Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / "Наши деревенские обычаи и законы"

"Наши деревенские обычаи и законы"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Гореф-гадәтләребез

Икегез дә пар

килгәнсез...

Бу теманы күтәрүгә ике өлкән кешенең, сөйләшүен ишетү этәрде. Алар яшьләргә туй үткәрү ата-анага авыр йөк булуына зарландылар. Әңгәмәдәшләрнең туганнары улларының туена 70 мең сум ссуда алганнар һәм хәзер бурычларын ничек түләргә белмиләр. Ә яшь пар, гадәттәгечә, бүләккә килгән акчаларны алып, туйдан соң, сәяхәткә киткән....

-Никахны йола буенча рәсмиләштерү буларак туй гади, әмма мәжбүри йолалар буенча үтә. Шәһәрдәге кебек үк, авыл туйларында да кияу белән кәләшнең туганнары катнаша һәм театральләштерелгән күренешләргә, җырга, биюгә һәм уеннарга күп вакыт бирелә-дип сөйли быел туй үткәргән Пәрәүдә яшәүче Рузалия Гайнуллина.

-Улыбыз булачак киленебез белән өч ел яратышып йөрделәр. Без, әти-әниләре, туйның кайчан булачагын белми идек. Аларның никахына рухи яктан әзер булсак та, матди планда кайбер авырлыклар булды- җыелган бурычларыбызны түлисе бар иде. Әмма улыбыз (аңа 23 яшь) өйләнергә нияте булуын әйткәч, каршы килмәдек. Туй-кичектереп булмый торган гадәт бит. Өстәвенә үзебезнең дә ике кызыбыз үсеп килә. Аларга үз тормышларын төзергә ярдем итү-ата- ана бурычы. Шулай итеп, улыбызның өйләнү мәсьәләсе һәл ителде. Булачак киленгә дә бернинди дәгъва юк: акыллы, чибәр, ә иң мөһиме яхшы гаиләдән. Рузалия ире Рифкат белән Сабантуй көнне кыз димләргә карар кылганнар. Пәрәүгә туганнарына кунакка кайткан булачак кодалар бик олылап каршы алалар. Ул кичтә чәй естәле артында булачак туйның вакыты турында килешәләр. Аны ураза тәмамланганнан соң, гыйнвар ахырына билгелиләр. Никахны киленнең әти-әнисе йортында, ә туйны кияу авылында ясарга булалар. Шушы көннән башлап ике гаиләдә дә булачак туйга әзерлек башлана. Хәзер, барлык формальлеклар үтәлгәч, эш «җиңеләйде»-тантанага акча табасы гына калды. Ярый әле, туганнар күп һәм барысы бергә 40 мең акча җыялар. Бу акчага улларына костюм, кәләшкә бик матур туй күлмәге, фата, муенса һәм, әлбәттә инде, икесенә дә балдаклар сатып алалар.

Алабугада никахтан соң яшьләр Пәрәүгә кайталар. Әмма туйга кадәр кәләш туганнарында яши һәм кияү туй көнендә аны сатып алырга тиеш. Бу вакытка туйга әзерлек тәмам һәм кияү егете өенә туганнары һәм дуслары җыелган. Төшке аш вакыты җитәрәк чәчәк бәйләмнәре тотып яшьләр баянга кушылып җырлап кәләш йортына юнәләләр. Анда кияү егетенә күп сынаулар аша узарга туры килә. Мәсәлән, бусага аша узганчы кияү егет кәләшне мактап җыр җырларга тиеш. Аннан соң аны лимон ашарга мәҗбүр итәләр (йөзен сытса, штраф тули). Шуннан соң кәләшнең дус кызлары оештырган имтиханны узарга туры килә. Барлык сораулар да булачак хатынының гадәтләренә, холкына, зәвыгына кагылышлы була. Дөрес булмаган һәр җавап өчен-акчалата түлисең. Ниһаять, ярты сәгатьләп сынаганнан соң сөйгәненең бүлмә ишеге ачыла. Хәзер бергәләп авыл мәдәният йортына язылышу турында таныклык тапшыру уңаеннан рәсми танта- нага барырга мөмкин. Әмма шул вакытта кәләшнең туфлие югалуы ачыклана. Аны табу өчен кияү егетенә тагын күп «көч куярга» туры килә...

Кәләш өендә бераз җырлап-биеп алгач, җыелышып авыл клубына китәләр. Анда бик күп авыл халкы җыелган. Әти-әнил- әре, туганнар, дуслар кияү белән кәләшне чәчәкләр һәм котлаулар белән каршы алалар. Шуннан соң җирле үзидарә Советы рәисе яшь парга язылышу турында та-ныклык һәм алтын балдаклар тапшыра. Аннан соң күңел ачулар, җирле авыл мәдәният йорты директоры тарафыннан махсус әзерләнгән концерт башлана.

Туй үпкәсез булмый, ди халык мәкале. Ә үпкәләү- челер мөмкин кадәр аз булсын өчен Гайнуллиннар туйга күбрәк туганнар, дусларын чакырырга тырышканнар. Ба¬рысы бергә йөздән артык кеше җыелган. Өй иркен булса да, бер ук вакытта барысын да кабул итү мөмкин булмады.

Шуңа күрә беренче көнне яшьләр бәйрәм итте, ә икенче көнне-өлкәнрәк яшьтәге кунаклар.

Бәйрәм өстәле артына утырыр алдыннан кияү белән кәләшкә капка төбендә тормышлары бал белән май ке¬бек булсын дип май белән бал каптырдылар.

Хәзерге заманда авылда уза торган туйлар сый-хөрмәт ягыннан элекке еллардагы туйлардан бик нык аерыла. Базарда һәм кибетләрдә теләсә нинди продуктларның булуы бик тәмле ашлар әзерләргә мөмкинлек бирә. Бу туйның кунакларына, мәсәлән, бигрәк тә «еврей¬ский» салаты, кайнар һәм салкын алым белән ысланган кызыл балык ошады. Ә менә татар халкының милли ашлары-бәлеш һәм гөбәдияләр шул килеш калды. Тәмле сулар белән беррәттән кунакларга шәраб һәм аракының берничә төре куелган иде. Әйтергә кирәк, авыллар- да туйга әзерләргә булышучыларны аерым сыйлау гадәте бар-бу гадәттә туйдан соң икенче көнне була.

...Хуҗабикә белән улларының туе турында сөйләшкән арада гаилә башлыгы Рифкать Хәсән улы эштән кайтты. Төшке аш вакытында тагын сөйләшә башладык. Бу юлы егерме биш ел элек аларның өйләнешүләре турында. Аларнын кавышулары, тормыш корып җибәрүләре авыр һәм шул ук вакытта романтик булган. Ул вакытта Казанда эшләүче Рузалия авылга әйләнеп кайтудан баш тарткан, ә Рифкать туган авылын¬да калырга карар кылган. Аңа бу чая кызны урлаудан башка юл калмаган. Моңа кадәр дә берничә ел яраты¬шып йөрсәләр дә, Рузалия беренче вакытларда үпкәләбрәк торган. Кеше сүзеннән курку һәм иренең чын күңелдән гафу итенүләре генә зур тавыш чыгудан коткарып калган. Иң мөһиме, бик күп гадәти булмаган юл белән оешкан гаилә нык булган.

Р.Сабитов

hello_html_m1b825f10.jpg

Рузанна һәм Рамис

Гайнуллиннар туй көнендә.




Автор
Дата добавления 10.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров34
Номер материала ДБ-183808
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх