3.Яңа
тема өстендә эш.
Укытучы:
Без сезнең белән алдагы дәресләрдә өйрәнә башлаган сүз ясалышы
ысулларын өйрәнүне дәвам итәрбез. Әйдәгез әле шуның өчен алдагы
дәрестә үзләштергән материалны искә төшереп үтик. Моның өчен мин
сезне экранга карарга чакырам.(Слайд №1 ).
-
Күрәсез, сүзләр берничә төрле ысул белән ясала. Без өйрәнгән ясагыч
кушымча ялгану ысулы, сүзләр кушылып кушма сүзләр ясалу ысуллары инде
сезгә таныш. Инде схемага карап сез сүзләр ясалуның тагын нинди
ысулларын күрәсез?
Бер укучы укый:
-
Тезү
юлы белән ясалган сүзләр, мәгънә үзгәрү ысулы, бер сүз төркеменнән
икенче сүз төркеменә күчү юлы, фонетик ысул, кыскарту юлы белән
ясалган сүзләр.
-
Дөрес
, укучылар. Инде өйрәнелгән сүз ясалу юлларын онытмаслык итеп
күңелегезгә бикләп куегыз. Ә бүген без сезнең белән, сүз ясалу
юлларын өйрәнүне дәвам итеп, парлы сүзләр ясалу юлларын өйрәнербез.
Дәресебезнең темасы тагын искә төшерик:
Парлы
сүзләр (слайд №2), максаты: парлы сүзләрнең ясалу юлларын өйрәнү, парлы
сүзләрнең ясалышы белән танышу.(Слайд № 3 )
-Укучылар,
презентациядә язылган сүзләргә күз салыйк әле.
Ясалыш юллары өйрәнелгән очракларга мисаллар китертү, нәтиҗәләр ясау.
( Тамыр:
март, зур, юл, тәрәзә.
Ясагыч
кушымча ялгану юлы: юлчы, авылдаш, вакланма, күргәзмә.
Кушма:
башкала, көнкүреш, балачак, һәрбер.
В) Хатын
– кыз, аң - белем, исәнлек - саулык
Көне –
төне, барлы – юклы, килде – китте
Бәйнә -
бәйнә, чут – чут, елдан-ел, җем-җем
Малай –
шалай, ертык – портык, икеле – микеле, аз – маз, тимер – томыр һ.б. (Слайд
№4)
Укучылар, сез менә шушы в рәтендәге сүзләргә игътибар итегез әле!
Болар нинди сүзләр икән? (Укучылар парлы диеп җавап бирә, яки
үзләре генә әйтә алмасалар, белемне ныгыту өчен тәкъдим ителгән
таблицага мөрәҗәгать итеп, таблицаның өйрәнеп туктаган урыны аша
якын килергә ярдәм итәргә мөмкин.)
Хәзер
мин сезгә тагын сорау бирәм.
Сез
әйтегез әле, ни өчен бу сүзләр дүрт рәткә бүлеп бирелгән соң?
Икеләнәсезме? Алайса сез бу сүзләрнең өлешләренә игътибар итеп
карагыз! Аларның мәгънәләре хакында бәлки берәр фикер әйтә алырсыз.
(балалар белгән кадәр вариантларны әйтәләр)
Әйе,
беренче рәттәге сүзләрнең өлешләре бер-берсенә якын, ягъни мәгънәдәш
икән. Икенче рәттәге сүзләрнең өлешләре бер-берсенә капма-каршы. Өченче
рәттәге сүзләр бер-берсе белән кабатланып киләләр. Монысын да дөрес
әйттегез. Я, инде соңгы рәт хакында нәрсә әйтә аласыз?
(дүртенче
очрак хакында нәтиҗә ясый алмыйча укучылар икеләнеп калырга мөмкин.
Бу очракта ярдәм итәргә мөмкин)
Соңгы рәттәге сүзләрнең өлешләрен аваздаш булган сүзләр тәшкил итә.
Андый сүзләрнең икенче өлеше мөстәкыйль кулланылмый да, конкрет
мәгънә дә белдерми икән. Без моның шулай икәненә кушма сүзләрне
барлыкка китерүче сүзләрнең үзләрен укып карагач та ышана алабыз.
Шалай, портык, микеле, маз, томыр.
Г)
Физкультминут.
Д)
Укучылар, өйрәнгәннәргә өстәп тагын нәрсә әйтә аласыз?
(Укучылар
я үзләре, я укытучы этәргеч биргәч, язылышы турында, ягъни сызык
аша язылышы турында әйтәләр)
Е)
Укучылар урыннарда һәм тактада 294 нче күнегүне язын эшлиләр. Дүрт
укучы дүрт төрле мәгънә мөнәсәбәтен белдерүче сүзләрне язып
ала.Аннан соң күнегү экрандагы дөрес вариант белән чагыштырыла,
хаталар булса төзәтелә).
Синоним
|
Антоним
|
Кабатланган
|
Аваздаш
|
Аң-белем
ару-талу бәрелә-сугыла
гыйлем-мәгърифәт дус-иш иелә-сыгыла йөз-кыяфәт үлем-китем
|
Вакытлы-вакытсыз килде-китте
чиле-пешле
барлы-юклы
|
Башма-баш Бәйнә-бәйнә күзгә-күз
үз-үзе
|
Бала-чага берән-сәрән ботак-чатак
бүләк-санак ертык-портык икеле-микеле кирле-мырлы
|
(Слайд
№5)
Ж) Хәзер
296 нчы күнегүне телдән эшләп алырбыз. (Күнегүнең биреме укыла) парлы
сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Шигырьдә искә алынган рус
язучыларының нинди әсәрләрен беләсез? (бер укучы шигырьне сәнгатьле
итеп укый.)
-
Укучылар, шагыйрь И.Юзеев шигыренә нинди тирән мәгънә салынган.
Шагыйрь ана теле, аның бөеклеге, матурлыгы хакында нинди матур итеп
әйтеп бирә алган. Мондый матур сүзләрне үз телен яраткан кеше генә
әйтеп бирә аладыр, мөгаен. Әйдәгез хәзер шушы шигырьдәге парлы
сүзләрне табыйк һәм аларга аңлатма бирик. (бер укучы парлы сүзләрне
таба,аңлатма бирә: көч-кодрәт – көч, куәт, синоним сүзләр; әткәй-әнкәй –
ата-ана, иң кадерле кешеләр, антоним сүзләр, җир-ана – җир йөзе
мәгънәсендә кулланылган, синоним сүзләр.
Күнегүнең
биремендәге сорауларга җаваплар бирү,ягъни шигырьдә исемнәре аталган
язучыларның әсәрләрен әйтү. Укучы җавап бирә.Әгәр укучылар икеләнеп
калса, укытучы ярдәмгә килә)
Пушкин әсәрләре : “Балыкчы һәм алтын балык турында әкият”, “У
лукоморья дуб зелёный», «Метель», «Дубровский», «Евгений Онегин» һ.б.
И.Тургенев:
“Аучы язмалары”(Бежин луг”), “Отцы и
дети” һ.б.
Л.Толстой
: “Петр беренче”, “Сугыш һәм тынычлык”, “Воскресение”, Н.Некрасов:
“Размышление у парадного подъезда”, “Мороз-Красный нос”,
“Арина-мать
солдатская»,
“Школьник”
һ.б.
-Укучылар,күпме
рус язучыларын һәм аларның әсәрләрен беләбез . Тик шулай да рус
халкы өчен үз телләре якын булган кебек, безнең өчен дә үз
телебез безгә иң якыны.
Руслар
үз телләрен Пушкин теле, Некрасов теле, Толстой теле,Тургенев теле
дип горурланып әйтәләр. Без телебезне кем теле дип атыйбыз соң?
Укучы:
Тукай теле дибез.
Укытучы:
Дөрес, укучылар. Без Тукайлы халык. Без үз милләтебез горурлыгы
Тукайлар, Җәлилләр,Ф.Кәримнәр телендә сөйләшәбез, аралашабыз, уйлыйбыз,
җырлыйбыз.
Дәрес башында без яз хакында сөйләшеп алган идек. Менә шул яз
безгә бөек Тукайны бүләк итте.
Мин
сезгә үзем язган шигырьне укып китим әле. “Апрель килә
җиргә” дип атала ул.
Апрель
килә
җиргә, апрель килә,
Күңелләргә
шатлык өләшеп.
Апрель
килә, дуслар, йөгерек судай,
Йөрәкләргә
сафлык өләшеп.
Апрель белән бергә җанга илһам,
Шигырь
килә назлы күңелгә.
Апрель белән бергә кошлар килә
Сагындырып, киткән җиреннән.
Җаннар
елга, диңгез дулкыныдай
Шаулап
куя, Сине сагынып.
Кайт
Син, Тукай, безнең яныбызга,
Китмәсәң
дә бездән аерылып.
Шагыйрь
абый, сине сагынганда,
Миләшләрем белән сөйләшәм.
Сагышыма төреп тәлгәшләрен,
Дусларыма шигырь өләшәм.
Шигырьләрем
миләш тәлгәшләре,
Шигырьләрем
күңелем җимеше.
Минем
җырларымны көйләр өчен,
Кошларымның
кайтып килеше.
Язлар безгә бәхет алып килде,
Алып килде бөек Тукайны.
Балкып торган якты йолдыз кебек
Яктыртыр ул барыр юлларны.
Эшебезне
дәвам итеп, 295 нче күнегүне язып эшләрбез. Тактада бер укучы эшли.
Аның эшенең дөреслеген иптәшләре тикшерәләр.
Эреле –
ваклы, аш – су, алыш – биреш, сирәк – мирәк, аң – белем, исәнлек – саулык,
көне – төне, аз – маз, тимер – томыр, анда – санда, бала – чага, кул – аяк,
абый – апа, уңлы – суллы, хатын – кыз, ир – ат, малай – шалай, урын – җир, өс
– баш, аллы – гөлле, ара – тирә.(иптәшләре күнегүне тикшерәләр, хатаны
бер генә укучы төзәтә һәм аңа да билге куела)
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.