Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Другие методич. материалы / Ризаэддин фәхреддин иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Русский язык и литература

Ризаэддин фәхреддин иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы

библиотека
материалов


Ризаэддин Фәхреддин иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.


Киләчәк буын яшьләребез өчен авыру килеш көн-төн

сәгатьләр үткәреп язып утырдым, өметләнәм:

хезмәтем сынык күңелләргә шифа һәм якты нур булыр.

Р.Фәхреддин

Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре, гаилә белән мәктәп, тәрбия белән хокук мөнәсәбәтләре элек-электән кешелек дөньясының игътибар үзәгендә булган.

Мәсәлән, борынгы римлеләр, балага иң яхшы, иң камил тәрбияне тик гаилә генә бирә ала һәм гаилә генә бирергә тиеш , дип уйлаганнар. Борынгы греклар исә мондый өстенлекне мәктәпкә биргәннәр. Шул дәвер философы Платон да, балага иң дөрес тәрбияне тик дәүләт мәктәбендә генә бирергә мөмкин , шуңа күрә аны җиде яшьтән шунда торгызып укытырга кирәк, дип санаган.

ХVIII гасырда яшь буынны тәрбияләп үстерүгә караш үзгәрә башлый. Педагогикага нигез салучыларның берсе Иоһанн Песталоцци кешелек дөньясын баланы гаиләдә хезмәт ярдәмендә тәрбияләү юлы белән савыктырмакчы була. В.Г.Белинский, Н.Г.Чернышевский, Н.А.Добролюбов кебек революцион-демократлар исә, баланы тәрбияләү гаилә белән мәктәптә алып барылырга тиеш, дип санаганнар. Күренекле татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, Р.Фәхреддиннәр фикеренчә, бала тәрбиясе өчен гаиләнең бердәмлеге, ныклыгы, ананың бала җанлы, укымышлы, мәдәниятле булуы төп шарт.

Олуг галим Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия темасына багышлап язылган хезмәтләре кешелек дөньясы өчен әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия. Бу хезмәтләр- бөртекләп җыелган җәүһәрләр. Р.Фәхреддиннең әдәплелек дәресләрендә өйрәнелә торган “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Үгет-нәсыйхәт” китаплары барлык яшьтәгеләр өчен дә, мәдәният һәм мәгърифәт әсәрләре буларак, тәрбия өлкәсендә алтын фондны тәшкил итә.

Яшүсмерләрдә кешелеклелек сыйфатлары формалаштыру- бик мөһим проблема. Аның үзәгендә кешеләр арасында һәр шәхеснең әхлакый үсешен тәэмин итәргә сәләтле күпкырлы мөнәсәбәт тора. Халык педагогикасының да төп бурычы булып халыкны кешелеклелеккә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтү тора бит.

Адәбе тәгълим” исемле китабында, җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап күрсәтеп, Р.Фәхреддин болай яза: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр...” [3: 117].
Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый.
Гаиләдә булган тәрбия – “беренче” тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – “икенче” тәрбия. Аннан соң булган тәрбия – “өченче” тәрбия ди. Аның фикеренчә, һәр кеше гадел булганда гына максатына һәм теләгенә ирешә алачак. “Гүзәл холыкларның иң гүзәле– гаделлектер”- дип яза галим. Галимнең “Тәрбияле бала” хезмәтен һәр уку йортының диварларына алтын хәрефләр белән язып куяр идем мин.

Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый” [3: 43]. Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә аналарның бурычы зур. Ата-аналар җыелышларында “Тәрбияле ана” һәм “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата” китапларыннан өзекләр китерәм: “Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдерегез, урынына карап, бераз йомшаклык, вә вакытына карап, бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачаклар булыр кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез” [3: 59].

Р.Фәхреддиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасак та, һәрберсендә балага ныклы тәрбия бирүдә гаилә һәм мәктәпнең роле зурлыгын күрсәтергә, аңлатырга тырышам. Җыелышларда Р.Фәхреддин сүзләрен еш кабатлыйм: “Ата-ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерер”, яки “Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнсеннәр, вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек вә мәхәббәт нык булыр. Аларга һич ялган сөйләмәгез вә аларга яман дога кылмагыз, бу нәрсәләр исә аларны ялган сөйләргә өйрәтер, вә атаның хөрмәтен киметер” [3: 123].

Р.Фәхреддин һәртөрле бозыклыкларга, аеруча, эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең начар юлга басуы аны хафага сала. Үзенең “Юаныч” исемле хезмәтендә яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтә. Ана буласы кызларымның тәрбия мәсьәләләренә аеруча игътибар итәм. Галимнең кыз балаларга мөрәҗәгать итеп язган сүзләре дә гыйбрәтле: “Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер,... укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр,... мондый кызлар карендәш- кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр” [3: 93].

Дөнья нинди генә катлаулы һәм каршылыклы булмасын, ул язмыш уртаклыгы белән бәйле, шунлыктан кешелекнең киләчәге кешегә, аның әхлакый сыйфатларына, рухи байлыгына бәйле. Ә гуманлылык шәхеснең әхлак сыйфатлары җыелмасы буларак, кешелеклелекнең иң югары үлчәү берәмлеге булып тора. Безнең тарихыбыз булган Р.Фәхреддин хезмәтләрен без онытмаска, шәхес тәрбияләүдә иң мөһим һәм кирәкле чыганак дип санарга тиеш.

Кулланылган әдәбият.

1.Миңнегулов Х. Ризаэтдин Фәхретдин/ Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов// Урта гасыр һәм 19 нчы йөз татар әдәбияты.- Казан: “ Китап” нәшр.,1998.

2.Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. 2 кисәк, Казан, 2006

3.Ризаэддин бине Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы. Дәреслек- хрестоматия/ Төз.-мөх. Р. Шаһиев.- Казан: РИЦ “Школа”, 2007.

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Я, Муртазина Альфира Фатыховна, работаю в средней общеобразовательной школе №4, города Лениногорска, Республики Татарстан.

Я в этой школе работаю с большим интересом и дети меня очень любят.

"Родители обращаются ко мне по всем вопросам и я им помогаю во всех их вопросах.

Родители сами плохо знают татарский язык и всегда обращаются ко мне.

Учитель помогает не только ученикам , но и родителям по вопросам .

Мы встречаемся с писателями, поэтами нашего края и эти встречи помогают нам в совместной работе, так как мы очень любим свою историю и культуру родного края.

Спасибо всем за совместную работу.

Автор
Дата добавления 05.02.2014
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров397
Номер материала 29384020554
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх