Инфоурок География КонспектыКонспект "Коры җир тигезлекләре"

Конспект "Коры җир тигезлекләре"

Скачать материал

Тема: Коры җир тигезлекләре.

Максат: 1. Җирнең  тигезлекләре турында гомуми мәгълүматлар бирү.

2. Карталар белән эшләүдә практик күнекмәләрне үстерү.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү:  Җирнең өслеге тигезлекләре турында гомуми мәгълүматлар бирү һәм ныгыту;

Күнекмәләрне үстерү тигезлекләр турындагы белемнәрне системага салу,  иҗади сәләтләрен үстерү, карталар белән эшләүдә практик күнекмәләрне үстерү

Тәрбия бирү:  балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, бер-берсенә дуслык, татулык хисләре тәрбияләү, аралашу сәләтен хстерү.

Җиһазлау:  карточкалар, ноутбук, мультимедийный проектор, экран, тема буенча слайдлар,  дәреслек, карта,атлас, контурлы карта.

Дәрес барышы:

1.     Оештыру

-Исәнмесез укучылар! Әйдәгез бер-беребезне сәламлыйк.беренче булып каршы як партнерларыбыз белән сәламләшик, ә хәзер җилкәдәш портнерларыбызга сәлам бирик. Рәхмәт .

-МЭНЭДЖ МЭТларны дөрес итеп 2 һәм 3 ле саннарын укытучыга каратып куябыз. Эшләргә әзерләнәбез.

2.     Алган белемнәрне тикшерү:

Укучылар узган дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәнгән идек?

-укучылар җавабы (Коры җир рельефы. Таулар.)

Әйе. Әйдәгез таулар турында алган белемнәребезне искә төшереп китик.Өй  эшен КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы буенча тикшерәбез.(сораулар һәм җаваплар язылган карточкалар белән укучылар үткән тема буенча белемнәрен тикшерәләр һәм бер-берсе белән фикерләшәләр).

2 нче номерлы партнер А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.

-Укучылар өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

-Укучылар җавабы: п.20 56 нчы биттәге сораулар һәм биремнәр.

-Ә хәзер үзегез уңышлы дип санаган  сорауларның  берсен карточкаларыгызга языгыз. Аскарак җавабын язып куегыз.

Мсаллар: 1. Нәрсә ул тау?

2.Тауларның вакыт үтү белән үзгәрүенә нинди сәббәпләр йогынты ясый?

3.Нәрсә  ул тау сырты? Тау үзән?

-Басабыз  урындыкларны урыннарына алып куябыз. №1партнер  №2 партнерга сорау бирә. № 2 җавп бирә. №4 партнер №1 гә сорау бирә һәм №1 җавап бирә. №2 портнер №4 кә сорау бирә, №4 җавап бирә. Партнерлар карточкаларны алмашалар. Бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

-Рәхмәт сезнең җавапларыгызга мин бик шат, утырышабыз, атлас һәм контурлы карталарны алабыз.

Ләйлә – Гималай

Гөлшат- К авказ

Марсель- Анд тауларын һәм иң биек тау түбәләрен билгеләгез.

3.Яңа теманы өйрәнү:

Коры җир тигезлекләре.

Җир өстендәге тигез яисә бераз калкулыклы бик зур участоклар тигезлекләр дип атала.

 


  биеклек,м

       1000м                                                                      яссытаулык                                                                                                        

                                  

 _ 500                                           калкулык     

 

 

200   түбәнлек 

 

 

 

Ә хәзер ЭЙ АР ГАЙД структурасын кулланып таблицага  Өйрәнгәнгә кадәр колонкасына“+” яки ”-“  тамгасын куярга кирәк була. Сорауны игътибар белән укыгыз.

Өйрәнгәнгә  кадәр

Сорау

Өйрәнгәч

 

Җир өслегендә рельеф бертөрле генә була.

 

 

 

Сез ничек уйлыйсыз калкулыклы тигезлек буламы?

 

 

Тигезлекләр биеклекләре буенча аерыламы?

 

 

 

Тигезлекләр үзгәрәме?

 

 

 

-Молодцы! Укучылар сез бик әйбәт эшләдегез яңа мәгълүматлар алдыгыз , ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислорд өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз. Музыка туктагач лидер икенче партнер белән алмаша.

-Рәхмәт укучылар утырышабыз. Хәзер яңадан эшкә керешәбез.

Әгәр тигезлектә калкулыклар да Һәм иңкүлекләр дә булмаса аны яссы тигезлек диләр. Еш кына тигезлекләр өстендә калкулыклар орый. Андый тигезлекләрне калкулыклы тигезлекләр диләр.Россия территориясенең зур өлешен төрле биеклектәге тигезлекләр алып тора. Шуларның иң зурысы Көнбатыш Себер тигезлеге- яссы тигезлек.Анда бик күп күлләр һәм сазлыклар. Европаның бөтен көнчыгыш өлешен дә диярлек калкулыклы Көнчыгыш Европа тигезлеге биләп тора.

 Әгәр тигезлекнең биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 200 м дан артык булмаса мондый тигезлекне түбәнлек диләр.Җир шарындагы иң зур түбәнлек Көньяк Америкада урнашкан Амзонка түбәнлеге.

Биеклекләре диңгез өсте тигезлегеннән 500 м дан арткан тигезлекләр яссы таулыклар дип атала. (Урта Себер яссытаулыгы.)

Тигезлекләрне ике төргә аерып йөртәләр.

Тигезлекләр

Абсолютбиеклеге буенча                                                                                       рельеф характеры буенча

 


түбәнлекләр                яссытаулык                                                              яссы                                           калкулыклы

200м  кадәр                       500м артык                  

                         калкулык

                   200м дан 500м кадәр

 

–“Вакыт үтү белән тигезлекләр үзгәрәләр”. Тигезлекләрдә рельеф төрле: аның төп сәбәпләре – тышкы көчләр эшчәнлеге. Иң беренче чиратта су һәм җил йогынтысыннан килеп чыга . Комнар белән капланган корылыклы тигезлекләрдә җил эшчәнлеге аеруча көчле. Җил комнарны күчереп – дюналар, барханнар ясый. Бу комнар кыяларны ашый һәм төрле формага кертә.

Тигезлекләрдә тау токымнары көпшәк. Шуңа күрә җитәрлек дәрәҗәдә дымланган калкулыклы тигезлекләрдә су агымнары тау токымнарын юып алып китә. Ерымнар хасил була. Үсемлексез урыннарда  ерымнар тизрәк ясала.

Тигезлекләрдә элек-электән үк  халык урнашырга тырышкан. Чөнки андый урыннарда төзелеш өчен, җир эшкәртү, юллар салу  өчен дә уңайлы. Шулай итеп тигезлекләр гел кеше тарафыннан үзгәреп тора. Тигезлекләр файдалы казылмалар чыгарганда да нык үзгәрә.

Хәзер слайдларны карап китәбез.

Слайдларны  РЕЛЛИ РОБИН структурасы буенча анализлыйбыз.

 

Игътибар белән карыйбыз. Бу слайдларда тигезлекләрнең нинди юллар белән үзгәрүе күрсәтелгән. Беренче рәсем буенча №1 укучы җилкәдәш партнеры белән уртаклаша. Икенче рәсем буенча №4 каршы портнеры белән фикерләшә. Өченче рәсем буенча №2 җилкәдәш портнеры белән уртаклаша.

Рәхмәт.

4.     Йомгаклау.

Шуның белән безнең тигезлекләр турында темабыз тәмам .   Ә хәзер ЭЙ АР ГАЙД структурасын кулланып таблицага  Өйрәнгәч колонкасына“+” яки ”-“  тамгасын куярга кирәк була. Сорауны игътибар белән укыгыз.

Өйрәнгәнгә  кадәр

Сорау

Өйрәнгәч

 

Җир өслегендә рельеф бертөрле генә була.

 

 

 

Сез ничек уйлыйсыз калкулыклы тигезлек буламы?

 

 

Тигезлекләр биеклекләре буенча аерыламы?

 

 

 

Тигезлекләр үзгәрәме?

 

 

 

5.    Өй эше. п.211-6 сорау 63 бит.

- Дәрес өчен рәхмәт. Киләсе дәрескә мин сезнең сорауларыгызга җавап бирермен.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект "Коры җир тигезлекләре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 284 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.01.2016 813
    • DOCX 26.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гамирова Рамиля Шаяздановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гамирова Рамиля Шаяздановна
    Гамирова Рамиля Шаяздановна
    • На сайте: 9 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9042
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания географии в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 67 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 245 человек

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии в преподавании географии детям с ОВЗ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 146 человек

Курс повышения квалификации

Методика обучения географии для детей с ОВЗ с использованием туристических приемов

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 63 человека

Мини-курс

Искусственный интеллект: возможности и применение

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Семантическое ядро: теория и практика сбора

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Toolbox классического проектного менеджмента

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе