Инфоурок Другое КонспектыМастер класс на тему «Туган тел дәресләрендә инновацион технологияләр куллану”

Мастер класс на тему «Туган тел дәресләрендә инновацион технологияләр куллану”

Скачать материал

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының

 Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган

 "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабы.

Катнашты: Бикиева Лизия Вәзир кызы

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

 "9 нчы урта гомуми белем мәктәбе"

муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе

туган тел һәм әдәбият укытучысы

 

Тема: «Туган тел дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану”

Максат: Укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; тәнкыйди фикерләү технологиясенең «Фишбоун», «Синектика» алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Кулланылган технология: Тәнкыйди фикерләү технологиясе

Алымнар: Фишбоун, Синектика , Тасма

Үткәрү формасы: Мастер-класс.

ҖиһазлауКомпьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре, маркерлар.

Мастер-класс барышы

-         Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле жюри, хезмәттәшләрем!

-         Сезне мастер классымда күрүемә бик шат.

Мин  мастер классымны бүгенге көндә актуаль булган тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын кулланып үткәрергә булдым.

         Нәрсә соң ул – ТФ.  Тәнкыйди фикерләү – ул мәгълүматны тормыш тәҗрибәсенә таянып кабул итә торган ирекле фикер йөртү дигән сүз.  

-Хөрмәтле хезмәттәшләрем, тәнкыйди фикерләү технологиясенең  нинди алымнарын беләсез?

- Синквейн, диаманта, алты эшләпә, шакмак,  фишбоун, кластер.

- Яхшы. Рәхмәт. Бүген без татар теле дәресләрендә  "Фишбоун" алымын кулланырга өйрәнербез. Шулай ук "Синектика", "Тасма" алымнарын куллану күнекмәләре өстендә эшләрбез.

- Хәзер мин сезнең игътибарыгызга  видеоязма тәкъдим итәм. (Шигырь тыңлау. 5 нче слайд)

- Шигырь нәрсә турында?

- Бу шигырьдә сүз турында, сүзнең көче турында әйтелә.

- Бик дөрес, мин сезнең фикерегез белән килешәм. Димәк, без бүген сезнең белән сүз һәм аның билгеләре, аңа хас сыйфатлар, сүзнең тәэсире турында сөйләшербез.

- Хөрмәтле коллегаларым, Сез хәзер сүзнең төп билгеләре дигән темага фишбоун төзисез.

-Нәрсә соң ул фишбоун?

- “Фишбоун” сүзе инглиз теленнән (fish – балык, bone – сөяк) балык кылчыгы дип тәрҗемә ителә. (6 нчы слайд)

“Балык скелеты” конкрет ситуациядәге бәйләнешләрне, сәбәпләрне һәм нәтиҗәләрне схема рәвешендә күрсәтүдән гыйбәрәт. Алымның нигезендә балык кылчыгы формасында төзелгән диаграмма ята. Ул дүрт өлештән тора. Балыкның башы проблема яки тема, өстәге кабыргалары теманың төп төшенчәләре, астагы кабыргалар шул төшенчәләрнең асылын раслаучы фактлар. Койрыгы – нәтиҗә. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап Фишбоунны төрлечә ясарга була. Аны горизонталь рәвештә дә, вертикаль рәвештәдә ясарга була. Кечкенә сыйныфларда төп төшенчәләрне  әзер килеш тә бирергә була. Балалар әлеге сәбәпләрне раслаучы фактларны табарга тиеш булалар.

6 нчы слайд. “Балык скелеты” алымын үткәрү методикасы:

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D1%80%D1%8B%D0%B1%D0%B02-300x132.png

 

Игътибар экранга. 7 нче слайдта  “Сыйфат сүз төркеменең ясалыш ысуллары” темасына төзелгән “Фишбоун” алымы күрсәтелә.

"Фишбоун" алымын куллану тәртибен карап чыкканнан соң Фокус төркеме үзенең эшен башлый. "Сүз. Сүзнең төп билгеләре" темасына фишбоун төзиләр. Бу эшне үтәгәндә кайсы сыйныф белән эшләүне күзалларга кирәк. Фокус төркеменә рус мәктәбенең 5 нче сыйныфы татар төркеме укучылары белән "Лексикология" бүлеген өйрәнә башлаганда кереш дәрестә куллану өчен башлангыч сыйныфларда өйрәнгәннәрне актуальләштерү максатын күзаллап эшләргә тәкъдим ителә.

Укытучы: (Тамашачылар белән)

- Ә без, хөрмәтле коллегалар, сезнең белән “Тасма” уенын уйнап алыйк. Бу уен сүз төркемнәрен кабатлаганда бик кулай. Мин сезгә төсле тасмалар таратам. Тасмаларга сүзләр язылган.  Әйтегез әле, бу сүзләр белән без нишли алабыз? (Җаваплар: җөмләләр төзи алабыз, сүзләрнең төзелешен тикшерә алабыз, кайсы сүз төркеме булуын әйтә алабыз, лексик мәгънәсен әйтә алабыз,  сүзләр уены уйный алабыз һ.б.)

- Менә миндә дә сүз язылган тасма бар. Сүз дигән сүз. Тасманың бөкләгән өлешен ачкан саен мәгънәле кисәкләр өстәлә ( – лек, -ләр -ем- не)   һәм  сүзнең төп мәгънәсе яки формасы  үзгәрә. Үзгәргән саен аңлатма бирергә кирәк  ( ясагыч кушымча + күплек сан кушымчасы(модальлек кушымчасы) + 1 нче зат тартым кушымчасы+ төшем килеше кушымчасы). 

- Хөрмәтле коллегалар, бу алымны кайчан кулланып була?

(Җаваплар: бу алымны төрле сыйныфларда тел белеменең "Морфология", "Лексика", "Сүз төзелеше", "Сүз ясалышы", "Синтаксис" бүлекләрен өйрәнгәндә дәреснең төрле этапларында кулланырга мөмкин.

- Рәхмәт. Мин сезнең белән килешәм. Ә хәзер фокус төркеменең эше белән танышыйк.

Фокус группаның җавабын тыңлау. ( 8 нче слайд)

·        сүз билгеле бер мәгънәне белдерә;

·        авазлардан тора;

·        иң кечкенә сүз бер аваздан тора;

·        туры мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр;

·        бер һәм күп мәгънәле сүзләр;

·        синонимнар;

·        антонимнар;

·        омонимнар.

 

        

         Нәтиҗә. (9 нчы слайд) Дәресләрдә “Фишбоум” алымын куллану укучыларның төркемнәрдә эшли белү, теманы анализлау, төп фикерне аерып чыгарып, сәбәп – нәтиҗә төшенчәләрен үзара чагыштырып эшләү һәм тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерүгә зур этәргеч бирә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. "Фишбоун" алымын дәреснең төрле этапларында кулланырга мөмкин.

3.Бүген мин сезгә тылсымлы капчык алып килдем. Рәхим итеп шул капчыктагы әйберләрне алыгыз әле.( Капчыктан чәчәк, бал, суган  алалар)

- "Синектика" алымын кулланып шул әйберләрне сүз белән чагыштырып карагыз.

-Нәрсә соң ул синектика?(10 нчы слайд)

- Синектика - ул барлык әйберләр дә, хәтта иң начары да, бер-беребез белән, физик, психологик яки символик рәвештә бәйләнгән, дип фаразлауга нигезләнгән креатив фикерләү системасы. Ягъни, синектика - төрле төрдәге предметларны берләштерү  дигән ул.

Сез бергә фикерләшәсез һәм тактада язылган схема буенча җавап бирәсез. Сүз ул – (предметка ) ошаган, чөнки (чагыштырасыз)... .  Димәк, ... (нәтиҗә ясыйсыз) .  Сүз ул - гөлгә ошаган, чөнки чәчәк кебек матур. Димәк,  матур сүзләр телебезнең бизәге. Сүз ул суганга ошаган, чөнки суган кебек ачы да, файдалы да. Димәк, уйламыйча әйтелгән сүз белән кешене елатырга да мөмкин, кирәкле сүзләр табып кешегә  дөрес киңәш бирергә, авырлыктан чыгу юлын табарга булышырга да мөмкин. Сүз ул балга ошаган, чөнки бал кебек татлы. Димәк, теле татлының дуслары күп була.

-Әйе, сүзнең көче бик зур. (11 нче слайд)

Мәрхәмәтле булыйк олыларга

Миһербанлы булыйк кечегә.

Яхшы сүзебезне кызганмыйк.

Дөньядагы һәрбер кешегә.

         Хөрмәтле коллегаларым, мастер классның ахырына якынлаштык.

"Синектика" алымын кулланып мастер класс турында нәрсә әйтә аласыз?

- Мин мастер классны тизйөрешле машина белән чагыштырыр идем, чөнки бик тиз үтеп китте. Җайлы гына итеп безгә "Фишбоун" алымын куллану күнекмәләрен  бирде...  (Төрле фикерләр тыңлана.)

- Дәрес азагында бу сорауны  укучыларга да бирергә мөмкин.

- Мастер классны философ Рене Декарт сүзләре белән тәмамлыйсым килә. (12 нче слайд) "Акыллы булу гына җитми, иң әһәмиятлесе - аны куллана белү." Дәресләрдә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану дәресне кызыклы,  нәтиҗәле итә, белем алуның сыйфатын күтәрә.     Хөрмәтле коллегаларым, сезнең белән эшләү миңа  җиңел булды. Барыгызга да зур рәхмәт. Сәламәтлек, иҗади уңышлар телим.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мастер класс на тему «Туган тел дәресләрендә инновацион технологияләр куллану”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Психолог-консультант

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Татар теле укытучыларының республикакүләм "Туган тел" мастер класс бәйгесенең муниципаль этабында күрсәтелгән мастер класс эшкәртмәсе.

Максаты: Укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; тәнкыйди фикерләү технологиясенең «Фишбоун», «Синектика» алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 122 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.11.2019 1886
    • DOCX 92.6 кбайт
    • 35 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бикиева Лизия Вазировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Бикиева Лизия Вазировна
    Бикиева Лизия Вазировна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 36793
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Продвижение: от бесплатной рекламы до постоянных клиентов

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Формирование социальной ответственности и гармоничного развития личности учеников на уроках

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе