25.01.2016
Уку предметы: татар теле
Сыйныф: 6
Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит кызы
УМК : автор Хәйдәрова Р.З.
Дәреснең темасы: Фигыльнең киләчәк заман формаларын сөйләмдә куллану
Дәреснең тибы: рефлексия дәресе
Максат:
Дидактик : билгеле һәм билгесез заман формаларын башка лексик берәмлекләр белән куллану (һичшиксез,бәлки)
Үстерелешле: иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;
дәрестә алган белемнәрне кирәкле вакытта куллану;
Тәрбияви: әдәплелек кагыйдәләренә, ярдәмләшеп яшәү, итәгатьлелеккә өйрәнү,дуслыкның кадерен белү.
Көтелгән нәтиҗәләр: киләчәк заман кушымчаларын дөрес куллану, мәкальләргә салынган мәгънәне ача белү , диологик сөйләмгә чыгу
Предметара бәйләнеш : рус теле дәресе, әдәбият дәресе;
Җиһазлау: 1. . - Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Татар теле. 6 нчы сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
1. Презентация Power Point – “Киләчәк заман формасы”
Дәрес этаплары
Дәрес этабының максаты
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру
Укытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерү
Укучы өчен максат: теләк белән эшчәнлеккә керешеп китү.
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.
- Исәнмесез, балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.
Слайд 1.Хәерле көннәр сезгә.
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.(слайд1)
Укытучы:
-Укучылар, слайдка карагыз әле! Анда нәрсә күрәсез?
- Әйе, сезгә яшьтәшегез хат язган.(башын укыйлар)
-Укучылар, сезгә Катя һәм Лена танышмы?
-Сез алар турында нәрсәләр беләсез”
-Укучылар, хат төгәлләнгәнме?
-Әйе, хтның ахыры юк.
Укучыларның исәнләшүе
Дежур укучының чыгышы:
-Исәнмесез, укытучы апа һәм хөрмәтле кунаклар! Мин бүген дежур, сыйныфта барлык укучылар да бар, без дәрескә әзер!
Мин сезгә яхшы кәеф ,уңышлар, ә үзебезгә яхшы билгеләр телим.
( слайд №2 Хат рәсеме)
Хатны укыйлар.
Хат тексты (Слайд №3)
Исәнме, Лена!
”Бу хатны сиңа дустың Катя яза.
Син дәрестә яшел карандаш сорадың, ә мин бирмәдем.Мин дөрес эшләмәдем.Бу хатымда мин гафу үтенергә телим.Лена, зинһар, мине гафу ит!(Слайд№4)
Мин сиңа киләчәктә, һичшиксез,булыш... ,карандашымны да бир... .Мин якшәмбе . Мин якшәмбе кинога барачакмын, 2 билетым бар. “Чын дуслык” фильмы булачак . Мин сине чакырам.Дустым, бәлки, бергә бар... . Мин дуслашырга телим.
Дустың Катя.
(Слайд №4)
КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
РУУГ: алда торган мәсьәләне билгеләү, чишү юлларын фаразлау
КУУГ:тыңлый, тыңлаганын кабул итә, үз фикерен әйтә белү
Дәрескә максат кую,укучылар-да белемнәрен камилләштерүгә омтылыш тәрбияләү.
Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү
Укытучы өчен максат: элек үзләштергән сүзләрне, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.Дәрес темасын ачыклауга юнәлеш бирү.
Укучылар өчен максат: үткән дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне искә төшерү, бәйләнешле җөмләләр төзү.
Укучылар хатны аңласыннар өчен шартлар тудыру.
Укучылар өчен максат: хатны укып, тәрҗемә итү, аңлау.
Хикәяләрнең темасын билгеләү, дәрес темасы белән бәйләү.
-Укучылар , игътибар итегез әле хатта нәрсәләр җитми?
-Әйе фигыльләрдә кушымчалар җитми.
Ә ничек беләбез?
-Фигыльләрдә нинди кушымчалар була?
-Нинди заман, кайдан беләбез?
-Әйе, махсус сүзләр бар( слова-подсказки)
-Ә хәзер язмача эш эшлибез.
-Кагыйдәләрен искә төшерик әле.
-Нинди сүзләр язылырга тиеш?
-Укучылар, әйдәгез хаттагы кызыл сүзләрне табабыз. Тамыры-дус.
-Укучылар , мин сезгә берничә җөмлә укыйм , ул сезгә танышмы?Ул нинди хикәядән?
-Ике хикәяне нәрсә берләштерә?
-Сез дуслык турында сөйләшеп алыйк әле.Сез нинди җырлар , шигырьләр беләсез?
Әдәбият дәресендә мәкальләр өйрәндек.Нинди мәкальләрне хәтерлисез?
Сорауларга җавап бирәләр.
Хаттагы буш урыннарга кушымчалар язалар.
Хатны чагыштыралар.
Слайд№5
Слайд№6 ҮЗБӘЯ!
Схемадагы бушлыкны тутыру(слайд -6)
Затта төрләндерәләр (слайд-7)
(дустым, дуслык, дуслашырга)(слайд-8)
“Язгы каникулда” хикәясеннән:
“-Гали,көрәк алып чык әле!-дип кычкырды ул
-Безнең көрәк дачада шул,-дидем мин аңа.
-Алайса, кәшәкәңне алып чык.
-Кәшәкәне суга тыгарга ярамый ,ул бозыла,-дидем мин.”
тыңлыйлар
Тема:”Дуслык”(слайд-9)
Физкультминутка!
“Биибез”
Әдәбиятта өйрәнгән мәкальләрне әйтәләр.Тактадагы мәкальләрне чыгып ачалар һәм урыннарда киңәшәләр, кычкырып укыйлар, аңлатма бирәләр.(слайд-10)
ТБУГформалаштыру:
максатлар кую; максатка ирешү юлларын планлаштыру;
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү һәм коллектив фикер алышуда катнашу
ТБУУГ: китап ресурсларын кулланып, киңәйтелгән мәгълүматны эзләү; текстларны структуралаштыру; текстның төп фикерен, тасвирланган вакыйгаларның эзлеклелеген төзү;
Танып-белү эшчәнлеге.
Укытучы өчен максат: кабат сорауга кайтып , төп фикерне чыгарырга ярдәм итү. Предметара бәйләнеш тудыру.Ситуация тәкъдим итү.
-Ә сезнең дусларыгыз бармы?
Әйдәгез, сез дустыгызны урамда очраттыгыз, ди.Алдагы вакытта нишләячәге турында сорагыз.( атна көннәре, киләчәк заман куш-ры булырга тиеш)
3 төрле авырлыктагы өйэше тәкъдим итү.
Парларда эш
а)диолог
б)сорау-җавап
в)китаптан кулландың
Үзбәя№2 (слайд-11)
Өй эше: 1.Катя һәм Лена турында гади җөмләләр төзергә
2.Кызларга киңәшләр язарга.(5-6 җөмлә)
3.Хат язарга (300 сум)(слайд-12)
ТБУУГ: гомумиләштерү; уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, урынлы сүзләрне куллану нигезендә диалогик
сөйләм формалаштыру
КУУГ: тыңлау, ишетү һәм ишеткәнне үз фикере белән чагыштыру,үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.
Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару
Сингапур методикасы буенча йомгаклау эшен оештыру.
А-4 ЭШ
Дәрескә билге куйдырту.
Үзбәя битләрен җыю.
Билгеләр кую.
Слайд№14
“Модель Фрейер”( 13 нче слайд.)
Дәрескә бәя (слайд-14)
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, килешүләр ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.