Муниципальное бюджетное учреждение
«Информационно-методический центр Зеленодольского муниципального района
Республики Татарстан»
МБОУ «Красноярская основная общеобразовательная школа ЗМР РТ»
Муниципальный семинар
заместителей директоров
по
воспитательной работе и классных руководителей
«Экологическое
воспитание школьников»
Урок татарского языка в 5классе
“.... нишләргә кирәк (-ми,түгел), ярый (ярамый) структуралы җөмләләр”
Учитель:
Низамеева Раушания Фаргатовна
д. Красный Яр, 2013
План-конспект
урока татарского языка в 5 классе (рус.гр.)
5
сыйныф, татар теле дәресе.
Укытучы:
Низамиева Р.Ф.
Аралашу
темасы: Мин
өйдә булышчы.
Дәрес
Р.З.Хәйдәрова авторлыгы астында чыккан дәреслек буенча үткәрелә
Аралашу
темасы буенча дәрес тәртибе - дәрес №2
Дәрес
темасы: “Табигать
ярдәм сорый.
.....нишләргә
кирәк (-ми; түгел), ярый (ярамый) структуралы җөмләләр”
Дәрес
тибы: ЛГКК
Дәрес
максатлары:
-
рус теленнән алынган белемнәренә таянып, нишләргә ярый (ярамый), нишләргә
кирәк (-ми; түгел)структуралы җөмлә төрләре буенча укучыларның
белем-күнекмәләрен үстерү ;
-рустелле
укучыларның темага карата бәйләнешле сөйләмнәрен арттыруга эшне юнәлдерү;
-әйләнә-тирә
мохит турында укучыларның күзаллауларын, белемнәрен киңәйтү, туган як
табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү;
Җиһазлау: экология темасына карата
рәсем-плакат, дәрес темасына презентация, табигатьне сурәтләүче рәсемнәр,
татар теле дәфтәрләре, дәреслек-сүзлекләр, тактада тематик сүзлекчә
Дәрес
барышы:
Дәрес этаплары
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучылар эшчәнлеге
|
I
а).Терәк белемнәрне актуальләштерү этабы
Ә) экспозиция этабы
|
1.Дәрес презентация
белән аралашып алып барыла.
Слайд № 1-2. Укытучы сыйныф белән
исәнләшә.
Слайд 3 - 4. Дежур укучы белән “Көзге табигать ” темасына
әңгәмә кора:
2.Өй эшен тикшерү:
А)Нинди эш бирелде?
Ә)өй эше тикшерелә (төзәтүләр кертелә,
бәяләнә)
карточка буенча эш: чуртан балыгы, Идел
елгасы, урман кошы сүзтезмәләре белән гади җөмләләр төзү. (әлеге
сүзтезмәләр тактада алдан языла).
Cлайд № 5-6
3. Табигать турында Д/М/С
а)Укытучы укучылар белән әңгәмә кора. . Табигать турында әңгәмә.
-Табигать нәрсә ул? Табигать кешегә нәрсә
бирә? Табигать ни өчен сакларга кирәк? Нинди эшләр башкару мөһим (важно
выполнить)? Нишләргә ярамый?
Ә) Бу хакта сөйләшү (диалог) тыңлап карыйк
әле. Диалог “....нишләргә?”
4 а) Балалар! Диалогта сакларга,утыртырга,
чистартырга фиг-рен ишеттек. Әйтегез әле, алар нинди фигыль формасына
карый?
ә) инфинитив – ул нинди фигыль формасы?
Мисаллар китерегез.
|
1.Исәнләшү.
Дежур укучы укытучы белән “ Көзге
табигатьне саклау” темасына әңгәмәдә катнашу әңгәмәдә катнаша.
2. Өй эше башкарылган дәфтәрне ачалар:
А) Бирелгән сорауга җавап кайтарыла.
Карточка буенча бирем башкарырга.
Ә) тактада язылган чуртан балыгы, Идел
елгасы, урман кошы сүзтезмәләре белән җөмләләр укыла.
Cлайд № 5-6
3.
а)Укытучы сорауларына җавап бирәләр
Ә) диалог «..нишләргә?”
-Исәнме, дустым!
-Сәлам! Хәлләрең ничек?
-Кәефем начар. Кичә әтием белән урманга
бардым. Ә анда....
-Нәрсәләр күрдең?
-Бөтен җирдә чүп-чар, агачлар сынган,гөмбәләр
тапталган.
-Нишләргә инде?
-Урманны сакларга , агач утыртырга, чүптән
чистартырга кирәк.
4. а)Укытучы соравына җавап бирәләр:
инфинитив.
ә) Инфинитив турында кагыйдә яңгырый.
Мисаллар китерәләр.
|
II. Яңа грамматик тема буенча
белем-күнекмәләр үстерү этабы.
|
Слайд №7
1.Дәреснең темасы, максаты игълан ителә.
Дәфтәрегезне ачыгыз, бүгенге көннең числосын, дәреснең темасын языгыз.
“.....нишләргә кирәк (-ми; түгел), ярый
(ярамый) структуралы җөмләләр”
2. Слайд № 8. Инфинитив. Схема буенча
кагыйдәне кабатлау.
Слайд 9 .Дәреслек буенча эш.
Күнегү өстендә эш.
-
44 бит , 2 күнегү
|
1.Тыңлыйлар һәм дәфтәрдә көннең числосын,
дәрес темасын язалар.
2. Слайд № 8. Инфинитив. Схема буенча
кагыйдәне кабатлыйлар.
Слайд 9 .Дәреслек буенча эш.
Күнегүне башкаралар.
-
44 бит , 2 күнегү
|
III. Белем-күнекмәләрне ныгыту этабы
|
Слайд 10. Тематик сүзлекчә.
Слайд11. Табигатьне ничек сакларга? (“Экология”
темасына слайдлар 12-21)
Рәсемнәр буенча инфинитив фиг. формасын һәм
ярый, ярамый, кирәк, кирәк түгел сүзләрен кулланып, җөмләләр төзегез.
(телдән)
|
Слайд 10. Тематик сүзлекчә.
Слайд11. Табигатьне ничек сакларга?
(“Экология” темасына слайдлар 12-21)
Рәсемнәр буенча ярый, ярамый. кирәк, кирәк
түгел сүзләрен кулланып, җөмләләр төзиләр. (телдән)
|
IV. Йомгаклау этабы.
|
Слайд 22. Дәрес буенча йомгаклау
әңгәмәсе, нәтиҗә ясау.
Табигатьтә ял итүчеләргә киңәш бирегез.Нишләргә
кирәк,нишләргә ярамый структураларын кулланыгыз.
Дәрескә йомгак ясала. Укучыларга билгеләр
куела.
Өй эше бирелә.
Слайд 23 : Өй эше.
44 бит 1 биремне кабатларга.
46 бит 5 к. язмача.
Слайд 24-25. Дәресне тәмамлау.
|
Слайд 22. Дәрес буенча йомгаклау әңгәмәсе,
нәтиҗә ясауда катнашалар.
Табигатьтә ял итүчеләргә киңәш бирәләр.
Нишләргә кирәк,нишләргә ярамый структураларын кулланалар.
Әңгәмәдә катнашалар.
Көндәлеккә өй эшен язалар.
Слайд 23 : Өй эше.
44 бит 1 биремне кабатларга.
46 бит 5 к. язмача.
Слайд 24-25. Дәресне тәмамлау.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.