Тема:
Татарстн-туган ягым.
Максат: 1.Татарстан Республикасының табигате турыда мәгълүмат бирү;
2.Сөйләм телен үстерү;
3. Туган якка мәхәббәт
тәрбияләү;
Җиhаз:
Дәреслек, компьютер.
Дәрес барышы: 1. Оештыру.
-Исәнмесез балалар, хәерле көн. Сез бүген
нинди матур күренәсез. Матур итен киенгәнсез, елмаесыз. Кәефләрегез ничек? hӘрвакыт
шулай булсын!!!
-Хәзер, игътибар белән мине тыңлагыз, ашыкмыйча
гына минем сорауларга җаваg бирегез.
-Укучылар, без кайсы Республикада яшибез?
-Татарстанда.
-Татарстан нинди
Республика?
-Татарстан зур, матур,
бай Республика.
-Татарстанның башкаласы
нинди шәhәр ?
-Аның башкаласы Казан шәhәре.
-Казанда нинди урыннар бар?
-Казанда тарихи hәм истәлекле урыннар бар.
-Татарстанда иң зур елга
нинди?
-Татарстанда иң зур елга
Идел елгасы.
-Татарстанның нинди
символллары бар?
-Татарстанның гербы,
флагы, гимны бар.
-Татарстанның флагы ничә төстә?
-Татарстанның флагы 3 төстә (яшел,ак,кызыл).
-Гербта нәрсә сүрәтләнгән?
-Гербта “Ак барс” сүрәтләнгән.
-Татарстан гимнының көен
кем язган?
-Гимнның көен композитор
Рөстәм Яхин язган.
-Ә сүзләрен кем язган?
-Рамазан Байтимиров
язган.
-Сез үз Республикагызны
яратасызмы?
-Әйе, яратбыз.
Укытучы: Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле матур туган
җирем
Гүзәл җирем минем-Татарстан.
-Әнкәй, туган нигез, туган җир...Бу сүзләр
hәммәбезгә дә якын, кадерле. Якты дөньяга килеп, кендек каны тамган җирдә
яшәгән кеше-иң бәхете кеше. Без иң гүзәл,иң кадерле җиребез-Татарстанда
яшибез.Татарстан-безнең Ватаныбыз, зур тарихлы Республика.
-Без бүгенче дәресебездә моңа тагын бер тапкыр
ышанырбыз.
-Укучылар, мин сезгә бүгенче дәрескә Алабуга
шәhәребезнең табигате, елгалары, истәлекле урыннары турында кечкенә генә хикәя
язып килергә кушкан идем.
-Без бүгенге өй эшен, алда укылачак текст
белән бергә бәйләп алып барырбыз.
-Без хәзер сезнең белән 127 битне ачабыз,анда
“Безнең Татарстан” дигән текст бирелгән. Аны абзацлап укырбыз, тәрҗемә итәрбез.
Текстан беренче абзацны тәрҗемә итәбез.
Беренче бала.(өй
эше) Мин Татарстан шәhәрләренең берсе Алабуга шәhәрендә яшим. Безнең Алабуга
шәhәрен төрле яктан урманнар уратып алган дисәк тә ялгыш булмас. Урманнарда
нарат, чыршы, имән каен, усак агачлары үсә. Урманнарда төрле җәнлекләр төлк,
тиен, керпе, аю, куяннар яши. Матур- матур кошлар сайрый. Урман аланнарында җир
җиләге, каен җиләге, кура җиләге үсә. Ур ман-безнең байлыгыбыз.
Текстан икенче абзацны тәрҗемә итәбез.
Бер укучы елгалар турында сөйли.(өй эше)
Алабуга Чулман ярына урнашкан борынгы шәhәр.
Аның кырыннан Туйма елгасы ага. Алабуга табигате балыклы күлләргә,тәмле сулы
чишмәләргә бай.
Бер укучы шигырь укый.(өй эше)
1.Талгын гына ага Чулман
Ярларына какмыйча.
Дулкыннарга карап торам
Күзләремне алмыйча.
2.Ак калабыз- Алабугам
Чулман елга ярында
Дуслыгыбыз чәчәк атсын
Тагын,тагын,тагын да.
3.Чулман елгасы ярларын
Тыныч дулкыннар каксын
Туган ягым Татарстан
Үрелеп чәчәк атсын
4. Чулман буе- туган як
Гөлләр үсә торган як
Гүзәллеге күңелләрдән
Җырга күчә торган як.
Текстан өченче абзацны тәрҗемә итәбез.
Бер укучы иген кырлар турында сөйли.(өй
эше)
1 укучы: Безнең Алабуга иген кырларларга бик
бай.Кырларда арыш ,бодай.көнбагыш,арпа,солы үстерәләр.Тырыш абый-апалар
кырларда тырышып эшлиләр.Игенне җыеп амбарларга керткәч,алардан он ясап,тәмле
икмәк,ак күмәчләр белән сыйланабыз.
1 укучы:Бакчаларда җиләк-җимешләр
үстерәбез.Алма, чия,груша,балан,карлыган белән җәе буе сыйланабыз.Каен,кура
җиләген урман аланнарыннан җыябыз.
Казанның истәлекле урыннары турында тагын
бер укучы сөйли.
Алабуганың истәлекле урыннары:Алабуганың үзенә чакырып тора торган “Ак мәчете”бар.Танылган
язучыларның , рәссамнарның,артистларның истәлекләрен саклый бу шәhәр.Алабугада
рәссам И.И.Шишкин, Н.А.Дурова туган hәм яшәгән. Алабуга халкы тырыш, дус.
Диалог.(Казан турында).
А лабуга шәhәренең беренче мәктәп янында
куелган Тукай hәйкәле турында монолог.
Текстан дүртенче абзацны тәрҗемә итәбез.
Укытучы:Безнең
Тукай туган җирен ,табигатен бик яраткан,матур- матур шигырьләр язган.
2 укучы Тукай шигырьләрен сөйли.
Укытучы: Мин үзем дә авыл баласы, мин дә
сезгә туган ягым турында шигырь тәкдим итәм:
1.
Туган ягым,туган авылым,
Мин синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
2 .Сусавымны басар кебек,
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы,
Шул яктан искәннәре.
3.Җилләр булып очып килим,
Газиз туган ягыма.
Җәйләремә кайтыйм әле,
Кышларыма,языма.
4.Кадерледән дә кадерле,
Туган үскән ил генә.
Чит-ят җирләр күп булса да,
Туган ягым бер генә.
Физкультминут “Туган
як» җыры.
Текстан эпитетлар табабыз.
Дәреслек белән эш(126 бит,№4 эпитетларга
парлар табып ,сүзтезмәләр төзибез,шулар белән җөмләләр төзибез).
Йомгаклау.
-Балаларга текст буенча төзелгән таблица
өләшәм;(тикшерәбез).
-Балаларга 2 вариантта кроссворд
таратам;(тикшерәбез).
1 укучы Казан белән Алабуганы чагыштырып
сөйли.
Ныгыту.
-Мин яратам сине Татарстан,
Горур халкың өчен яратам.
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
-Мин яратам гүзәл Алабуга ягын,
Киң күңелле Казан каласын.
Илем күгендә син- Татарстан,
Ак кәнәфер булып янасың.
Өй эше. Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.