Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән
министрлыгы Лаеш муниципаль районы Кече Елга урта гомуми белем мәктәбе.
“Лаеш районына 90 яшь”
әдәби конкурсына
Тема
: Чит планетада кунакта.
(фантастик хикәя)
Язучы: Кашапова Камилә Нәҗип кызы кызы.
8 нче сыйныф укучысы.
Укытучы:
Вәгыйзова Рузилә Әхмәт кызы.
2017
Минем туган
авылым табигатьнең иң матур урынына урнашкан.Еш кына шул гүзәл урыннарда
йөрергә,илаһи матурлык белән хозурланырга яратам мин.Менә бүген дә сөйгән
авылымның тау башында, хуш исле чәчәкләр,берсеннән-берсе матуррак сайраучы
кошларның дәртле җырлары астында хыялланып утырам.Үзем дә сизмәстән ,тәмле чәчкә
исләре белән рухланып, йокыга талганмын.
...Шулчак нәкъ
миңа ошаган кызны күреп каушап киттем.Кем соң бу? Киемнәренә кадәр минеке
бит.Үзем дә сизмәстән :” Кем син? Исемең кем ?”,-дип сорарга батырчылык
иттем.Ул матур итеп елмайды да: “ Мин- Марс планетасындагы синең
игезәгең.Исемем-Камилә”,- дип җавап бирде.Мин каушап калдым.Ул әти-әниләренең
–Нәҗип һәм Зәнфирә икәнлеген,Рамилә исемле сеңлесе барлыгын,икесенең дә” Туган
Лаеш шәһәрен төзекләндерү,чистарту “ оешмасының актив членнары булуын сөйләп
бирде.
Мин Камиләне Лаеш
шәһәре буйлап сәяхәткә чакырдым.Менә без сәяхәттә.Җыенып бетүгә,ул мине үзе
очып килгән самолет янына алып килде.Менә без шәһәр өстеннән очып барабыз.Аста
гүзәл Кама елгасы җемелди.Анда берсеннән-берсе матуррак теплоходлар,көймәләр
чайкала.Самолетыбыз шәһәрнең искиткеч парклары,биналары өстеннән оча.Туган
шәһәреңне өстән карау тагын да кызыграк икән.Шулвакыт минем өзелеп ашыйсым
килеп китте.Камилә минем халәтемне шунда ук аңлап алды.Ул миңа утыргыч алдында
гына торган кнопкага төртергә ишарә ясады.Мин тәвәккәлләдем.Шул минутта астан
салат , тавык белән бәрәңге килеп чыкты.Аны ашагач,шул ук ысул белән кампот
барлыкка килде.Техникум каршында Камилә белән самолеттан төштек.Матур
чәчәкләр белән бизәлгән бакчаны күзәткәннән соң,уку йортына да кереп чыгарга
булдык.Безне татар халык киемнәренә киенгән бер төркем студентлар каршы алды.Алар
безгә очрашу вакытында техникумнарына булган ремонт турында,матур
бакчалар,андагы уку турында рухланып сөйләде .Камилә дә, мин дә кызыксынып
тыңладык. Соңыннан сәяхәтебезне дәвам итәргә булдык.
Лаешның иң
матур җирләренең берсе- Державин һәйкәленә килдек. Анда утыртылган бик матур
тюльпан чәчәкләре арасында Лаеш районының флагы җилферди. Ә алар янында горур
Державин абый утыра. Камилә таныды :“ Бу бит бөек язучы!”- диде. Әйе, бу бик
бөек, танылган язучы ул. Туган Лаешымныкы булуына,аны хәтта чит планеталарда да
белүләренә мин шатланып туя алмадым.
Кинәт Камилә
миңа “ Сездә музей бар дип ишеткән идем.Минем анда да буласым килә”. Соңыннан Лаеш
табигатенең матур урыннарын да карар идек”,- диде. “Игезәгем”не култыклап
алдым да, музейга кузгалдык. Ишектән безне һәрвакыт елмаеп йөрүче, ачык йөзле,
тәмле сүзле Фәридә апабыз каршы алды. Ул музейдагы барлык экспонатларны
күрсәтте,тарих белән таныштырды.Туган Лаешыбызның 90 еллыгына җыелган
материаллар,укучыларның иҗади эшләре Камиләдә аеруча кызыксыну уятты. Юлыбызны
дәвам итеп, чал Чулманны карарга
кузгалдык.
Әнә ул,ерактан ук
үзенә тартып тора. Су өстендә акчарлаклар очып йөри, үзләренә азык эзли. Шуларга
кушылып ,безнең дә очасы килеп китте. Данлыклы Лаеш урманнарын күрсәтмичә
ничек түзим! Нарат урманнарында аерым бер сихәтлек аласың бит. Адашым белән урманнан
начар тойгыларыбызны яхшыга алыштырып чыктык кебек . Лаешыбызны күрүгә шатланып
туя алмаган кунагым мине дә үзенең дә туган җиренә чакырды.
Дустым белән
тагын самолётка утырдык. Камилә ниндидер зур кызыл кнопкага басты да,
самолетыбыз ракетага әйләнде! Без космонавтлар кебек скафандрлар кидек.
Ракетабыз эчендә ниндидер тавыш “Өч, ике, бер ПУСК!”- дип кычкырып җибәрде. Бу
тавыш мине куркытты, тик аннан да куркынычы- ракетаның селкенә башлавы иде.
Без , пуля тизлегендә һавага күтәрелеп, очып киттек. Урман ерагайганнан -
ерагая бара, күзгә таныш түгел әйберләр дә күренә башлады. Озак очтык.
Җиребез космостан ,чыннан да, бик матур булып күренә икән. Барлык коры җирләре,
диңгез , күлләре уч төбендәге кебек . Ниһаять, барып җиттек . Скафандрлар
үзләре салынды,ракетабызның ишеге ачылды. Йөземә шунда ук җылы һава агымы бәрелде.
Тирә-юнь ямь-яшел, чәчкәләр тулы урманнар, зур-зур каеннар, чыршы, наратлар.
Машина шикелле транспорт бөтенләй юк икән монда, велосипед, скейтборт кына.
Менә монда Һава!.. Моны, чыннан да, “саф” дип әйтеп була. Аңыма Камилә китерде
“ Таныш бул, монысы минем туган ягым! Бу ,әлбәттә, сезнеке кебек түгел, тик ошаган.
Биредә бары татарлар гына яши. Сездә зур чиркәүләр дә булса, бездә мәчетләр
генә. Күргәнсеңдер инде, машиналар юк. Саф һаваны саклап калыр өчен, без аны кулланмыйбыз.
Бу өлкәдә безнең” Туган Лаеш шәһәрен төзекләндерү,чистарту “ оешмасы да зур
ярдәм күрсәтә. Сездәге кебек елгабыз бар, тик аның исеме- Марсетатар. Урманнар
да күп . Әйдә, сүз белән генә утырмыйк, барысын да күрсәтәм”,-диде ул. Мәдәният
йорты, үзәк китапханә, музей, балалар иҗат үзәге, балалар йорты, спорт
комплексы- барысы да бар икән аларда.Тик алар бүтән архитектура үрнәге
буенча эшләнгәннәр.Камилә әйтүенчә ,монда балалар китап укырга бик яраталар
Компьютерлар белән дә бездәге кебек уйнап утырмыйлар,кирәктә генә кулланалар икән.Камилә
мине үзенең гаиләсе белән дә таныштырды. Алар да минем әти-әниемә,сеңлемә
ошаганнар.Марстагы Лаешта яшисем килеп китте минем. Тик биредә теләк кенә
җитми шул.Нәрсә генә булса да, үз туган авылым,туган җирем шул!Камилә мине кире
үз планетама кайтарып куйды. Без бик озак саубуллаштык, кабат очрашырга вәгъдә
бирештек. Игезәгемнең миңа актыкта әйтәсе бер сүзе калган икән. Ул матур гына
елмаеп “ Кара әле, дустым, безнең Лаешыбызга киләчәктә туристик экскурсияләр
ачсыннар иде .Сез безгә килеп югары белем алыр идегез,бүтәннәр дә сәяхәткә килә
алыр иде. Сезнең Лаешыгызда бер-ике завод, фабрикалар ачсалар, ул та алга
китәр ,ил буенча танылыр, кешеләргә дә эш урыны булыр иде”,- диде. Мин дә бу
сүзләрне бик шатланып кабул иттем. Дустым белән саубуллаштык та ,ул
самолетына утырып күздән югалды.
Кемнеңдер
“Апа-апа, тор әйдә”,- дигән тавышына уянып киттем. Сеңлем Рамилә мине эзләп
килгән икән. Як-ягымда шул ук чәчәкләргә күмелгән тау башы. Димәк, минем
күргәннәрем төш кенә булган? Аңа да карамастан, мин чын күңелемнән ышанам,
бардыр ул Марстагы Лаеш, анда яшәүче Камилә, Рамилә,Марсетатар елгасы...
Кешелек белеп кенә бетермидер аны. Берничә ел узгач, дустым Камилә яңадан минем
яныма төшәр дә, без алга таба да аралашып яшәрбез , дигән өметтә мин сеңлем
белән өйгә таба атладым.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.