Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Лекция на тему "Минем методик табышларым"

Лекция на тему "Минем методик табышларым"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Кеше үзенең бәхетен хезмәт чишмәсеннән таба

Г.Әпсәлмов

Очраклы рәвештә генә укытучы булып буламы икән? Юктыр, мөгаен.... Күп еллар мәктәптә укыткан яки гомерен балалар язмышы белән бәйләгән кешеләрнең бала чагына, гаиләсенә күз салсаң, шундый фикергә киләсең.. Андый кешеләр я укытучы гаиләсеннән була, яки кечкенәдән укытучы һөнәренә гашыйк булып, үзен киләчәктә бары тик укытучы итеп кенә күрә.

Мин, укытучы һөнәренә гашыйк булып, балаларны яратканга күрә, хезмәт юлымны мәктәп белән бәйләдем. Минем өчен укытучыдан да изге, аннан да хөрмәтле һөнәр иясе булу мөмкин түгел иде. Үз алдына бер максат куеп, шуңа ирешү өчен көчен кызганмаган кеше һәрвакыт уңышка ирешә. Мондый кешеләр тормыштан гел ямь табып яшиләр.

Мин 18 ел инде рус мәктәбендә рус балаларына татар теле укытам. Рус балаларына татар теле укыту - бу үзе бер тормыш.. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә , сәләте дә төрле. Алар белән эшләү иҗадилыкка нигезләнгән. Шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны яратып , якын итеп эшләсәңдә, алар да сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә, үз башымнан кичердем, үз җилкәмдә татыдым. Беренче елны укытканда я дәрестә вакыт җитми, я әзерләп кергән материал җитмичә аптырап калган вакытларым да булды. Мин укучыларыма бөтен нәрсәне белдерәсем килә иде, дәрестә сөйлим, шигырьләрне яттан укыйм, җырлар тыңлатам. Әлбәттә, гел укытучының сөйләме генә нәтиҗә бирми.

Уйлана торгач, мин коммуникатив технологиясенең укыту нигезләренә күчтем. Коммуникатив методика аралашырга, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Төркемнәрдә эшләгәндә укучылырым бер-берсенең уй- фикерләрен тыңлыйлар, уртак эш башкаралар. Балалар актив аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.Дәрес вакытында укучылар берсеннән-берсе оялмыйча, уңайлы психологик халәттә утырып, курыкмыйча җавап бирәләр, бер-берсенең ярдәмен тоялар, үзләренә күбрәк ышаналар, иптәшләре белән татар телендә аралаша башладылар. Җавап бирергә кыенсынган, оялчан укучыларга дәресләрдә ярдәм оештыру сәбәпле, укучыларым арасында дуслык көчәйде, миһербанлык үсте, эчке дөньялары көннән- көн матурая барды.

Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү- минем төп педагогик фәлсәфәм.” Син бит булдырасың, балам!” дисәң, - балага канатлар үсә, ул үз үсешенә ирешә.

Минем уйлавымча, укытучы укучының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатланып, кайгырып, бәхәсләшеп, аралашып янәшә барырга тиеш.

Замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып тора. “Һәркемгә белем алу мөмкинлеге арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлеләреннән берсе – инфокоммуникация технологияләрен файдалануны киңәйтү” – диде беренче Президентыбыз. Ләкин фән- техника үсеше чорында информация бик күп һәм ул көннән - көн зуррак тизлек белән арта, шуңа күрә минем төп бурычым - укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк проблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:

  • укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;

  • уку эшчәнлегенең нигезендә педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;

  • белем алуда балалар үзләре актив катнаша;

  • укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә

Бүгенге көн укытучысы мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр белән танышып бармаса, ул заман укытучысы була алмый һәм үз фәненә карата кызыксыну уята алмый. Инновацион технологияләр татар теле укыту өлкәсендә дә актив үтеп керә, чөнки заманча технологияләр:

  • өйрәтә торган фәнгә кызыксынучанлыкны, мотивацияне күтәрә;

  • белем сыйфатын күтәрүгә шартлар тудыра;

  • укучыларның танып белү дәрәҗәсен үстерә;

  • үзара ярдәмләшү, әйләнә-тирәдә уңайлылык атмосферасы тудыра;

  • балаларның иҗат потенциалын ача;

  • укучы эшчәнлегендә сайлап алу тәҗрибәсе туплауга юнәлдерелгән шартлар тудыра.

Әйткәнемчә, замана үзгәреп тора.Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, бергә - бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгьлүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “ Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер.

Минем эштә иң мөһиме – балаларны үз ана телендә уйларга, эзләнергә, үз алдына куелган мәсьәләрне мөстәкыйль хәл итәргә өйрәтү, укучыда үзенең милләтенә генә хас булган милли сыйфатлар булдыру, әхлаклы, һәр яктан камил булган шәхес тәрбияләү. Укучыларым милләтебезнең горурлыгы булып, чын кеше булып үссәләр, минем өчен шуннан да зур бәхет булмас иде.

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

19 нчы фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе













Минем методик табышларым

темасына эссе















Эшләде:Насирова Гөлнара Габдулла кызы

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбият укытучысы









Яр Чаллы, 2012

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 13.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров140
Номер материала ДВ-153659
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх