Инфоурок Другое Другие методич. материалыР. ТӨХФӘТУЛЛИН ӘСӘРЛӘРЕНДӘ КУШАМАТЛАР ТЕМАСЫНА ДОКЛАД

Р. ТӨХФӘТУЛЛИН ӘСӘРЛӘРЕНДӘ КУШАМАТЛАР ТЕМАСЫНА ДОКЛАД

Скачать материал

Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә кушаматлар

Павлова Ләйсән Хәнифовна –

Лениногорск шәһәре

«12 лицей»ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә кушаматлар шактый үзенчәлекле лексик берәмлекләр буларак биреләләр. «Җиләкле аланнар» хикәясендә автор үзе болай дип яза: «Хәер, кушаматсыз малай юк та иде бугай Мәңгәрдә» [3: 373].

Әдип үз персонажларына кушаматларны аларның эчке халәтен, сыйфатын ачарлык дәрәҗәдә оста итеп ябыштырып куя белә. Әсәрне тулысынча укып бетергәнче үк, күп әдәби каһарманнар исеме янәшәсендә бирелгән кушаматлары аша бөтен барлыгы белән күз алдына килеп баса.

Әсәрләрдәге шәхси кушаматларны, шартлы рәвештә, түбәндәге лексик-семантик төрләргә бүлеп тикшерергә мөмкин:

1.                 Персонажларның тору урыны, туу урыны белән бәйләнешле кушаматлар: Югары очтагы Габдрахман абзый («Тамчылар ни сөйли»), Югары Ташлыярның Кәби Хәбибулласы («Йолдызым»), Түбән очның Хәбир Фаруклары («Тамчылар ни сөйли»), Югары очның Хәтимә апа кызы Айсылу («Агымсу») һ. б.

2.                 Персонажларның һөнәре, эшчәнлеге, ниндидер шөгыле белән бәйле кушаматлар: укучы Рәшит Абдуллин («Синең кулларың»), хат ташучы Мөслихәттәй, амбарщик Сәгый, фельдшер кыз Флүрә, райсовет председателе урынбасары Зимагулов («Йолдызым»), райисполком председателе Камалов, «весовщик» Хәйри, агроном егет Мирсәет Ярмиев, шофер Гарәфи хатыны фельдшер Мөршидә, зоотехник Эльза («Тамчылар ни сөйли»), китапханәче Һаҗәр («Җиләкле аланнар»), чүпрәкче Гайфи («Агымсу»), участок начальнигы Хәлил Гасан-задә, өлкән оператор Шәйхелислам («Гомернең кырык сигез минуты») һ.б.

Язучы иҗатында теге яки бу сәбәпләр аркасында исемен атамыйча гына кушамат тагу күренеше дә бар. Мәсәлән, «Йолдызым” повестенда Давыт турында Халидә түти «Төкереккә тайган нәрсә», «Әлләзи», «Теге бәндә» дип сөйли.

3.                 Персонажларның гәүдә төзелеше, ниндидер физик кимчелекләре, йөз-кыяфәте белән бәйләнешле кушаматлар. «Акбүз ат» повестенда Сәетгәрәйгә  «Кабан Сәлти» кушаматы тагыла.

«– Син Сәетгәрәйне хәтерлисеңдер бит? – дип сорап куйды кинәт кенә.

                   Әй-йе. Кабан Сәлти.

                   Кабан дип... Ул ямьсез теше урынына алтын теш җылык-җылык ялтырый хәзер Сәетгәрәеңнең» [2: 287].

«Әлеге ямьсез теше урынына корыч теш тә куйдырып җибәргәч, бөтенләй чибәрләнеп киткән егет. Калкыбрак торгандыр, беренче атакага барганда ук немецлар сугып сындырдылар ул тешне, дия иде» [2: 288]. 

«Күләгә» хикәясендәге Касыймга кушаматының ни өчен бирелүен язучы башка бер персонаждан әйттерә: «Фазылҗан абзый урыныннан торды.

–Халык телендә сине «Кылый Касыйм» дип йөртүләренә аптырый идем мин, – диде. – Күзләре бик туры карый ич аның, нигә алай диләр икән, дия идем. Инде менә белдем, бер дә туры карамыйлар икән синең ул күзләрең... Халык бик белеп әйтә икән» [2: 58].

«Һәйкәл» хикәясендә дә «Сыртлан Сәлих» кушаматы бирелү сәбәпләре башка персонаж аркылы әйттерелә: “Әй мәхәббәтсез, чичти сыртларын кабарткан бу Сыртлан», – ди. Сәлихҗан иңбашларын юри тагын да киерә төшә. «Кабартырлык та бар, пакрайнимер, – ди, – бу сыртны чәхы-дутовы да, басмачысы да, кулак-куштаны да сындыра алмады и сындыра да алмас! » [2: 168].

4.                 Персонажларның характер үзенчәлекләре, эчке сыйфатлары белән бәйле булган кушаматлар: Мыштым Камил, Җирән Җәмил («Батырның кече энесе»), Чүкәми Мәчтүрәсе («Йолдызым»), Урам Хөбби, Чират Хөбби («Агымсу»), Бүре Фазыл, Әтәч Фәхри («Җиләкле аланнар») һ. б.

«Китә казлар» повестеның герое Шәфикъка халык  «Җаклы Җапый» дигән кушамат тага:

– Бу өйнең бусагасын да атламас итәм әле мин ул Җаклы Җапыйның. Эзләрен суытам!

– Кем ул Җапый, Гөлчирәтәй?

– Кем дип... Шул Шәфикъ инде. Бездә аның ишеләрне Җаклы Җапый диләр. Имеш, сугышның уртасында йөргән, имеш, нимеснең танкларын яндырган... Үләрсең шапырынуына! Сугыш дигәннең «с»хәрефен дә күргәне юк бит ул бичараның [2: 383].

5.                 Халыкның тапкырлыгы, җорлыгы, сүзнең поэтик яңгырашын дөрес тоя, аңлый белүе нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән кушаматлар: Җылы ипи Җаббар («Җиләкле аланнар»); «Коры куык» Әгъләм, «Момент» Бикбаев («Авылдашым Нәби»); һ.б.

Р.Төхфәтуллин кайбер кушаматларның үз персонажларына ни өчен бирелүен дә аңлата: «Шунда бияләй иренле, миннән бер кул яссуы озынрак малай – Мөхәммәтхан дигәннәре – кысынкырак күзләрендә җор очкыннар уйнатып, әйтеп куйды:

– Рафаил –  Рапай, Рапай – Чапай...

Мөхәмәтханның «Рапай – Чапай» дигәне малайларга артыграк та ошап китте булса кирәк – шул көннән башлап миңа кушамат булып ябышты ул сүзләр» [2: 373].

Р.Төхфәтуллин «Җиләкле аланнар» повестеның бер герое Мөхәммәтханга «Урыс Мөхи» кушаматы тагылуның серен кечерәк кенә бер «хикәят» формасында сөйләп бирә. «Шулай бер вакыт, узгынчы бер рус агае малайлардан  базарлы  Әтнәгә  чыгып  китә  торган  юлны сорый.  Юлны сораганын чамалыйлар малайлар, ләкин ничәмә урам, ничәмә тыкрык аша узган юлны аңлатып бирергә кайдан рус сүзләре табып бетермәк кирәк. Ләкин арада табучысы да бар икән. Мөхәмәтхан алгарак чыга да кулларын бутый-бутый сөйләп китә. Сүзләр күбесенчә «ский»га бетә, әледән-әле, «значит», «понимаешь дигән була... теле-телгә йокмый, сибә генә бу. Агай да аның аңлатуларыннан бик канәгать була, ахры, күңелле елмаеп, малайның аркасыннан кага да нәкъ дөрес юлдан китеп бара.

Әнә шулай урыс Мөхи булган икән Мөхәммәтхан» [3: 373].

Исем-фамилияләрен, ата исемен бөтенләй кулланмыйча, кушаматлары аша гына мөрәҗәгать ителә торган персонажлар да бар. Мәсәлән, «Таныш көй» хикәясендә бригадада Заһидны «Кара малай» дип кенә йөртәләр: «Үз сменасына эшкә китәр алдыннан, «Кара малай» бригаданың гомуми милке булган тальянны кулына алып, гаҗәп матур аһәңле бер көй уйнап җибәрде» [2: 30].

Кайбер очракларда Р.Төхфәтуллин кушамат тагылган кешенең үз исемен төшереп калдыра. Мәсәлән, «Тамчылар ни сөйли» повестенда язучы бер урында героен «Шакай Шәми» дип бирә, икенче урында аның кушаматын гына да куллана. «Шул Шакай инде дөньяга сыймый... » [3: 184]. «Җиләкле аланнар» повестеннан да моңа мисаллар китерергә мөмкин: «...каргышларым шул Бүренең башына таш булып яусын! » [3: 184]

Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә бер үк исемле геройларны аеру максатыннан бирелгән кушаматлар да очрый. Мәсәлән:«..Әнә алгы партадагы Бәләкәй Роберт, озын гына чәчләрен бик тантаналы төстә артка чөеп җибәреп, кулын күтәрде» [3: 184].

Автор җинаять юлына аяк баскан кешеләрнең үзләре арасында тагылган кушаматларны да куллана. «Зәңгәр җилкән» повестеннан шундый мисал китерергә мөмкин: «..Батя сиңа бик ачулы. Әгәр дә эчәкләреңнең муеныңа уралуын теләмәсәң, хәзер үк дамаңны ияртеп безгә барасың. Батяның боерыгы шундый» [1: 115].

 Авторның кушамат биргәндә, синекдоха (кешенең бер өлеше аша үзен атау күренешен уңышлы куллануы да күзәтелә). «Зәңгәр җилкән» повестенда бер әдәби каһарман «Китек каш» кушаматы аша гына телгә алына.

Р.Төхфәтуллин кушаматлардан гына торган антропонимик вариантларны да үз персонажларының сыйфатларын калкурак күрсәтүдә уңышлы алым итеп куллана. Мәсәлән, «Зәңгәр җилкән» повестенда Хөббиҗамалны «Урам Хөбби», «Чират Хөбби» дип бирә. Шунда ук язучы әлеге кушаматларның ни өчен бирелүен дә аңлатып китә. «Урам Хөббинең ул елларда тагын бер кушаматы бар иде әле – Чират Хөбби.

Халык бик белеп чәпи инде ул кушаматны. Нәкъ менә урам һәм чират туендыра да, киендерә дә, зәһәр теленә сөрсегән азык та бирә иде Хөббинең » [1: 80]. 

Р.Төхфәтуллинның әсәрләрендә сугыш вакытларында партизаннарның үз исемнәре белән генә йөрмәүләре дә чагылыш таба. «Партизаннар белән разведчиклар бервакытта да үз исемнәре белән йөрмәгәннәр. Минем абыйның да әллә ничә кушаматы бар», – ди әсәрнең бер герое [1: 8]. Әсәр азагында Мишельнең Мөхәммәтҗан Галиуллин булуы ачыклана.

Язучы иҗатында әсәр исеме дәрәҗәсенә җиткерелгән кушаматлар да очрый. Моңа мисал итеп, «Күләгә» хикәясен китерергә була.

Р.Төхфәтуллин прозасында кушаматлар персонажларның характер үзенчәлекләрен тулырак ача, һәрберсе кеше күңелендәге изге, саф хисләрне барлык мөмкинлеге белән уятырлык итеп сайлаган. Алар әсәрнең идея- эстетик кыйммәтен сәнгатьле чагылдыруда мөһим деталь булып хезмәт итә.

Файдаланылган әдәбият:

1.     Төхфәтуллин Р. Зәңгәр җилкән: повесть һәм хикәяләр / Р.Төхфәтуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр. ,  1988. – 176 б.

2.     Төхфәтуллин Р. Сайланма әсәрләр. 1том / Р.Төхфәтуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982. – 400 б.

3.     Төхфәтуллин Р. Сайланма әсәрләр. 2 том  /Р.Төхфәтуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. – 392 б.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Р. ТӨХФӘТУЛЛИН ӘСӘРЛӘРЕНДӘ КУШАМАТЛАР ТЕМАСЫНА ДОКЛАД"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Страховой брокер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 082 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.09.2015 1051
    • DOCX 53 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Павлова Лейсан Ханифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Павлова Лейсан Ханифовна
    Павлова Лейсан Ханифовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 9684
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Аномальное психологическое развитие и психологическая травма

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 17 регионов

Мини-курс

Музыкальная культура: от истории до современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы решения нестандартных математических задач

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек