Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса

библиотека
материалов

Аңлатма язуы


1 нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы Законы (2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)/ Федеральный Закон от 29.12.2012 №273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”.

  2. Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты.

  3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.

  4. 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

  5. Башлангыч гомуми белем бирү программасы үрнәгендә төзелгән Зәй районының Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбенең төп белем бирү программасы.

  6. Рус телендә балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән)

  7. Зәй районының Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларының эш программасы турында положениесе.

  8. Гомуми белем бирү учреждениесендә укытуны оештыруга караган шартлар һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне (СанПиН 2.4.2.2821-10) раслау турында” 189 нчы номерлы (29.12.2010) карар.

  9. Гражданин шәхесен тәрбияләү һәм рухи-әхлакый яктан баету концепциясе.

  10. Зәй районының Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2016-17 елга укыту планы.

  11. Зәй районының Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2016-17 елга еллык календарь укыту графигы.

Белем бирүнең максатлары:

Төп максат – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхесләр тәрбияләү.

Рус балаларына татар теле укыту максаты күпкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.


  1. Танып белү максаты

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

  1. Үстерү максаты

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.


3. Тәрбия максаты

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатлары тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылган һәм сөйләшү - аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары белән таныштыру.

4. Белем бирү максаты

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


Бурычлар:

1нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен үстерү. Аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.


Предметның эчтәлеге:

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Татар теле” предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

  • шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

  • ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • аңлап укый белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүмамтның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәлшрен формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

1нче сыйныф ахырында балалар әңгәмәдәш белән контакт урнаштыра белергә, таныша белергә; сорау бирә һәм җавап кайтара белергә; уку-язу әйберләренең, кыргый һәм йорт хайваннарының, гаилә әгъзаларының, киемнәрнең, ашамлыкларның, тән әгъзаларының исемнәрен белеп, урынлы куллана белергә тиеш. Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлый белү.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

1.Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары.

2.Исемнәргә кем? нәрсә? соруларын куя белү.

3.Исемнәрнең 1,2,3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

4.Исемнәрнең урын-вакыт,юнәлеш,чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу.

5.Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.

6.-мы-ме,түгел кисәкчәләрен,хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын(-мый-ми)сөйләмдә куллану.

7.Кайда?Кая?Кайдан?сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру.

8.Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру(1-20саннары).

9.Ничә?Ничек?Нинди?Нишли?Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.

10.Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану.

11.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.

12.Боерык фигыльнең 2 зат берлек Һәм күплек сан формалары белән таныштыру.

13.Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

14.Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

15.Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

16.Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

17.Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланылышы белән танышу.

1 сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән календарь-тематик план. Атнага 3 сәгать

Дәрес темасы


Үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Укучыларның эшчәнлеге яки уку эшчәнлеге

Дата

Предмет

нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр



1


Әйдәгез, танышабыз!

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

Сорауларга җавап бирә белү

Исәнләшә, саубуллаша белү.Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү

урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.


1.09



2.

Синең исемең ничек? соравы Һәм аңа җавап формасы.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

Сорауларга җавап бирә белү

Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтә белү.

2.09


3.


Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша кирәкле информа

цияне ала белү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, яшьтәшләрең) белән аралашу ысулларын үзләштерү.Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Бу кем? соравына җавап бирә белү.

5.09


4.

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы

Бу нәрсә? Сораулары аша кирәкле информацияне ала белү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;

Бу нәрсә? соравына җавап бирә белү.

8.09


5.

Раслау һәм кире кагу формалары

Кире кага һәм раслый белү; ачыклый белү (малаймы?) әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Әйе, юк сүзләрен кулланып диалог төзү.

9.09


6.

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

12.09


7.

Әйдәгез, танышабыз!

14.09


8.

Татарстан шәһәрләре

Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтү.

16.09


9.

Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы

Син кайда яшисең? Соравын куя һәм аңа җавап бирә белү


Үзеңнең версияңне әйтергә өйрәнү;

Төркемнәрдә эшли белү

Син кайда яшисең? Соравын куя һәм аңа җавап бирә белү


19.09


10.

Әйдәгез, танышабыз!” темасын йомгаклау

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Укытучы ярдәме белән дәрестә эшчәнлек максатын билгеләү һәм тәгъбир итү, эш планы төзү, план буенча эшләү;

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Алган белемнәрне куллана алу


21.09


11.

