Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа для 9 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся

Рабочая программа для 9 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся

Скачать материал

              Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

 муниципаль бюджет  гомуми  белем бирү учреждениесе  “Рус Акташы    гомуми урта   белем бирү мәктәбе”

 

     “КИЛЕШЕНДЕ”                                             “КИЛЕШЕНДЕ”                                                                   “РАСЛЫЙМ”

       МБ җитәкчесе                                                    Милли белем һәм тәрбия буенча                                           Рус Акташы гомуми урта белем

       ________ Азиева А.Х.                                          директор урынбасары                                                             бирү мәктәбе директоры

       Протокол №_______от                                          _______ Г.Ш.Вафина                                                              ________ Т.А.Вечкитова

       “____”________20_____ел                                   “____”__________20____ел                                                     “____”___________20____ел                                                                                                                                                                                                                                               

Приказ №_____ от “____”______20____ел

9 нчы сыйныф өчен  татар  теле буенча белем бирү программасы

Төзүче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Гөлнур Шамил  кызы

 

 

                                                                                                                                                                                         “КАРАЛДЫ”

                                                                                                                                                                                           Педагогик киңәшмә

                                                                                                                                                                                           Протокол № ________

                                                                                                                                                                                           от “____”_______20____ел

 

2016– 2017 ел

Аңлатма язуы

 

     Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

1.             “Мәгариф турында “ Россия Федерациясе  Законы 29.12.2012 г.№ 273 – Ф 3 “Об образовании РФ”

2.             “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы  Законы. 22.07.2013 г. № 68 – 3 РТ “Об образовании”

3.             Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар), Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева , Казан, 2014 ел, 54 б.

4.             Рус телендә урта (тулы) гомуми беле бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11нче сыйныфлар [басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. – Казан:Татар.кит.нәшр;2011. – 239 бит.

5.             “Татар теле һәм әдәбиятыннан региональ исемлеккә кертелгән дәреслекләр һәм уку кулланмалары турында” (Приказ МО и Н РФ «О предварительном заказе на региональные и этнокультурные учебные издания на 2014/2015 учебный год» № 283 от 29.01.2014 г.).

6.             2016/2017нче уку елына гомуми белем оешмалары өчен Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән региональ дәреслекләр исемлеге.

7.             Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Өстәмә профессиональ белем бирүче дәүләти автономияле мәгариф оешмасы «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» 2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләренә методик тәкъдимнәр. Казан 2014.

8.             Муниципаль бюджет   белем бирү учреждениесе  “Рус Акташы гомуми  урта  белем бирү мәктәбе”нең 2016 – 2017нче   уку елына укыту планы;        

9.             Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең “Эш программалары турында нигезләмә”се.

10.         Муниципаль бюджет   белем бирү учреждениесе  “Рус Акташы гомуми  урта  белем бирү мәктәбе”нең 2016– 2017 нче уку елына еллык календарь укыту графигы;

11.          Муниципаль бюджет   белем бирү учреждениесе  “Рус Акташы гомуми  урта  белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына дәресләр расписаниесе;

 

 

 

 

Эш программасының эчтәлеге

                           Рус телендә сөйләшүче балаларга татар  теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

           Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өченбашка дөньяга тәрәзә ачубулырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

 

 

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләүукытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә

 

                 

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Коммуникатив компетенция

          Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

 

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 

 Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Лингвистик компетенция.

-татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле;

-. татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;

- татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

-телнең лексик һәм грамматик  чаралар байлыгы,аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;

-төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр;

-сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре,сөйләмдә кулланылышы;

-сүзтезмә һәм җөмлә,сүзләр һәм җөмләләр  арасындагы бәйләнеш төрләре;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә,сорау куя,аера белү.

- татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;

- аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;

- татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;

 

 

 

Грамматик минимум.

         1.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, аларга сорау куя,аера белү.

         2.Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү. 

         3.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

         4.Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

         5.Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире    җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы кулланылуына ирешү.

         6. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.

 

                Рус  телендә сөйләшүче  балаларның  татар  теленнән  белем  һәм   күнекмәләрен  тикшерү  төрләре.

Эш төрләре

 

 

 

9

1.

Тыңлап аңлау

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реп-лика

3.

Монологик сөйләм

10-12  фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

5

5.

Уку

90-95 сүз

6.

Язу:

 

 

сүзлек диктанты

22-25 сүз

 

Сочинение

10-12 җөмлә

 

 

 

 

 

 

 

Программаның эчтәлеге.

Тема

Сәг. саны

Коммуникатив максат

1

Без Татарстанда яшибез

8

Татарстан турында гомуми белешмә бирә белү: Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләре, Татарстан дәүләтенең символлары, аларның авторлары турында сөйли белү. Татарстан промышленносте продукцияләре турында әңгәмәгә керә белү.

Харис Якупов иҗаты турында сөйли белү. Татар музыка сәнгате вәкилләре: Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында әңгәмә кора белү. Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү. Тормышыбызда театр роле турында фикер алышу. Татарстанда чыга торган газета-журналлары турында белешмә бирә белү

2

Китап-киңәшчем, дустым минем

9

Китаплар, китапханәләрнең тормышыбыздагы роле турында сөйли белү. Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар турында сөйләшү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу турында сөйләшү.

3

Һөнәр сайлау

11

Төрле һөнәр ияләренең хезмәте, хезмәт базарындагы ихтыяҗы булган һөнәрләр турында әңгәмә кора белү. Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында сөйләшү. Уңышлы һөнәр сайлау шартлары турында әңгәмә кора белү. Гаилә әгъзаларының һөнәрләре, төрле һөнәрләргәгә хас сыйфатлар турында фикер алышу. Үзеңә ошаган профессияне яклый белү. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр, уку үзенчәлекләре турында белешмә бирә белү.

 

4

Аралашу әдәбе

15

Иң якын дус. Дусның характер сыйфатлары, мавыгулары. Дуслар белән бергә ял итү. Дуслашу серләре.

Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы.

5

Буш вакыт

13

Буш вакыт: файдалы,  файдасыз үткәрү. Компьютерга бәйлелек. Виртуаль аралашуның төрле ысуллары. Ял көннәре. Ял итү урыннары (кино,театр, парк, кафэ һ.б.) Караган фильм, андагы геройлар. Музыка һәм сынлы сәнгать, театр һәм кино белән кызыксыну. Сәяхәт итү.

6

Табигать һәм кеше.

7

Туган як табигатен, ел фасылларын сурәтләп сөйләү.

Табигатьнең файдасы, кешенең табигатькә йогынтысы, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында фикер алышып сөйләшү.

Табигатьне саклау турында киңәшләр бирү.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында мәгълүмат бирү.

7

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

5

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә,  9нчы Май – Җиңү көне турында сөйли белү. Татарстан уллары һәм кызлары – Советлар Союзы геройлары: Муса Җәлил, җәлилчеләр, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин турында әңгәмә кора белү. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, аларга хөрмәт күрсәтү турында сөйләшү

 

 

 

Укыту – методик комплекты

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем  бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11нче с-лар. Казан: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,Татар кит.нәшр.,2011.

2.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар), Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева , Казан, 2014 ел, 54 б.

 3. Татар теленнән гомуми белем  бирүнең  дәүләт стандарты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008 ел.

 4. Р.З.Хәйдәрова,  Р. Л. Малафеева ,З.М.Шаһгалиева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем  бирүче мәктәпнең  9 нчы сыйныфы               өчен      дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).-Казан:Мәгариф,2008.

 5. Интернет сайттагы укыту-методик разработкалар, күрсәтмә дидактик материаллар, презентацияләр.

 

Өстәмә әдәбият:

1.Татарский язык: интенсивный курс /Татарский язык для начинающих. / Л.Х.Шаяхметова. – Казань: Татар.кн.изд-во,2012. – 223 с.

2. Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр / төзүчеләр Р.З. Хәйдарова, Г.М. Әхмәтҗанова. – Яр Чаллы, 2011. – 69 б.

3.Ситуативные упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Сборник упражнений./ Хайдарова Р.З., Гиниятуллина Л.А.. – Наб.Челны, 2004г. – 68 с.

 4. Практический татарский язык: методическое пособие для изучающих татарский язык /Гамәли татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма / Р.Ф. Фаттахова. – 2-е изд., испр., доп. – Казань: Татар. кн.изд-во,2012. – 176 с.

  5.Гомуми белем бирү оешмаларында рус теле балалрының татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы / Укытучылар өчен методик кулланма/ Р.З.Хайдарова, Г.М. Әхмәтҗанова – Яр Чаллы, 2014. – 115 б.

6.        Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов./ Авт.-сост. Р.Н. Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 с.

7.        Татар теле дәресләрендә башка милләт укучылары белән өстәмә эшләү өчен күнегүләр җыентыгы / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Яр Чаллы, 1999 ел. – 70 б.

8.        Татарская речь. (Татар сөйләме.) Пособие для учителей,работающих с русскоязычными учащимися: 10 класс./А.Ш. Асадуллина - Казан.:ТаРИХ, 2002. – 256 с.

9.        Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балар өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Төз.-авт.:К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова. – Казан: Мәгариф,2010. – 79 б.

10.    Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.6 нчы класс укучылары өчен ярдәмлек (рус телендә сөйләшүче балалар) / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Казан: Мәгариф,2009. – 63 б.

11.    Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.7 нче класс укучылары өчен ярдәмлек (рус телендә сөйләшүче балалар) / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Казан: Мәгариф,2008. – 79 б.

12.    Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык.Правила и упражнения):Рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Казан: Мәгариф,2005. – 205 б.

13.    Учат таблицы и схемы. Учат таблицы и схемы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися /Ф.С.Сафиуллина., Г.Р. Шарафиева Казань: Издательство “Магариф” 1999

 

 

 

 

 

 

 

 

Сыйныф – 9 а

Укытучы: Вафина Г.Ш.

Сәгатьләр саны

Барлыгы 68 , атнага 2 сәгать

План буенча контроль дәресләр: ___4____

Сүзлек диктантлары: 4

Инша саны: 2

Административ контроль эш дәресләре: 1

Дәреслек : Р. З. Хәйдарова, Р. Л. Малафеева, Татар теле, 9нчы сыйныф Казан “Мәгариф” нәшрияты 2009.

 

Тематик план

Сәгать саны

Тема

Эш характеристикасы

Көтелгән нәтиҗә

үткәрү вакыты

план

факт

Без Татарстанда яшибез (8 дәрес)

1

1

“Татарстан Республикасы” текстындагы лексик-грамматик материал

“Татарстан Республикасы” текстындагы лексик-грамматик материал эшләү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен искә төшерү.

Дәүләт, мәйдан, милләт вәкиле, икътисади, төбәк, мөстәкыйль, килешү сүзләрен сөйләмдә куллана белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен әйтә белү.

01.09.

 

2

1

“Казан – тарихи башкала” текстындагы лексик-грамматик материал.

“Казан – тарихи башкала” текстындагы лексик-грамматик материал эшләү. Ия белән хәбәр арасында сызык куюочракларын өйрәнү.

Сихри, илче, шәкерт, тантана, гаделлек, тарихи, шәхес сүзләрен сөйләмдә куллана белү. Ия белән хәбәр арасында сызык куя белү.

05.09

 

3

1

“Татар музыка сәнгате” текстындагы лексик-грамматик материал

“Татар музыка сәнгате” текстындагы лексик-грамматик материал эшләү. Кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре сүз һәм сүзтезмәләре белән җөмләләр төзү.

Татар музыка сәнгате тарихы турында сөйли белү. Кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре сүз һәм сүзтезмәләре белән җөмләләр төзи белү.

08.09.

 

4

1

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәре сораулары.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтү, сорау кую, аеру.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя, аера белү

15.09

 

5

1

“Александр Ключарев” текстындагы лексик-грамматик материал

 “Александр Ключарев” текстындагы лексик-грамматик материал эшләү.

. Сәүдә, хисапчы, бөек, зыялы сүзләре белән  җөмләләр төзи белү

19.09.

 

6.

1

“София Гобәйдуллина” текстында лексик-грамматик материал. Исем  фигыль.  

Исем  фигыль  темасын аңлату. “София Гобәйдуллина” текстында лексик-грамматик материал эшләү.

Исем  фигыльне таба белү. Сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре, сәнгать эшлеклесе, яңгырап тора, гадәт, уен коралы, сәләт сүз һәм сүзтезмәләре белән  җөмләләр төзи белү.

22.09.

 

7

1

“Татар театры” текстындагы лексик-грамматик материал

“Татар театры” текстындагы лексик-грамматик материал эшләү. Изафә бәйләнешен аңлату.

Мәдәни, үзәк, гасыр, тамашачы, нурлы сүзләре белән җөмләләр төзи белү.

26.09

 

8

1

Теләк белдерү формасы

Теләк белдерү формасын искә төшерү. Күнегүләр эшләү.

Теләк белдерү формасын кулланып җөмләләр төзи белү. Бер-береңә теләкләрен әйтә алу.

29.09.

 

Китап-киңәшчем, дустым минем (9 дәрес)

9

1

Р.Вәлиев “Саумы, китап!” текстында лексик-грамматик материал.

Р.Вәлиев “Саумы, китап!” текстында лексик-грамматик материал эшләү.

Хөрмәт, татар халкы, аерым, инглиз, немец, кытай, гарәп, француз сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

03.10.

 

10

1

Алмашлыкларны җөмләдә куллану. Алмашлык төркемчәләре

Алмашлык темасын аңлату.

Алмашлыклар кулланып җөмләләр төзи белү. 

06.10.

 

11

1

К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәреннән өзек буенча лексик-грамматик материал

. К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәреннән өзек буенча лексик-грамматик материал эшләү. Сүзлек диктанты.

                     Хөрмәт, татар халкы, аерым, инглиз, немец, кытай, гарәп, француз, фәнни сүзләрен сөйләмдә куллану

10.10.

 

12

1

 Бәйлек сүзләр

Бәйлек сүзләр тексттан табу

Теркәгеч, бәйлек

13.10

 

13

1

Теркәгеч, бәйлек, бәйлек сүзләрне кабатлау.

Теркәгеч, бәйлек, бәйлек сүзләрне искә төшерү, аларны тексттан табу.

Теркәгеч, бәйлек, бәйлек сүзләрне тексттан таба белү.

17.10.

 

14

1

Сан һәм аның төркемчәләре

Сан һәм аның төркемчәләрен кабатлау.

Сан, аның төркемчәләрен аера белү.

20.10

 

15

1

Л. Ихсанова “Бер маҗара”текстында лексик-грамматик материал

Сыйфат фигыль.

“Бер маҗара”текстындагы лексик-грамматик материалны сөйләмдә кулланырга өйрәтү

Сүзлек запасын баету, фигыль заманнарын, сыйфат фигыль  формасын  искә төшерү, кулланышка кертү

24.10.

 

27.10.

16

1.

I-нче чирекне йомгаклау контроль эше №1

Укучыларның үтелгән программа материалы буенча үзләштерелгән белем дәрәҗәсен тикшерү

 

27.10

24.10.

17.

1

Җөмлә кисәкләре.Гади һәм кушма җөмләләр

Җөмлә кисәкләрен баш һәм иярчен кисәкләргә аеру өстендә эш. Күнегүләр эшләү.Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

Җөмлә кисәкләрен баш һәм иярчен кисәкләргә аера белү.Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

07.11.

 

Һөнәр сайлау (11 дәрес)

18

1

Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләр.

Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне өйрәнү. Күнегүләр эшләү.

Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

10.11

 

19

1

Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрендәге лексик-грамматик материал

Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрендәге лексик-грамматик материал эшләү.

Юри, чир, көзән җыера, борчый, дәвалаучы кебек сүзләр белән җөмләләр төзи белү.

14.11

 

20

1

Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча диалогик-монологик сөйләм

Үтелгән лексиканы бәйләнешле сөйләмгә чыгару

Табиб  һөнәренә кызыксыну тәрбияләү

17.11

 

21

1

Г. Ахунов “Хәзинә” лексик-грамматик материал

Текстны уку, тәрҗемә итү. Тәрбияви максатка игътибар бирү.

Лексик-грамматик материалны сөйләмдә һәм язмада формалаштыру.

21.11.

 

22

1

Г. Ахунов “Хәзинә” диалогик-монологик сөйләм

Тема буенча бирелгән лексик грамматик материалны диалогик-монологик сөйләмгә чыгару.

Төзегән диалогны  һәм монологны сөйли белү

24.11.

 

23

1

И.Юзеев “Таныш моңнар” поэмасыннан өзек буенча лексик-грамматик материал

Текстка карата бирелгән актив лексиканы, грамматик материалны үзләштерү.

Лексик-грамматик материалны формалаштыру.

28.11.

 

24

1

Шарт фигыль.

Шарт фигыль темасын өйрәнүне дәвам итү. Иярчен шарт җөмләләре белән танышу..

Иярчен шарт җөмләләе  белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә урынлы куллануга иршү...

01.12.

 

25

1

Р.Вәлиева  “Гомәр белән һөнәр” шигырендә лексик-грамматик материал.

Сүзлек диктанты №1

Р.Вәлиева  “Гомәр белән һөнәр” шигырендә лексик-грамматик материал эшләү.

Иярчен шарт җөмләләе  белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә урынлы куллануга иршү...

05.12

 

 

26

1

Р.Вәлиева  “Гомәр белән һөнәр” шигыре буенча диалогик-монологик сөйләм

Тема буенча бирелгән лексик грамматик материалны диалогик-монологик сөйләмгә чыгару.

Төзегән диалогны  һәм монологны сөйли белү

08.12

 

27

1

Һөнәр сайлау – бүлеге буенча кабатлау.

12.12

 

28

1

I I  -нче чирекне йомгаклау эше №2

Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү.

15.12.

 

Аралашу әдәбе(15 дәрес)

29

1

Иярчен хәл җөмләләрнең сәбәп җөмлә, кире җөмләләре

Иярчен хәл җөмләләрнең  сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Иярчен хәл кире җөмләләре белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә урынлы куллануга ирешү

19.12

 

30

1

Татар халык әкияте “Алтын алмалар” текстында лексик-грамматик материал

Татар халык әкияте “Алтын алмалар” текстында лексик-грамматик материал эшләү.

Кушымчалар ялгаганда өйрәнелгән кагыйдәләргә таянып, эш итә белү.

22.12

 

31

1

Синоним һәм антонимнарны кабатлау.

Синоним һәм антонимнарны кабатлау. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Синоним һәм антонимнарны таба белү, алар белән җөмләләр төзү.

09.01

 

32

1

“Зирәк карт” әкиятендәге лексик-грамматик материал

Сүзлек диктанты №2

Күнегүләр эшләү.

Вәзир, зирәк, шәүлә, өянке, гәүһәр, төп, оч кебек сүзләр белән җөмләләр төзи белү.

12.01

 

33

1

Иярчен вакыт җөмлә

Иярчен вакыт җөмлә белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Иярчен вакыт җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга иршү.

16.01.

 

34

1

С.Хәким  “Әнкәй” шигырендә лексик-грамматик материал.

С.Хәким  “Әнкәй” шигырендә лексик-грамматик материал эшләү.

Иярчен вакыт җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга иршү.

19.01.

 

35

1

Саннар(микъдар, тәртип, җыю, бүлү. чама)

Микъдар, тәртип, җыю, бүлү, чама саннарын өйрәнү.

Микъдар, тәртип, җыю, бүлү, чама саннарын аера белү, сөйләмдә урынлы куллана белү.

23.01.

 

36

1

А.Шамовның “Госпитальдә” (1 өлеш) әсәрендәге лексик-грамматик материал.

А.Шамовның “Госпитальдә” (1 өлеш) әсәрендәге лексик-грамматик материал эшләү.

Канәгать, яралы, батырлык, кыюлык сүзләрен урынлы кулланы, җөмләләр төзү

26.01.

 

37-38

2

А.Шамовның “Госпитальдә” (2 өлеш) әсәрендәге лексик-грамматик материал.

А.Шамовның “Госпитальдә” (2 өлеш) әсәрендәге лексик-грамматик материал эшләү.

Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

30.01.

 

39

1

Аваз ияртемнәре.

Аваз ияртемнәре темасын аңлату. Аралаша белү күнекмәлә

рен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

Мияу-мияу, келт-келт, җем-җем, мышык-мышык, ялт-йолт, челтер-челтер аваз ияртемнәрен җөмләдә урынлы куллану

02.02

 

40

1

 Ымлыклар

Ымлыклар темасын аңлату. Аралаша белү күнекмәлә

рен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

Ах, эх, ай-яй, эһе, һи-и ымлыкларын җөмләдә урынлы куллану.

06.02

 

41-42

2

Н.Әхмәдиевнең биографиясендәге лексик-грамматик материал.”Ана” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Н.Әхмәдиевнең биографиясендәге лексик-грамматик материал.”Ана” хикәясендәге лексик-грамматик материал эшләү.

Ишек төбе, култыклап, сукыр, җитәкләде, кочагына кысты сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

09.02

.

43

1

Аралашу әдәбе - бүлеге буенча кабатлау

 

 

 

Буш вакыт (13 сәгать)

44-45

2

Иярчен урын җөмлә. Иярчен максат җөмлә.

Иярчен урын җөмлә белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Иярчен максат җөмлә белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Иярчен урын җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга ирешү

Иярчен максат җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга ирешү

13.02

16.02

 

46

1

Иярчен сәбәп җөмлә

Сүзлек диктанты №3

Иярчен сәбәп җөмлә белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Иярчен сәбәп җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга ирешү.

20.02.

.

47

1

Г.Шәрәфи. “Күңелләрдә гөл үсә”  хикәясендә лексик-грамматик материал.

Г.Шәрәфи. “Күңелләрдә гөл үсә” ә хикәясендә лексик-грамматик матерал эшләү.

Янәшә, куандырырлар, чуалалар, көйгән, саргайган, харап булган сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

23.02.

 

48

1

Фигыль юнәлешләре

Кагыйдәне өйрәнү.

Бирелгән кагыйдәне дөрес кулланырга өйрәтү.

27.02

 

49

1

Ш.Галиев “Урам ул нинди?” әсәрдәге лексик-грамматик материал

Ш.Галиев “Урам ул нинди?” Әсәрдәге лексик-грамматик материал эшләү.

Сүзләрне транскрипция билгеләре белән дөрес язу һәм дөрес әйтү.

02.03

 

50

1

III-нче чирекне йомгаклау контроль эше №3

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

06.03.

 

51

1

Р. Миңнуллин тормышы һәм иҗаты .Р.Миңнуллинның “Ә ни өчен?” шигыре буенча лексик-грамматик материал  

Р.Миңнуллинның “Ә ни өчен?” шигыре буенча лексик-грамматик материал эшләү. 

Сүзләрне транскрипция билгеләре белән дөрес язу һәм дөрес әйтү.

09.03

 

52

1

Иярчен шарт җөмлә.

Иярчен шарт җөмлә белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Иярчен шарт җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга ирешү.

13.03.

 

53

1

Ш .Еникиев “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге лексик-грамматик материал

Ш .Еникиев “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге лексик-грамматик материал эшләү

Иярчен шарт җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга ирешү

16.03

 

54

1

 Иярчен рәвеш җөмлә

Иярчен рәвеш җөмлә белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Иярчен рәвеш җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга ирешү.

30.03.

 

55

1

Иярчен күләм җөмлә

Иярчен күләм җөмлә белән таныштыру һәм аланы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Иярчен күләм җөмләрне сөйләмдә  урынлы куллануга ирешү.

03.04.

 

56

1

Буш вакыт  - бүлеге буенча кабатлау. Инша язу “Мин буш вакытымны ничек уздырам?” (№2)

Тема буенча бирелгән лексиканы сөйләмдә дөрес куллана белү. Диалогик-монологик сөйләм телен үстерү.

Тәрбияви максатка игътибар бирү.

06.04.

 

Табигать һәм кеше (7 дәрес).

57

1

“Чишмәләр” тексты буенча эш

Текст буенча эш, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү.

Лексик-грамматик материалны сөйләмдә һәм язмада куллану.

10.04

 

58

1

“Минем дустым” – лексик-грамматик материал

Текстка карата бирелгән актив лексиканы, грамматик материалны үзләштерү.

Лексик-грамматик материалны формалаштыру.

13.04.

 

59

1

“Беренче умырзая” әсәрендәге лексик-грамматик материал

“Беренче умырзая” әсәрендәге лексик-грамматик материал эшләү.

Бәйлекләрне сөйләмдә урынлы куллану.

17.04

 

60

1

М.Гафуриның “Кыр казы” әсәрендәге  лексик-грамматик материал

Сүзлек диктанты №4

М.Гафуриның “Кыр казы” әсәрендәге  лексик-грамматик материал

Монологик сөйләм булдыру.

20.04

 

61

1

Фигыль төркемчәләрен кабатлау.

Фигыль төркемчәләре темасын өйрәнүен дәвам итү.

Фигыль төркемчәләрен аера белү, сөйләмдә урынлы куллану.

24.04.

 

62

1

“Авыру урман” әсәрендәге лексик-грамматик материал

“Авыру урман” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

Урманнарны саклау турында даими сөйләмгә чыгу.

27.04.

 

63

1

“Ак сирень” әсәрендәге лексик-грамматик материал (I ,II өлеш)

“Ак сирень” әсәрендәге лексик-грамматик материал (I ,II өлеш) эшләү.

Иярчен җөмләләргә баш җөмләләр өстәп яза белү.

04.05

 

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (5 дәрес)

64

1

Арадаш аттестация

.Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү.

08.05

 

65

2

9нчы Май – Җиңү көне лексик-грамматик материал

9нчы Май – Җиңү көне, Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар турында сөйләшү.

Бөек Ватан сугышы, дәвам итә, яралылар, һөҗүм итә, көчле сугыш сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

15.05

 

66

1

Бөек Ватан сугышы турында белешмә.

18.05

 

67

1

Бөек Ватан сугышы темасына диалогик-монологик сөйләм

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә белү.

Бөек Ватан сугышы турында татарча сөйли белү. чигенә, буын, элүче, байрак, өлкән, әсирлек сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

22.05

 

68

1

Муса Җәлил-чын  батыр. Җәлилчеләр.

МусаҖәлилнең биографиясен сөйли белү.

Бирелгән лексиканы сөйләмдә куллану. Тәрбияви максат.

25.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа для 9 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

SMM-менеджер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 120 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.02.2017 620
    • DOCX 70.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вафина Гульнур Шамилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вафина Гульнур Шамилевна
    Вафина Гульнур Шамилевна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6880
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Аномальное психологическое развитие и психологическая травма

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 17 регионов

Мини-курс

Основы финансовой отчетности

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология учебной среды и развития детей: от диагностики к коррекции

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек