Инфоурок Начальные классы Рабочие программы"Керәшен татарларының бәйрәмнәре һәм йолалары" темасына 1 сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

"Керәшен татарларының бәйрәмнәре һәм йолалары" темасына 1 сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Скачать материал

Татарстан Республикасы Мамадыш  муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе«Колышчы башлангыч гомуми белем  мәктәбе»

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәгълүмәт-методик үзәге” муниципаль учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

Керәшен татарларының йолалары һәм  бәйрәмнәре

 

 

1 сыйныфка  эш  программасы

Класстан тыш эшчәнлек.

 

 

 

Описание: http://gdb.rferl.org/ECEAECEB-AAA3-4C25-9857-FA9670EEE038_w527_s.jpg

 

 

Мамадыш

2012

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәгълүмәт-методик үзәге” муниципаль учреждениесе методик берләшмәсе карары нигезендзә бастырыла.

 

                 Программа авторлары:

                Питкова Мария Васильевна,

               Мамадыш муницпаль районы «Колышчы башлангыч гомуми белем  мәктәбе» укытучысы

                Гумина Венера Ивановна

                Мамадыш муниципаль  районы «Колышчы башлангыч гомуми белем  мәктәбе» укытучысы

 

 

 

 

 

Рецензентлар:

  1. Спиридонов.С.П. – директор  МОУДОД “Дом детство и юношество” Мамадышского муниципального  района
  2. Гилязова.И.Р-методист  ИМЦ

 

                                                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

             

        Түгәрәкнең эш программасына керәшен халкының  гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланылды. "Раштуа",           " Нардуган","Олы көн(пасха)", "Карга боткасы" , “Мулимун” һ.б. бәйрәмнәр һәм йолалар  кертелде. Җырлы- биюле   уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнү максат итеп куелды.

 

 

Башлангыч сыйныф укытучыларына, сыйныф җитәкчеләренә, китапханәчеләргә ярдәмгә. -  Мамадыш.2012.

 

 

 

 

 

1

Эчтәлек

Аңлатма язуы   ...............................................................                  1    

Прорамма эчтәлеге........................................................                   4

Котлы булсын Нардуган................................................                  7

Милли бәйрәмнәр. Раштуа............................................                   11

Милли бәйрәмнәр. Олы көн..........................................                   16

Кулланылган әдәбият....................................................                    18                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2

Аңлатма язуы.

 

 

       Гасырлар дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәм тормыш-көнкүрешенә бәйле рәвештә күп төрле йолалар барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчеп камилләшкән, искергәннәре кулланыштан чыккан.
Бүгенеге көндә күп кенә милләтләрнең диалектына карашлар башка, яки алар тәмам югалган. Шундый милләтләрнең берсе – керәшеннәр.
             Яңа керәшеннәр XVIII-XIX гасырларда гына христиан динен кабул итәләр һәм аларның

күпчелек өлешен ул вакытта чувашлар, марилар, удмуртлар тәшкил иткән.[Баязитова1997:7].Шул көннән алып хәзерге вакытка кадәр диалекта булган күп сүзләр, йолалар, гореф- гадәтләр югалган. Аларның бары тик күпмедер өлеше генә көнкүрештэ кулланыла һәм бу зур проблемаларның берсе булып тора. Минемчә, без буыннан буынга күчеп килгән мирасны киләчәккә дә тапшырырга тиеш. Шул вакытта гына милләт сакланып калачак.Һәм минем язмамның төп максаты шундый.
            Керәшеннәрнең тормыш-көнкүреш һәм рухи үзенчәлекләренә инде XIX гасырда ук күп кенә тикшеренүче галимнәр игътибар иткәннәр. Керәшен халкының барлык башка милләтләрдән бер аерымлыгы бар: аларда һәрбер мәҗлестә, ниди дә булса выкйгада җырлар җырлыйлар.Тик мәгънәсенә туры килешле буларак.Фольклорчылар һәм этнографлар халыкның йола иҗатын-фольклорын ике төргә бүлеп йөртәләр:1)ел фасыллары белән бәйләнгән календарь йола фольклорына (әлеге төр иҗатының икенче төрле аталышы-хуҗалык фольклоры),2)гаилә-көнкүреш йола фольклорына.Шушы йолалар һәм аларга бәйләнешле фольклор татар халкы иҗаты өчен дә хас.[Бакиров 2008:48]

         Керәшен татарларының  мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене  шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген  көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап  мондый булыр иде кебек:  тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

     "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән  башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

           Бала күңелен ап- ак кәгазь белән  чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек  бөртекләрен чәчәргә соң?  Әлбәттә, әдәбият- сәнгать  аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр  башкарырга омтылышы да көчәя.

     Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

     Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана,

үз туган ягына тарта.

 

Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык   йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер  тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч  була. Баланың гаиләдә, коллективтагы   тәрбияви нормалары, кагыйдәләре  халык

педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли  мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш

3

.

ию дип әйтергә була

Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул  милләтнең  рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен  буыннан буынга тапшыру төре.

    Республикага исем биргән  халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка  милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне

өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң

игътибар арта бара.

Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

      Кече яшьтәге мәктәп  укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте  белән таныштыру  төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган  ярдәмче чыганагыбыз булып  балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат.  Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә  бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.

         Уеннар балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк   үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда  балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек   кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

    Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада  эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә  тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Бишле”,"Түгәрәк уен" һәм башка  күп төрле  түгәрәк  уеннарын алырга була.

       Кешеләрнең үз- үзләрен  тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре  - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә  таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп  тора.

     Әдәби уку дәресләрендә  укучылар  әдәплелек кагыйдәләре  белән  бик  күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап

кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә

     мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда   Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә

өстәмә  чыганак  итеп кулланыла.   Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

      Түгәрәкнең эш программасына керәшен халкының  гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола

 

4

 

 

 

уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупладык. "Раштуа", " Нардуган","Олы көн(пасха)", "Карга боткасы" бәйрәмнәрен керттек. Җырлы- биюле   уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнүне максат итеп куйдык .Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.Укучылар тәртибендә үзгәрешләр  сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлекләренә карата  уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

     Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен  күздә тотып эшләргә 

Хәзергесе вакытта  җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап  үстерүне күздә тотып , никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли  рухлы  хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без үзебезнең   керәшенлегебезне саклап кала алырбызмы соң?

 

    Программаның төп максатлары:

-         укучыларда үз республикаң, районың, авылың тарихы турында кузаллау булдыру;

-         балаларга үз халкының милли мәдәниятен үзләштерергә булышу;

-         яшь буында керәшен бәйрәмнәренә һәм йолаларына  карата хөрмәтле мөнәсәбәт булдыру;

-         рухи һәм әхлакый сафлыкка ия иҗади шәхес үстерергә тырышу.

Программаның бурычлары:

-         укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү; балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

-         балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

 

-   укучыларда милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;

-         укучыларны декоратив-гамәли сәнгатькә, биюләргә, уеннарга, фольклорның төрле жанрларына катнаштыру;

 -    балаларда иҗат итү омтылышы уяту.

Программа атнага 1 сәгать исәбеннән төзелгән. Барлыгы 33 сәгать.

 

 

 

5

 

 

 

 

Тема

Эш төрләре

Сәг.

саны

Дәрес төре

План    факт                     

Үткәрү                                               вакыты

 

1

 

Туган илем – газиз җирем.

    Туган авылым

 

Укучыларны республика, район, авыл(Колышчы) тарихы,атамасы белән таныштыру; гаилә тарихын өйрәнү, нәсел-нәсәпне барлау; укучыларда туганлык, партиотик хисләр тәрбияләү. 

 

1

Дәрес презентация

 

 

2

Мәктәп музеена экскурсия

Халкымның үткәне белән якыннанрак таныштыру; эш кораллары, киемнәре, бизәнү әйберләре һ.б.

1

Экскурсия-дәрес

 

 

3

Спас

Спас йолалары белән танышу. Нинди Спаслар була

 

 

2

Әңгәмә

 

 

4

Элҗен.

Элҗен- керәшеннәрдә иң зур бәйрәмнәрнең берсе.

1

Уен- дәрес

 

 

5

Җәйге Микулы

Җәйге Микулы

(9 август)

 

1

Әңгәмә

 

 

6

Покрау бәйрәме

Покрау бәйрәме турында төшенчә бирү

1

Дәрес- презентация

 

 

7

Керәшеннәрдә хәрәкәтле милли уеннар

Тизлек, зирәклек, җитезлек уеннары (Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк   үзгәрешләр дә кертә ала.)

2

Уен-дәрес

 

 

8

   Кышкы Микулы

Кышкы Микулы

(19декабрь)Микулыга караган сынамышлар белән танышу

1

Әңгәмә

 

 

9

Милли бәйрәмнәр.

Раштуа

 

Яңа ел чорында үткәрелә тарган бәйрәмнәр(Раштуа),

йолалар,

традицияләр

1

Уен-дәрес

 

 

10

Милли йолалар

Нардуган."Котлы булсын нардуган!"

 

 

Укучыларның зиһенен үстерү, сөйләм байлыгын арттыруга биремнәр.

1

Уен-дәрес

 

 

11

Кач ману.

Кач ману йоласы турында мәгълүмат бирү

1

Дәрес -презентация

 

 

12

Май чабу

 

Коймак пешереп сыйлау,карачкы яндыру,кышны озату бәйрәме.

1

Уен-дәрес

 

 

13

Бәрмәнчек.

 

Олы көнгә бер атна калгач бәрмәнчек(верба) йоласы уздырыла

1

Дәрес- презентация

 

 

14

   Милли бәйрәмнәр.

Олы көн.

Йолалар;  керәшен халкының, язгы –җәйге бәйрәмнәре

1

Уен-дәрес

 

 

15

Симек

Олы көннән соң җиденче атна көнне үткәрелә.күп  авылларда Яфрак бәйрәме буларак та үткәрелә.

1

Уен-дәрес

 

 

16

Язгы Микулы

Язгы Микулы (22май)Микулыга караган сынамышлар белән танышу

1

Җырлы-биюле уен- дәрес

 

 

17

Халык җырлары

Фольклор

Балада  эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисләре  тәрбияләү; җырларҖырлау,бармак уеннары, җырлы -биюле уеннар- "Чума үрдәк, чума каз". "Бишле","Йөзек салыш" уеннары һ.б

 

 

 

 

2

Уен - дәрес

 

 

18

 

 

Милли кием үзенчәлекләре

- Татарстан халыкларының декоратив-гамәли сәнгате элементлары белән танышу

Керәшен хатын-кызларының милли киеме. Ир-атларның милли киеме. Милли киемнәрнең бизәлеше, төсләре.

 

1

Дәрес -презентация

 

 

19

Керәшеннәрдә чигү урнәкләре

Әбиемнең сандыгы.  Сөлгеләр, кашага , өстәл япмалары, почмакка куела торган кашагалар

1

дәрес презентация

 

 

20

Керәшеннәрдә  зәркан (ювелир) сәнгате.

Туку, тегү,. Керәшен  хатын- кызларының бизәнү әйберләре

1

Дәрес презентация

 

 

21

Хатын-кызларның бизәнү әйберләре.. 

Татарстан халыкларының милли бизәнү әйберләре.

1

Дәрес-презентация

 

 

22

Симек

Керәшен кызлары, керәшен егетләренең кичке уеннары турында .

1

Әңгәмә

 

 

23

Туй ашлары традицияләре.

аларны тәкъдим итү

1

Дәрес- презентация

 

 

24

Орлык чыгару.

 

Язгы йола һәм бәйрәмнәр циклы чәчү башлануга багышланган йолалар белән  таныштыру

1

Дәрес-әңгәмә

 

 

25

Питрау бәйрәме

 

Ел тәүлегендә үткәрелә торган җәмгыяви, дини бәйрәмнәр арасында иминлек, мул уңыш теләп,  язгы чәчүләрдән соң печән әзерли башлаганчыга кадәр үткәрелә торган бәйрәм турында аңлап калулары

2

1)

Дәрес-әңгәмә

2) уен-дәрес

 

 

26

Халык авыз иҗаты

   Халык әкиятләре, такмаклар

1

әңгәмә

 

 

27

 

 

 

 

Йөзек салу

Күмәкләшеп өмәләрдә эшләгәннән соң  төрле уеннар , аулак өйләр оештыру турында .

1

Җырлы-биюле уен- дәрес

 

 

28

Табышмаклар, санамышлар, такмаклар, бишек җырлары

 

 Табигатькүренешләре турында сынамышлар танышу.

1

Уен-дәрес

 

 

 

8

Шушы программага кергән берничә дәрес сценариен тәгъдим итәбез.

 

 

 

"Котлы булсын нардуган!"

       Максат: Керәшен халкының борынгыдан килгән йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту. Үз халкыңның йолаларын, бәйрәмнәрен, уеннарын онытмаска һәм хөрмәт итәргә өйрәтү.

         Җиһазлау:чигелгән бистәрләр,самовар,пешкән ризыклар,компьютер,көйләр

         Дәрес барышы:

1 нче алып баручы: Арулармысез, саулармысез, кадерле дуслар, туган-тумачалар!

2 нче алып баручы: Җаңа Җыл белән сезне, кадерле карендәшләр!

1 нче алып баручы:  

Минем җакам алты талир,

Алтысы да бер манир.

Нардуганда күрешергә

Җазган икән бер кадир.

2 нче алып баручы: 

Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне Нардуган

Үз янына җыйнады.

1 нче алып баручы: Керәшеннәрнең дини һәм күңел ачу бәйрәмнәре шактый күп. Шуларның иң борынгыларының, иң кызыклыларының берсе – Нардуган бәйрәме.

Нардуган – Нар туган – Яңа Кояш туган чор. Борынгы халыклар кояшның кыш көне әз яктыртуын, көн үзәгендә генә күренүен торгынлык чоры итеп, ә ул чорның үтә башлавын “яңадан туу” дип аңлаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Нардуган кичәләре 7 январьдан соң башланып китә. Ул кичәләрдә йөзек салыш, Нардуган коймагы пешерү, бәхет сынап, күрәзә караулар була, йола уеннары уйнала. Бу кичәләрдә Яңа елга багышлап юраулар, теләкләр әйтелә.

2 нче алып баручы: Кадерле дуслар, туганнар! Әйдәгез бергәләшеп җырлап-биеп Нардуган бәйрәмендә күңелле итеп, рәхәтләнеп ял итик.

Пәрдә ачыла.

Сәхнәдә керәшен өе күренеше: чигелгән бистәрләр, тәрәзә каршында өстәл, өстәл өстендә самовар, чәй чынаяклары, пешкән ризыклар. Өйгә әби белән бабай керәләр.

Әби: Картым, кайда җөрисең? Бүген бит олы бәйрәм. Кер инде, утыр өстәл артына. Менә тәбикмәкләрем дә пешеп җитте, әйдә, кайнар килеш авыз ит.

Бабай: Рәхмәт, карчык. Әйе шул, бүген олы бәйрәм, бәлки нардуганчылар да керер әле. Без дә җәш чакта нардуган җөрергә чыга торган идек.

Эх, бар иде җәш чаклар,

Кесә тулы борчаклар.

Саламнан тәртә каерып,

Чикерткә җиккән чаклар.

Карчык, тәм-томнарыңны күбрәк әзерләп куй. Балалар салават әйтеп җөриләр. Әнә безгә дә керәләр.

Балалар: Салават, салават, салават. Ходай бирсен сезгә тазалык, шатлык, байлык.

Әби: И, рәхмәт, балакайларым (балаларга тәм-томнар өләшәләр).

Әби балаларны озата, ишектән нардуганчылар керә. Алар төрлечә киенгәннәр:

9

күрәзәче, орчык селкетүче, карта ачучы Җәкәү.

КүрәзәчеӨйдәме, өйдәме,

Өйдәме, хуҗа?

Нардуган!

Телибез шатлык,

Бәхетле дөнья.

Орчык селкетүче: Өйдәме, өйдәме,

Өйдәме, түтәй?

Нардуган!

Телибез туклык,

Бир каз, күкәй!

Карта ачучы Җәкәү:   Нардуган!

Ай иртәләде кучатлар.

Кычкыралар: “Нар туган!”

Нардуган!

Кучатлардан да иртәрәк

Хуҗабикәләр торган.

Сый-хөрмәтләрен куйган.

Нардуган!

Күрәзәче: Кая әле, әби, кулыңны бир әле, күрәзә карыйм әле. Бик дәрәҗәле тормышта яшисең икән, укытучы булгансың икән.

Орчык селкетүче: Кая, бабай, сиңа да күрәзә карыйм әле (орчыгын селкетә). Әби белән бик бай яшисез икән, 10 тавыгыгыз, 5 сарыгыгыз, кәҗәгез бар икән. Кәҗәгез бәрәннәргә тора икән.

Карта ачучы Җәкәү: Кая әле, мин дә карталарымны ачып карыйм әле. Бик тату җәшисез икән: 4 малаегыз, 1 кызыгыз, оныкларыгыз бар икән.

Күрәзәче:

Нардуганнар котлы булсын,

Ашлыклар уңсын.

Башагы өстенә башагы үссен,

Кәҗәгез сөтле булсын.

Орчык селкетүче:

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы-мөбәрәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Карта ачучы Җәкәү:

Мал-туарыгыз артсын,

Игеннәрегез уңсын,

Күкәй кебек тук булсын.

Нардуган, Нардуган!

Әби: Ай рәхмәт! Бар теләкләрегез дә кабул булсын.

Нардуганчылар: Сау булыгыз.

Әби: Исән йөрегез.

(Нардуганчылар чыгып китә. Өйгә җөзек салучылар керә).

Җөзек салучылар: Марҗый түти, сездә җөзек салыек әле. Сездә салган җөзек дөрес әйтә торган иде.

Әби: Керегез, балалар, керегез. Әйдә сөйләгез, суны ничек алып кайттыгыз?

Кристина: Җулда беркем белән дә сөйләшмәдек, чиләккә атлы җөзекне салдык. Җөзекне

10

салгач, су бер дә чыжламады – игеннәр мул булыр, дөньялар тыныч булыр, Алла бирса. Чиләкнең өстен ак бистәр белән капладык.

Әби: Җарар, балалар. Суыгыз җылына торсын, үзегез тәбикмәк белән чәй эчеп алыгыз.

Бабай: Кызлар чәй белән генә җылынамыни, алар җырлап-биеп җылына.

 Карина: Әйдәгез әле, бүген бәйрәм бит – Нардуган, өйгә ямь кертеп алыек.

 Ульяна: Әйдәле, син беренче башла (“Асыл бизәк” җыры башкарыла).

Света: Әйдәгез, бер биеп тә алыек әле (парлы бию башкарыла).

Ксюша: Ә хәзер “Печән өсте” җырын җырлыек.

Аня: Кызлар, хуҗаны да биетеп алыек әле (Хуҗа “Чабата” биюен бии).

Ирина: И, рәхмәт, бабай, бик матур биедең, утырып җал итеп ал. Ә без әби-бабаларыбыздан калган “Түгәрәкле” уенын уйнап алыек әле. (Уен уйныйлар).

Әби: Балалар, җөзек салыр вакыт җиткән бит. Эчтән генә теләкләрегезне әйтеп җөзекләрегезне суга салыгыз. Син, Кристина, аларны болгатып чыгара торырсың.

(Җөзекләрне суга салалар, Кристина кулын тыгып, суны болгатып, беренче җөзекне ала).

Кристина: Мин җөзек алдым, җыр әйтегез!

(Җөзек салу җырулары)

1.   Нардуганым нар булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуган көен кем җырласа,

Ул дәүләтле, бай булсын!

2.   Аклы ситса күлмәгемнең

Якасын уясы бар.

Битләреңдә кояш уйный,

Ай гына куясы бар.

3.   Җем – җем кара чәчләреңне

Тарап салам үрмичә.

Әй, дускаем, рәхәт җәшә,

Кайгы-хәсрәт күрмичә!

 Әби: Бик әйбәт җырулар чыкты. Рәхмәт, балалар. Әйдәгез әле, җегетләр, сез дә белгәннәрегезне күрсәтегез әле – әби-бабаларыгыз өйрәткән акыллы сүзләрне искә төшерик.

Максим: Кич белән акча кузгатма – кулыңда акча тормас.

Женя: Иләк аркылы карама – киявең шадра булыр.

Денис: Тәрәзәдән сөяк ташлама – җен керер.

Игорь: Өстәлгә менеп утырма – үсмәссең.

Ваня: Бала бишеген буш көе тибрәтмә – балаң елак булыр.

Дима: Бүгенге эшне иртәгә калдырма – калган эшкә кар ява.

Бабай: Ай рәхмәт, балалар, гел яшь чакларны искә төшердегез.

Кызлар:   Безгә кайтырга кирәк инде, сау булыгыз.

Исәнлек-саулык сезгә!

Иминлек, байлык сезгә!

Илдә тынычлык сезгә!

(Балалар  чыгып китәләр).

1 нче алып баручы: 

Гореф – гадәт, йолалардан

Ярамый шул качарга.

Бүгенгедәй һәрчак шулай

Кирәк күңел ачарга!

2 нче алып баручы:

11

Онытылмасын моңнарыбыз,

Онытылмасын йолалар.

Безнең әби – бабалардан              Мираска калган алар!

Описание: Нардуганчыларны күргәч...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

12

Раштуа.

         Максат:  Яңа ел чорында үткәрелә торган Раштуа бәйрәме турында мәгълүмат бирү.

Әлеге бәйрәмнәрдә уйналган  җырлы – биюле уеннар белән таныштыру.

Балаларда эстетик  ләззәтләнү, шатлык, канәгатләнү хисләре тәрбияләү.

       Җиһазлау:  слайдлар, фотокарточкалар, открыткалар.

Дәрес барышы:

I.        Оештыру өлеше.

Әй керәшен, карендәшем минем –

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста

Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.

Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,

Һәр әбекәй – туган әнкәдәй.

Балалар ,әйдәгез әле үзегезнең әбиләрегез, әниләрегез искә ала торган  дини бәйрәмнәрне искә төшерик.

Балалар җавабы:-Раштуа, Кач ману, Нардуган, Мулимун, Питрау, Покрау,Пасха.....)

-         Сез бу бәйрәмнәрнең кайсы вакытта уздырылганын да беләсездер инде?  Мин бүген сезгә яңа ел чорында уздырыла торган милли бәйрәмнәр һәм йолалар  берсе Раштуа турында сөйләрмен.

IIөп өлеш.

Раш­туа –  Хрис­ти­ан ди­нен то­ту­чы­лар­ның зур бәй­рә­ме. .

– Раштуа – ул Христосның туган көне, Изге китапта язылганча, аның тууы алдан ук билгеле була, юлаучыларга ул күктәге йолдыз булып күренә. Алар инде күптән коткаручы туачак дип тилмереп көтәләр. Йолдыз күрсәткән юл буенча мәгарәгә тап булалар, изге кыз Мариянең Аллаһ улын тудырганын күрәләр. Бала сарыклар тагарагында ята. Аңа алтын, асылташлар, ладан, кыйммәтле майлар кебек төрле бүләкләр алып киләләр.

Ул вакытта Ирод исемле патша яшәгән. Халыкны коткаручы туачак дигән хәбәр, билгеле, аңа ошамый, борчуга кала. Аны үтерергә дигән фәрман да бирә, ләкин баланы саклап калалар Шулай да, риваятьләргә караганда, 2 яшькә кадәр 12 меңнән артык сабый үтерелә

Ул чир­кәү та­ра­фын­нан IV га­сыр­дан бир­ле бил­ге­ләп үте­лә. Соң­гы ел­лар­да ул, дин дәү­ләт­тән        ае­рыл­ган бу­лып са­нал­са да, Пре­зи­дент Ука­зы ни­ге­зен­дә, дәү­ләт бәй­рәм­нә­ре рә­те­нә кер­тел­де һәм һәр ел­ның 7 гыйн­ва­ры бәй­рәм кө­не дип игъ­лан ител­де. Ул та­би­гать­нең, ко­яш тор­гын­лы­гын­нан чы­гып, ел­ның җәй­гә та­ба авы­шу­ы­на ту­ры ки­лә. Ди­мәк, ул, мә­җү­си­лек чо­рын­нан ук кү­чә-кү­чә, төр­ле төс­мер­ләр бе­лән ба­е­ты­лып, без­нең көн­нәр­гә ка­дәр ки­леп җит­кән йо­ла бәй­рә­ме бу­лып са­на­ла. Раш­туа (Рож­дест­во) хрис­ти­ан­нар­да, шул исәп­тән ке­рә­шен­нәр­дә дә, элек-элек­тән

13

 

үк бәй­рәм­нәр­нең бәй­рә­ме бу­ла­рак зур­лап үт­кә­ре­лә.

        Раш­туа ал­дын­нан ке­ше­ләр ал­ты ат­на буе ит­ле, сөт­ле, йо­мыр­ка­лы ри­зык­лар ашау­дан ты­е­лып то­ра, ягъ­ни ура­за то­та. Пост тө­гәл­лән­гәч, Раш­ту­а­га кар­шы төн үзе бер бәй­рәм. Ке­рә­шен­нәр бу төн­не “а­выз ачу” ди­ләр. Ә аның ал­дын­нан ир­тә­дән кич­кә ка­дәр – күк­тә бе­рен­че йол­дыз­лар ка­бын­ган­чы – ке­ше бер тә­гам ри­зык та кап­мый. Авыз ачу бот­ка­сын (со­чель­ник) күк­тә бе­рен­че йол­дыз ка­бын­гач кы­на ашар­га ярый. Раш­туа кө­не ту­гач, өй­гә ит­ле ри­зык исе чы­га баш­лый, өс­тәл­не бо­дай ка­мы­рын­нан пе­ше­рел­гән сы­ер, са­рык, кә­җә, әтәч, та­вык су­рәт­лә­ре би­зи. Ме­нә шун­нан ин­де, ку­нак­ка йө­ре­шү­ләр, кич уты­ру­лар, ау­лак өй ясау­лар, йө­зек са­лыш­лар һәм баш­ка төр­ле уен­нар, кү­ңел ачу­лар баш­ла­на.    

–  Раштуа бәйрәменең нинди йолалары бар соң?

     Раштуа вакытында чиркәүгә бару зарури.. Шәм үлгәннәр рухына, үзеңнең, якыннарыңның сәламәисәнлеге өчен куела. Чиркәүдә мәрхүмнәр һәм исәннәр өчен аерым шәм урыннары бар.. Бергәләп тә, аер дога укыла. Чиркәүгә бу көнне халык бик күп җыела. котлаулар әйтелә.

-         Кемнең чиркәүгә барып шәмнәр куйганы бар?(Балалар  тыңланыла)

-         Безнең авылда раштуа көнне ниләр эшлиләр?

   -  Безнең авылда бу көнне Христосның тууын данлап өйдән өйгә кереп акча җыеп йөргәннәр. Әлеге йола хәзерге көнгәчә сакланган. Сезнең бәйрәм көнне шулай йөрүчеләрне күргәнегез бармы?

- Христосның тууы турында  изге китаптан өзекләр белән танышу.( Гайсәнең        

Тормышы. 2-8битләр)

 

. III. Йомгаклау Хәзер без Раштуа бәйрәменә багышланган открыткалар карап үтәрбез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

14

 

 

 

.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

15

 

 .

 

 

 

 

 

 

                                                                   16

 

 

 

 

 

17

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

18

Олы көн(пасха).

 

              Максат:   Олы көн (пасха) бәйрәме турында мәгълүмат бирү.

Әлеге бәйрәмдә башкарыла торган йолалар белән танышу.

Балаларда эстетик  ләззәтләнү, шатлык, канәгатләнү хисләре тәрбияләү. Милли йолалар

          Җиһазлау:  слайдлар, фотокарточкалар, открыткалар.

           Дәрес барышы:

Авыл өе күренеше. Уртада өстәл куелган һәм ашъяулык белән төреп куелган ризыклар: төрле                          төскә буялган йомыркалар, тоз, ипи. Диван, урындыклар.

Әби кычкырып иман укып утыра.

-                     Бүген Христос терелеп торган көнне бәйрәм итеп җактырылышыйк та, бер-беребезгә : Әй, туганнар, диешейек,бер-беребезне кочаклашыйк. Безне күрә алмый торганнарны да Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерейек.

И, Ходаем ! Бәйрәмнәр  хәере белән генә килә күрсен инде . чиркәүдә дә бүген келәүләр гөрләп тора торгандыр инде,бара алмадым шул. Күзләрем бик начар күрә,аякларым да авырта бит. Инде  быелгы бәйрәмне күрә алмам  дигән идем, Ходайга шөкер.

Килен:

-                     Әй, әнекәй, алай димә әле син. Сагынырсың бу тормышны.

Әби:

-                     Әйе шул, килен. Инде Аллага шөкер, үз Иманнарыбыз да үзебезгә кире кайта башлады,-дип сөенеп утырам.    Күрше авыл Урманчыйда күр син ,нинди чиркәүне яңартып куйганнар. Хәзер элеккечә яшеренеп иман укып утырмыйбыз шул,Аллага шөкер.

-                     Килен

-                     Ярый, әнекәй. Син бераз чл итеп ал әле.(чыга)

Мылтык тавышы ишетелә.

-                     Ай,Аллам! Әллә күк кабагы ачылды инде,Ходаем.

(диваннан егылып төшә) Кыз йөгереп керә.(әбине күтәреп торгыза)

-                     Әбием,әбием! Әллә курыктыңмы? Анда мылтык белән һавага аттылар бит. Җеннәрне куркытырга шулай кирәк дигән булалар. Элек безнең бабайлар шулай итә торган булганнар ,диләр. Алар бит, әбием,пуля белән атмыйлар,тоз белән генә, курыкма син.

19

-         Әби:

-          Курыкмаган кая, курыктым шул,кызым.

Килен керә:

-         Сәгать 12 тулып узган икән бит. Христос терелеп торган(Христос воскрес!) дип әйтергә була.

Кыз:

-         Әнием, әбием! Хәзер менә бу матур күкзйләрне ашарга ярыйдыр бит инде?

Әнисе:

-         Тагын бераз гына түз инде, кызым. Олы көнгә аяк басыйк инде, ятып тор.(кыз чыга)

Әби:

-         Килен,теге матур күкәйләрне тәлинкәгә салып әзерләп куярга онытма инде син. Балалар бит,таң атуга кереп тә җитәрләр алар.

Килен:

-         Ярар,ярар,әнекәй! Син Иманнарыңны укы да, ятып ал! Мин ятып тормам инде ,эшем күп.

Әби иман укый:

-         Христос үлгәннән терелеп торган. Үлгәнлеге белән үлемнең  куатын бетергән,үлгән кешеләргә тереклек биргән. Атаның,Улның,Святый тынның исеменә Амин(3 тапкыр әйтә).

Тәрәзәдән карап:

-         И, инде таң атып та беткән икән, ләбаса. Ятып тормасам да җарарые.

Килен: 

-         Көндез кунакка барасың бар бит,арырсың. Ятып ал(мендәрен сала).

Күкәй җыючы балалар керә.

-         Христос терелеп торган! – дип хор белән әйтәләр.

-         Чыннан да терелеп торган! – дигән җавап алалар.

 Беренче кергән баланы мендәргә утыту йоласы башкарыла.

-         Каз –үрдәкләребез күп итеп бәпкәләр чыгарсын. Балам урыныңда тыныч утырсаң, каз – үрдәкләр дә синең шикелле утырырлар.

Балаларга күкәйләр бирелә. Алар белгән шигырьләрен сөйлиләр.

                                                                     20

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

1.      .Бакиров М.Х.Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен д-лек-Казан: Мәгариф,2008.

2.      Баязитова Ф.С. Керәшеннәр.Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты.-Казан: Матбугат йорты,1997.

3.      Рамазанова Д.Б. Говоры татар среднего Прикамья: Автореф. Дис. Канд. Филол. Наук.-Казань.

4.      Макаров.Н.В.Без бер тамырдан. Мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге.-Казан.”Мәгариф”2002

5.      Газета “Туганайлар” – 2008-2012ел

6.      Усачёва.А.Т . Тормышым баскычлары. Түбән Кама.2006.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

21

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

7.       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

     

     

    

 

   

        

 

 

   

.

;

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Керәшен татарларының бәйрәмнәре һәм йолалары" темасына 1 сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный дизайнер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Түгәрәкнең эш программасына керәшен халкының  гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупладык. "Раштуа", " Нардуган","Олы көн (пасха)", "Карга боткасы" бәйрәмнәрен керттек. Җырлы- биюле уеннар, табышмак, мәкальләр өйрәнүне максат итеп куйдык. Халык йолалары, традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.Укучылар тәртибендә үзгәрешләр  сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлекләренә карата  уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 525 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.02.2015 2319
    • DOCX 2 мбайт
    • 20 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гумина Венера Ивановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гумина Венера Ивановна
    Гумина Венера Ивановна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7969
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Программа работы с неуспевающими и слабоуспевающими учащимися старшего дошкольного и младшего школьного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 259 человек

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1471 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 800 человек

Курс повышения квалификации

Теория, методика и практика обучения младших школьников основам шахматной игры в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 188 человек

Мини-курс

Психологические вызовы современного подростка: риски и профилактика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 124 человека из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 34 человека

Мини-курс

Проектный анализ: стратегии и инструменты управления успешными проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Налогообложение и компенсация потерь: предотвращение ошибок и снижение рисков

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе