Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Презентации / Мастер-класс"Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Мастер-класс"Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел"

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ МАСТЕР КЛАСС ЗОНА.pptx

библиотека
материалов
 ИСӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ, ҮЛГӘННӘРНЕҢ КАБЕРЕН БЕЛ.
Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 1941 ел, 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар,...
Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар...
Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авыл...
Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлы...
Халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште .
10 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1  ИСӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ, ҮЛГӘННӘРНЕҢ КАБЕРЕН БЕЛ.
Описание слайда:

ИСӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ, ҮЛГӘННӘРНЕҢ КАБЕРЕН БЕЛ.

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3 Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 1941 ел, 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар,
Описание слайда:

Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 1941 ел, 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар, зәңгәр күкне канлы корым каплады. Бөек Ватан сугышы башланды. Кырык бернең гөлчәчәкле җәе Кырау алып килде гөлләргә Гөлчәчәкләр таңда сулып төште Башын куеп туфрак мендәргә. Гөлчәчәкләр кабат терелмәде, Урман –кырдан кошлар качтылар, Ир-егетләр, кызлар иңнәренә Шинель салып, мылтык астылар.

№ слайда 4 Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар
Описание слайда:

Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.

№ слайда 5 Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авыл
Описание слайда:

Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авылдагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Солдат хатыннар! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

№ слайда 6 Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлы
Описание слайда:

Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар, хатлар укыдылар.

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9 Халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште .
Описание слайда:

Халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште .

№ слайда 10
Описание слайда:

Выбранный для просмотра документ Мастер класс.docx

библиотека
материалов

Мастер класс.

Тема: Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел.

Максат: балаларда патриотик рух уяту, сугыш ветераннарына, өлкәннәргә булган ихтирам һәм горурлык хисен тәрбияләү.

Исәнмесез,хәерле көн хөрмәтле коллегалар!

Бүген без сезнең белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел дигән сөйләшү алып барырбыз.

Безнең максатыбыз сугыш ветераннарына, өлкәннәргә карата хөрмәтебез нинди һәм аларны ничек хөрмәтлибез икән, шуны ачыклап китү.

Әйдәгез җыр тыңлап үтәбез.

Җыр тыңлау :” Солдатлар”.(Слайд 1)

-Кемнәр алар солдатлар? (Слайд 2)

- Нинди сугыш турында сүз бара?

-Бу сугыш кайчан башланган икән?

1941 ел 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар йоклый. Шул вакытта фашист солдатлары безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. (Слайд3)

Ул безгә нинди хәсрәт китерде?(Слайд4)

-Ә тылда калган хатын-кызларыбыз,балалар җиңүне якынайтуга нинди өлеш керткәннәр икән?Сез ничек уйлыйсыз? (Слайд5,6)

Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын – кызларыбыз ,балалар үзләрен аямыйча көнне төнгә ялгап эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш елга якын вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомер буе авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә.

-Ә яу кырында ятып калган геройлар безнең күңелләрдә ничек саклана? (Слайд7)

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме кеше туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

(Алар тау башларына сыннар,һәйкәлләр, обелиск булып кайттылар.Каберләренә чәчәкләр куела.Каберләрен эзләү дәвам итә.)

-Исән кайткан сугыш геройларын ничек кадерлибез?(Слайд8)

Алар инде хәзер бик аз гына калып бара.Аларны мәктәпләргә чакырабыз,өйләренә барабыз.Квартиралар бирәләр.

-Ә менә беләсезме икән, сезнең авылдан Туган илен сакларга күпме кеше киткән?

Татарстанның иң зур авылы Шәледән 497 кеше сугышка киткән.Шуның 279 ы әйләнеп кайта алмаган.Бүгенге көндә Шәледә 2 фронтовик исән-сау.

Бөек Ватан сугышында Россиянең 27 миллион кешесе үлгән.

-Быел Бөек Җиңүгә ничә ел була? (Слайд9)

Без җиңүгә ничек ирештек?Сез ничек уйлыйсыз?

Ул зур корбаннар аша килде. Һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел.

-Ни өчен безнең ил бу сугышта җиңеп чыккан икән соң?Сез ничек уйлыйсыз?

Илебезнең чын патриотлары булганнар.

-Кем ул патриот? Патриот ул — туган иленә булган мәхәббәтен, патриотлык хисен изге бурыч аша үтәүче кеше. Ул — ил сакчысы! Безнең тыныч тормышыбызны саклаучы!

-Нәрсә соң ул патриотизм?( Патриотизм– үзеңнең милләтең, Ватаның өчен горурлык хисе һәм аны олылауга омтылыш)

-Монда ир-егетләр дә утыралар.Аларның төп бурычы нәрсәдән гыйбарәт?

(Туган илне саклау,солдат хезмәтен үтәү)

Йомгаклау.(Слайд10)

Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. ”Әти” дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимерде. Әткәй юклык гомер буе сиздерә: әрнү, сагынулар – юлдашың, язмышың… Алар бүген дә әти рухы белән яши.

-Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормыш өчен ни эшләргә тиешләр?

Без бүгенге көн балалары тыныч күк астында, әти-әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак – бәхетле балачак.

Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез – бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире, ятим балаларның күз яше аккан.

Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.









Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Максат: балаларда патриотик рух уяту, сугыш ветераннарына, өлкәннәргә булган ихтирам һәм горурлык хисен тәрбияләү.

     Исәнмесез,хәерле көн хөрмәтле коллегалар!

    Бүген без сезнең белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел дигән  сөйләшү алып барырбыз.

  Безнең максатыбыз сугыш ветераннарына, өлкәннәргә карата хөрмәтебез нинди һәм аларны ничек хөрмәтлибез икән, шуны ачыклап  китү.

Без бүгенге көн балалары тыныч күк астында, әти-әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак – бәхетле балачак.

Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез – бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире, ятим балаларның күз яше аккан.

Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.

 

Автор
Дата добавления 23.04.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Презентации
Просмотров267
Номер материала 494150
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх