Тема: «Фонетика» темасын йомгаклау.
Маҡсат: - уҡучыларның тема
буенча алган белемнәрен кыскача кабатлау, системага
китерү;
- сүҙ байлыгын,
фикерләү сәләтен арттыру;
- туган телгә
мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең төре: сәяхәт.
Җиһазлау: җиһан, ракета сурәтләре, һәр
планетада
үтәләчәк биремнәр
белән карточкалар.
Дәрес барышы:
1.Оештыру.
- Исәнмесез, хөрмәтле уҡучылар, килгән кунаклар!
Бүген минем сезнең
өчен бер серем бар. Мин сезне могҗизалы
белем доньясына
сәяхәткә илтмәкчемен.
Бездән
бу алышта серләр белән уратылган,нурлар белән яктыртылган «могҗизалы белем
доньясы» бар. Анда тик белем-
ле, акыллы, зирәк
балалар гына барып җитә ала. Әле ракеталар,
самолетлар
булмаганда да халкыбыз бу җиһанны хөрмәтләгән.
(Тактага җиһан сурәтен чыгару)
- Ә без бүген җиһанга
нәрсә белән сәяхәткә чыгарбыз икән?
+ Ракетада.
- Дөрес.
(Тактага ракета сурәтен чыгару)
2. Артикуляцион
күнегү.
-Балалар, ракета
безне тәүге планетага алып килде. Укыйҡ әле.
+ «Тел бистәсе»
планетасы.
- Планетала
безне нинди эшләр көтүен карточкадан беләбез.
1-че бирем.
Тизәйткечне тиз һәм дөрес итеп әйтергә.
Бичара песи
пычрак басҡыч астына поскан.
- Биремне
бик якшы үтәдегез. Юлыбызныы дәвам итәбез.
3.Кабатлау, ныгыту өчен күнегүләр.
-Без тукталачак
икенче планетаның исеме «Алфавит» дип атала. Монда сезгә бирелгән сорауларга җавап бирергә кирәк.
а) татар алфавитында
ничә хәреф? (39 хәреф)
б) бөтен хәрефләр дә
аваз белдерәме? (юк; ъ, ь хәрефләре аваз белдерми)
в) нинди хәрефләр ике
аваз белдерә? (е, ю, я)
г) татар алфавитында
ничә тартык аваз бар? (28)
д) нинди сузык
авазлар иренләшкән? (о,ө,у,ү)
е) табышмакларның
җавабын әйтегез.
Ак җир, кара орлык. (хәрефләр)
Тауда бар, өйдә юк,
Суда бар, җирдә юк. (у хәрефе)
Атта бар, колында юк. (а хәрефе)
2-че бирем.
- Нинди
авазлар адашкан икән? Кайсыгыз әйтә ала.
а) Минем
сеңлем Нәсимә
Басма
такан чәченә.
б). Яр буенда малайлар
Суга
бармак салалар.
в). Песи битен юа,
Койрыгын
сыйпап куя.
г). Әти эштән
кайтканчы
Аш пешерә башладым,
Тик ашыктым
шикелле,
Бозын артык
салганмын.
д). Таза күлмәген киеп
Бака
мәктәпкә килгән.
е). Нинди саф һава
Күктән бар
ява.
ж). Балакларын майга салып,
Табада
кыздыралар.
3-че бирем. «Яңа сүзләр».
-Афәрин, балалар. Тәүге
хәрефләрне алмаштырып шат сүзеннән нинди сүзләр ясап була.?
Шат – …
(кат, бат, ват, зат һ.б.)
-Дөрес балалар. Без
барып җитәчәк өченче планета «Уйлап тап» планетасы. Түбәндә «җиһан»
телендә сүзләр язылған. Хәрефләрнең урыннарын алмаштырып «җир» теленә тәржемә
итегез.
Т ә к м ә п (мәктәп)
М ә л к а
(каләм)
Р е д ә
с (дәрес)
Ф ә т р д
ә (дәфтәр)
Ф ы й н
ы с (сыйныф)
У ч к ы
у (укучы)
- Без
тукталачак дүртенче планета «Ребус» планетасы. Сезгә
балалар бирелгән ребусларны чишү сорала.
(Ребусларны
күрсәтү)
- Бик
яхшы, балалар. Безнең алда «Сүз
табу» планетасы. Логорифмларны
чишегез.
а). «Ш» белән
төрле төстә җиңел куык,
«К»
белән мамык кебек, үзе суык. (шар – кар)
б). «Д» белән
мин көчле җил,
«Д» сыз
калсам, торган җир. (давыл – авыл)
в). Минем
белән һәр нәрсәнең
Буен
үлчи аласың.
«О»
өстәсәң, җир астыннан
Поезд
белән барасың. (метр – метро)
г). «К»
белән ул суда йөзә, коена
«К»
сыз калса, җитмәс сыман тоела. (каз – аз)
д). Йәгез
әле «күңелсез» нең
Антонимы ничек була?
Бер хәрефен
алсаң әгәр,
Аны
тотып җигеп була. (шат – ат)
-Афәрин, балалар. Ә
хәзер ял итеп алабыз. Безнең алда «Ял минуты» планетасы.
Су буенда бакалар
Баталар
да калкалар.
Кояш чыккач барысы ла
Сикерешеп алалар.
Кулларын алга сузып
Чәбәкләп
тә алалар.
Уңга, сулга борылышып
Тыпырдап
та куялар.
- Инде
ял да итеп алдык. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Безнең алда «Кроссворд» планетасы.
1). Хәрефләрңең
аерым бер тәртиптә бирелүе. (алФавит)
2). Ишетү әгъзасы.
(кОлак)
3). Кешенең бер әгъзасы. (борыН)
4). Авазларның тамгасы. (хәрЕф)
5). Авазларның бер төре.(тарТык)
6). Бер сузыктан
булган сүз өлеше. (Иҗек)
7). Сулыш
алу әгъзасы. (үпКә)
8). Сузыкларның
аерым көч белән әйтелүе. (бАсым)
- Ә
хәзер, балалар, телдәге авазларны, аларның әйтелешен, язылышын өйрәнә, сөйләмдәге
авазларның үзгәрешен тикшерә торган фәнне атап карыйк.
+ Фонетика.
-Дөрес, балалар. “Фонетика”
иле - иксез-чиксез. Бер генә сәяхәттә дә аны тулысынча
өйрәнеп булмас. Иңләп-буйлап чыгу өчен, без гомер буе сүзләр
дөньясына сәяхәт итәбез.
Дәрес-сәяхәтебезне
К.Бакировның сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
Сөйләшегез
туган телдә,
Туйганчы
сөйләшегез!
Тел тудырган шатлыкларны
Кешегә
өләшегез!
Г. Тукайның
«Туган тел» җырын бергәләп җырлау.
4. Дәресне
йомгаклау. Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.