Исәнмесез, кадерле дуслар,
хөрмәтле коллегалар! Бүген без сезнең белән “Җырдай моңлы туган телем” дигән
бәйгегә җыелдык. Үзебезнең ана телебезгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам
хисләребезне бүгенге бәйгедә җырлар-шигырьләр, мәкальләр аша белдерербез.
Бүгенге бәйгедә катнашалар:
бакчабызның мөдире-Лилия Рустамовна, тәрбиячеләребез-Алсу Асгатовна, Ләйсән
Камиловна, Ләйсән Фанисовна. Әйдәгез бер-беребезне көчле алкышлар белән
сәламлик.
Төрле-төрле
исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле
җирдә яшәсәк тә,
Тик
бер генә туган илебез,
Тик
бер генә туган телебез.
Әйдәгез,
бүгенге бәйрәмебезне бер-беребезгә матур теләкләр теләп “Хәерле көн ” җыры
белән башлап җибәрәбез.
Җыр:
“Хәерле көн” СД №125
Кушыма:
Яратам мин, яратам шул,
Матур теләк теләргә.
Онытты дип, уйламагыз,
Хәерле көн сезгә дә.
Алып баручы:Бүгенге
бәйгедә без үзебез чыгыш ясаучы да, жюри да булабыз. Бәйгедә катнашучылар,
һәрбер ярыштан соң, үзләренә иң ошаган , иң оста чыгыш ясаган тәрбияченең
исемен кәгазьгә язып, менә бу матур тартмага сала. Бәйге тәмамлангач, тармадан
язылган кәгазьләрне алып, иң күп тавыш җыючы тәрбиячене билгелибез.
Шулай итеп бәйгебезне башлап җибәрәбез. Туган
тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бер ни белән дә алыштырып
булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Беренче
ярышыбыз “Туган телем-иркә гөлем!” дип атала.
1.“Туган телем-иркә гөлем!”
(Үзегез нинди телдә сөйләшәсез, туган телегезне яратасызмы? Ни өчен? Нәрсә ул
туган тел? һ.б. турында кечкенә чыгыш)
Алып баручы:
Рәхмәт бик зур. Хөрмәтле бәйгедә катнашучылар. Беренче ярышыбыз тәмам. Сезгә иң
ошаган чыгыш ясаучының исемен кәгазь битләренә язып куегыз! Хәзер икенче
ярышыбызга күчәбез.
Иң изге хисләремне
мин
Туган телдә
аңлатам.
Шуңа күрә туган
телне
Хөрмәтлим мин яратам.
2. Шигырь ярышы (Бәйгедә
катнашучылар туган телгә багышланган шигырьләр сөйлиләр, иң оста сөйләүчене
билгелиләр)
Алып баручы:
Бары да үтә, бары
да онытыла.
Байлык, зурлык
китә, югала.
Тик җыр үлми,
күчеп буыннарга
Киләчәктә яшәп,
җыр кала.
Алдагы ярышыбыз
“Җыр-кешенең юлдашы” дип атала. Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга
хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Хәзер сез туган
телегездә матур җыр башкарып китәрсез.
3.Җыр ярышы:
“Җыр-кешенең юлдашы” (Иң оста җырлаучыны
билгелиләр)
Алып баручы:
Рәхмәт бик зур. Алдагы уеныбыз “Мәкальләрне дәвам ит!” дип атала. Мин сезгә
мәкальнең башын әйтәм, ә сез азагын дәвам итәсез. Һәрбер дөрес җавап өчен бер
фишка бирелә. Иң күп фишка алган уйнаучының исеме кәгазьгә языла.
4. “Мәкальләрне
дәвам ит!”
1. Теле татлының .................дусты
күп.
2.Алтыда белгән
ана телен............. алтмышта онытмас.
3.Ашыккан
тел...........чүпрәккә әйләнә.
4.Аяк белән
абынудан........... тел белән абыну яман.
5.Бал тамган телдән..........
агу да тамар.
6.Елан агуы
тешендә,...............адәмнеке-телендә.
7.“Көш” дип
әйтергә теле юкның................күзен карга чукыр.
8.Озын тел елан
кебек:авыздан чыкса.............муенга урала.
9.Аягы пычрак-өй
пычратыр,.............теле пычрак-кеше пычратыр.
10.Күңеле
турының...............теле туры.
Алып баручы:
Ярышыбызның соңгы өлешенә күчәбез. Ул “Әкияттә кунакта” дип атала. Мин сезгә
әкиятләр буенча сораулар бирәм. Сез шул сорауларга дөрес итеп татарча җавап
бирергә тиеш буласыз.(Фишкалар ярдәмендә җиңүчене билгелибез)
5. “Әкияттә кунакта”
1.Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан
себереп, 1-2 уч он белән нәрсә пешереп була? (Йомры икмәк)
2. Алтын тарак тәшеп калган урын? (Басма)
3. Нинди кошлар кечкенә малайны
канатларына утыртып алып киткәннәр? (Аккошлар)
4. Кәҗә белән сарыкның капчыгынды нәрсә
бар? (Бүре башы)
6. Торна Төлкегә дигән ботканы нәрсәгә
салган? (Чүлмәккә)
7. Нинди әкияттә әтәчләр сугыша? (Чукмар
белән Тукмар)
8. Сыерчыкның мактанчык күршесе кем?
(Чыпчык)
(Фишкалар бирелә)
Алып баручы: Шуның
белән безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Ә хәзер матур тармадан кәгазь битләрен
алып, иң күп тавыш җыючыны билгелик.
(Җиңүче тәрбияче билгеләнә)
Бүгенге кичәбезне Г.Тукайның “Туган тел”
җыры беән тәмамласак, бер дә ялгыш булмас дип уйлыйм.
Җыр: “Туган тел” СД №119
Алып баручы:Йомгаклап
шуны әйтәсе килә. Туган теле барның-милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес
буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар,газиз туган
телебез-татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк. Хөрмәтле
кунаклар! Бүгенге кичәбез шуның белән тәмам. Мин сезгә бәхетле, шатлыклы
көннәр, тыныч һәм имин төннәр телим. Рәхәт яшәгез, гөрләп яшәгез, җырлап
яшәгез! Сау булыгыз!
Җыр:
“Хәерле көн”
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.