Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Түбән Үрәс
авылы
П.Е.Воробьёв исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе"
“Фән дөньясында” фәнни - гамәли конференциясе
Секция: Педагогик методика
Хезмәт төбе – хәзинә
Тәнкыйди фикерләү
технологиясе
Мастер
- класс
Автор: Саба муниципаль районы
Шәмәрдән
лицееның татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Минһаҗева Нурсия
Фоат кызы
2019
Тема: Хезмәт төбе – хәзинә (Мастер
- класс).
Максат: Тәнкыйди фикерләү
технологиясенең кайбер алымнарын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
кулланырга өйрәнү;
Хезмәтнең бәхет, хөрмәт һәм уңыш чыганагы
икәнлеген аңларга ярдәм итү. Уйларга, фикерләргә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм
үстерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.
Кулланылган технология. Тәнкыйди фикерләү
технологиясе.
Алымнар. “Кәрзин” ысулы, “Концептуаль түгәрәк”, “Акыл
штурмы”, СИ-ФИНК-УАНДЭ (See- Think- Wonder), генератив сорау (чыгу билеты алу)
Дәрес тибы. Текст белән эш.
Үткәрү формасы. Мастер-класс.
Җиһазлау. Компьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре,
маркерлар, агач, кәрзин, акчалар, конвертта биремнәр.
Мастер класс барышы.
I Оештыру өлеше
-
Хәерле
көн, хөрмәтле коллегалар! Мин, Минһаҗева Нурсия Фоатовна, сезне үземнең мастер-
классымда күрүемә бик шатмын.
-
Мәгариф
системасында даими үзгәрешләр барган чорда, яңа эш алымнары ярдәмендә баланы
конкурентлыкка сәләтле, үз фикерен курыкмыйча төгәл итеп әйтеп бирә торган
балалар тәрбияләү безнең бурыч.
-
Бүген
мин сезгә дәрестә укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен дәлилли белергә,
иҗади эшләргә өйрәтә торган критик фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын тәкъдим
итәсем килә.
Мастер – класста сезнең эшчәнлекне активлаштыру өчен кечкенә
психологик тренинг уздырып китәсем килә. (Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре
таратыла.)
- Күзләрегезне йомыгыз һәм
кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрен алыгыз
һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?
-Юк
- Һәркем индивидуаль шәхес. Әйе,
һәркемнең үз фикере бар. Бүген шуны истә тотып эшләрсез дип уйлыйм. Үз
фикерегезне әйтергә курыкмагыз, актив булыгыз.
- Шушы күтәренке кәеф белән мастер
–классны башлап җибәрик.
- Агачка игътибар
итегез әле. ( Агачта төрле “җимешләр”: йорт, машина, медальләр, грамоталар,
диплом һ.б.)
- Сез нәрсә
күрәсез? (медальләр, йорт, акча, грамоталар,
материал байлыклар, диплом)
- Сез бу агач
турында нәрсә уйлыйсыз? (Бу ниндидер әкиякә иллюцтрация. Хыял агачы. Берәр
кешенең фантазияседер)
- Бу сезне нәрсә турында уйланырга
мәҗбүр итә? (Бәлки киләчәктә кешеләр шундый агачлар үстерә башларлар. Һ.б)
- Һәр җимеш агачының исеме бар. Бу
нинди агач икән. Агачның исеме ничек дип уйлыйсыз? (Байлык агачы, хезмәт агачы,
уңыш агачы)
- Ә нәрсә соң ул уңыш?
- Спортта яулаган үрләр, белем алу
нәтиҗәсендә ниндидер профессиягә ия булу һ.б
- Бүген без сезнең белән уңышка
ирешү серләрен ачыкларга тырышырбыз. Үзебезнең “тормыш” дигән матур бакчабызда
уңыш агачы үстерү өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга
җавап эзләрбез. Бу сорауга җавап бирү өчен безгә әдәби әсәрләрдән өзекләр
ярдәмгә килер. Төрле әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр бирелде. Һәрберегез
өзекләрне укып, авторның әйтергә теләгән төп фикерен ачыклап язып барырга
тиешсез. Эш өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.
Бирем өчен
алынган әсәрләр һәм өзекләр:
1. Абдулла Алиш.
“Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.”
Бал корты көне буе бертуктамый
эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал
суырып ала, аны алып кайтып , үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар
авырлыкларны да җиңеп була икән.
Автор фикере: бүгенге эшне иртәгә калдырма, тырышлык авырлыкларны
җиңәргә дә булыша.
2. Габдулла Тукай. Эшкә өндәү.
Зур бәхетләр сызганып
эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
И сабыйлар! Эшләгез сез,
иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Автор фикере: яшь чакта тырыш булсаң, эш сөйсәң, картайгач, җиңел
була, кешенең бәхете хезмәттә, ялкаулык кешегә хурлык китерә.
3.Нәби Дәүли. Бәхет кайда була?
Эзләп йөрмә бәхетне
Җиде ят ерак илдә.
Ул яши безнең өйдә,
Без торган азат җирдә.
Шунда белде ике дус –
Галимҗан белән Илдус-
Бабай бик дөрес әйтә:
Бәхет була хезмәттә
Автор фикере: Хезмәт ярату – ул зур бәхет икән.
Абдулла
Әхмәт. Үги кыз.
Рәхмәт, бәбкәм, кул-аягың
сызлаусыз булсын. Шулай эшләп үсәргә кирәк. Эше барның ашы бар. Без,
кызым, бабаң белән бик тырышып эшләдек. Безнең урын-җир өстендә ятканны һичбер
вакыт кояш күрмәде. Эшкә өйрән, бәбкәм. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Автор фикере: Тырыш
кешенең һәрвакыт өсте бөтен, тамагы тук. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
- Ә хәзер, җавапларыгыз белән
таныштырыгыз. (җаваплар тыңлана)
- Афәрин, сез иң кирәкле фикерләрне
генә эзләп таба алгансыз. Хәзер шушы фикерләрдән чыгып, үзебез уңыш агачы
үстереп карыйк әле. Сезнең алда яшел яфраклар. Уңышка ирешү өчен кеше нинди
сыйфатларга ия булырга тиеш. Шул сыйфатларны әлеге яфракларга языгыз. (Мәсәлән:
сәләт, тырышлык, хезмәт, ихтыяр көче, акыл, белем)
(Үзләре язган
сыйфатлар белән таныштыралар)
1 . -СӘЛӘТ Һәр
кешенең тумыштан килгән ниндидер сәләте була.
2. -ТЫРЫШЛЫК Уңышка ирешү өчен сәләт
кенә җитми, тырышлык та кирәк.
3. -ХЕЗМӘТ Шулай
ук хезмәт тә кирәк.
4. – ИХТЫЯР КӨЧЕ
Мин ихтыяр көче кирәк дип уйлыйм.
5 . – АКЫЛ Шулай
ук акыл да кирәк.
6 . – БЕЛЕМ Һәм
белем кирәк.
– Шушы сыйфатларга гына ия булган
кеше, чын- чынлап уңышка ирешә икән.
Шушы яфраклардан
агач ясала, ә иң өстә уңыш сүзе.
-
Ә мастер
класстан чыгу билетын үзегездән ясатмакчы булам. Мастер класс башына әйләнеп
кайтыйк әле. Әгәр дә чыннан да шушы байлыклар агач та гына үссә, нәрсә булыр
иде? Сезнең алдыгызда буш билетлар, җавапларыгызны шунда языгыз.
-
Җаваплар языла,
кычкырып укыйлар.
- Хезмәт- дөньяда бары кешегә генә
хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул. Мин сезгә хезмәтегез белән
бәхетле булуыгызны телим.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.