7нче сыйныф рус төркеме.
Дәрес
темасы: Минем төс – яшел. Ә синеке?
Дәреснең максатлары: 1.
Белем бирү: төсләрне искә төшерү, өйрәнү;
алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның
сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм
мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер -
берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
Предмет нәтиҗәләре: төсләрне сөйләмдә дөрес формада куллана белү.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Белемнәрне системага салу
күнекмәләрен камилләштерү
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр.
Укучыларда телне өйрәнүгә
кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру
Дәрес
барышы.
I. Оештыру. Мотивлаштыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!
Мин бүген дәрескә шарлар белән
кердем. Шарларны без кайчан кулланабыз? Бәйрәм вакытында. Сезнең күңелләрдә дә
һәрвакыт бәйрәм булсын. Дәрес барышында игътибар белән тыңлап утырыйк.
II. Актуальләштерү. Өй эшләрен
тикшерү.
Үткән дәрестә без, характер
сыйфатлары турында сөйләшкән идек. Хәзер искә төшереп, кабатлап китик әле.
1.Экранга карыйбыз. Анда сүзләр
бирелгән. Алгы рәттә утыручылар уңай сыйфатларны гына аерып яза, ә арткы рәттә
утыручылар тискәре сыйфатларны аерып яза.
Тыйнак, ялкау,
җитди, тупас, тырыш, әдәпсез, тәрбияле, акылсыз, игътибарлы, саран ,
кешелексез, киң күңелле. ( 1 слайд.)
2. Үзара тикшерү.
Эшнең нәтиҗәсен тикшерәбез. Эшләрне
каршыдагы иптәшегез белән алышынасыз һәм экрандагы җавап белән чагыштырып
тикшерәсез. Һәркем тикшергән эшенә билге куя. (1 хата “5”ле, 2 хата “4”ле, 3
хата “3”, 4 хата “2”ле.)
+
-
Тыйнак ялкау
Җитди
тупас
Тырыш
әдәпсез
Тәрбияле
акылсыз
Игътибарлы
саран
Киң күңелле
кешелексез (2 слайд)
III. Уку мәсьәләсен кую.
Экранга карыйбыз. Бу нәрсә?
(Салават күпере)
Салават күпере рәсеме астында
транскрипция. Салават күпере – [cаᵒлаwат күпере] (3 слайд)
Сүзне хор белән кабатлау.
Салават күперенә карагач сез нәрсә
әйтә аласыз? (Көтелгән җавап: 7 төс.һ.б.)
Әйтегез әле безнең дәрескә бу ни
өчен кирәк икән? (Без төсләр турында сөйләшәчәкбез)
-Әйе, бүген без төсләр турында
сөйләшәчәкбез һәм безнең дәреснең темасы
Минем төс- яшел. Ә синеке? - дип
атала. Русча әйтик әле ( Мой цвет – зеленый. А
твой?)
Минем төс- яшел. Ә
синеке? Мой цвет – зеленый. А твой? (4 слайд)
IV. Уку мәсьәләсен
чишү.
1. 7 төс бар дидек. Санап китик
әле, нинди төсләр?
Кызыл –красный
Кызгылт сары – оранжевый
Яшел – зеленый
Зәңгәрсу - голубой
Зәңгәр – синий
Сары- желтый
Шәмәха – фиолетовый
Салават күперендә булмаган тагын
нинди төсләр бар?( Ак , кара)
Кызыл –красный
Кызгылт сары – оранжевый
Яшел – зеленый
Зәңгәрсу -
голубой
Зәңгәр – синий
Сары- желтый
Шәмәха –
фиолетовый
Ак-белый
Кара –черный( 5
слайд)
2. Төркемнәрдә эш.
Төсләрне кабатлап киттек. Әйдәгез
төсләр кулланып җөмләләр төзик. Үрнәк:
Ак төс. Ак
төстәге күлмәк. Бу күлмәк ак төстә. Мин ак төстәге күлмәк яратам. (6 слайд)
Һәр төркемгә сүзтезмәләр белән
карточкалар бирелә. 1 төркем: Яшел төс. 2 төркем: Кызыл төс. 3 төркем: Кара
төс. Үрнәк буенча җөмләләр төзиләр.
Җаваплар тыңлана. Үзара бәяләр
куела.
V. Ныгыту
1. Лексик грамматик материалны искә
төшерү.
Транскрипция билгеләре белән
язылган сүзләрне уку, тәрҗемәсен искә төшерү. (Һәркем,халыкның, төсне,
чалбарыңа, башлаячак, игътибар, һәрчак, ышанычлы.)
2. Дәреслек белән эш.
Үзалга уку. Кычкырып уку. Укытучы
биргән сораулар ярдәмендә рус теленә тәрҗемәсен аңлау.
Не только у
отдельных людей, но у каждого народа что есть?
У татар любимый цвет какой?
А у китайцев?
Желтый цвет как меняет одежду?
А про красный цвет что говорят?
Синий цвет, это какой цвет? Бежевый
цвет кто любит? Этот цвет что добавляет? (доверие)
Розовый цвет, для какого времени
года подходит? Зеленый цвет это цвет чего?
3. Төсләр турында өстәмә информация.
Нинди халык нинди төс ярата? (7
слайд)
4. Информацияне аңлауларын тикшерү.
Сораулар бирү.
Татар халкы нинди төс ярата? Ә
синең яраткан төсең нинди?
Кытайлар нинди төс ярата? Ә руслар?
Һ.б.
5. Парларда эш. Һәр парга
карточкалар таратыла. Схема буенча бирелгән ситуациягә
диалог төзү.
Схемалар:
Сорау Вопрос
Сообщение
Җавап
Ответ Уточнение мнения
Ачыклау Совет
Ответ
Җавап
Диалоглар тыңлау. Бәяләү.
6. Шарларга әйләнеп кайту.
Карагыз әле. Шарлардагы төсләрне
карап китик әле. Бу нинди төс? (яшел), ә бу нинди төс? (кызыл, ак). Бу төсләр
нәрсәне хәтерләтә? ( Татарстан флагын) Төсләрнең нәрсә аңлатканын әйтеп
кабатлап китү.Яшел – яшеллек, яңарыш. Ак – чисталык, кызыл – көч, энергия.
VI. Рефлексия
Үзбәя кую.
Смайликлар күрсәтү. Карточкаларга
ясау. Әгәр барысыда аңлашылды , үзеңә “5”ле билгесе куям дисәң , әгәр аңладым,
ләкин дисәң , әгәр бернәрсә дә аңлашылмады дисәң
яса.
VII . Өйгә эш.
1.Психологлар төсләр турында ни
сөйли? Өстәмә материал табып дәфтәрләргә язып килү.
2. Кайсы илдә нинди төс яраталар?
Белешмә әзерләү.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.