Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре.
Сөләйманова Әдилә Илфат кызы
1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе, 10 сыйныф
Фәнни җитәкче – I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сираҗетдинова Р.М.
2 слайд
Максат:
Гаяз Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы чагылышын өйрәнү.
Бурычлар:
Милли мохитның нәсел тамырларын нык тотуда ролен ачыклау (“Ул әле өйләнмәгән иде”).
Милләтнең нигезен тәшкил итүче әхлаклылык, чисталык Гаяз Исхакый әсәрләрендә бирелеше.
3 слайд
Бар уем кичен-көндезен
сезнең хакта,милләтем;
Саулыгың-минем саулык,
Авыруың- минем авыруым.
Г.Тукай
4 слайд
I.Кереш өлеш.
Теләсә нинди милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр, чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыять өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмендә әһәмиятле була.Татар халкы үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмадылар.
Аларның берсе - талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыять эшлеклесе – Гаяз Исхакый. Аның әсәрләре озак еллар буе бикләнеп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде ,Гаяз Исхакый акланды. Бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты.
5 слайд
II.Төп өлеш.
Бөек фикер иясе, милли юлбашчы үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйлнып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли “Сөннәтче бабай”, “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрләре үзәген милләт темасы тәшкил итә.
Үзенең әсәрләрендә Г. Исхакый безгә иң кадерле нәрсә-ул безнең милләтебез, туган телебез, динебез дип әйтмәкче була.
6 слайд
Исхакый рухын әсәрләрендә терелткән һәм аны иҗат кыйбласы иткән язучылар җөмләсендә һич икеләнмичә Г. Бәширов, А. Расих, Ә. Еники, М. Хәбибуллин, Т. Галиуллин, Ф. Мусин, И. Салахов, А. Гыйләҗев, Х. Миңнегулов, Җ. Рәхимов, Г. Тавлин, Л.Бадыйкшан, Ә. Рәшитов, Ә. Баянов, Т. Миңнуллин, Н. Фәттах, И. Юзеев, Ф. Бәйрәмова, Ш.Галиев, Р. Хәмид, Р. Мөхәммәдиев, З. Зәйнуллин, М. Әгъләмов, Зөлфәт, Ю. Сафиуллин, И. Сирматов, А. Хәлим, Э. Мостафин, Ә. Мәхмүдов, Р. Әхмәтҗанов кебек милләтпәрвәрләрне атап була.
7 слайд
Исхакый әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән күренешләр
8 слайд
III.Йомгаклау
Г.Исхакый сүзләрен куәтләп ,тамырына балта чабылган, нинди фаҗига кичергән,көчләп чукындырылган, мәчет манаралары киселгән, муллалары юк ителгән булуларына да карамастан, татар милләте яшәргә тырыша.Кая гына барып урнашса да, динен, телен, милләтен күтәрергә өметләнеп яши.
Дөреслектә дә, тырышырга гына түгел, ә һәр милләтнең дине дә,теле дә, милләте дә тигез хокуклы булырга тиеш.Һәр кеше җир йөзенә бер генә мәртәбә яшәргә килә.Кеше гомере бик кадерле.Шуны онытмыйча,бер-беребезгә золым салмыйча, дус,тату,туганнардай яшик.Кояш барыбызны да тигез яктырта бит.
9 слайд
Кулланылган әдәбият
Әхмәт Сәхапов “Исхакый иҗаты” , Казан: Татар “Мирас” китап нәшрияты, 1997.
”Мәгариф” №3 1994
Казан: Мәгариф 2006.
Татар әдәбияты. Теория. Тарих.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 215 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Сиразетдинова Роза Маратовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.