Инфоурок Другое КонспектыМероприятие "Дуслык бит ул тормыш үзәге"

Мероприятие "Дуслык бит ул тормыш үзәге"

Скачать материал

Дуслык бит ул – тормыш үзәге.

Максат: чын дуслык,чын дуслар турында сөйләшү; татар халык мәкаль-
ләре белән танышу; бер-береңне хөрмәт итәргә,авыр чакта ярдәмләшергә  кирәклеген төшендерү.

Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Тәрбия сәгате:
Слайд1
-Исәнмесез,кунаклар,исәнмесез,тагын бер кат,кадерле балалар!”

Актуальләштерү. (Уку мәсьәләсен кую).

Бик биектауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

-​ Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.

-​ Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.

-​ Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит.

-​ Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?

-​ Дуслыкны. Ни өчен?

-​ Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән.

-​ Димәк, бүгенге дәрестә сүздә шул Дуслык турында барыр. (Тема белән танышу)

II. Төп өлеш.

-         Балалар экранга игътибар белән карагыз әле, анда рәсемнәр күрсәтелгән. анда сурәтләнгән предметлар атамасының беренче хәрефен алып, килеп чыккан сүзне укырга кирәк. Нинди сүз килеп чыга

-         Әйе, балалар, “Дуслык”

-          Бүген без “Дуслык бит ул- тормыш үзәге”исеме астындагы тәрбия сәгатебезне башлыйбыз.

-Балалар, кунакларга,бер-берегезгә карап елмаик әле.Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелләрне күтәрә,кәефне яхшырта.    Бүген без сезнең белән дуслык турында сөйләшербез.Дуслык-дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе.Дуслары булган кешеләр ге-нә бәхетле буладыр, минемчә. Ә сезнеңчә ничек икән? Сезнең фикерләгезне ишетеп китәсе килә.

Слайд2

Әйтегез әле,балалар,кем ул дус?----------------
Ә сезнең дусларыгыз бармы?----------
Кемнең бер дусты да юк?--------

Слайд

1нче бала.Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

2 нче бала. Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә,

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

3 нче бала. Настоящий друг везде

Верен: в счастье и беде;

Грусть твоя  тревожит.

Ты не спишь – он спать не может,

И во всем без дальних слов

Он помочь тебе готов.

4 нче бала. Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була -

Дусларың гына булсын!

5 нче бала. Сөйләшеп-уйлап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаяртып-көлеп була –

Дусларың гына булсын!

6 нчы бала. Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була –

Дусларың гына булсын!

7 нче бала.Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Дошманлык чыгар юкка.

8 нче бала.Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.
--Алып баручы: Әйе,балалар,Һәркемнең дә дусты булырга тиеш,шулай булганда гына яшәве күңелле,рәхәт була. Ә дус булу өчен дустыңны яратырга, хөрмәт итергә, авыр чакта ярдәм кулын сузырга, дуслыкны сакларга омтылырга кирәк. Бу турыда бик күп әкиятләрдә,хикәя-шигырьләрдә дә языла. Аларда нәкъ менә дуслык җепләренең никадәр ныклы булса,шулкадәр яхшырак икәнлеге күрсәтелә.

-Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? ( Кызлар, малайлар дуслыгы, хайваннар белән дуслык, милләтләр, дәүләтләр дуслыгы һ.б.) Слайдта тәкъдим ителгән дуслык чәчәгенең таҗлары аша сөйләшик.

hello_html_m496afe31.png

-Кызлар һәм малайлар дуслыгы беренче һәм икенче таҗларда урын алган. Ни өчен сез дуслашасыз?

- Үзебезнең класстагы мөнәсәбәтләр дусларчамы? Бер-берегезгә ышана аласызмы? Фикердәшләрме сез, әллә күбрәк бәхәсләшәсезме? Дуслык ярдәмгә килгән вакытлар бармы? ( Бәйрәмнәр уздырганда, бәйгеләргә әзерләнгәндә класстагы дуслыкның көче күренә. Җиңүләргә ирешкәнсез икән, “дуслык белән көчле без” дип әйтергә тулы хакыгыз бар)

- Алдагы таҗыбызда - егет-кызлар арасындагы дуслык.

-Чәчәгебезне табигать белән дуслык таҗы да бизи. Кеше һәм табигать арасында нинди бәйләнеш бар? Кешенең табигатькә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Ә һәрвакытта да дүстанә мөнәсәбәттә торабызмы соң?

Балалар,дуслар бары тик кешеләр арасыннан гына буламы? Хайван-
нар,җәнлекләр арасыннан да сезнең дусларыгыз юкмы?-------------------

(Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатькә карашыбыз уңай якка үзгәрмәсә, дуслык та бетәчәк.

-Чираттагы таҗыбызда – милләтләр дуслыгы. Нинди милләт вәкилләрен беләсез?Алар дин, тән төсе, телләре белән аерылалар. Әгәр һәрберсе үзен башкалардан өстен санаса, нәрсә булыр иде?

Шуңа күрә башка милләт вәкилләренә , дин кешеләренә ничек карарга кирәк?

( Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк.)

-милләтләр дуслыгы дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли. Һәрвакытта да дәүләтләр дус яшиме? Ә бу очракта конфликт ничек чишелергә мөмкин? ( дәүләтләр арасында сугыш булырга мөмкин)

-Сезнең дусларыгыз барлыгын без белдек,балалар,
1 уен ”Дус нинди булырга тиеш”

 - дигән уен уйнап алабыз.

Мин сезгә кешеләр нинди булырга мөмкин,шул сыйфатлар языл-
ган карточкалар өләшәм,ә сез шуларны икегә аерырсыз:кайсылары яхшы- дуслар,ә кайсылары начар-дуслар.

  Аралашучан, тыйнак, ярдәмчел, көнчел, үзен генә яратучы, ваемсыз, мактанчык, явыз, һәрвакыт ярдәм итәргә эзер торучы, шәфкатьле,ышанычлы, намуслы.

- Балалар әйтегез әле кайсы сүзләрне яхшы дусларга керттегез

- Ни өчен?
Балалар,ә артып калган сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз?---------
-----,укып чык әле,сездә нинди сүзләр артып калды?

 Алар турында нәрсә әйтә аласыз?----------------------
Әйе,балалар,бу сыйфатлар беркайчан да дуслык белән янәшә йөри 
алмыйлар.Алар булган җирдә дуслык яши алмый.
Дус яшәргә теләсәк безгә бу гадәтләрдән ерак торырга,үзебездә яхшыларын гына булдырырга кирәк.

--Алып баручы: Ә хәзер,балалар,әйдәгез,бераз хыялланып,фантазияне эшкә җигеп , дуслык турында сөйләшүебезне дәвам итик.
Слайд 5
Әгәр дә без аны күрә алсак,дуслык нинди төстә булыр иде икән?
Дуслыкны иснәп карап булса,исе нинди булыр иде икән?
Ашап карый алсак,тәме нинди булыр иде икән?
Әгәр тотып карый алсак,дуслык нинди булыр иде икән?

- Алып баручы Әйе,балалар,мин дә шулай уйлыйм.Ул шундый йомшак булыр иде, аны гел шулай кысып,яратасы гына килеп торыр иде.
Алып баручы: Балалар,элек-электән дуслык-бик кирәкле , изге хисләрнең берсе булып саналган. Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп   калдырган. Без инде аларны дәресләрдә өйрәнеп киләбез.Бүген шуларның дуслык турында булганнарын тагын бер кат искә төшереп үтәрбез. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм,ә сез-ахырын.Сөйләштек
ме?

Слайд 6 (Мәкальләр өстендә эш)

Йөз сум акчаң булганчы,-

Кош канаты белән,-

Дустың булмаса – эзлә, тапсаң —

Иптәшең үзеңнән —

Дуслыкта, бердәмлектә

Кешенең иң зур байлыгы –

Дус кайгыда

йөз дустың булсын.

кеше дуслары белән көчле.

югалтма.

яхшы булсын.

көч,

дуслары күп булу

сынала
100 сум акчаң булганчы......(әйе,акча ул була да бетә,ә дуслар,дуслык
гомерлек
Дустың булмаса-эзлә......(Әйе,берьялгызың ,дусларсыз гына яшәве бик авыр.Син үзеңә дус табарга тиеш.Ә инде дустыңны югалтмау,сак-
лау-сезнең һәрберегезнең үз кулында.Игътибарлы.ярдәмчелчел,ыша- 
нычлы булсагыз,дусларыгыз югалмас.
Кешенең иң зур байлыгы-...(Әйе,дусты күп булган кеше –иң бай кеше
Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар,кайгың булса,уртаклашалар,шатлыгыңны бүлешә алалар.
Дус-кайгыда.......(Бу яңа мәкаль,бәлки кемнеңдер ишеткәне бардыр.
Син кешенең дусты икән,шатлык килгәндә генә түгел,кайгы килгәндә
дә аның янында булырга тиеш.Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән,
ул чын дусмы?-----------Юк, ул башта ук чын дуслык булмаган.


Слайд  .  Җырлы биюле уен.”Зилем-зиләле”

Сезнең белән киләчәктә андый хәлләр булмасын 
өчен, бер әкият карарга тәкъдим итәм. ”Чукмар белән Тукмар”дип атала ул.Рәхим итеп карагыз.

-         Мультфильм «Чукмар белән Тукмар”
Балалар,әкият буенча нәрсә әйтә аласыз,ул безне нәрсәгә өйрәтә?
    -------------------------------
Бу әкияттәге әби миңа бик ошады.Нинди акыллы әби булган ул,ачулан
мады,кыйнамады ул әтәчләрне,ә ничек итеп акылга утыртты?-------------  .Әйе,бер-берсеннән аерып куйды ул аларны.Шунда гына Чукмар белән Тукмар бер-берсенә бик кирәк ,якын икәнлекләрен аңладылар.Шулай итеп,әби акыл белән,үзе генә белгән кагыйдәләр бу
енча әтәчләрен дус булырга өйрәтте.

5 нче уен. “Дусларын табарга ярдәм ит”.

1. Шаян, шук борындыклар: Чип һәм …………..(Дейл).

2. Мәрхәмәтле Белоснежка һәм ……………………..(җиде гном).

3. Тапкыр Винни Пух һәм …………………………(Пятачок).

4. Крокодил Гена һәм …………………………………(Чебурашка).

5.  Чукмар һәм................................................................(Тукмар)

7 нче уен. “Кем күбрәк белә?”

 

-Алып баручы Ә хәзер барыбыз да басабыз әкрен генә атлыйбыз , атлаган саен “матур сүзләр” әйтәсез

Алып баручы.

Балалар, сез кемнәр?

Укучылар.

Сез ниндиләр?

Дуслар

Уңганнар.

Сөйкемлеләр.

Ләззәтлеләр

Ышанычлылар.

Көчлеләр

 

-Алып баручы. Хәзер безнең коллективта, узара нәрсә булырга тиеш?

ДУСЛЫК

 

-Алып баручы Дуслыкның үз кагыйдәләре була. Шул кагыйдәләрне бергәләп төзик әле:

-         Бер-береңә юл кую.

-         Иптәшеңне үпкәләтсәң, гафу үтенергә курыкма;

-         Ачуланма, дорфа сөйләшмә;

-         Саран булма;

-         Дустыңа булыш;

-         намуслы

·         башкалар белән чын күңелдән кызыксыныгыз;

·         -елмаегыз;

·         -онытмагыз: кешенең исеме аның өчен иң әһәмиятле аваз;

·         -яхшы тыңлаучы булыгыз;

·         -уйлап сөйләшегез.

-         Алып баручы:   Әйдәгез балалар әйткән кагыйдәләрне ныгытып бер күнегү эшләп алабыз “Дуслык күпере” дип атала.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Дөньялар имин торса.

Авырлыкларны кичәрбез,

Дуслык күпере булса.

Парлап басабыз куллар аяклар гәүдәләребез белән дуслык күпере ясыйбыз. Ә хәзер өчәрләп, Һәм бөтен группа белән дуслык күпере ясыйбыз.

-         Бергәләп дуслык девизын әйтеп китәбез:

Галәмнең серләрен белергә,

Укырга, эшләргә, төзергә.

Дус булып яшик без гомергә,

Атлыйк без гел бергә, гел бергә.

-Алып баручы:   Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:дустың бар икән-таянычың бар, дигән сүз. Зур хәзинәләрең, байлыкларың булып та,чын дустың булмаса,яшәүнең яме булмый.Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын,аларның кадерен белегез. Барыгызга да бик зур рәхмәт!!



 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  Аралашучан

Тыйнак    Ярдәмчел

Көнчел

 үзен генә яратучы

Ваемсыз   Мактанчык

 Явыз

һәрвакыт ярдәм итәргә эзер торучы

Шәфкатьле Ышанычлы   Намуслы

Яхшы дуслар:

 

Начар дуслар:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие "Дуслык бит ул тормыш үзәге""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Шеф-повар

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 097 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.10.2016 2970
    • DOCX 63.9 кбайт
    • 24 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Латипова Альфия Файзрахмановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9015
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой