Методическая разработка ко дню рождения татарского
поэта Г.Тукая
Квест- игра «Татар-дозор»
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына
багышланган “Татар-дозор” квест -интеллектуаль уены.
“Туган
тел” җыры яңгырый.
1 нче
бала. Бар
күңеллелек бөтен дөньяда
2 нче
бала. Бар
бер ямь бүген!
Нәрсәдән
бу?
1
нче
бала. Мин
беләм, бәйрәм бүген!
Бергә. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Укытучы. Әйе, укучылар, бүген бәйрәм! Хәерле
көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез
туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына
яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын
калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге
сәхифәләребезнең берсе.
Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар
бакчасыннан ук танышсыз. Менә хәзер инде сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.
Алып
баручы.
Бүген бездә кунакта район мәктәпләре катнашында оештырылган “татар –дозор”
квест интеллектуаль уены. Бу уен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына
багышлана. Уенда 3-4 нче сыйныф укучылары катнаша.
Ә хәзер командалар белән танышабыз
(Һәр команда үзе белән таныштыра: команданың исеме, девизы, Һәр әгъзасы турында
кыскача мәгълүмат бирелә). сезнең команданың исеме ничек? (Командалар танышуы).
Алып
баручы. Шулай
итеп, ярышны башлыйбыз.
I тур. “Батыр берне, белемле
меңне егар”. (Г.Тукайга
багышланган сораулар. Җавапны белгән укучы кызыл түгәрәкне күтәрә).
1. “И
туган тел, и матур тел,
Әткәм -
әнкәмнең теле!”
Бу юлларны
кем язган ?
2. Ул
кайчан һәм кайда туган?
(26 апрель, 1886 ел, Арча районы, Кушлавыч
авылында)
3.
Габдулланың әтисенең исеме? (Мөхәммәтгариф)
4.
Габдулла Тукайның әнисенең исеме? (Мәмдүдә)
5.
Г.Тукайның бабасының исеме? (Зиннәтулла)
6. Әнисе
үлгәннән соң Габдулла кайда яши?
7. Ул тагын
кайларда яшәгән?
8. Беренче
шигырен ничә яшьтә яза башлаган ?
9. Казанга
ничәнче елны килгән?
10. Ул
нинди телләрне яхшы белгән? (Татар,рус, гарэп, фарсы, ..... )
11.
Г.Тукай ничәнче елда вафат булган? (1913)
12.Тукай
шигырендәге тычкан нәрсәгә төшеп бата башлаган?
13. Гали
нәрсәне ашата?
14.Кәҗә
белән Сарык нәрсә тапканнар?
15.
“Кызыклы шәкерт”тәге маэмайның исеме ничек?
II тур. Шигърият бакчасында.
Сәнгатьле
итеп яттан Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләү.
III
тур. Зирәклекне тикшерү. Номерлар сугылган, Габдулла Тукай турындагы картиналар күрсәтелә.
Аннан соң сораулар бирелә?
1.
1 нче рәсемдә
кечкенә Габдулла нәрсә ашый?(ипи)
2.
3 нче рәсемдә.
Бәләкәй Апушның
аягында нәрсә ?(читек)
3.
2 рәсемдә зур
Габдулла нинди агач янында басып тора?(каен)
Музыкаль тәнәфес. “Бала белән күбәләк” җырын башкаралар.
Берсе күбәләк булып киенгән.
IV тур. Җитезлекне тикшерү.(тизлеккә)
1. Кайсы шигырь артык?
1). “ Бала белән
Күбәләк ” 2). “ Кызыл
ромашка ” 3). “ Гали белән Кәҗә ” 4). “ Буран ”
3. Нинди иллюстрацияләр Габдулла Тукайның
әсәренә туры килми?
1). “ Сертотмас үрдәк ” 2).” Шалкан ”
3). “ Су анасы ” 4). “ Кәҗә белән
Сарык ”
4. “ Эш беткәч уйнарга ярый ” шигырендә бала
янына нәрсә килми?
1). Кояш 2). Эт 3). Сандугач 4).Алмагач
5. Бу юллар кайсы шигыреннән?
“ Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда
мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкатъ сайравыгызны
тыңларым.”
1). “ Тәүфыйкле песи ” 2). “ Кызыклы
шәкерт ” 3). “ Кошларга ” 4). “ Сыерчык ”
6. Бу елда Габдулла Тукайның тууына ничә ел?
1). 130 2). 150 3). 137 4). 136
V тур.
“Чал тарихлы башкалам”. Тактада Татарстанның күренекле шәхесләренең рәсемнәре күрсәтелә.
Башта –йөзнең бер өлеше, дөрес булмаган очракта, йөзнең икенче өлеше ачыла.
Әгәр әлеге шәхеснең исеме портрет тулысынча ачылып беткәч әйтелсә, җавап кимрәк
балл белән бәяләнә).
1 нче
командага – Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин.
2 нче
командага – Шәүкәт Галиев, Габдулла Тукай.
3 нче
командага-Муса Җәлил, Абдулла Алиш
VI тур. Тәфтиләү сүзеннән яңа сүзләр уйлап язалар.
VII тур. Кызыклы сораулар.
1.Галинең
дусты кем? (Кәҗә).
2.
Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек? (Былтыр).
3. Тукай
утырып йөргән транспорт төрен атагыз.(Ат).
4. Карак
малайны куркыткан хатын кем? (Су анасы).
5.Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )
6. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )
7. Берсе – татар кояшы, берсе – рус
кояшы – алар кемнәр? (Г.Тукай, А.С.Пушкин).
VIII тур. Капитаннар бәйгесе. Мәкальләрне
дәвам итәргә.
1. Кем эшләми, ... (шул ашамый).
2. Калган
эшкә ... (кар ява).
3. Сүзең
белән мактанма, ...(эшең белән мактан).
4. Эш
беткәч ... (уйнарга ярый).
5.
Тырышлык – зурлык, ...(ялкаулык – хурлык).
1. Аз
сөйлә, ...(күп эшлә).
2. Телләр
белгән, ...(илләр гизгән).
3.
Тырышкан табар, ...(ташка кадак кагар).
4. Егет
кешегә ...(җитмеш төрле һөнәр дә аз).
5. Һөнәрле
үлмәс, ...(һөнәрсез көн күрмәс).
Йомгаклау. Бәйгегә нәтиҗә ясау. Жюри
бәйгегә нәтиҗә чыгарган арада
Музыкаль пауза.
Уенны
тәмамлау. Нәтиҗә ясау.Җиңүчеләрне бүләкләү.
Кичә укучылар
башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамлана.
Укытучы. Шуның белән сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган Татар-
дозор” квест интеллектуаль уенын тәмамлыйбыз.
Барыгызга да исәнлек, зур уңышлар телибез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.