Кыргый хайваннар. Аа хәрефе

Кыргый хайваннар

ның исемен атый, санын әйтә белү. Аа хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.


Күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Кыргый хайваннарның исемен атый, санын әйтә белү. Аа хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

23.09


12.

Урман дусларыбыз.

Әә хәрефе

Кайда? Кайда яши? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Әә хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; рәсем буенча җөмләләр төзеп язу, мәктәп тормышына кызыксыну уяту

Иптәшең белән бергәләп эшли белү

Кайда? Кайда яши? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү. Әә хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

26.09


13

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

Оо хәрефе

Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сүрәтли белү. Оо хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү;

Үз-үзеңә контроль ясау

Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сүрәтли белү. Оо хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

28.09


14.

Рус халык әкияте “Төремкәй”. Өө хәрефе

Төремкәй” әкиятенең әчтәлеген искә төшерү. Өө хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Тиешле мәгълүматны таба белү.Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү; иптәшләреңнең

сөйләмен тыңлау, бәяләү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Төремкәй” әкиятенең әчтәлеген искә төшерү. Өө хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

30.09


15.

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы. Нн, ң хәрефләре.

Иптәшеңә командалар бирә белү. Нн, ң хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Чагыштыра белү.


Күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү,үз мөмкинлеклә

реңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Иптәшеңә командалар бирә белү. Нн, ң хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

3.10


16.

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы. Ии, Ыы хәрефләре.

Әле кисәкчәсен боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы белән куллану. Ии, Ыы хәрефләре.Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;тирә-яктагылар (укытучы, яшьтәшләрең) белән аралашу ысулларын үзләштерү.Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Әле кисәкчәсен боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы белән куллану. Ии, Ыы хәрефләре.Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

5.10


17.

Дустыңны урамга уйнарга чакыру. Уу хәрефләре

Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү. Уу хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Әңгәмне башлый, дәвам итә, тыңлый белү.

таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү

күршең белән хезмәттәшлек итү

Төркемнәрдә эшли белү

Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү. Уу хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

7.10


18

Ризалык белдерү формасы. Үү хәрефе

10.10


19.

Ничә? соравы, аңа җавап формасы. Тт хәрефе.

Тт хәрефе.Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү Кем белән уйный

сың? Соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен форма

лаштыру; уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше белән таныштыру. Лл хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Тт хәрефе.Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү Кем белән уйныйсың? Соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру; уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше белән таныштыру. Лл хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

12.10


20.


Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше. Лл хәрефе.

14.10


21.

Тәртип саннары.

Кк хәрефе

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Ничә? соравына җавап бирә белү; Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү предметларның санын әйтә белү. Кк хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм язу.


иптәшең белән бергәләп эшли белү

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Ничә? соравына җавап бирә белү; Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү предметларның санын әйтә белү. Кк хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

17.10


22

Уку-язу әсбаплары. Мм хәрефе.

Уку-язу әсбаплары

ның исемен, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү. Мм хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Әйләнә- тирәдәге предметларны тик

шерү; рәсем ниге

зендә үз фикереңне белдерү; текст буен

ча җөмләләр төзеп сөйләү, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

Үз-үзеңә контроль ясау

Уку-язу әсбапларының исемен, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү. Мм хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

19.10


23

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы. Сс хәрефе

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап алу белү. Сс хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм язу. Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.



Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап алу белү. Сс хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

21.10


24.

Без дәрестә. Рр хәрефе

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү. Рр хәрефе Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

күршең белән хезмәттәшлек итү

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү. Рр хәрефе Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

24.10


25.

Без ничек укыйбыз?

Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү

Үзеңнең версияңне әйтергә өйрәнү;

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;тирә-яктагылар (укытучы, яшьтәшләрең) белән арала

шу ысулларын үзләштерү.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү

26.10


26.

Мәктәптә” темасын йомгаклау

Предметларның урынын, санын әйтә белү

укытучы ярдәме белән дәрестә эшчәнлек максатын билгеләү һәм тәгъбир итү, эш планы төзү, план буенча эшләү;

күршең белән хезмәттәшлек итү

Предметларның урынын, санын әйтә белү

28.10


27.

Йорт хайваннары һәм кошлары. Вв хәрефләре

Йорт хайваннарының һәм кошларының исеменәрен әйтә, саный белү. Вв хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү;

Төркемнәрдә эшли белү

Йорт хайваннарының һәм кошларының исеменәрен әйтә, саный белү. Вв хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

7.11


28.

Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы

Яши фигылен I, II затта куллану; Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; рәсем буенча җөмләләр төзеп язу, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Яши фигылен I, II затта куллану; Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

9.11


29.

Кая? соравы һәм аңа җавап формасы. Гг хәрефләре.

Хайваннарны сүрәтли белү. Кая? соравын үзләштерү һәм аңа җавап буларак, исеменәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру. Гг хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Хайваннарны сүрәтли белү. Кая? соравын үзләштерү һәм аңа җавап буларак, исеменәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру. Гг хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

11.11


30.

Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү. Дд хәрефләре.

Кая? Кемгә? сорауларын үзләштерү һәм, аларга җавап буларак, исемнәрне юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү. Дд хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Үзеңнең версияңне әйтергә өйрәнү;

иптәшең белән бергәләп эшли белү

Кая? Кемгә? сорауларын үзләштерү һәм, аларга җавап буларак, исемнәрне юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү. Дд хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

14.11


31.

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау. Зз хәрефләре

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү. Зз хәрефләре.Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

укытучы ярдәме белән дәрестә эшчәнлек максатын билгеләү һәм тәгъбир итү, эш планы төзү, план буенча эшләү;

Үз-үзеңә контроль ясау

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү. Зз хәрефләре.Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

16.11


32.

Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы. Бб хәрефләре.

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтә белү. Бб хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү;

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтә белү. Бб хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

18.11


33.

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы. Пп хәрефләре

Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү. Пп хәрефләре Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; рәсем буенча җөмләләр төзеп язу, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү. Пп хәрефләре Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

21.11


34.

Исемнәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше. Ээ хәрефләре.

Предметларның үзеңнеке булуын әйтергә өйрәтү. Исемнәргә I зат берлек сан тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру. Ээ хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү,

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Предметларның үзеңнеке булуын әйтергә өйрәтү. Исемнәргә I зат берлек сан тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру. Ээ хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

23.11


35.

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү. Ее, Йй хәрефләре.

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү. Ее, Йй хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Үзеңнең версияңне әйтергә өйрәнү;

күршең белән хезмәттәшлек итү

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү. Ее, Йй хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

25.11


36.

Яшелчәләр. Жж хәрефләре

Жж хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү Яшелчә исеменнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

укытучы ярдәме белән дәрестә эшчәнлек максатын билгеләү һәм тәгъбир итү, эш планы төзү, план буенча эшләү;

таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү;

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;тирә -яктагылар (укытучы, яшьтәшләрең) белән аралашу ысулларын үзләштерү.Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Жж хәрефе. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү Яшелчә исеменнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

28.11


37.

Кирәк, кирәкми сүзләре

30.11


38.

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы. Шш хәрефләре

02.12


39.

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары. Щщ хәрефләре

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. “Щи” текстын сөйли белү Щщ хәрефләре Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Тиешле мәгълүматны таба белү.Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү; иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау, бәяләү.

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. “Щи” текстын сөйли белү Щщ хәрефләре Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

05.12.



40.

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары. Щщ хәрефләре

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. “Щи” текстын сөйли белү Щщ хәрефләре .Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Чагыштыра белү.


иптәшең белән бергәләп эшли белү

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. “Щи” текстын сөйли белү Щщ хәрефләре .Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

7.12


41.

Безнең бакчада. Чч хәрефләре

Чч хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Әңгәмне башлый, дәвам итә, тыңлый белү.Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

Үз-үзеңә контроль ясау

Чч хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

9.12


42.

Кем? Нәрсә? Нишли? сораулары һәм аларга җавап формалары

Кем? Нәрсә? Нишли? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү

Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Кем? Нәрсә? Нишли? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү

12.12


43.

Кыш билгеләре. Хх хәрефләре

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү. Хх хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү, төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү,

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү. Хх хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

14.12


44.

Кышкы уенга чакыру

16.12


45.

Кыш бабай килә. Һһ хәрефләре

Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү. Һһ хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;тирә-яктагылар (укытучы, яшьтәшләрең) белән аралашу ысулларын үзләштерү.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү. Һһ хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү

19.12


46.

Минем чанам бар төзелмәсе. Фф хәрефләре

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү. Фф хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм язу.


күршең белән хезмәттәшлек итү

Төркемнәрдә эшли белү

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү. Фф хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

21.12



47.

Кышкы уеннар

23.12


48.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү. Цц хәрефләре

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү; раслау һәм инкарь итә белү күнекмәләрен үстерү.

Кая? Кайда кайдан сорауларына җавап бирә белүне камилләштерү . Цц хәрефләре .Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Үзеңнең версияңне әйтергә өйрәнү;

укытучы ярдәме белән дәрестә эшчәнлек максатын билгеләү һәм тәгъбир итү, эш планы төзү, план буенча эшләү;

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү; раслау һәм инкарь итә белү күнекмәләрен үстерү.

Кая? Кайда кайдан сорауларына җавап бирә белүне камилләштерү . Цц хәрефләре .Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

9.01


49.

Кая? Кайда кайдан сорауларына җавап бирү

11.01


50.

Бәйрәмдә. Яя хәрефләре

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Яя хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; рәсем буенча җөмләләр төзеп язу, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

иптәшең белән бергәләп эшли белү

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Яя хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

13.01


51.

Бәйрәмгә барабыз. Юю хәрефләре

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Һава торышын тасвирлый белү. Юю хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; рәсем буенча җөмләләр төзеп язу, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.з-үзеңә контроль ясау

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Һава торышын тасвирлый белү. Юю хәрефләре. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

16.01


52.

Төсләр. Нечкәлек һәм калынлык билгеләре.

Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү.

Бер-береңне уенга чакыра белү. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.

Тиешле мәгълүматны таба белү.Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү; иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау, бәяләү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү.

Бер-береңне уенга чакыра белү. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

18.01


53.

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру. Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.


Чагыштыра белү.

Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

күршең белән хезмәттәшлек итү

Төркемнәрдә эшли белү

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру. Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Хәрефләрнең язылышын яттан белү.

20.01


54.

Татар теленә хас авазларны кабатлау

23.01


55.

Тән әгъзалары исемнәре

Тән әгъзалары исемнәрен әйтә белү

Әңгәмне башлый, дәвам итә, тыңлый белү.

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Тән әгъзалары исемнәрен әйтә белү

25.01


56.

Авырта фигыленең юклык формасы

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү

Тиешле мәгълүматны таба белү.Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү; иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү

27.01


57.

Сәламәт бул!

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару бирү

Чагыштыра белү.

Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

иптәшең белән бергәләп эшли белү

Үз-үзеңә контроль ясау

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару бирү

30.01


58.

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү

01.02


59.

Шәхси гигиена предметлары

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын,

юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү,

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә,

ларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

03.02


60.

Шәхси гигиена предметларын сорап алу

06.02


61.

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе белән таныштыру

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; рәсем буенча җөмләләр төзеп язу, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.


Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, яшьтәшләрең) белән аралашу ысулларын үзләштерү.Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе белән таныштыру

08.02


62.

Гаилә

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фике

реңне белдерү; рәсем буенча җөмләләр төзеп язу, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

күршең белән хезмәттәшлек итү

Төркемнәрдә эшли белү

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү

10.02


63.

Минем гаиләм

20.02


64.

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү

Тиешле мәгълүматны таба белү.Үз фикерең

не логик эзлеклелектә әйтә белү; иптәшлә

реңнең сөйләмен тыңлау, бәяләү.

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү

22.02


65.

Яз фасылы

Яз фасылы турында, язгы көнне сүрәтләп сөйли белү

Чагыштыра белү.

Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтүиптәшең белән бергәләп эшли белү

Яз фасылы турында, язгы көнне сүрәтләп сөйли белү

24.02


66.

Язгы көн

27.02


67.

Һава торышы

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошама

ганын әйтә белү

Әңгәмне башлый, дәвам итә, тыңлый белү.

Үз-үзеңә контроль ясау. Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү

01.03


68.

8нче Март – әниләр бәйрәме

Бәйрәм белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикше

рү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; рәсем буенча җөмлә

ләр төзеп язу, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Бәйрәм белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү

03.03


69.

Бәйрәм белән котлый белү

06.03


70.

Мин бүләк бирәм

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллана белү

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;тирә-яктагылар (укытучы, яшьтәшләрең) белән аралашу ысулларын үзләштерү.Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллана белү

08.03


71.

Татар халык ашлары

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

күршең белән хезмәттәшлек итү

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү

10.03


72.

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү

Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм язу.


Төркемнәрдә эшли белү

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү

13.03


73.

Кунакта

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикше

рү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; текст буенча җөмлләр төзеп сөйләү, мәктәп тормышына кызыксы

ну уяту.

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү

15.03


74.

Табын янында

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү;-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләштерү

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициатива

сы күрсәтү, иптәшең белән бергәләп эшли белү

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү;

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләштерү

17.03

75.

Кунакны каршы алу

29.03

76.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу

31.03


77.

Туган көн – зур бәйрәм

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү

Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм язу.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү

03.04

78.

Ашамлыклар








Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллана белү

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.

Кибеттә сатып ала белү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикше

рү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; текст буенча җөмлә

ләр төзеп сөйләү, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллана белү

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.

Кибеттә сатып ала белү

05.04


79.

Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллану

таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

07.04

80.

Ашамлыклар кибетендә

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициати

васы күрсәтү,үз мөмкин

лекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗә

ләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

10.04


81.

Савыт-саба

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү;

Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу- сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;тирә-яктагылар (укытучы, яшьтәшләрең) белән арала шу ысулларын үзләштерү.

Иптәшләрең белән хезмәт

тәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү;

Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру

12.04


82.

Кибеттә савыт-саба сатып алу

Әйләнә-тирәдәге пред

метларны тану һәм язу.

күршең белән хезмәттәшлек итү


14.04


83.

Савыт-саба кибетендә

Ничә? Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фике реңне белдерү; текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү, мәктәп тормышы

на кызыксыну уяту.

Төркемнәрдә эшли белү

Ничә? Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү

17.04

84.

Киемнәр.

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнеше



Киемнәр кибетендә

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү;исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләш

терү.Киемнәрнең исе мен,төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү;

исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү




19.04


85.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

21.04


86.

Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм язу.

иптәшең белән бергәләп эшли белү

24.04

87.

Шәһәрдә

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сүрәтли белү күнекмәләрен үстерү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сүрәтли белү күнекмәләрен үстерү

26.04


88.

Безнең шәһәр





Әйләнә- тирәдәге пред

метларны тикшрү; рәсем

нигезендә үз фикереңне белдерү; рәсем буенча җөмләләр төзеп язу

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

28.04


89.

90.

Кайда? соравы

Мин транспортта барам

Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

күршең белән хезмәттәшлек итү

Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

01.05

03.05


91.



Татарстан шәһәрләре” темасын кабатлау

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү; исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Тиешле мәгълүматны таба белү.Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү; иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау, бәяләү. Чагыштыра белү Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

күршең белән хезмәттәшлек итү

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү; исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү

05.05





92.



Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килешләре

08.05



93.

Исемнәрнең урын - вакыт килеше

10.05


94.

Җәй җитә

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру;

Аңлап, сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү, мәктәп тормышына кызыксыну уяту. Әйләнә- тирәдәге предметларны тану, язу

Төркемнәрдә эшли белү

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәлегенең нәтиҗәләрен яхшытуга ихтыяҗ формалаштыру

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү иници

тивасы күрсәтү, иптәшең белән бергәләп эшли белү

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру;

Аңлап, сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру

12.05


95.

Җәйге ял

15.05


96.

Җәйге ял

17.05


97.

Без Сабантуйга барабыз

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү

Әйләнә- тирәдәге предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү; текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү, мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициа

тивасы күрсәтү, үз мөм

кинлекләреңне бәяләү;

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү

19.05


98.

Сабантуй. Йомгаклау

22.05


99.

Йомгаклау

Белемнәрне системалаштыру

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Белемнәрне системалаштыру

24.05


Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары.


  1. Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева“Күңелле татар теле”. Дүрьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге(рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 2012 Казан,”Татармультфильм” нәшрияты

  2. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов. Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре, 2006 Казан, “ Мәгариф” нәшрияты

  3. Нурмухаметова Р.С. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся, 2008 Казань. Гыйлем

  4. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар теле һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре. Методик тәкъдимнәр/ Р.К.Зиннәтуллин. – Казан: Казан шәһәре мәгариф идарәсе. 2015.

  5. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся./Авт.-сост. Р.С.Нурмахаметова.-Казань: Гыйлем, 2012.

Интернет ресурслар: https://edu.tatar.ru/logon

Министерство образования и науки РФ   -   mon.gov.ru 



http:www.1september.ru

http//pedsovet.org.ru belem.ru
















Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров67
Номер материала ДБ-235897
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх