Инфоурок Другое Научные работыНаучная работа об истории татарского народа, история предметов быта, рукоделия.

Научная работа об истории татарского народа, история предметов быта, рукоделия.

Скачать материал

Халкыбызның күңел җәүһәрләре

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен

Ни иккәнен, ни чиккәнен

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

(Р. Файзуллин)

            Шагыйрьләребез әйтүенчә, татар халкы хезмәт сөючән , игү, чигү, тегүгә сәләтле халык. Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә кул эшләре башкарган, бәйрәмнәрдә җырлы – биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән.

 “ Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”. Нинди ялкынлы сүзләр,чыннан да, үткәнебезне,тарихыбызны онытырга ярамый.Һәр бизәккә ниндидер мәгънә салынган. Шушы байлык белән бүген танышып,  үзебезгә рухи азык алыйк. 

     Татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары күп гасырлар төрле әсәрләрдә халык иҗатларында яп-якты урын тапты : ювелир эшләнмәләрдә нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, кабер ташларының кисеп ясалышы , баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәре,торакларның бизәкләре.

        Ә менә татар халкы нинди бизәкләрне үз итте икән соң?Геометрик орнамент-геометрик фигуралар белән ясалган бизәк. Бу бизәкләрдә  күп төрле татар орнаментлары һәм бизәкләре арасында геометрик орнамент та шактый зур урын ала. Авыл торакларында, ювелир эшләнмәләрдә һәм тукымадагы бизәкләрдә киң кулланыла.

· дулкыннар.

·йөгереп килгән дулкыннар.

· бау.

·әйләнмәләр.

·үрелмәләр, борылма.

· тоткалар.

· йолдызлар һәм айлар һәм башкалар.

Чәчәкле-үсемлек орнаменты-бай үсемлек ,чәчәк дөньясын сүрәтләүче бизәкләр.

-Бу бизәкләрдә  ромашка, канәфер, мәк, георгина, кыңгырау, гөлҗимеш чәчәкләре бар.

Лалә(тюльпан)чәчәге бигрәк тә яратып кулланылган.ул 3,6,8 таҗлы булып ачылган ,бөреләнгән килеш тә булырга мөмкин.Республикабызның туграсы(гербы)нда да лалә чәчәге ясалган.Ул нәрсәне аңлаткан?(лалә-яңарыш чәчәге) Ул иртә язда беренче булып шытып чыга,җирне яңарта.

Зооморф орнамент-табигатьтәге хайваннар сурәтләгән бизәкләр. Биредә табигатьтәге тере сурәтләрне күзәтергә мөмкин.  Аеруча бу иҗатта кошлар сүрәтләнә. Кошлар- аеруча сакланып калганы , халык иҗатының тотрыклысы. Кошлар белән    күп ышанунар, әкиятләр һәм риваятьләр бәйләнгән.

         Татар халкы күбрәк нинди төсләрне кулланды икән?

     Милли бизәкләребезнең нигезен яшел, шәмәхә, зәңгәр, алсу, сары төсләр тәшкил иткән. Яшел төс - яшәү билгесе, зәңгәр – тынычлык, күк йөзе, сары – кояш, алтынсу – затлылык төсе буларак сурәтләнә.Бу эшләрендә бизәкләүчеләр, чигүчеләр нәрсә күрсәтергә, нәрсә әйтергә теләделәр икән?

Милли бизәкләребез чишмә башы – ул Болгар чоры халык иҗатына керә. Болгарлар утны, һаваны, суны, кояшны изгеләштергәннәр. Кояш, су, ут символлары болгар бизәкләрендә бик бай. Алар болгарларның бронза көзгеләрендә, чүлмәкләрендә еш күзәтелә. 17 ботактан торган “Тормыш агачы” болгар сынлы сәнгатендә очрый. Ул явыз рухлардан саклану өчен кулланылган. Шулай ук кош-корт, поши, канатлы барс, ат, аю кыяфәте биреп ясалган савытлар булган. Янәсе алар савыттагы ризыкны явыз рухлардан саклый.

Ислам дине җанлы әйберләрне сурәтләү гөнаһ санаган, шуңа күрә болгарлар чәчәкләр сурәтләре ясауга ирешкәннәр. Табигатьтәге матур чәчәк, яфраклар, хыял белән бастырып ачык төсләр, гади формалар аша чигүле бизәкләр булып читекләр, камзул, түбәтәй, ашъяулыкларга күчкәннәр. Татар милли бизәкләрнең нигезен – чәчәк, яфрак һәм үсемлек бизәкләре тәшкил итә.

-Татар сәнгатенә нигез салучы, халкыбыз орнаментын классификацияләүче галим булып Идел буеның беренче сәнгать белеме докторы Вәлиев Фуад Хәсән (Хөсәен) улы  санала. Татар халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә. Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халык сәнгатенең туку, чигү, каюлы күн, зәркәнчелек сәнгате, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә; татар сәнгатенең Болгар һәм Алтын Урда сәнгатьләре белән дәвамчан бәйләнешен дәлилли. Казан ханлыгы дәверенең башка сәнгать эшләнмәләренең эшләнү вакытын һәм урынын ачыклый.
        Аның
реконструкцияләре һәм эскизлары ярдәмендә агачтан салынган йорт үрнәкләренең макетлары, зәркән эшләнмәләре, агач сувенирлар (уеп язу һәм бизәү), металл эшләнмәләр һ.б. иҗат ителә һәм музейларда урын ала.

       Музейларда гына сакланса да, көнкүреш, кирәк-яраклары, чигү  әйберләре безнең технология кабинетының кечкенә генә байлыгы. Үткәнебезгә ихтирам, киләчәккә - күпер.Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше. Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез. Челтәр-челтәр ак пәрдәләр, бизәкле-чәчәкле чаршаулар, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз элек авыл өен күз алдына да китереп булмаган.Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, сабый бишегенә тартылган чигүле чабылдык, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр… Йөрәк хисләрен кушып күз явын алырдай бизәк төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгәннәр алар.

Менә алар – халык җәүҺәрләре! Менә бөтен дөньяга билгеле булган милли киемнәр. Бу бизәкләр әлеге көнгә кадәр сакланган.

     Татар кызларының күлмәкләре киң, бала итәкле булган. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.Аның өстеннән җиңсез бәрхет камзул киелгән. Башларына ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән бәрхет калфак кигәннәр яисә, чит-читеннән артка чөеп, яулык бәйләгәннәр. Аякларында – төсле күннән бизәкләп чигелгән җиңел читекләр. Авыл кызлары күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч та яба торган булганнар.

     Үз-уземне белә-белгәннән дәү әнием авылда  алъяпкыч кия. Аның  алъяпкычлары төрле-төрле була. Аш пешергәндә берсен, урамга чыкканда икенчесен кия ул. Алъяпкыч берничә төрле булган. Аш – су арасында, печән җыйганда, кунакка барганда кия торган. Челтәрле, чигүле алъяпкыч хәзерге әдәби әсәрләрдә дә төп урынны алып тора. Алъяпкыч сүзе – алга ябу сүзеннән алынган.  Бервакыт ул миңа сандыгында сакланган. Үз әнисенең  бик матур,  шул ук вакытта гади дә булган  алъяпкыч күрсәтте. Ул минем картәниемнең киемнәре икән ...Минем сокланып карап торуымны күреп, ул миңа милли киемнәр турында   сөйләде. Борын заманнардан кешеләр матурлыкка, сәнгатькә омтылганнар.  Алъяпкычлар киндер тукымалардан яки ак бүздән тегелгән, тамбурлы чигеш һәм челтәрләр белән бизәлгән. Татар кызларының алъяпкычлары “канатлы” булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора... Татар кызларының яраткан бизәнү әйберләре – алка, муенса һәм беләзек. 

      Татар ир-егетләренең киеме – кыек якалы ак күлмәк, карасу төстәге камзул, чалбар, бәрхет кәләпүш һәм күн итекләр. Ике якка үреп салып , чулпылар таккан чәч толымнары татар кызларының горурлыгы булган.

Халкымның күңел җәүһәрләре,  күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул? Гомер буе җыйган байлыгымы, истәлегеме, әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...
Әби – бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.

 

      Әби, бабайларыбыз заманындагы фоторәсемнәрне караганда бигрәк тә ул чордагы хатын-кызларның баш киемнәренә - укалап, энҗе, сәйлән бөртекләре белән бизәп чигелгән таҗ - калфаклары игътибарны җәлеп итә. Нәкъ менә милли калфак татар хатын-кызы йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек, нәфислек өстидер сыман тоела.
Тарихи хәтер уянамы – бүген дә татар кызларын, апаларыбыз, әниләребез, әбиләребезне калфаклы итеп күрәсе килә. Татар калфагы музей экспонаты яисә концерт-сәхнә киеме генә булып калмасын, ә заманча татар хатын-кызы гардеробының да алыштыргысыз өлешен тәшкил итсен иде дигән теләк туа.
Калфак кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккән, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барган. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Алай гына да түгел, ул әле — йола киеме дә саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган бит. Чәчләрен шомартып тарап ике толымга үргәч, ул башына күлмәгенә төстәш калфак киеп куйган.
Калфак әлегәчә аңлашылып бетмәгән серле-кызыклы тарихка ия. Безнең якларга XVII—XVIII гасырларда килеп чыккан сәяхәтчеләрнең рәсемнәренә караганда, ул чорның хатын-кызлары өскә таба очлайтып ясалган каты баш киемнәре кигәннәр. Сөембикәбезне дә әнә шундый башлык белән күз алдына китерәбез. Тикшерүче-галимнәрнең күбесе калфакны да шул баш киеменнән килеп чыккан дип исәпли. Ничек итепме? Башлыкның каты нигезен алып, йомшак тукымага алыштырганнар, очын исә артка яисә бер кырыйга янтайтып салганнар.

         Татарларда милли киемнең аерылгысыз өлеше булып түбәтәй санала.
Түбәтәй — ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да күрсәтә. Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән-берсе аерылып торалар. Ирләр кия торган әлеге баш киеменең көн дә кия торганын, гадәттә, чигелмәгән кара хәтфәдән (бәрхеттән) тегәләр. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелә, ука-мәрҗән белән бизәлә.
Кәләпүш — бу да түбәтәйнең бер аталышы. Кәләпүш асыл Бохардан, сартлардан чыккан баш киеме. Түбәсендә ефәк чугы да була. Кәләпүш фарсы сүзе: кәлә -баш мәгънәсендә, пүш — япмак мәгънәсендә. Ягъни «намазга керешкәндә башыңны капла» дигән мәгънәдән алынган булса кирәк.
Түбәтәйләрнең формалары күп: сай, баш өсте очлаеп килгән, чуклы hәм цилиндр формасында булалар. Бүгенге көндә татар халкының баш киемнәре, чигешләре белән яшьләр дә кызыксына башлады.

Ак калфаклар, кәләпүшләр

Болары инде таныш.

Ә кем белә – кайдан туган

Татарда читек-кәвеш?

 

       Чигүле читекләр татар халкының горурлыгы булып торалар.
Казан татарлары йөз еллар буе теккән, кигән бизәкле, йомшак күн итекләрне кем белми? Әмма боларның да сере бар. Һәм ул серне бөтен кеше белә дә алмый. Читекләрнең күнен кисү һәм махсус җөй белән кулдан ялгау — үзенчәлекле ысул. Төсле күннәрдән бизәк өстенә бизәк тегелә, ә арада чигүле бауга охшаш җөй хасил була.
Читекне  ирләр  дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен   татарлары    гына  кимәгән.) Ирләр читеге  гадәттә кара күннән, йомшак табанлы  итеп тегелгән. Балтыры  матур  торсын очен, анны чолгау  бәйләп  кигәннәр. Урамга  чыкканда читек өстеннән  күн  кәвеш (ката) яки резин калуш  кигәннәр. Бу  төр  читекне намаз яки мәсех читеге  дип  атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләрдә киң  таралган була. Яшь    хатыннар  һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

          Арча – бүгенге заман милли читекләрнең туган иле. Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы. XIII гасырда ук бу як хатын – кызлары башта аларны үзләренә бирнәгә чиккәннәр. Соңрак чиккән читекләргә сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр.Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...   Россия музейларының күбесендә безнең читекләр куелган. Бер-берсенә охшаган ике пар читек сирәк очрый.

        Хәситә - татар хатын-кызларының үзенчәлекле, оригиналь бизәнү әйберсе ул. Гадәттә төсле тукымадан теккәннәр аны. Киңлеге 5 – 12 см, озынлагы 30 – 40 см булган хәситәне кызлар килештереп бәйләгәннәр. Ул каты булып торсын өчен, тукыманың эчке ягына калын сукно яки катыргы куеп калдырганнар. Тукымага күптөрле бизәкләр тезеп чыкканнар: яка чылбыры, асылмалы бизәк, кабырчык, сәдәфләр...Кыз – киленнәрне явыз көчләрдән саклау өчен хәситәгә бөти такканнар. Бөти – Коръәннән алынган хикмәтле сүзләр язылган таш, күләме кечерәйтелгән Коръән яки догалык саклана торган бәләкәй тартмачык. Ул – тукымадан тегелергә яки металлдан ясалырга мөмкин.
Хәситәне ничек тагып йөрүләре дә кызыклы. Күкрәк һәм арканы тыгыз каплап, сул җилкә аша уң кул астыннан үткәргәннәр аны. Ягъни, йөрәкне хәситә белән каплаганнар.
         Тукымадан гына түгел, яка чылбырларын тоташтырып та хәситәләр ясаганнар. Татар зәркәннәренең нечкә зәвыгы турында сөйли алар. Андый хәситәләрне гадәттә бай ханымнар бәйләп йөргән.

Яка чылбырлары – чын татар бизәнү әйберләре, алар – асылмалы бизәкле прәшкәләр. Ул бастырып тегелгән якаларга тагылган. Бизәнү әйберсе булу белән бергә, күлмәкне яка белән тоташтыру хезмәтен дә үтәгән.
Яка чылбырының нинди генә төрләре очрамаган! Күлмәк якасы каптырмасында 2 – 3 асылма бизәк эленеп торса, димәк, ул – яшь кызларныкы. Әгәр инде бизәкләр саны күп булса, әлеге яка чылбыры өлкән ханымнарныкы. Яка чылбырларын иң башта болгар бабаларыбыз уйлап тапкан. XIX йөзгә кадәр үк тапканнар аларны. Киемнең фасоны үзгәргәч, аларны кирәксенми башлаганнар. Татар хатын-кызлары чәч толымнарын бизәкле, тәңкәле чулпылар белән бизәгәннәр.

        Татар хатын – кызларының символы – ак яулык! Ул чисталык, тынычлык билгесе һәм күңел көзгесе. Безнең татар хатын – кызларын, әбиләрен ерактан ук танып була. Күңел якты хисләр белән тула

Элек – электән безнең хатын-кызларыбыз шәл-яулыкны яратып бәйләгәннәр. Яулыкның төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты – hәрберсе шул дeвернең үзенчәлеге хакында сөйли.

Ә сез беләсезме, Россиядe яулыклар кайчан барлыкка килгән? Алар 16-17 гасырлардабарлыккакилгән hәм канаваткадипаталган. Ул     яулыклар зур итеп юкка ефәктән тегелгән.

Яулык нинди сыйфатлы материалдан эшләнгән булуына карамастан, хатын-кыз тормышының намусын күрсәтә. Элек мәҗбүри рәвештә яулыгын тартып алып башын яланбаш калдыру – хатын-кыз oчен оят саналган .Авыл хатын-кызлары үзләре ачык кызыл, ак ситсадан шәл-яулыклар теккәннәр. Җәйге эссе көннәрдә яшeл-яулыклар башны кояштан саклаган heм басуларда эшләп арыгач, ял итеп алганда япма хезмәтен дe үтәгән. Яулыкны бизәкләп, чигү эшләре дә алып барганнар. Бу ефәк шәл дә безгә олы Шырдан авылыннан килеп иреште.

             Борынгыдан килә: татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. (палас)

Матур сөлгеләр элдек без

Бәйрәмнәрдә түр якка.

Күзнең явын алырлыгын

Әни чиккән яшь чакта.

Сабантуйда көрәшәләр,

Чиккән сөлге – батырга.

Толпарларда малай чаба

Сөлге алып кайтырга.

Чүпләмләп чигелгән сөлге -

Әнкәй күңеле көзгесе.

Онытылырга тиеш түгел

Өлкән буыннар төсе.

Р.Миннуллин

          Һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сүрәт туграсы бар! Ул — сөлге! Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, атларда чабыша. Сөлге — татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.

      Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир – егетләр сабан туйларында бил алышалар, аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар. Сөлге – символ. Ул – халкыбызның әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символ. Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге чагылыш тапкан. Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр, кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән. Мондый матур чигүләрне, мондый матурлыкларны тудырырга никадәр түземлелек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк булган.

       Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими. Карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә! Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан әлеге һөнәрләрне өйрәнеп каласы иде. Алар әби - бабаларыбызның күңел җылысын саклаган хәлендә киләчәк буыннарга барып ирешсен иде.
Әбиләрнең күз нурларыннан тукылган сөлгеләр! Һәр төснең җылысын тоя белүче куллар чиккән ашъяулыклар! Беркем дә сезнекеннән матуррак чигешләр таба алмый. Халкымның йөз аклыгы бит сездә...

          Намаз укыган кеше Аллаһ Тәгалә хозурында торганлыктан, аның тәне, киеме, намаз укый торган урыны пакъ булырга тиеш. Шунлыктан, халкыбыз үзенең бөтен осталыгын, күңелен куеп намазлыклар булдырган. Китап тышындагы һәм эчендәге үтә күренмәле пәрәвез җебедәй нечкәлек белән үрелгән орнаментлы паннолар, фризлар – рәсемчелегебезнең чишмә башы. Татарлар өчен өйләрендә ишек өстенә дога сүзләре язылган шамаил элү, яки аны башка бер урында тоту үзе бер гореф-гадәт. Алланың барлыгын һәм берлеген искә төшереп торучы һәм рухи терәк Коръән сүзләре язылганга күрә шамаилләр кадере зур. Тагын алар борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә. Белгәнебезчә, мөселманнарда кешеләрне ясау тыела, шунлыктан коллиграфиягә нигезләнгән сәнгать үрнәкләре – шамаилләр киң таралыш ала.

         Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.

  Хезмәтемне  Рәсимә Гарифуллинаның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Гореф-гадәтләрне ташламыйк та,

Телне йотмыйк нигез ташында

Син,татарым,үз ит    үткәнеңне

Татарлык  ул   шуннан   башлана.

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научная работа об истории татарского народа, история предметов быта, рукоделия."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по футболу

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 657 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.06.2018 492
    • DOCX 88.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бикмехаметова Сумая Гумаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Бикмехаметова Сумая Гумаровна
    Бикмехаметова Сумая Гумаровна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 20264
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 500 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 335 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 288 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Основы теоретической механики

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Искусственный интеллект: тексты и креативы

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 252 человека из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека