Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыПроект эше: Яран- гөлләр патшасы

Проект эше: Яран- гөлләр патшасы

Скачать материал

                 ТР Саба муниципаль районы

Бигәнәй башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

              Эзләнү – проект эше

 

 "Яран - гөлләр патшасы"

 

 

 

 

 

 

 

 

                                Эшне башкарды:  Минанхуҗина Алия

                                                                 1нче сыйныф

                                            Җитәкче:  Гайнуллина Р.Н.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                       

 

 

                               

 

Максат:

              1)Яран гөлен орлыктан һәм сабактан үстерү, чагыштыру.

                 2) Яраткан гөлем турында күбрәк мәгълүмат туплау.

                

Бурычлар:

 

·       Гөлгә үсү һәм чәчәк ату өчен шартлар булдыру.

·       Үсемлеккә үсү һәм чәчәк ату өчен нинди этәргеч кирәклеген ачыклау..

·        Кайсы үсемлек тизрәк чәчәк атуын ачыклау..

·       Өйне һәм сыйныф бүлмәсен яшелләндерүдә катнашу.

 

Эзләнү объекты:

 

Яранның орлыгы һәм сабагы.

 

 

 

 

 

 

                      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                Кереш

 

Безнең өебездә бик күп төрле гөлләр үсә: яран, бегония, миләүшә, кына, тамчыгөл һ.б. Аларны әнием бик кадерләп кенә, иркәләп үстерә. Көн дә алар белән серләшә-серләшә сулар сибә, төпләрен йомшарта. Һәр язда аларны яңа туфракка күчереп утырта. Әниемнән күреп, мин дә гөлләр үстереп карарга булдым, чөнки мин шау чәчәктә утырган гөлләрне бик яратам. Үстерү өчен мин яран гөлен сайладым.

       Иң беренче мин бу гөл турында мәгълүмат тупладым. Россиядә яранны бүлмә гөле буларак күптәннән үстерәләр икән инде. Шуңа да аларны тәрәз төпләрендә күбрәк үстерергә тырышам. Элек-электән авыл өйләре тәрәзәләрен яран гөлләр бизәп торган. Әбиләребез аларны белми генә үстермә­гәндер инде. Яран булганда, өйдә чиста һава саклана, тын алуы җиңеләя. Аннары һава хуш исле эфир майлары белән туендырыла. Белгәнебезчә, эфир майлары организмдагы йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.  

      Яран гөлен йокы бүлмәләренә утырту бик уңышлы санала. Яран гөле үскән бүлмәдә йоклавы рәхәт, җиңел була, чөнки алар һәрвакыт һаваны сафландырып тора.

      Яранны сабактан һәм орлыктан үрчетәләр. Мин ике ысулны да кулланып карарга һәм чагыштырырга булдым.

 

                                                  Үстерү ысуллары

 

              Яранны үстерү өчен мин иң беренче эш итеп чүлмәк һәм балчык әзерләдем. Зур чүлмәктә яран әйбәт үсә, ләкин начар чәчәк ата. Ә кечкенә чүлмәктә утырган гөлдә  киресенчә, чәчәкләр күп була. Ә балчык нинди булса да ярый. Уңдырышлы туфракка караганда начары күбрәк файда бирә.

           

                                          1нче ысул.

               Башта гөлне сабактан утырттым. Бер тапкыр кулланыла торган стаканга балчык салдым һәм шунда гөлнең сабагын төртеп куйдым да, җылымса су сиптем.

        Сабактан утыртылган гөлем 2-3 атнадан тамыр җибәрде. Тамыры ныгыгач мин аны чүлмәккә күчердем. Яранны балчык чүлмәккә утыртсаң яхшырак була, чөнки пластмасса чүлмәктә туфрактагы дым озак кибә һәм черү процессы башлана. Минем балчык чүлмәге булмады һәм мин пластмасса чүлмәкнең төбенә  дренаж салдым. Дренаж тамырларда суны яхшы тота.

                   

            Тамыр җибәргәннән соң гөлем бик яхшы үсеп китте. Яраныма суны күп сипмәдем, чөнки ул артык дымлылыкны яратмый. Яранга су бөркергә һәм яфракларын юарга ярамый. Артык дымлылык чәчәкләрнең бетүенә китерә. Яраным бераз үскәч, мин аның башын кистем. Шуннан соң ул тармакланып китте. Ай ярым-ике айдан соң минм яранымның чәчәкләре дә күренде.

Яранымны су сибүдән тыш, ашладым да. Ашлар өчен мин минераль ашламалар түгел, ә бәлки әбием өйрәткәнчә гади матдәләр кулландым. Гөлләр йомырка пешкән һәм  ит юган суны ярата икән. Менә мин шуларны кулландым. Гөлләрем шау чәчәктә утырды, чәчәкләре корымыйча озак утырды.

        

 

                                  2нче ысул.

Чүлмәккә көздән әзерләп калдырган балчыкны салдым һәм өстенә марганцовкалы су бөркедем. Аннан соң яранның орлыгын сиптем. Орлыкларны чәчәк кибетеннән алып кайттык. Орлыкларны сипкәч, су бөркедем һәм целлофан пакет белән каплап куйдым.

         

14 көннән орлыклар тишелеп чыкты. Целлофанны алып куйдым.  Үсентеләрем 4 яфраклы булганнан соң, аларны аерым  чүлмәкләргә күчереп утырттым. Күчергәннән соң алар тагын да яхшырак үсеп киттеләр. Яз башында утырткан гөлләрем  июнь аенда чәчәк аттылар. Бу яраннарымның чәчәкләре сабактан үскән гөлнекенә караганда күбрәк иде. Чәчәк аткан вакытында гөлләремә суны күбрәк сиптем. Туфрак корыга китсә, чәчәкләр тизрәк корый.

                 

 

Яраннарны өйдә генә түгел, урамда да үстереп була икән. Җәй башында яраннарымның кайберләрен урамга чыгарып утырттым. Яранның саф һаваны һәм кояш нурларын яратуы хак икән. Урамдагы гөлләрем бик күп тармак җибәреп үстеләр һәм бик матур итеп чәчәк аттылар.

                Описание: http://im4-tub-ru.yandex.net/i?id=247590791-69-72

 

                      

 

 

                                               Йомгаклау

 

Июль аенда яраннарым мине үзенең матур чәчәкләре белән сөендерде. Аларның чәчәкләре ал, кызыл, чия төсләрдә.  Белешмәләрдән укып мин шуны белдем: яраннарның чәчәкләре бик күп төрле була икән. Яраннарның 100дән артык төре бар. Кемнең өенә килеп кермә, һәркайсының тәрәзә төбендә яран гөле үсеп утыра. Беренчедән, бу гөл бик матур, икенчедән, ул бик файдалы. Яран гөле бик күп чиргә дәва: аны нерв авырулары вакытында кулланалар, яран яфрагын остеохондрозны дәвалау өчен авырткан урынга ябалар. Яран яфрагының төнәтмәсен бөерләрдән таш кудыру өчен дә файдаланалар.

 

                                                        Нәтиҗә

       Cабактан үстерелгән яран гөле орлыктан үстерелгәненә караганда тизрәк чәчәк атты. Тик орлыктан үстерелгән гөлнең чәчәкләре күбрәк һәм матуррак иде. Мин тагын шуны да ачыкладым: яранны ишегалдында да үстереп була икән.

         Киләчәктә мин үземнең сыйныфташларым белән бергәләп мәктәбебездә яранның күп төрләрен үстерергә уйлыйм. Ә хәзергә мин үз эшем белән бик горурланам.  

 

                              Кулланылган әдәбият

1.”Гаилә учагы” журналы №4, 2010

2.Чуб В.В., Лезина К.Д. Все о домашних цветах. – М.: ЭКСМО, 2004

3.Хессайон Д.Р. « Все о комнатных растениях». – М.: « Кладезь-Букс», 2004

4.Комнатные растения: мини-энциклопедия. – М.: Астель, 2007

5. http://tipsplants.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проект эше: Яран- гөлләр патшасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Электронный архивариус

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Проект эше: Яран- гөлләр патшасы.

Максат:

              1)Яран гөлен орлыктан һәм сабактан үстерү, чагыштыру.

                 2) Яраткан гөлем турында күбрәк мәгълүмат туплау.

                

Бурычлар:

 

·        Гөлгә үсү һәм чәчәк ату өчен шартлар булдыру.

·        Үсемлеккә үсү һәм чәчәк ату өчен нинди этәргеч кирәклеген ачыклау..

·         Кайсы үсемлек тизрәк чәчәк атуын ачыклау..

·        Өйне һәм сыйныф бүлмәсен яшелләндерүдә катнашу.

 

Эзләнү объекты:

 

 

Яранның орлыгы һәм сабагы.

 

Безнең өебездә бик күп төрле гөлләр үсә: яран, бегония, миләүшә, кына, тамчыгөл һ.б. Аларны әнием бик кадерләп кенә, иркәләп үстерә. Көн дә алар белән серләшә-серләшә сулар сибә, төпләрен йомшарта. Һәр язда аларны яңа туфракка күчереп утырта. Әниемнән күреп, мин дә гөлләр үстереп карарга булдым, чөнки мин шау чәчәктә утырган гөлләрне бик яратам. Үстерү өчен мин яран гөлен сайладым. 

                                          Нәтиҗә

       Cабактан үстерелгән яран гөле орлыктан үстерелгәненә караганда тизрәк чәчәк атты. Тик орлыктан үстерелгән гөлнең чәчәкләре күбрәк һәм матуррак иде. Мин тагын шуны да ачыкладым: яранны ишегалдында да үстереп була икән.

 

         Киләчәктә мин үземнең сыйныфташларым белән бергәләп мәктәбебездә яранның күп төрләрен үстерергә уйлыйм. Ә хәзергә мин үз эшем белән бик горурланам.  

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 111 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.03.2015 2866
    • DOCX 23.7 мбайт
    • 30 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайнуллина Рафиса Нурлыгаяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9633
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 285 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 104 человека

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 140 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 829 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные тенденции в искусстве: от постмодернизма до поп-культуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Введение в экономическую теорию и практику

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе