.С. Туган тел.- Казан, 2000ел.

Дәрес планы.

I. Мотивлаштыру-ориентлашу

1. а) Уңай психологик халәт тудыру;

ә) дежур укучы чыгышы;

б) бәя бирү;

в) белемнәрне тигезләү.

Үткән дәреснең уку мәсьәләсен ачыклау

2.Өй эшләренең 2 вариантын да тыңлау:

а) сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне билгеләү;

б) сүзләрдәге аваз һәм хәрефләр санын билгеләү

һәм бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.

Үзбәя.

3.Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

а) Белмәмешнең хатасын төзәтү;

б) дәрес темасын билгеләү.

II. Укыту мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Таблица буенча эш.

Үзбәя

2.82 нче күнегү.

Үзбәя

3.Физкультминут.

4.И.Гыйләҗевнең “Туган тел” шигырен тыңлау; [къ] , [гъ] авазлары булган сүзләрне дәфтәрләргә язу,шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

5.Белемнәрне тикшерү өчен кечкенә диктант яздыру.

Үзбәя

III.Рифлексия,бәяләү.

1.Дәрестә без нинди уку мәсьәләсен тикшердек?

2.Дәрескә гомуми бәя.

3.Өй эше.

1 нче вариант: Орфографик сүзлектән кече тел тартыклары кергән сүзләр эзләп табып,мәгънә ягыннан бәйләнгән 4-5 җөмлә уйлап язарга.

2 нче вариант: 84 нче күнегү.

1. Кара карга

елга ага

2.Көрәш көчәя

гөрләвекләр

йөгерә

Икенче февраль , җомга.

3. Нәкъ, тәкъ-дим, 4. Мә-ка-лә, га-ләм,

мәгъ-нә, игъ-ти-бар кар-дәш, го-мер

5. Сә-гать, мә-каль, гамь-сез, кә-газь,

сә-гате, мә-кале, кә-газе

Дәрес этаплары

Дәрес барышы

Укучы эшчәнлеге

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру

2. Өй эшләренең 2 төрен дә тыңлау.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1.Таблица буенча эш.

82 нче күнегүне эшләү.

3.Физкультминут

4.Бирем башкару.

а.сүзлек эше

ә. әңгәмә

4.Сүзлек диктанты.

III Рефлексия, бәяләү.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Дәресебезне башлыйбыз. Әйдәгез, сүзне башта дежур укучыга бирик. Ул безне гимназия, сыйныф, шәhәр яңалыклары белән таныштырып китсен. Көн торышына да тукталыр.

Дежур укучы чыгышы үрнәге

-Хәерле көн, сыйныфташларым hәм Зилия Галиевна. Бүген мин, Гүзәл, дәресне башлап җибәрәм. Башта иптәшләремне көн торышы белән таныштырып китәсем килә.

Тышта ел фасылының иң салкыны – кыш. Бүген 22° салкынлык. Буран булуы көтелә, игътибарлы булыгыз. Кыш көненә карата татар халкының матур мәкаль - әйтемнәре бар (1-2сен яттан әйтә яисә кечкенә генә шигырь укып китә).

Ә хәзер яңалыкларга күчәм. Шәhәребез үзәк музеенда рәссам Әхсән Фәтхетдиновның шәхси рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган. Бара аласыз.

Гимназия яңалыкларына килгәндә, математика фәне атналыгы бара. Бүген актлар залында зур математик бәйге.

Ә менә сыйныф яңалыкларынан: бүген безнең Маратның туган көне. Аны котлыйм, исәнлек – саулык , уңышлар телим.

Тагын куанычлы бер сыйныф яңалыгы бар: шәhәр hәм районыбыз газетасы “Туган як”ның “Балалар почмагы” бүлегендә Айратның “Кыш яме” шигыре басылган. Аңа тагын да уңышлар телим.

Шуның белән чыгышым тәмам, кизү торуны Илдарга тапшырам.

Дәрестә барысы да бар hәм әзер. Сүзне Зилия Галиевнага бирәм.

-Иптәшегезнең чыгышы сезгә ошадымы? Нинди өстәмә мәгълүматлар ала алдыгыз?

Укучы бәяләмәсе үрнәге.

- Миңа иптәшемнең чыгышы бик тә ошады. Игътибарны җәлеп итәрдәй сәнгатьле сөйләде, аның чыгышыннан мин сыйныфташым Айратның шигырь язу белән мавыгыун белдем. Иптәшемә хөрмәтем тагын да артты.

Укучылыр чыгышына укытучы бәясе.

- Бик яхшы. Мондый күңелле яңалыклар дәреснең барышына да уңай йогынты ясар дип ышанасы килә. Гүзәлгә рәхмәт. Аның чыгышын “5” билгесе белән бәялибез дә дәресебезне дәвам итәбез.

-Үткән дәрестә уку мәсьәләсе нинди иде?

Көт.җ:Үткән дәрестә без сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аера белергә өйрәндек

- Укучылар, 1 вариантка өй эшенә биш сүз бирелгән hәм шул сүзләрдә ничә аваз, хәреф барлыгын билгеләргә иде.

Карыйк әле, кем ничек билгеләде икән?

Баhадир – 7 аваз, 7 хәреф, буяу – 4 хәреф, 5 – аваз, игътибар - 8 хәреф, 7 - аваз, игълан – 6 хәреф, 5 – аваз, ихлас – 5 хәреф, 5 – аваз.

- Кемнең бер хатасы да юк, кулларыгызны күтәрегез әле. Күпләрнең хаталары юк икән. Булдыргансыз!Мин бик канәгать.Әйдәгез, бу сүзләрне хор белән кабатлыйк.

Ә 2 нче вариантка бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлатмалы сүзлектән карарга тәкъдим ителгән иде.

- Укучылар, баhадир кем ул?

- Батыр, герой,кыю.

- Ихлас белән тыңлау . Бу сүзтезмәне кайчан кулланабыз?

- Күңел биреп, игътибар белән тыңлаганда.

- Игълан сүзенә мәгънәдәш сүз табыгыз әле.

- Игълан – белдерү.

- Укучылар, бу сүзләрнең язылышын истә калдырсагыз иде. Дәфтәрләрегезне әлегә ябып куярга мөмкин. Без бүгенге темабызга якынаябыз.

( Тактаның күренмәгән арткы ягына хаталы язылган түбәндәге җөмләләрне укучыларга тәкъдим итү. [К]авазына:өлкә,карга ,көн.

[гъ]авазына сүзләр:гасыр,вакыйга,гер

-Укучылар, безнең Белмәмеш тагын бик җитди хаталар җибәргән бугай? Әйдәгез, төзәтик әле.

Көт.җ:Белмәмеш [К] авазы рәтенә карга,ә [гъ] авазы рәтендәге сүзләргә гер сүзен ялгыш урнаштырган.Берүк сүзләр төрлечә укыла.

Димәк,без бүген дәрестә [Къ] һәм [гъ] дөрес язылышын һәм укылышын өйрәнәбез.

-Әйдәгез,укучылар, сез дәфтәрләргә,ә мин тактага число һәм дәрес темасын язып куябыз.

Ә хәзер тактага игътибар итегез. Бу – таблица. “Ка” hәм “гэ” хәрефләрен [къ] hәм [гъ] дип дөрес уку өчен таблицадагы мисалларны карыйк.

Беренче төркемдәге сүзләрне бергәләп укыйк әле.

кара карга; елга ага;

көрәш көчәя; гөрләвек йөгерә.

- Беренче графага игътибар итик. Бу мисалларда “ка” hәм “гэ” хәрефләре нинди сузыклар янында килгәннәр?

- А – калын сузыклар янында.

- Ә икенче графада “ка”, “гэ” хәрефләре янында нинди сузыклар килгән?

- Ө, ә, е – нечкә сузыклар

- Димәк, укучылар, нечкә сузыклар янында “ка”, “гэ” хәрефләре ничек укыла?

- Кө-рәш кө-чәя; гөр-лә-век йө-ге-рә. [к] hәм [г] дип укыла.

- Ә калын сузыклар янында “ка”, “гэ” хәрефләре ничек укыла?

- Ка-ра кар-га; ел-га а-га.“Ка” hәм “гэ” хәрефләре [къ] hәм [гъ] дип укыла.

- Димәк, укучылар,“ка” hәм “гэ” хәрефләренең [къ] hәм [гъ] дип укылышы нәрсәгә бәйле?

- Нинди сузыклар янында килүенә бәйле.

- Өченче төркемнәрдәге сүзләр белән танышыйк әле.

Нәкъ, тәкъдим, мәгънә, игътибар.

-Ни өчен “ка” hәм “гэ” хәрефләрен [къ] hәм [гъ] дип укыдык, монда бит нечкә әйтелешле сүзләр? Бу мисалда “ка”, “гэ” хәрефләре сүзнең кайсы урынында килгән?

-“Ка” hәм “гэ” хәрефләре сүз hәм иҗек ахырында килгәннәр.

-“Ка” hәм “гэ” хәрефләре нинди сузыклар янында килгән?

-Нечкә сузыклар янында килгән.

-Әлеге сүзләрдә ка” hәм “гэ” хәрефләрен [къ] hәм [гъ] дип укыр өчен нәрсә, нинди билге кулланылган?

- Калынлык билгесе.

- Укучылар, димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Көтелгән җавап:

- [къ], [гъ] авазлары нечкә сузыклар янында да килә ала. Бу авазлар нечкә иҗекнең ахырында килсә, аларның калын әйтелеше калынлык билгесе белән белдерелә.

- Дүртенче төркемдәге сүзләргә күчәбез.

Мәкалә, галәм, кардәш, гомер.

- Бу нечкә әйтелешле сүзләр. “Ка” hәм “гэ” хәрефләре сүзнең кайсы урынында килгән : мә-ка-лә, га-ләм, кар-дәш, го-мер?

- “Ка” hәм “гэ” хәрефләре сүз башында, иҗек башында килгәннәр.

- Ка” hәм “гэ” хәрефләренең калын әйтелүе язуда нинди сузык хәрефләр белән белдерелгән?

- Калын сузык хәрефләре белән.

- Безнең мисалда бу нинди сузыклар?

- а, о – сузыклары

- Димәк, укучылар, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Көтелгән җавап:

- [къ], [гъ] авазлары нечкә иҗек башында килсә, язуда нечкә сузыкларның калын парлары языла.

- Бишенче төркемдәге сүзләргә игътибар итик әле:

сәгать, мәкаль, гамьсез, кәгазь, сәгате, мәкале, кәгазе.

- “Ка”,“гэ” тартыклары сүзнең кайсы урынында килгән? Сә-гать, мә-каль, гамь-сез, кә-газь

- Иҗек башында килгән.

- Ә нечкәлек билгесе ни өчен килгән?

- Иҗекне нечкә укыр өчен.

- Димәк, укучылар, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

- “ка” hәм “гэ” тартыклары ябык нечкә иҗек башында килсәләр, аларны [къ] hәм [гъ] дип укыр өчен нечкә сузыкларның калын парлары языла, ә иҗекне нечкә укыр өчен тартыктан соң нечкәлек билгесе куела.

- Укучылар, мондый сүзләргә кушымчалар ялганганда, нечкәлек билгесе төшеп кала hәм нечкә кушымчалар ялгана.

- Димәк, укучылар, без нинди нәтиҗәләр ясадык?

Көтелгән җавап:

-1.Калын сузыклар янында “ка”,“гэ” хәрефләре [къ], [гъ] дип укыла (калын әйтелешле сүзләрдә).

2.Нечкә әйтелешле сузләрдә:

“ка”,“гэ” тартыклары иҗекнең ахырында килсә, аларны [къ], [гъ] дип укылышын калынлык билгесе күрсәтеп тора;

3. “ Ка”,“гэ” тартыклары нечкә иҗек башында килсә - ачык иҗек булса, “ка”,“гэ” хәрефләреннән соң калын сузык хәрефе языла;

4. “Ка”,“гә” тартыклары нечкә ябык иҗек башында килсә, тартыклардан соң килгән нечкә сузыкны калын сузык хәрефе белән белдерәбез hәм шушы калын сузык хәрефен нечкә, ягъни дөрес итеп укыр өчен иҗек азагында нечкәлек билгесе куела.

Күнегү-биремнәр башкарып,бүгенге теманы ничек үзләштергәнне тикшереп карыйк әле.

Биремне укыйбыз .Ничек эшләргә?

Көтелгән җавап:

-Текстны укып чыгарга.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрдә к һәм г хәрефләре нинди авазга билге булып килгәннәр?Шуннан чыгып,аларны дүрт төркемгә бүлеп, баганалап язарга,бу авазларны белдергән хәрефләрнең астына сызарга.

-Дөрес,әйдәгез, эшли башлыйк.

К хәрефе:

[к] : өлкәне, күрә,көннәреннән,мәктәпкә, республикабыз.

[къ]:катнашты,караңгы.

[г]:газеталарның,дияргә,бөлгенлектә.

[гъ]:туган,вакыйгаларны,караңгы.

-Инде тикшерик.Башлыйк беренче рәттән.

-Бик дөрес,хәзер ял итеп алыйк.

Ишкәк нигә?

(ишкәк итү хәрәкәтләр ясау)

Ишкәкче Иделләргә җитмәкче

(ике кулны да алга сузу,сузылу)

Агымсуга каршы барып

(аякларны аерып басып, як-якка чайкалу хәрәкәтләре ясау).

Дулкыннарга җитмәкче

(аякларны тездән бөгеп, бер турайтып, дулкынга охшаш хәрәкәтләр ясау).

Кояш елмая күктә

(кулларны югарыга күтәрү).

Су өсте җем-җем итә

( кулларны алга сузган хәлдә, кул чукларын 4 тапкыр аска, әле өскә әйләндерү).

Ишкәк ишү, суда йөзү

(ишкәк ишү, йөзү хәрәкәтләре ясау).

Беләкне көчле итә

(кулларны як-якка сузып, иҗек санынча терсәктән бөгү hәм кире сузу).

-Менә ял да итеп алдык, эшебезне дәвам итик.

Ә хәзер, укучылар, мондый эш эшләп алабыз. Мин Илдус Гыйләҗевнең “Туган тел” дигән шигырен укыйм. Сезгә бирем мондый булыр: игътибар белән тыңлап, [къ] hәм [гъ] авазлары кергән сүзләрне дәфтәргә язып куйсагыз яхшы булыр иде.

Туган тел”:

Гомеремдә бик күп галим,

Мөгаллимнәр бирде белем

Күңелемә иң якыны,

Укытканы – туган телне.

Анам сөте белән сеңгән

Һәрбер сузык, ымлык, сүзне

Җөмләләргә оештырам,

Акыл таҗы – мәгънә тезде.

Башкалар hич үпкәләмәс,

Телне алга куйган өчен,

Тәрҗемәсез кабул итәм...

Шуңа тәмле, күркәм, өстен!

Ул булганда адашмабыз

Юлым туры, нурлы көнем

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен, татар телен!

Сүзләр: гомеремдә, галим, мөгалимнәр, якыны, укытканы, туган, сузык, ымлык, акыл, мәгънә, башкалар, алга, куйган, кабул, булганда, карасы, саклыйм.

-Укучылар, бу шигырь нәрсә турында?

- Туган тел – татар теле турында.

-Автор бу шигыре белән безгә нәрсә әйтергә тели?

-Туган телне сакларга, онытмаска чакыра.

-Укучылар, тел безгә ни өчен кирәк?

-Аралашу өчен.

-Ә аралашу ни өчен кирәк?

-Фикерләр алышу өчен, белемнәр бирү өчен, яшәү өчен.

-Дөрес, укучылар, тел - шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният өлкәсендәге казанышларын яңа буынга тапшыру чарасы, ягъни буыннарның аралашу чарасы да. Кешеләр аралашмаса, гомумән, кешелек җәмгыяте барлыкка килә hәм үсә алмаган булыр иде.

Укучылар, туган телне hәр кеше белергә тиеш. Туган телне икенче ничек дип әйтеп була?

-Ана теле.

-Дөрес, сезгә әти-әниләрегез туган телне биргән шикелле, сез дә үз балаларыгызга ана телен бирергә тиеш. Өйрәнегез, туган телегездә аралашыгыз!

-Ә хәзер, укучылар, кем ничә сүз язып алды, укып чыгыгыз әле. Кем тели?

(1-2 укучы укый)

-Булдырдыгыз!Мин бик канәгать.

-Хәзер, укучылар, белемнәрегезне тикшерер өчен кечкенә күләмле сүзлек диктанты язып алабыз. Игътибар белән тыңлыйбыз. Башладык.

Шөгыль, гаскәр, шигърият, шәфәкъ, мөгамәлә, гореф-гадәт, могҗиза, олуг, кадерле, мәгълүмат, хакыйкать, гамь, мәгърифәт. (бу сүзләр такта артына яисә плакатка алдан язылып куела).

-Булды. Карап чыгыгыз. Тикшерәбез. Тактаны ачтык. Карыйбыз. Укучылар, бу сүзләргә игътибар итегез һәм хәтердә калдырыгыз. Мәгърифәт - белем, культура,

хакыйкать-дөреслек, чынбарлык, гамь - кайгы, хәсрәт, көенеч дигән сүз.

Үзбәя.

Кемнең бер хатасы да юк “5” билгесе ,ә кемнең 1-2 хатасы – “4”ле куя,ә калганнар өйдә бу сүзләрнең язылышын кабат ныгыталар.

-Менә дәресебезнең ахырына да якынлаштык.

1.Дәрестә без нинди уку мәсьәләсен тикшердек?

2.Дәрескә гомуми бәя бирү.

3.Өй эше

-Ә хәзер, көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куябыз.

1 нче вариант: Орфографик сүзлектән кече тел тартыклары кергән сүзләр эзләп табып, мәгънә ягыннан бәйләнгән 4-5 җөмлә уйлап язарга.

2 нче вариант. 84 нче күнегү.

-Укучылар, шуның белән безнең дәресебез тәмам.

Сау булыгыз!Көнегез файдалы һәм матур үтсен!

Бер укучы эзләнә, мәгълүмат-

лар туплый hәм тәкъдим итә

Бер-ике укучы бәяләмәсе

Укучылар игътибар белән тыңлый, бәяли, тәнкыйтьли

Бер укчы укый, аңлата. Калганнары тикшерә, төзәтә.

Укучылар, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый, практикада кулланырга әзерләнә

Укучылар күзәтәләр, чагыштыралар hәм нәтиҗә чыгаралар.

1 укучы укый

Укучылар hәр сүздәге [къ], [гъ] авазларының язылышын аңлаталар.

Укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

Укучылар игътибар белән тыңлый hәм язып алалар.

Укучылар җавап бирә.

Автор
Дата добавления 13.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров64
Номер материала ДБ-192094
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх