Инфоурок Музыка Другие методич. материалы"Җыр" түгәрәге эш программасы башлангыч сыйныф

"Җыр" түгәрәге эш программасы башлангыч сыйныф

Скачать материал

 

 

 

 

Башлангыч сыйныфлар өчен

“Җыр” түгәрәк программасы.

 

 

                                                                                      Программаны Татар Сөнчәле мәктәп-балалар   

                                                                                      бакчасы” башлангыч белем бирү мәктәбенең

                                                                                      1 нче сыйныф укытучысы Сибгатуллина Зөлфия

                                                                                       Рәдиф кызы төзеде.

 

                         

 

                                                                   Музыка сәнгате 

                                                             Аңлатма язуы .

Баланы кече яшьтән үк ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып, камилләшеп килгән милли гадәт, йолаларыбыз, гаилә, әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү зур әһәмияткә ия.

Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, хәзерге көндәге халәтен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия халыкчан булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен төзелгән  программа туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның бай мирасын үзләштерүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә, милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

Максаты:

     Тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын баетучы , туган халкының киләчәген кайгыртучы ,хәзерге шартларда үз урынын таба алырлык, ныклы белемле , культуралы , югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес тәрбияләү.

 

Бурычлары:

- халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү ,әдәп - әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

- туган телебез, мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы,йолалары, милли үзенчәлекләре  белән кызыксындыру ;

-табигатьне яратырга , өлкәннәрне хөрмәт итәргә . сабыйларны якларга өйрәтү.

 Төп принциплары:

- сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

- халыкчанлык;

- иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

- иҗтимагый активлыкны үстерүгә башлангыч юнәлеш бирү;

- эстетик зәвык тәрбияләү.

    Программа башлангыч сыйныфлар яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып ,атнага 1 сәгать исәбеннән төзелгән , 34 дәрес.

    Музыка – ул сәнгатьнең бер төре. Кай яктан карасак та музыка кеше белән , кешелек тарихы белән, аның иҗат юлы белән бәйле . Кешелек дөньясы туганда кеше тел байлыгы сай булуга , уку – язу мөмкинлекләре юклыкка карамыйча ымлаган , көйләгән. Шатлыгы булса бер төрле , кайгысы булса икенче төрле көйләгән.

     Җыр балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга  әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора.    Һәр милләтнең бай халык иҗаты мирасы булган энҗе – мәрҗәннрен оста башкаручы җырчы, уенчылары булган кебек, татар халкының да урман- болыннарының, чишмә- елгаларының, басу- кырларының моңын сайрый торган  үз тургайлары бар.

      Җырны оста , яхшы итеп башкару балаларда зур эстетик канәгатьләнү хисләре тудыра.Балаларның күңеленә җырга, моңга карата булган матур караш бик иртә сеңүчән була.Чөнки җыр- музыка шул халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен, рухи тормышын һәм йөзен бөтен тулылыгы белән чагылдыра.

      Күп гасырлар буе иҗади үсеп камилләшкән музыка – кешенең эчке кичерешләрен , уй – фикерләрен, табигать  күренешләрен , тарихи вакыйгаларны музыкаль авазлар аша чагылдыра , тасвирлый. Күп төрле чагылдыручы, тасвирлаучы  чаралар аркылы музыкаль  фикер тыңлаучыга ачык барып җитә ала.Аларны урынлы куллану музыкаль әсәрне тудыручыдан  һәм аны башкыручыдан тора .

Бу фәндәге музыкаль аваз , ноталар язу белеме, ритм , үлчәү , үлчәм , интерваллар , көйләнмә, көй бүлеге темалары аша профессиональ музыкага юл салына .

Башлангыч мәктәптә өстәмә музыкаль белем бирү   түбәндәге максатларны күздә тотып укытыла:

·       укучыларның эчке кичерешләрен , уй – фикерләрен , табигать күренешләрен , тарих – вакыйгаларны музыкаль авазлар аша чагылдыра белергә;

·       музыка сәнгатенең башка сәнгатъ төрләре белән бәйләнешен аңларга;

·        туган илгә, халкына , гореф –гадәтләргә , үткәненә  һәм музыка сәнгатенә  мәхәббәт тәрбияләү .

Музыка фәне , музыка теориясе ул киң .Музыканың барлык башлангыч элементларын  өйрәнеп профессиональ музыкага алып керүче фән – ул “Башлангыч музыка фәне ” .

Эстетик тәрбиядә җыр дәресләре  әһәмиятле чара булып тора.

Балаларда төрле хисләр – гади канәгатьләнү хисеннән алып тирән әхлакый кичерешләргә кадәр уятып, музыка идеал формалашуга ярдәм итә.Мызука,җыр турыдан- туры әхлакый тәрбияви әһәмияткә ия.Чөнки балалар югары, лирик, героик хисләрне бергә кичерәләр.Кече яшьтәге мәктәп балаларының  музыкаль ишетү сәләте , музыкаль әсәрләргә таләбе никадәр югарырак булса, музыканың тәрбияви йогынтысы шуладәр югарырак була.Практик башкару эшчәнлегенә тарту да зур әһәмияткә ия. Музыкаль ишетү сәләтен җырлау һәм музыка тыңлау нигезендә үстерү күз алдында тотыла. Башлангыч сыйныф укытучысы кеше тормышында җырның, музыканың әһәмияте турында башка дәресләрдә дә сөйләргә тиеш.

                   Түгәрәккә йөрүче  укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

-туган ягының танылган шәхесләрен белергә;

- нәрсә ул музыкаль аваз;

- фәндәге музыкаль  авазларны аера белергә;

- ноталарны  яза , таный белергә тиеш;

- музыка уен коралларының төрләрен белергә;

- көйнең характерын билгели белергә;

- авазларны дөрес әйтеп , җырны  дөрес башкара белергә;

- дөрес җырлау кагыйдәләрен төгәл үтәргә;

- композиторлар  турында белем тупларга ;

-бер-берсен ишетеп хорда җырлый белергә.

 

 

ТЕМА

Материалны үзләүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Сәгать

саны

Дәрес тибы .

Белем күнекмәләрен тикшерү ,укыту эшчәнлегенең төрләре

Дәресне җиһазлау

Үткәрү вакыты

План

буенча

фактта

1.

Кереш дәрес .Музыка дөньясына керү. Җырлау кагыйдәләре белән танышу.

Музыка дөньясына керү. .Музыка тыңларга өйрәтү. Музыка дөньясының гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

 

 

1

Яңа материал аңлату

төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар

 

 

2.

Музыка тыңлау.”Бәйрәм бүген “ җырын өйрәтү Ш.Тимербулатов,Р.Корбан

Музыка тыңлау, характерын билгеләргә өйрәтү.

 

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар(Балаларга күчтәнәч дискы),

 

 

3.

Бәрмә музыка уен кораллары белән танышу.”Бәйрәм бүген” җырын өйрәнеп бетерү.

 

Һәр җырның көен дөрес башкару. Авазларны дөрес итеп җырлауларына ирешү

 

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, ,музыка уен кораллары төшкән плакат

 

 

4.

Җырлау күнегүләре өйрәнү.”Үз җырыбыз “ җырын өйрәтү. Ф.Яруллин көе,Ә.Яруллина сүз.

Җырлау күнегүләрен өйрәтү. Музыка дөньясының гүзәллегенә соклана  белергә өйрәтү.

 

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы )

 

 

5.

Композитор – кем ул?(әңгәмә) “Ай , былбылым “ көен тыңлау.”Минем әби “ җырын өйрәтү.

Композиторларның иҗат юллары белән танышуны дәвам итү. Җырлау күнекмәләрен үстерү.Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(50 җыр+50 караоке дискы),

 

 

6.

Музыкаль грамотага өйрәтү( авазлар озынлыгы).”Укытучыма” җырын өйрәтү.И.Хисамиев көе,Э.Мөэминова сүз.

Музыкаль сәләтләрен үстерү өстендә эш алып бару. Авазларны  дөрес  итеп җырлауларына ирешү.

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы ),

 

 

7.

Музыка тыңлау “Бишек җыры”. “Укытучыма “ җырын өйрәнеп бетерү.

Бишек җырлары белән танышу,көйне ишетә белергә өйрәтү.Укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

 

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(50 кечесенә,50 олысына)

 

 

8.

Өйрәнгән җырларны кабатлау. Туган яктан чыккан танылган  композитор белән танышу.

Өйрәнгәннәрне кабатлау. Җырлау күнекмәләрен камилләштерү. Туган яктан чыккан шәхесләр белән танышу.

1

Кабатлау дәресе

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар

 

 

9.

Яңа җыр өйрәтү ”Балалар җыры бу”җырын өйрәтү.Р.Салахов муз.Г.Рәхим сүз.

Яңа җыр өйрәнү өстендә эш.

Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

 

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар

 

 

10.

Музыкаль грамота.Музыкаль авазларның югарылыгы.

Музыкаль төшенчәләр белән танышуны дәвам итү. Авазларны дөрес, ачык итеп җырлауларына ирешү.

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,

 

 

11.

Җырлау күнегүләре өйрәнү.”Хәерле иртә “ җырын өйрәтү.Х.Халиков сүз.,Л.Б.Болгари муз.

 

Җырлау күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.Яңа җыр өйрәтү

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Бииләр итек читекләр дискы)

 

 

12.

Музыка тыңлау . ”Әбием әкиятләре ” В.Агапов көе,Э.Шәрифуллина сүз.

Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

 

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы )

 

 

13.

Кыш темасына багышланган җырларны өйрәнә башлау. Композиторлар белән танышуны дәвам итү. “Яңа ел “ җырын өйрәтү.М.Минһаҗев муз.,Р.Вәлиева сүә.

Кыш темасына багышланган җырларны өйрәнә башлау.

Кышкы табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (Балалар өчен җырлар дискы)

 

 

14.

Яңа елга карата “Чыршы әйләнәсендә”җырын өйрәтү.М.Яриева көе,Р.Миңнуллин сүз.

Авазларны дөрес, ачык итеп җырлауларына иршү. Бәйрәмнәрдә үз-үзеңне әдәпле тотарга өйрәтү.

 

 

1

Кабатлау дәресе

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы )

 

 

 

15.

 

Яңа җыр өйрәтү “Чыршы янында”М.Минһаҗевкөе,Ә.Бикчәнтәева сүз.

Яңа җыр белән танышу. Җырлау күнекмәләрен үстерү өстендә эш. Агачларга сак караш тәрбияләү.

 

 

 

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (Нәни йөрәккә зур бүләк дискы )

 

 

16.

Кышкы табигатьнеңгүзәллеге күрә белергә өйрәтү.Өйрәнгән барлык җырларны кабатлау.

Кышкы табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Җырлау күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

 

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар

 

 

17.

“Шофёр буласым килә” җырын өйрәтү.Л.Батыр –Болгари муз, Э.Шәрифуллна сүз.

Җырлау күнекмәләрен үстерү.Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү

 

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Балаларга күчтәнәч дискы)

 

 

18.

Музыка ничек сөйли?”Үсәсем килә минем” җырны өйрәтү. М.Имашев көе,Л.Әмирханова сүз.

Яңа җыр белән танышу.

Җырлау күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (50 кечесенә,50 олысына)

 

 

19.

Музыка тыңлау”Бала сагышы”В.Агапов көе һәм сүз.

Музыка тыңлау, характерын билгеләү.Өйрәнгән җырларны кабатлау.

 

 

1

Катнаш дәрес

 төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы )

 

 

20.

“Салют сиңа , Муса Җәлил” җырын өйрәтү.Татар халык көе һәм муз.

Муса Җәлил иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.М.Җәлил туган көнендә чыгыш ясау.

 

1

Ныгыту дәрес

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Туган җиремә дискы)

 

 

21.

Музыка тыңлау. “Без әтине яратабыз”җыры.Ф.Мортазин сүз.А.Хәмзин муз.

Музыка тыңлау , характерын билгеләү.Әтиләргә хөрмәт тәрбияләү.Ватанны саклаучылар көнендә чыгыш ясау.

 

 

1

Ныгыту дәресе

төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(мәктәп балаларына җырлар)

 

 

22.

Музыканың тәэсир итү һәм сурәтләү чаралары”.  “Кояшлы ил”җыры.Ә.Рәшит сүз.,Л.Батыр-Болгари муз.

Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Балачак кеше гомерендәге иң гүзәл мизгел икәнен аңлату

 

1

Кабатлау дәресе

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Бииләр итек читекләр дискы),

 

 

23.

Яңа җыр өйрәнү “Әниемә бүләгем”җыры.м.Минһаҗев муз,Р.Вәлиева

Яңа җыр өйрәнү өстендә эш.

Әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Балалар өчен җырлар)

 

 

24.

“Музыка теле нәрсә  ул” әңгәмә.”Әниемә бүләгем”җырын өйрәнеп бетерү.

Җыр өйрәнү өстендә эш.

 

Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.Әниләр алдында чыгыш ясау.

1

Ныгыту дәресе

төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,

 

 

25.

Җырлау күнегүләре. Музыка тыңлау. “Карауҗа авылы көе”Татар халык җыры

Музыка тыңлау, характерын билгеләү. Татар халык җыры белән танышу.

1

Катнаш  дәрес

төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Туган җиремә дискы)

 

 

26.

Яңа җыр өйрәтү “Әйлән –бәйлән “ җыры . РБатулла сүз, Л.Батыр Болгари муз.

 

Яңа җыр белән танышу. Авазларны дөрес, ачык итеп җырлауларына ирешү.

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (Бииләр итек читекләр)

 

 

27.

Өйрәнгән җырларны кабатлау.Туган авылдан чыккан танылган җырчы һәм сәнгать кешеләре белән танышу.

Өйрәнгән җырларны кабатлау. Танылган шәхесләрнең хезмәтенә кызыксыну тәрбияләү. Җыр сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.Яңа ел бәйрәмендә чыгыш ясау.

 

1

Кабатлау дәресе

төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар

 

 

28.

“Яз җыры” җырын өйрәтү. Р.Вәлиева сүз, Л.Батыр Болгари муз.

 

Язгы табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (Бииләр итек читекләр)

 

 

29.

Музыка тыңлау .”Кәләпүшем ,кәләпүш “ җырын өйрәтү.

Яңа җыр белән танышу. Авазларны дөрес, ачык итеп җырлауларына ирешү. Һәр кешенең туган иле кадерле булуына төшендерү.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дискла,Балалар өчен җырлар дискы

 

 

30.

Яңа җыр өйрәтү”Кулчатыр”Ф.Әмәк сүз,Л.Батыр-Болгари муз.

Яңа җыр белән таныштыру

 

Җәйге табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дискла,50 кечесенә,50 олысына дискы

 

 

31.

Г.Тукай сүзләре “Туган тел “ кабатлау.”Шүрәле” җырын өйрәтү.К.Сатиев муз.,Н.Сафинасүз.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Җырлау күнекмәләрен камилләштерү.

 

1

Кабатлау дәресе

 төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, Балаларга күчтәнәч дискы

 

 

32.

Габдулла Тукайның көйгә салынган шигырьләрен тыңлау.”Тукай иртәсе”С.Валиди муз,Г.Афзал сүз.

Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү .Габдулла Тукайның  шигырь бәйрәмендә чыгыш ясау.

 

1

Ныгыту дәрес

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй яз. дисклар,  Балаларга күч тәнәч дискы

 

 

33.

“Казаным – туган калам “ җырын өйрәтү. М.Минһаҗев мвуз, Р.Вәлиева сүз

Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү. Туган якка хөрмәт тәрбияләү.

 

 

1

Яңа материал аңлату

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй яз. дисклар, Балалар җырлары дискы

 

 

34.

Өйрәнгән җырларны кабатлау.Иптәшләре алдында чыгыш ясау.

Авазларны дөрес итеп җырлауларына ирешү. Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Дус, тату булуларына ирешү.

1

Кабатлау дәрес

Индивидуаль, төркемләп

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,

 

 

                                                                                       

 

 “Җыр түгәрәге “ программасын төзегәндә кулланылган әдәбият һәм музыкаь материал.

1.Башлангыч музыка белеме”Казан” 2007.

2.Җырлап узган җәй”Мәгариф” нәшрияты 2009.

4.Музыка дәресләре өчен хрестоматия”Мәгариф” нәшрияты 2010.

5.Педагогика Ә.Н.Хуҗиәхмәтов”Матбугат йорты” нәшрияты Казан – 2001.

 6”Нәни йөрәккә зур бүләк”

7.”Балалар  өчен җырлар”

8.”50 кечесенә,50 олысына караоке”,                                                                                                 

9. ”Сабыйларга бүләк- 2”

10.”Туган җиремә”

11.”Бииләр итек – читекләр”

12.”Балаларга күчтәнәч”

 13.”Көләсе килеп тора”

14.”Мәктәп балаларын җырлар” җыр һәм көй язылган дисклар   

 15.Ә. Н. Хуҗиәхмәтов «Тәрбия дәресләре» Казан: - «Матбугат йорты» 1998.

16. А. М. Низамов «Милли мәктәп – тәрбия нигезләре» Казан – «Мәгариф» 2005.

17. Р. А. Низамов, Җ. Г. Нигъмәтов «Татар халык педагогикасы» Казан – «Мәгариф» 2002.

18. Р. Ә. Сәхипова «Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү» Казан – «Тат. китап нәшр.» 2005.

19.”Башлангыч мәктәптә заманча дәрес” Казан 2009.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Җыр" түгәрәге эш программасы башлангыч сыйныф"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Логист

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Башлангыч сыйныфлар өчен “Җыр” түгәрәк программасы.                                                                                           Программаны Татар Сөнчәле мәктәп-балалар                                                                                          бакчасы” башлангыч белем бирү мәктәбенең                                                                                       1 нче сыйныф укытучысы Сибгатуллина Зөлфия                                                                                        Рәдиф кызы төзеде.                                                                                                  Музыка сәнгате                                                               Аңлатма язуы . Баланы кече яшьтән үк ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып, камилләшеп килгән милли гадәт, йолаларыбыз, гаилә, әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, хәзерге көндәге халәтен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия халыкчан булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Башлангыч сыйныф укучылары өчен төзелгән  программа туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның бай мирасын үзләштерүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә, милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.   Максаты:      Тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын баетучы , туган халкының киләчәген кайгыртучы ,хәзерге шартларда үз урынын таба алырлык, ныклы белемле , культуралы , югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес тәрбияләү.   Бурычлары: - халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;  

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 059 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.09.2014 2135
    • DOCX 127.5 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сибгатуллина Зульфия Радифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3712
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Музыка: теория и методика преподавания в сфере дошкольного образования

Воспитатель (Музыкальный руководитель)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 189 человек из 57 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 369 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания музыки в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 181 человек из 57 регионов
  • Этот курс уже прошли 907 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания специального фортепиано в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 163 человека

Мини-курс

Продажи и самопрезентация в социальных сетях

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 113 человек из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Мини-курс

Основы политической науки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Сохранение и продвижение традиционных российских ценностей и культуры

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 22 человека