Тема. Фигыльләрне кабатлау.
Максаты. Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышын һәм әһәмиятен искә төшерү. Фигыльләрнең
төркемчәләрен ныгыту, укучыларның бу теманы ничек үзләштерүләрен тикшерү.
Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне , фи-керләү сәләтен үстерү юнәлешендә эшне
дәвам итү. Белемгә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: таблицалар, карточкалар, тест сораулары, рәсемнәр,
дәреслек.
Метод һәм алымнар:
әңгәмә, тест сорауларына
җавап бирү.
Дәрес төре: үткән дәресләрдә өйрәнелгән темаларны ныгыту.
Дәрес барышы
I.
Оештыру вакыты.
II.
Өй эшен тикшерү.
III.
“Ромашка” уены. Фигыль турында
белемнәрне искә төшерү.
1)
Фигыль нәрсәне
белдерә?
2)
Фигыль нәрсә
белән төрләнә?
3)
Фигыль сорауларын санарга.
4)
Фигыль җөмләдә күбрәк
нинди җөмлә кисәге булып килә?
5)
Фигыльләр ясалышы ягыннан
нинди төрләргә бүленә?
6)
Фигыльнең
юклык төре ничек ясала?
7)
Фигыль юнәлешләрен
санарга.
8)
Фигыльнең
ничә төркемчәсе бар?
9)
Инфинитив нинди кушымча
белән ясала?
10)
Фигыль
заманнарын санарга.
11)
Нинди ярдәмче фигыльләр
беләсең?
12)
Ярдәм итү, шатлану, йөгерү
фигыльләренә синонимнар табарга.
IV.
Тест сорауларына җавап бирү. (Ике вариантта)
I
вариант
1. Затланышлы фигыльләр ничәү?
1) 2; 2) 3; 3)4.
2. Затланышсыз фигыльләр
ничәү?
1) 4; 2) 5; 3) 6.
3. Затланышлы фигыльләр
барысы да нәрсә белән төрләнә?
1) заман;
2) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык;
3) тартым.
4. Затланышсыз фигыльләр
барысы да нәрсә белән төрләнә?
1) зат-сан;
2) заман;
3) юнәлеш, барлык-юклык.
5. Боерык фигыль нәрсәне
белдерә?
1)
эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен;
2)
эшнең үтәлү-үтәлмәвен;
3)
эш кушуны, боеруны.
6.Ясалма фигыльләрне
күрсәтергә:
1)
ян, уян, ач, укы;
2)
йокла, аша, бозлан, ерагай;
3)
гафу ит, карар кыл, килеп кер, укып чык.
II вариант
1.Фигыльгә туры
килгән билгеләмәне күрсәт.
а) предметның исемен белдерә;
б) предметның билгесен белдерә;
в) предметның эшен белдерә.
2. Фигыль
нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?
б) нишли? нишләде? нишләр?
в) нинди? кайсы?
3. Боерык фигыльне
күрсәт.
а) укый;
б) утырды;
в) аша;
4. Укый фигыленең
юклык төре нинди кушымча ялганып ясала?
а) –ма; б) –мә; в) –мый; г) –ми;
5. Фигыль ничә
заманда килә?
а) бер; б) ике; в) өч;
6. Җырладым фигыле
нинди заманда?
а) хәзерге заман;
б) үткән заман;
в) киләчәк заман.
V.
И.Юзеевның “Бакчачы
турында баллада” әсәреннән фигыльләр табарга, заманын, затын-санын билгеләргә.
VI.
Карточкалар белән эшләү.
Мәкальләрдәге кайбер фигыльләрне антоним фигыльләргә әйләндерү, кайбер сүзләрне
антонимнары белән алмаштыру.
1. Сабанда сайрашсаң, ындырда ыңгырашырсың. 2. Җил
иссә, кура селкенә. 3. Илгә таянган Идел кичә ала. 4. Эшең ямьле булса, ашың
тәмле булыр. 5. Киңәшле эш таркалмас. 6. Игә белгәннең игене уңа.
7. Акыллының аты да армый, туны да тузмый. 8. Эш
күрсәткән ирне ил онытмас. 9. Майсыз коймак табага ябышыр. 10. Кычытмаган җирне
кашымыйлар. 11. Аңламый әйтмә, чәйнәп йот. 12. Иртә торган егетнең бәхете артык
булыр.
VII.
Дәреслектән 202 нче
күнегүне эшләү.
Бирелгән фигыльләрдән күрсәтелгән юнәлеш төрләрен ясап
язарга. Һәр юнәлештән берәр фигыль сайлап, җөмлә төзергә.
VIII.
Тактада бирелгән фигыльләрнең
синонимнарын табып язу.
Хәйран калу, яшь
түгү, ярдәм итү, тын алу, сүз көрәштерү, чатанлау, гафу итү.
Булышлык итү,
гаҗәпләнү, кичерү, булышлык итү, бәхәсләшү, аксау, сулау.
IХ. Дәрескә
нәтиҗә ясау.
Х. Йомгаклау.
1. Билгеләр
кую.
2. Өй эше: Һәр
фигыль төркемчәсенә бер җөмлә табып яки уйлап язарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.