Инфоурок Другое Научные работы"Камиллекнең чиге юк"(Эш тәҗрибәсеннән))

"Камиллекнең чиге юк"(Эш тәҗрибәсеннән))

Скачать материал

Камиллекнең чиге юк...

          Бүгенге үзгәрешләр заманы укытучы алдына үз профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өстендә өзлексез эшләү бурычын куя. ФДББС буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яктан үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Мондый эшне компетентлы укытучы гына башкара ала.  

Моны күз уңында тотып, районыбыз укытучылары белән, эксперт буларак, эксперт эшчәнлегенең асылына төшенү, экспертиза үткәрергә өйрәтү юнәлешендә эш башлап җибәрдем.   

Ни өчен күпкырлы укытучы хезмәтенең бу юнәлеше алынды соң? Иң беренче чиратта, мин үзем эшләячәк укытучылар контингенты турында әйтеп үтәсем килә. Эшебезне районыбызның яшь һәм беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән  алып барабыз. Без-авыл җирлегендә яшәп, хезмәт куючы педагоглар. Мөмкинлекләребез шәһәр укытучыларыныкы кебек үк түгел, чиклерәк. Шуңа күрә дә әлеге юнәлештә башкарылган эшләр, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, бергәләп өйрәнү өчен әйбәт, өстәмә мөмкинлек булып торачак. Районыбызда башка эксперт укытучы булмаганлыктан, бу эшне алып бару миңа йөкләнгән. Шулай булгач, бу эшнең тагын бер уңай ягы ул – республикабыздагы башка коллегаларым белән киңәшләшеп эшләү. (К.Д.Ушинский: Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”)

Эксперт укытучы нинди булырга тиеш?

1)     тәрбияле укытучы;

2)     компетентлы профессионал;

3)     укыту процессы аналитигы

     4) укучылары, коллегалары белән бергә укый , өйрәнә алырлык укытучы;

     5) үзгәрешләр лидеры

    6) коллективны оештыручы

Түбәндәге нәтиҗәләр эксперт укытучы, гомумән, укытучы эшенең күпкырлы асылын чагылдыра.

Кем ул эксперт укытучы? Эксперт укытучыны мин табиб һөнәре белән чагыштырыр идем. Әлеге һөнәргә сүзлектә менә мондый аңлатма бирелә:”Табиб һөнәре анализ, тикшеренүләр һәм сынаулар, күзәтү һәм планлаштыру, башка кешеләр белән идарә итү белән бәйле һөнәри эшчәнлекне күз алдында тота.”

Эксперт эшчәнлеге дә педагогны белем бирү процессы аналитигы буларак тәкъдим итә. Эксперт укытучы эш нәтиҗәләрен фаразлый һәм анализлый белергә, төрле проектларның коллегаларының көчле һәм көчсез якларын ачыклый белергә тиеш.( В.А.Сухомлинский: “ Үз хезмәтен анализлый белүче педагог көчле, тәҗрибәле була” дигән.)  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эксперт мәктәптә практик эш тәҗрибәсе зур булган белгеч булырга тиеш. Укытучының эксперт эшчәнлеге  һөнәри компетенцияләрне үстерү өчен кирәкле шартларның берсе, аның киң һөнәри күзаллавы, объективлыгы, коммуникабельлеге, аралашу культурасының югары булуы. Шуңа күрә, минемчә, эксперт эше-педагог өчен менә дигән мәктәп. Бу аның һөнәри үсеш күрсәткече генә түгел, ә һөнәри үсеш һәм фикерләү дәрәҗәсе күрсәткече дә. Эксперт эшчәнлеге бер урында гына тормый, алга таба үсә,  камилләшә, профессиональ мохит һәм командада аралашу үсешен, һөнәри аралашу һәм хезмәттәшлек даирәсен киңәйтә. Эксперт эшчәнлеге-ул үзенчәлекле  эшчәнлек. Ул профессиональлекне генә түгел, ә педагогның объективлыгын һәм әзерлеген дә таләп итә.

Планлаштырылган эшемнең максаты нидән гыйбарәт соң? Фәнни -методик ярдәм күрсәтүне оештыру аша эксперт эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү. Ягъни, безнең бурыч – фәнни- методик, укыту-методик, мәгълүмати ярдәм күрсәтүне оештыру буенча чаралар үткәрүне гамәлгә ашыру. Һәм шулай ук муниципаль, республика мәгариф системасында эксперт эшчәнлегенең нәтиҗәлшрен билгеләүче мониторинг үткәрү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.      белем сыйфатын арттыру;

2.      республика мәгариф системасында экспертлар потенциалын аккумуляцияләү;

3.      оештыру-методик ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклашу;

4.      эксперт укытучыларның нәтиҗәле эш алымнары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу.

Без бик катлаулы чорда яшибез.Тел язмышы, телебезнең киләчәге хәл ителгән чорда. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында татар теле һәм рус телләре  дәүләт теле дип игълан ителде. Әгәр без, татар теле дәүләт теле дибез икән, ул ,һичшиксез, хакимият һәм идарә органнарында кулланылырга тиеш. Һәм бу ике тел дә бертигез  дәрәҗәдә өйрәнелергә тиеш. Бүген, рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнергә бирелгән сәгатьләр икеләтә кимегән көндә, проблемаларыбыз аз түгел әле. Һәм бу проблеманы хәл итүдә мотивация (хөкүмәт тарафыннан да, яшь буын тарафыннан да) бик көчле булырга тиеш. Хәзерге көндә мәктәпләрдә 70-80 нче елларда туган татар телен өйрәнмәгән әти-әниләрнең балалары укый. Укытучыга әлеге әти-әниләр белән эшләү  бик авыр...Бу ситуациядә безнең төп бурычыбыз булып – татар теле, мәдәнияте белән кызыксыну, телгә мәхәббәт тәрбияләү тора. Менә шушы төп фикерне мин үзем эшләячәк укытучыларга җиткерергә телим дә. Ата-ана татар телен сайлап гариза язсын өчен, иң беренче чиратта, баланың телгә мөнәсәбәте уңай булырга тиеш. Без татар теленнән сәгатьләребез кимеде дип кемгәдер үпкә белдереп утырырга түгел, ә булганын саклап калу максатын куеп эшләргә тиешбез!

Бүгенге көндә телне саклап калу проблемасы бик актуаль. Әлеге проблеманы хәл итүдә күп эшләр эшләнелә. Мин үзем эшемнең төп нәтиҗәсе итеп, укучыларымның татар теле һәм әдәбиятыннан ныклы белем һәм күнекмәләр алуын, аларны практикада куллануын күрәм. Һәм коллегаларымны да шушы юнәлештә эшләргә өндим.

Җәмгыятькә белемле, күп телләр белүче яшьләр кирәк. Һәр милләт вәкиле, иң беренче чиратта, үз ана телен белергә,бу телдә иркен аралашырга тиеш. Бу – теләсә кайсы халыкның, милләтнең яшәве өчен төп шарт. Телне саклау, аны үстерү – дөньяви масштабтагы проблема. Әгәр тел яши икән – милләт яши тел югалса – милләт бетә.

Шуңа күрә дә мин белем, дәреснең сыйфатын үстерүгә зур игътибар бирәм.

Мин укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе эшләрен тикшерү комиссиясе эксперты. Эксперт эшчәнлегемнең әлеге өлкәсен мин ничек гамәлгә ашырам һәм үзем җитәкләгән укытучылар төркеменә  бу эшнең асылын ничек җиткерәм соң?

Дәүләт йомгаклау аттестациясе укучылар һәм укытучылар өчен дә зур бер сынау булып тора. Ләкин соңгы елларда без моннан культ ясыйбыз түгелме соң? Без үзебезнең төп бурычыбызны – белемле, иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру- онытып, укучыны ДЙА әзерләүгә генә кайтып калмыйбызмы?  Югары уку йортларында эшләүче коллегаларыбыз, безнең чыгарылыш укучыларыбызның белем дәрәҗәләре имтиханда алган баллары белән тәңгәл килмәвен әйтеп, үпкә, шелтә белдерә башлады бит инде!  Без укчыны ДЙА кысасына  утыртабыз. Ә без  белемле,  төрле яктан үсеш алган шәхес тәрбияләргә тиеш бит! “Белем – мәктәптә укытканның барысын да онытканнан соң калганы ул”, - дип, А.Эйнштейн юкка гына әйтмәгәндер.

Мин, ДЙА эксперты буларак, иң беренче чиратта, коллегаларыма шушы фикерне җиткерәсем килә. Узган елларда БРТ һәр укучы тапшырса, хәзер ТДИ бирүчеләр саны азайды. Бу нидән? Телгә ихтыяҗ юкмы? Әллә белем сыйфатының түбән булуымы? Менә шушы сорауларга  коллегаларым белән җавап табу, фикерләшү, киңәшләшүне максат итеп куйдым.

ДЙА эксперты булып эшләү җиңел түгел, бик җаваплы эш, шул ук вакытта өстенлекләре дә бар. Бу юнәлештә эшләү дәверендә эксперт эшчәнлегенең  уңай тәҗрибәсен трансляцияләү, белем сыйфатын күтәрү максатыннан үземнең мәктәп базасында стажировка мәйданчыгы  ачтык. Һәм шушы мәйданчыкта район укытучылары белән берлектә эш алып барыла . Бу:

·        ДЙА үткәрү, оештыру буенча норматив-хокукый базаны өйрәнү

·        Демоверсияләр, КҮМ әзерләү

·        Өйрәтү характерында семинарлар үткәрү

·        Үткән елгы нәтиҗәләрне өйрәнеп, диагностика төзү

·        Мониторинг үткәрү

·        Тикшерү критерийлары ( 81, 82, 83 код)

·        Практикумнар оештыру

·        Аерым кодларның структурасын, үзенчәлекләрен өйрәнү

·        Укучылар белән индивидуаль һәм төркемнәрдә эш оештыру( көчле һәм йомшаграк укучылар белән)

·        Түгәрәк өстәл (“Өстәмә дәрес, түгәрәкләр аша укучыларны әзерләү”)

·        Тулы җавап таләп итүче биремнәрне үтәү үзенчәлекләре белән танышу.

·        Сынап карау имтиханнары(РЦМКО һәм район материаллары буенча)

·        ДЙА эшләрен тикшерү

Мин укучыларымны олимпиадага әзерләүгә дә  күп игътибар бирәм. Менә инде берничә ел рәттән минем укучыларым татар теленнән олимпиаданың муниципаль туры җиңүчеләре һәм республика туры призерлары булып торалар.

Мин укучыларның олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясе рәисе, әгъзасы булып торам. Эксперт эшчәнлегенең бу өлкәсендә коллегаларым белән нинди эшләр башкарыла, тәҗрибәм белән ничек уртаклашам соң?

·        Район методик берләшмә утырышлары уздыру.

·        Өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрү.

·        Олимпиада эшләрен тикшерү.

·        Тикшерү нәтиҗәләре буенча рейтинг төзү.

·        Аналитик отчет ясау.

·        Мастер класс күрсәтү.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту процессы өйрәтү характерында гына түгел, ә милли һәм гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлдерелгән уңышлы шәхес тәрбияләүне дә күз уңында тотарга тиеш.

Татар теле дәресләрендә сыйныфтан тыш чараларда мин шәхесне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән эш алып барам. Бу иҗади эш юнәлеше үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә Минем укучыларым республика, Бөтенрәсәй, халыкара танып белү интеллектуаль бәйгеләр җиңүчеләре. Әлеге тәҗрибәмне уртаклашып, коллегаларым белән бу юнәлештә дә эш алып барам.

Иҗади бәйге, укучыларның конкурс эшләрен тикшерү комиссиясе эксперты буларак, бу өлкәдә түбәндәге эшләр башкарыла:

·        Түгәрәк өстәлләрдә фикер алышу.

·        Укучыларны конкурслар,фәнни- гамәли конференцияләргә әзерләү буеча иҗади төркемнәр оештыру.

·        Индивидуаль консультацияләр үткәрү.

·        Конкурс эшләрен тикшерү.

·        Тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинарлар уздыру.

Болардан тыш әлеге остазлык эше кысаларында республика күләмендә оештырылган  эксперт комиссияләрендә катнашып, районыбызда татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәҗрибә уртаклашам.

Әлеге  юнәлештә эшләү миңа район, республика  укытучылары белән аралашу гына түгел, ә эксперт буларак зур тәҗрибә дә бирә. Ә тәҗрибә исә, профессиональ  һәм шәхси мөнәсәбәтләрнең чикләрен киңәйтү мөмкинлеге бирә.

Эксперт ул - яхшы фән укытучысы гына түгел, бу фәнне укытуның барлык заманча системаларын үзләштергән  укытучы-методист та.

Эшем нәтиҗәле булырмы? Эксперт эшчәнлегенә өйрәтүнең нәтиҗәлелеген ничек билгеләрмен?

·        Укытучыларның төрле һөнәри бәйгеләрдә нәтиҗәле чыгыш ясавы.

·        Белем сыйфатын арттыру.

·        Укучыларның нәтиҗәсе. (Укучылар укытучының көзгесе. Һичшиксез, укучыларының нәтиҗәсе – укытучы нәтиҗәсе.)

·        Олимпиадаларда җиңү яулау.

·        Төрле конкурс, бәйгеләр, конференцияләрдә уңышлы нәтиҗәле чыгыш ясау.

·        ДЙА уңышлы тапшыру.

Мәгариф системасында  экспертиза - үз кыйммәтләре, максатлары, бурычлары, функцияләре белән бәяләү һәм контрольдән аерылып торган  эшчәнлек. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: өстенлекләре  булуга карамастан, эксперт булырга теләүчеләр күп түгел. Ә моңа ирешкәннәр – үз эшләренең остасы, югары класслы профессионаллар.

            Шушы биеклеккә менгәнбез икән – шул биеклектә калыйк!

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Камиллекнең чиге юк"(Эш тәҗрибәсеннән))"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Системный администратор

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 638 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Карточка к уроку "Появление неравенства и знати" по формированию читательской грамотности
  • Учебник: «Всеобщая история. История Древнего мира», Вигасин А.А., Годер Г.И., Свенцицкая И.С. /Под ред. Искендерова А.А.
  • Тема: §5. Появление неравенства и знати
  • 09.10.2020
  • 307
  • 12
«Всеобщая история. История Древнего мира», Вигасин А.А., Годер Г.И., Свенцицкая И.С. /Под ред. Искендерова А.А.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2020 246
    • DOCX 23.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Чукурова Галина Ильгизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Чукурова Галина Ильгизовна
    Чукурова Галина Ильгизовна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 30875
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 332 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 287 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 851 человек

Мини-курс

Самоконтроль и организация отдыха

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: эффективное общение и решение конфликтов

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 846 человек из 78 регионов
  • Этот курс уже прошли 411 человек

Мини-курс

Фундаментальные принципы здоровья и двигательной активности

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе