Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку и лит.

Рабочая программа по татарскому языку и лит.



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Аңлатма язуы

Эш программасы статусы


1. “Мәгариф турында” РФ Законы.

2. “Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).

3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

5. Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

6. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

7. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011.

8.Татар теле 6 класс рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен)

Автор: Р.З. Хәйдарова, З.Р. Нәҗипова.- Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2014.

9..Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән эшләү өчен методик киңәшләр, 2011-2012.

Әлеге эш планы түбәндәге максатларны исәпкә алып төзелде:

1) укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштерелгән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм алга таба үстерү;

2) татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;

3) укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

4) укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

5) татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

6) халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

7) укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.


Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.















Эш программасы эчтәлеге


Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “ Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

Гомуми белем мәктәбендә грамматикага өйрәткәндә, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус телләрендәге сөйләмдә сүзләрне һәм җөмләләрне узара бәйләү закончалыклары күпкә аерылалар, шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатыгамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөй­ләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү бурычлары куела.

Тәрбияви максатка ирешү өчен, татар сөйләм зтикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү сорала.

Гомуми белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Тыңлап аңлау — аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү.

Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау кирәк. Татарча аралашырга өйрәтү өчен, укучыларның мәктәптәге, өйдәге, урамдагы һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышыннан чыгып, үрнәк диалоглар тәкъдим ителә.

Монологик сөйләмгә өйрәтү аерым кешеләрне, әйберләрне табигать күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы һ. б. турында хәбәр итүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала.

Укуга өйрәткәндә, рус телле балалар татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтергә; алга таба сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап укырга, яңа сүзләрне сүзлектән табарга.

Язуга өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру; сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү; сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп яки җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне кирәкле формада кулланып, җөмләләрне күчереп язу.

Язма сөйләмгә өйрәтү, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белү. Укучылар язма рәвештә үзләренең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыл турында кечкенә күләмле хикәяләр язарга өйрәнәләр. Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү дә язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә китерә. Укучыларның уку һәм язу күнекмәләре тыңлап аңлау һәм сөйләү нигезендә үстерелә.

Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.

Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү - төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.





п\п

Темалар

Эш программасындагы сәгать саны тел

Белем һәм күнекмәләр

Яңа уку елы башлана!

13

Китапның якын дус икәнен аңлата, китап укырга киңәш бирә белү. Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү. Китапханәгә язылу өчен, анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү.

Мин зур ярдәмче.

17

Нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, нәрсәләр эшләгәнеңне әйтә белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү. Образларга бәя бирә белү.

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт.

9

Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнедң милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү. Татарстан табигате турында сөйли белү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү.

4.

Әдәбият һәм сәнгать дөньясында

7

Татар сәнгать вәкилләрен әйтә белү. Язучыларның, шагыйрьләрнең, җырчыларның исемнәрен әйтә белү.театрга чакыра, караган спектаклең турында фикереңне әйтә белү.

5.

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын

16

Дус нинди була?”, “Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди? Проблемалары буенча сөйләшү. Укыган хикәянең эчтәлеген сөйлт белү.

6.

Туган көн – күңелле бәйрәм

10

Туган көнгә чакыру турында киңәшләшү. Төрле рецептларны сөйли белү. Кунакларны сыйлау, кыстау формалары.

7.

Дүрт аяклы дусларыбыз

13

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Дүрт аяклы дусларыбызның хуҗаларына карашы турында сөйләшү.

8.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

9

Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белү. Төрле спорт түгәрәкләренә йөрү турында сөйләшү.

9.

Юл йөрү кагыйдәләре

5

Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү


Кабатлау

3



Барлыгы

102







Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.


Гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:

  1. татар теленең фонетик, лексик, грамматик катламнарын һәм аларның берәмлекләрен гамәли куллана белү;

  2. сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

  3. актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллана белү;

4) телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

5) сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү.

Укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  1. татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктуацион нормаларына нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм оештыру күнекмәләренә ия булу;

  2. тыңланган яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу;

  3. коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу;

  4. тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

  5. төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача хәбәрләмә әзерли алу;

  6. эш кәгазьләрен (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) яза алу.


Укыту-методик комплекты

  1. Укучылар өчен

1Дәреслек: Татар теле 6 класс рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен)

Автор: Р.З. Хәйдарова, З.Р. Нәҗипова.- Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2014.



2. Укытучы өчен

1. Дәреслек: Татар теле 6 класс рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен)

Автор: Р.З. Хәйдарова, З.Р. Нәҗипова.- Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2014.

2 Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Р.З. Хайдарова, Л.А. Гиниятуллина. Набережные Челны, 2004.

3. «Мәгариф», “Мәктәп һәм гаилә” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

4. Һәр дәрестә куллану өчен диск.






Бәяләү нормалары

Язма эшләрне бәяләү нормалары


Диктантны бәяләү

6нчы сыйныфта уку елы башында 55-60 сүз, уку елы ахырында 60-65 сүз


Таләпләр

Билге

1

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы диктантка

5”ле куела

2

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы диктантка

4”ле куела

3

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы диктантка

3”ле куела

4

Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хаталы диктантка

2”ле куела




Сүзлек диктанты

6нчы сыйныфта 15-17 сүз.


Таләпләр

Билге

1

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә

5”ле куела

2

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә

4”ле куела

3

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә

3”ле куела

4

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә

2”ле куела





Изложениеләрне бәяләү.

6нчы сыйныфта уку елы башында 70-80 сүз, уку елы ахырында 85-95 сүз.


Таләпләр

Билге

1

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә

5”ле куела

2

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә

4”ле куела

3

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә

3”ле куела

4

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә

2”ле куела



Контроль эш


Таләпләр

Билге

1

Бер хатасыз эшкә

5”ле куела

2

Укучы үзе төзәткән бер төзәтүле, 2 хатасы булган эшкә

4”ле куела

3

3-4 хатасы булган эшкә

3”ле куела

4

5-8 хатасы булган эшкә

2”ле куела





Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү нормалары.

Диалогик сөйләмне бәяләү.


Таләпләр

Билге

1

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә.

5”ле куела

2

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә.

4”ле куела

3

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә.

3”ле куела

4

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда.

2”ле куела









.


Монологик сөйләмне бәяләү


Таләпләр

Билге

1

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен.

5”ле куела

2

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик сөйләм өчен.

4”ле куела

3

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен.

3”ле куела

4

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда.

2”ле куела






























Якынча тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Дәрестә кулланылган эш төрләре

Контроль төре

Көтелгән нәтиҗә

Өй эше

Дата









План

Факт


I чирек

Яңа уку елы башлана

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белен максат кую һәм эшне план-
    лаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерий-
    ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән
    идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сай-
    лау; төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм
    эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру,
    объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек
    нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән
идарә итү


1.

Котлау, мактау
формалары.
«Без мәктәпкә
әзерләнәбез»

1

ЛKK
Д/МС

Әңгәмә


1 нче сентябрь,бәйрәме белән котлый белү, бер-береңә комплиментлар әйтә белү. Яңа уку елына әзерлек турында сөйләшү


Котлау язарга.

2.09


2

«Инфинитив
+ ярыймы
( мөмкинме )»
төзелмәсе,
рөхсәт итегез
әле (итегезче )

1

ЛКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә

Агмдагы тикшерү

Керергә, чыгрга рөхсәт сорый белү.

7 нче күнегү,бит4

4.09


3

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

ЛКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


1 нче сентябрь бәйрәме
турында сөйли белү-
Уку-язу әсбапларының
барлыгын, юклыгын,
кирәклеген әйтә белү,
үзең өчен сорый белү

4нче күнегү, 6 бит,

7.09


4

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең

сөйләмдә кулланылышы

1

ЛКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


1 нче сентябрь бәйрәме
турында сөйли белү-
Уку-язу әсбапларының
барлыгын, юклыгын,
кирәклеген әйтә белү,
үзең өчен сорый белү

7 нче күнегү,бит7

9..09


5

Транскрипция
билгеләре.

1

ЛКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Китапның ни өчен якын
дус икәнлеген, нинди
китап укыганыңны,
нәрсә турында
укыганыңны әйтә белү

8 бит, 4 күнегү,

11.09


6

Исемнәрнең
тартым белән
төрләнеше

1

ЛКФ, Д/МС

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Китапның ни өчен якын
дус икәнлеген, нинди
китап укыганыңны,
нәрсә турында
укыганыңны әйтә белү

9 нчы бит, 8 нче күнегү

14.09


7

Исемнәрнең
тартым белән төрләнеше

1

ГКК, ЛКК,

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Китапның ни өчен якын
дус икәнлеген, нинди
китап укыганыңны,
нәрсә турында
укыганыңны әйтә белү

9 бит, 12 нче күнегү,

16.09


8

Исемнәргә
кушымчалар-
ның ялгану тәр-
тибе. Тартымлы
исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

ГКФ


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә



Сүзләргә кушымчаларны дөрес ялгый белү. Дуслар белән бергә нәрсә эшләгнеңне, нинди
түгәрәкләргә йөргәнеңне
әйтә белү

4 нче күнегү,бит11

18.09


9

Тартымлы
исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

гкк
д/мс

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Тартымлы
исемнәрне килеш белән төрләндерә белү. Дуслар белән бергә нәрсә эшләгнеңне, нинди
түгәрәкләргә йөргәнеңне
әйтә белү

7 нче күнегү,бит12

21.09


10

Сорау алмашлыклары.

Тартымлы исемнәрнең

сөйләмдә кулланылышы

1

ГКК,



Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Сорау алмашлыкла-
рын сөйләмдә урынлы
куллану. Көндәлектәге
билгеләр, китапханәдәге
китаплар турында
сөйләшү.
Гаилә әгъзала-
рының исемнәрен әйтә
белү.

13 бит,6 нчы күнегү.

23.09


11

Китап басу тарихына караган лексика. «Китап-
ка ничә яшь?», «Китап басутарихы турында
сөйләшәбез»

1

ЛКФ


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Китап басу тарихы турында сөйли белү

6 нчы күнегү,бит15

25.09


12

Китап басу тарихына караган лексика. «Китап-
ка ничә яшь?», «Китап басутарихы турында
сөйләшәбез»

1

ГКФ,

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Китап басу тарихы ту-
рында сөйли белү

16 нчы бит, 10 нчы күнегү




28.09


13

Китап басу тарихына караган лексика. «Китап-
ка ничә яшь?», «Китап басутарихы турында
сөйләшәбез»

1

ГКФ, Д/МС

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Китап басу тарихы ту-
рында сөйли белү

6 нчы күнегү,бит17

30.09


14

Исем ясагыч
кушымчалар.
Татар телендә
сүзлекләр. Җый-
нак һәм җәенке
җөмләләр.

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Исем ясагыч кушымчаларны таный , җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү.

18 бит, 3 күнегү



2.10


15

Татар телендә
сүзлекләр. Җый-
нак һәм җәенке
җөмләләр.
«К.Насыйри —
бөек галим»

1

гкк


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Каюм Насыйри турында
сөйли белү

19 нчы, бит, 9 күнегү

5.10


16

Исем ясагыч
кушымчалар. «К.Насыйри - бөек галим, контроль эшкә әзерлек


1

Д/МС

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Каюм Насыйри турында
сөйли белү

10 нчы күнегү,бит21

7.10


17

Кереш контроль эш.


1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе


Контроль эш

тест

Алган белемнәрне сөйләмдә куллана белү

Өй эше бирелмәде.

9.10


18

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләрнең
сөйләмдә кулла-
нылышы. «Без
китапханәдә»

1

ГКФ

гкк


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Китапханәгә йөрү,
язылу, китап алу. Ки-
тап укуның файдасы
турында диалоглар төзи,
сөйләшә белү

5 нче күнегү,бит24

12.10


19

Бәйлекләрнең
сөйләмдә кулла-
нылышы.
«Рәхмәт сиңа,
китап!»

1

ЛКФ, Д/М

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Китапханәгә йөрү,
язылу, китап алу. Ки-
тап укуның файдасы
турында диалоглар төзи,
сөйләшә белү


.9 нчы күнегү,бит25

14.10


20

Бәйлекләрнең
сөйләмдә кулла-
нылышы. «Ярат-
кан китабым»

1

ЛКФ, Д/М

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Китапханәгә йөрү,
язылу, китап алу. Ки-
тап укуның файдасы
турында диалоглар төзи,
сөйләшә белү

5 нче күнегү,бит26

16.10


21

Иялек килеше. Иялек
килешенең сөйләмдә кулланылышы

1

ЛГКК,

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Исемнәрне иялек
килешендә төрләндереп,
сөйләмдә куллана белү

6 нчы күнегү,бит28

19.10


22

Иялек килеше. Иялек
килешенең сөйләмдә кулланылышы

1

ГКФ, Д/МС

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Исемнәрне иялек
килешендә төрләндереп,
сөйләмдә куллана белү

10 нчы күнегү,бит29

21.10


23

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык фор-
масы. «Көндәлеккә караш», «Без хикәя
язабыз»

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш,


Көндәлеккә караш
турында сөйләшү, яңа
хикәя язу

6 нчы күнегү,бит30

23.10


24

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык фор-
масы. «Көндәлеккә караш», «Без хикәя
язабыз» Контроль эшкә әзерлек


1

ГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш,


Көндәлеккә караш
турында сөйләшү, яңа
хикәя язу

12 нче күнегү,бит31

6 нчы күнегү,бит35

26.10


25

Яңа уку елы башлана темасы буенча контроль эш.


1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе


Контроль эш

тест

Алган белемнәрне сөйләмдә куллана белү

Өй эше бирелмәде.

28.10


26

Хаталар өстендә эш.

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

ГКК

Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш, әңгәмә


Уку-язу әсбапларын
тәртипле тотарга киңәш-
ләр бирә белү

8 нче күнегү,бит36

30.10


2 чирек

Без булышчылар


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую hәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен
    аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя
    бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм
    берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә
    якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи-
керне төгәл итеп җиткерү.

27

Өйдәге эшләр.
«Без әнигә булышабыз»

1

ЛКФ

Рәсем өстендә телдән эш, язма эш, әңгәмә

Фронталь тикшерү.

Өй хезмәте турында
төзелмәләрне аңлап,
урынлы куллана белү

2 нче күнегү,бит38

9.11


28

Өйдәге эшләр.
«Без әнигә булышабыз»

1

ЛКК

Телдән эш, язма эш, әңгәмә

.

Өй хезмәте турында
төзелмәләрне аңлап,
урынлы куллана белү

8 нче күнегү,бит39

11.11


29

Шарт фигыль.
Шарт фигыльнең
юклык формасы


1

ЛКФ,

Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш


Шарт фигыльне
сөйләмдә башка формалардан аера белү

4нче күнегү,бит40

13.11


30


Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышы

1

ГКФ,

Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш


Шарт фигыльне
сөйләмдә куллану

4нче күнегү,бит42

16.11


31

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

ГКФ,

Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш


Сыйфат дәрәҗәләрен
билгели белү. Сыйфат-
ны төрле дәрәҗәләрдә урынлы куллану

4 нче күнегү,бит43

18.11


32

Сыйфат дәрәҗәләренең
сөйләмдә кулланылышы

1

ГКК,

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Сыйфат дәрәҗәләрен
билгели белү. Сыйфат-
ны төрле дәрәҗәләрдә урынлы куллану

8 нче күнегү,бит43

20.11


33

Сыйфат дәрәҗәләренең
сөйләмдә кулланылышы

1

ГКК,

Мөстәкыйль эш.


Сыйфат дәрәҗәләрен
билгели белү. Сыйфатны төрле дәрәҗәләрдә урынлы куллану

Язма эш.

23.11


34

Хәзерге заман хикәя
фигыльнең
зат-сан белән
төрләнеше.
«Әхмәт нигә
елады?»

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Хәзерге заман хикәя
фигыльне зат-сан белән төрләндерү.

6 нчы күнегү,бит45

25.11


35

Кереш сүзләрнең
сөйләмдә
кулланылышы.
Образга бәя
бирү

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Образга бәя бирә
белү. Кереш сүзләрне
сөйләмдә куллана белү

9 нчы күнегү,бит48

27.11


36

Ш зат берлек сан хәзерге заман хикәя
фигыль + ала» төзелмәсе .

1

ЛГКК,

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Нишли ала? төзелмәсен аңлап
куллана белү

5 нче күнегү,бит49

30.11


37

Ш зат берлек сан хәзерге заман хикәя
фигыль + ала» төзелмәсе . Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе. «Супер-
малай нәрсәләр
эшли ала?»

1

Д\МС

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Сорау һәм шарт фигыльле
җөмләләр оештыра белү

52 нче бит, 10 нчы күнегү.

2.12


38

Теләк белдерү
формасы: инфинитив + телим
төзелмәсе «Без
хикәя язабыз»

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Теләк белдерү формасы:
«инфинитив + телим»
төзелмәсен сөйләмдә
куллана белү

5 нче күнегү,бит53

4.12


39

Супермалай, суперкыз” темасына лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

Телдән эш


Супермалай, суперкыз” темасына

Сөйләшү.


8 нче күнегү,бит53

7.12


40

«У л л ар»
хикәясендәге
лексик-грамма-
тик материал.

1

Д/МС

Әңгәмә

Фронталь

Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү.

6 нчы күнегү,бит55

9.12


41

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Бәйлек сүзләрне,
төзелмәләрне сөйләмдә
дөрес куллана белү;

10 нчы күнегү,бит56

11.12


42

«Без хикәя сөй-
либез». Образ-
ларга бәя бирү

1

Д/МС

Әңгәмә


образларга бәя бирә белү;
сәхнәләштерү

5 нче күнегү,бит57

14.12


43

Без булышчылар” темасын кабатлау. Контроль эшкә әзерлек.

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Өй хезмәте турында
төзелмәләрне аңлап,
урынлы куллана белү

Теманы кабатларга.

16.12


44

Без булышчылар” темасын кабатлау.

темасы буенча контроль эш.


1

Белем күнекмәләрне тикшерү дәресе


Контроль эш

тест

Алган белемнәрне сөйләмдә куллана белү

Өй эше бирелмәде.

18.12


45

Хаталар өстендә эш.

Өчен бәйлеге.

1

ГКК

Телдән эш, әңгәмә


Өчен бәйлеген сөйләмдә куллана белү.

10 нчы күнегү,бит59

21.12



Дуслар белән күңелле



Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның,
    уңышсызлыкларны сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү, уку
    эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм
    берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм
    ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак
    билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә,а ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән
    аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.



46

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялганутәртибе. «Ми-
нем дустым»

1

ГКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Исемнәргә тартым һәм ки-
леш кушымчаларының ялгану тәртибен үзләштерү. Үзеңнең дустың турында
сөйли белү

Минем дустым”

Язма эш.

23.12


47

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялганутәртибе. «Ми-
нем дустым»

1

ЛКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Үзеңнең дустың турында
сөйли белү

5 нче күнегү,бит62

25.12


48

Минем чын
дустым» темасы
буенча лексика.
«Безнең дуслык»

1

ЛКК, Д/МС

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш

Индивидуаль эш.

Дустың белән бергә
нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү

5 нче күнегү,бит63








3 чирек






49

Билгеле үткән
заман хикәя фигыльнең
зат-сан белән төрләнеше.
«Дуслар дискотекада»,

1

ГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


« Дискотекага бару»
темасы буенча лексик-
грамматик материалны
сөйләмдә куллану.

5 нче 5 5нчекүнегү, бит65



50

Билгеле үткән
заман хикәя фигыльнең
зат-сан белән төрләнеше.
«Дуслар дискотекада», «Без хикәя язабыз»

1

ГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


« Дискотекага бару»
темасы буенча лексик-
грамматик материалны
сөйләмдә куллану. Яңа
хикәя язу.

9 нчы күнегү,66



51

Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм
әле төзелмәләре.
Теләк белдерү
формасы: эчәсе
килә төзелмәсе

1

ГКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Барыйм әле, барыйм
инде төзелмәләрен сөйләмдә
куллану

4 нче күнегү,бит67



52

Теләк белдерү
формасы: эчәсе
килә төзелмәсе

1

ГКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Эчәсе килә
төзелмәсен сөйләмдә
куллану

8 нче күнегү,бит68



53

Билгеле киләчәк заман хикя фигыль.

1

ГКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Билгеле киләчәк заман
хикәя фигыльне таный белү. Билгеле киләчәк заман
хикәя фигыльнең зат-
сан белән төрләнешен
тану, аера белү.

3нче күнегү,бит69.



54

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

ЛКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Билгеле киләчәк заман
хикәя фигыльнең зат-
сан белән төрләнешен
тану, аера белү.

6 нчы күнегү,бит70



55

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Билгесез киләчәк заман хикәя фи-
гыльнең зат-сан
белән төрләнеше

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр, язма эш, әңгәмә


Билгесез киләчәк заман
хикәя фигыльнең зат-
сан белән төрләнешен
тану, аера белү

4 нче күнегү,бит72



55

Билгесез киләәк заман хикәя фигыль. Билгесез киләчәк заман хикәя фи-
гыльнең зат-сан
белән төрләнеше

1

ЛКК

Телдән эш, күнегүләр, язма эш, әңгәмә


Билгесез киләчәк заман
хикәя фигыльнең зат-
сан белән төрләнешен
тану, аера белү

7 нче күнегү,бит72



56

Рөхсәт сорау
формалары.
Рөхсәт сорау —
кирәкле эш

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Сөйләмдә рөхсәт сорау
формаларын куллану

73 нче бит, 4 нче күнегү.




57

Рөхсәт сорау
формалары.
Рөхсәт сорау —
кирәкле эш

1

ЛКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Сөйләмдә рөхсәт сорау
формаларын куллану


75 нче күнегү,бит9



58

Зәңгәр яфраклар» хикәя-
сендәге лексик-грамматик
материал

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


«Зәңгәр яфраклар»
хикәясендәге яңа лек-
сиканы диалогларда
куллану.

4 нче күнегү,бит77



59

Зәңгәр яфраклар» хикәя-
сендәге лексик-грамматик
материал

1

ЛКК, Д/МС

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


«Зәңгәр яфраклар»
хикәясендәге яңа лек-
сиканы диалогларда
куллану.

6 нчы күнегү,бит77



60

Хикәя фигыльнең заман формалары.

«Без хикәя сөйли-
без», «Катя чын
дусмы?»,

1

ЛКК,

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Хикәя фигыльнең заман формаларын урынлы куллану.

5 нче күнегү,бит78



61

Хикәя фигыльнең заман формалары.

«Без хикәя сөйли-
без», «Катя чын
дусмы?»,

1

ЛКК,

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Хикәя фигыльнең заман формаларын урынлы куллану.

10 нчы күнегү,бит79



62

Характер сыйфатларын ачучы сүзләр.

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


«Мактанчыклык» тема-
сы буенча яңа сүзләр
кулланып, үзара сөйлә-
шү.

6 нчы күнегү,бит81



63

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен
сөйләмдә куллану

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Дусларның харак-
тер сыйфатларын ачуда
чөнки, шуңа күрә теркә-
гечләрен аңлап куллану

8 нче күнегү,бит81



64

Антонимнар.

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Сөйләмдә антоним һәм
синоним сүзләрне кулла-
ну.

4 нче күнегү.бит82



65

Җыйнак һәм җәенке
җөмләләр. «Туган көндә» хикәясе.

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллана белү

11 нче күнегү,бит84.



66

Кабатлау. Сыйфатларны сөйләмдә куллану. Кон. эшкә әзерлек.

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Характер сыйфатларын куллана белү.

Кон.эшкә әзерлек.



67

Дуслар белән күңелле” темасы буенча контроль эш

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе


Контроль эш

Тест

Алган белемнәрне куллана белү

Өй эше бирелмәде.



68

Хаталар өстендә эш. Фигыльләрне сөйләмдә куллану.

1

ЛКК,

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш

Фронталь индивидуаль эш.

Фигыльләрне сөйләмдә куллана белү.





Туган җирем — Татарстан



Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен
    аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерлерне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы
    чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,
    объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару
    ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;
мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.



69

«Туган җирем —
Татарстан» темасы
буенча яңа сүз-
ләр. Тартымлы
исемнәрнең килеш
белән төрләнеше.

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Татарстанның дәүләт
символлары турында
сөйли белү

4 нче күнегү,бит89



70

Тартымлы
исемнәрнең килеш
белән төрләнеше.

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Тартымлы исемнәрне
килеш белән төрләндерә елү.

Текстның эчтәлеген сөйләргә.



71

Сыйфат фигыльләрне сөйләмдә куллану.

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Сыйфат фигыльле
җөмләләрне дөрес
тәрҗемә итә белү.
Рәвешләрне җөмләдә
тану
һәм сөйләмдә
кулана белү.
«Тамаша
залында» темасы буенча
диалоглар тез
ү. Һәм сөйләшә
бел
ү

6 нчы күнегү,бит92



72

«Англиядән кил-
гән кунаклар»
тексты буенча лек-
сик— грамматик
материал.

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Татарстан турында сөйли белү.

12 нче күнегү,бит94



73

«Ан-
глиядән килгән
кунаклар» тексты.
Урын- вакыт, ох-
шату-чагыштыру
рәвешләре. Рәвеш
төркемчәләрен
сөйләмдә кулла-
ну.

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш


Рәвешләрне җөмләдә
тану
һәм сөйләмдә
куллана белү. «Тамаша
залында» темасы буенча
диалоглар төзү, Һәм сөйләшә
белү

8 нче күнегү,бит96



74

«Татарстанда
яшәүче мил-
ләтлр» темасы
буенча лексик-
грамматик
материал.

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Татарстанда яшәүче
милләтләрне, аларның
туган телен әйтә белү.
Нинди телдә ничек
сөйләшкәнеңне әйтә
белү.

7 нче күнегү.бит99



75

«Без
нинди телләрдә
сөйләшәбез?»
«Татарстан —
дуслык иле».
«Кемнең теле бар, шуның иле бар»

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Нинди телдә ничек
сөйләшкәнеңне әйтә
белү. Сүзлекләрдән
файдаланып, «Кемнең
теле бар, шуның иле
бар» мәкале буенча
фикерләрне язмача
оештыру

4,5 нче күнегүләр,бит100



76

«Татарстан —
туган җирем»
темасы буенча
лексик-грамма-
тик материал.
«Татарстан
табигате турында
сөйләшәбез» Кон.эшкә әзерлек.

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә

Слайдлар карау.


Татарстанның климаты,
анда яшәгән хайваннар,
үскән үсемлекләр турын-
да сөйли белү.
Сөйләмдә
дәлилләр китергәндә,
теркәгечләрдән киң
файдалану

5 нче күнегү,бит102



77

Туган җирем — Татарстан” темасы буенча конторль эш.

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе


Контроль эш

Тест

Алган белемнәрне куллана белү

Өй эше бирелмәде.



78

Хаталар өстендә эш.

«Татарстанелгалары»
темасы буенча
лексик-граммаик материал. «Татарстан елгалары турында
сөйләшәбез»

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә

Слайдлар карау.


Татарстан елгалары
турында сөйли белү

7 нче күнегү,бит105







4 нче чирек






79

Казаннан Яр
Чаллыга кад
әр
төзелмәсе. «Мин
Казанга барам»

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Кайдан кая барганыңны,
күпме вакыт
барганыңны, нәрсә белән
барганыңны әйтә белү

6 нчы күнегү,бит106



80

Исем

сүзтезмәләр.
«Г.Камал театры.» «Без театрга барабыз»

1

ЛКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Исем сүзтезмәләрнең төрләрен аңлап куллану. Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, сүзләрнең урнашу тәртибен истә тотып эшли белү. Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчан башланганын, билетлар барлыгын,
юклыгын әйтә белү

4 нче күнегү.бит108



81

«Без театрга барабыз»

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә



Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчан башланганын, билетлар барлыгын,
юклыгын әйтә белү

10 нчы күнегү,бит112







Табигать белән бергә





82

«Табигать» темасы буенча лексик-грамма-
тик материал.«Без табигатьне саклыйбыз»

1

ЛГКК
Д/МС

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә



Сөйләмдә «инфинитив +
кирәк»
төзелмәсен, бо-
ерык фигыльнең III зат
берлек һәм күплек сан
формаларын барлыкта
һәм юклыкта куллана
белү.
Безнең әйләнә-
тир
әбез, табигатьне
саклау турында с
өйләм
оештыра бел
ү

6 нчы күнегү,бит114



83

Билгеле киләчәк
заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Билгеле киләчәк
заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.
«Бездә яшәүче
кошлар», «Ко-
либри — иң кеч-
кенә кош»

1

ЛГКК

д/мс

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә



Кошларның исемнәрен
әйтә белү. Кошлар
турында мәгълүмат
әзерләп, сыйныф алдын-
да чыгыш ясарга өйрәнү

6 нчы күнегү,бит116



84

Билгеле киләчәк
заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.
«Бездә яшәүче
кошлар», «Ко-
либри — иң кеч-
кенә кош»

1

ЛГКК

д/мс

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә



Кошларның исемнәрен
әйтә белү. Кошлар
турында мәгълүмат
әзерләп, сыйныф алдын-
да чыгыш ясарга өйрәнү

6 нчы күнегү.бит119



85

Кыргый хайваннар дөньясы» темасы
буенча лексик-
грамматик мате-
риал. «Без хай-
ваннар турында
сөйләшәбез»

1

ЛГКК

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә

Рәсем өстендә эш.



Җәнлек исемнәрен дөрес
әйтә белү. Җәнлекләр
турында мәгълмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү

3 нче күнегү,бит120



86

«Дүрт аяклы дусларыбыз» темасы буенча лексик-грамматик материал. «Минем дүрт аяклы
дустым», «Туг-
рылыклы дус-
лар»

1

ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә

Рәсем өстендә эш.



Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында
сөйли белү. Ачыклау
максатыннан чыгып,
төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра алу

6 нчы күнегү,бит122



87

«Дүрт аяклы дус-
ларыбыз» тема-
сы буенча лек-
сик-грамматик
материал. «Ми-
нем дүрт аяклы
дустым», «Туг-
рылыклы дус-
лар» Кон.Эшкә әзерлек.

1

ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә



Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында
сөйли белү. Ачыклау
максатыннан чыгып,
төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра алу

12 нче күнегү,бит123



88

«Дүрт аяклы дусларыбыз» темасы буенча контроль эш.

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе


Контроль эш

Тест

Алган белемнәрне куллана белү

Өй эше бирелмәде.





Сәламәт тәндә — сәламәт акыл




89

Хаталар өстендә эш.

Спорт төрләре.
«Инфинитив +
яратам
(телим)
төзелмәсе. «Мин
футболчы бу-
лырга телим»

1

ЛГКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә



Нинди спорт төре
белән шөгыльләнергә
яратуыңны, нишли
белүеңне (алуыңны),
нинди спортчы булырга
теләвеңне әйтә белү

8 нче күнегү,бит126 бит



90

Хаталар өстендә эш.

Спорт төрләре.
«Инфинитив +
яратам
(телим)
төзелмәсе. «Мин
футболчы бу-
лырга телим»

1

ЛГКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә



Нинди спорт төре
белән шөгыльләнергә
яратуыңны, нишли
белүеңне (алуыңны),
нинди спортчы булырга
теләвеңне әйтә белү

13 нче күнегү,бит127 бит



91

Исем фигыль.
«Олимпия уен-
нары»

1

ЛГКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә, слайдлар карау.



Олимпия уеннарындагы
спорт ярышларының
төрләрен әйтә белү.
Нинди ярыпгга катнашаныңны, катнашмаганыңны әйтә белү

7 нче күнегү,бит129



92

Шарт фигыль.

Илдус һәм вирус” шигыре буенча лексик-
грамматик материал.

1



ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Авыручыга киңәшләр
бирә белү. Авыруның
сәбәпләре, кайсы җирең
авыртуы турында сөйли
белү

6 нчы күнегү,бит132



93

Шарт фигыль.
«Тән ә
гъзалары»,
«Табибта»

1



ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Авыручыга киңәшләр
бирә белү. Авыруның
сәбәпләре, кайсы җирең
авыртуы турында сөйли
белү

6 нчы күнегү,бит 135



94

«Инфинитив
( барлыкта
һәм юклык-
та ) + кирәк»
төзелмәсе.
«Сәламәт булу
өчен нишләргә
кирәк? »

1

ЛГКФ

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Сәламәт булу өчен нәрсә
эшләргә кирәклеген әйтә
белү.

8,9 нчы күнегүләр,бит136.



95

Файдалы җиде ризык ” тексты буенча лексик-
грамматик материал. Кабатлау.

1

ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә, слайдлар карау.


Файдалы җиләк-
җимешләр турында
сөйли белү

Эчтәлек сөйләргә.




Светофор — минем дустым

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен
    контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,
    аны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик
    тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау,
    классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән арала-
шу калыбын төзү.



96

Юл кагыйдәләре


1

ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә, рәсем өстендә эш


Светофор төсләрен белү


7 нче күнегү,бит141



97

Бәйлек. Бәйлек сүзләр.

1

ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә, рәсем өстендә эш


Юлда ничек сак булу турында сөйли белү.

5 нче күнегү,бит142.



98

Юл йөрү билгеләре.

Кон.эшкә әзерлек.

1

ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә, рәсем өстендә эш


Юлда ничек сак булу турында сөйли белү.

5 нче күнегү,бит144.



99

Арадаш аттестация эше.

1

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе


Контроль эш

Тест

Алган белемнәрне куллана белү

Өй эше бирелмәде.



100

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау. Фигыльләрне сөйләмдә куллану.

1

ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Фигыльләрне сөйләмдә куллану белү.

3 нче күнегү,бит144



101

Кабатлау. Чыгарга ярый, чыгарга ярамый төзелмәләре.

1

ЛГКК


Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә


Чыгарга ярый, чыгарга ярамый төзелмәләрен сөйләмдә куллана белү.

6 нчы күнегү,бит145



102

Йомгаклау.

1

ЛГКК


әңгәмә


Үз фикереңне өйтә белү.

Өй эше бирелмәде.













Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

1. “Мәгариф турында” РФ Законы.

2. “Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).

3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

5. Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

6. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

7. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Төзүчеләре: К.С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011.

8.Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән эшләү өчен методик киңәшләр, 2011-2012.

9.Мотыгуллина, Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек . 6 нчы с-ф.Ике кисәктә.- Казан: “Мәгариф-Вакыт” 2014

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар әдәбияты укытуның төп максатлары

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1. Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенеңбарлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.

Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру - методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның бер юлы дип күрсәтелә.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.


Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, укучыларның белем дәрәҗәләренә таләпләр,белем күнекмәләрен бәяләү нормалары,, программаның эчтәлеге, календарь – тематик план, әдәбият исемлеге

Эш программасы эчтәлеге


6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

төрле темаларга проект эше яклау;

әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

Эш программасы эчтәлеге

«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы:


1. Г.Тукай, «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафури, «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташ, «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлил, «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еники, «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәширов, «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.







III бүлек. Укыту-тематик план

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

6

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

6

3. Кадерле син, кеше-туганым!

14

4. Энҗе карлар явып үткән...

6

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

13

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

10

7. Көлке көлә килә...

5

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

10

Барысы:

70

Әдәби әсәр өйрәнү: 54 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе: 10 сәгать

Сыйныфтан тыш уку дәресе: 4 сәгать

Кабатлау: 2 сәгать






календарь-тематик план

Дәрес темасы

Дә-рес саны

Төп эчтәлек

Көтелгән нәтиҗә


Укучылар эшчәнлеге төрләре

Өй эше.

Үткәрү

вакыты план / факт

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

Контроль эш төрләре


Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка


1

Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул...

1

Халык авыз иҗаты (әкият, табышмак, мәкаль).

Төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау.


Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау.

Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.


«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.

Сорауларга җавап бир.бит11

1.09


2

Һич сине куркытма-сыннар шүрәле, җен һәм убыр...

1

«Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» мифлары, «миф» төшенчәсе.

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең

аермасын аңлау.

Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну булдыру.



«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

4 нче бирем,бит13

3.09


3

Су асты галәмәт-

ләре.

1

«Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары.

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифик геройлар турында төшенчә формалаштыруны дәвам итү, миф белән әкиятнең аермасын аңлау.

Иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү.


Парлап, төркемләп сөйләшү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, башка халыкларның мифлары белән чагыштыру.

Мифик геройларның рәсемнәрен ясарга.

8.09


4

Мифлар бүген дә онытылмый.

1

«Албасты» мифы, Батулланың «Албасты» пьесасы.

Проект әзерләргә өйрәнү.

Язучылар иҗатына мифик геройлар керүе белән

танышу.


Аралашу культурасы тәрбияләү, экологик тәрбия.

«Табигать-не саклау өчен без нишли алабыз» проекты.

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу, проект эшенә әзерлек.

8 нче бирем,21 нче бит.

10.09


5

Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль —
сүзнең җиләге.

1

Мәкальләр, әйтемнәр.

Татар һәм рус халык мәкальләрен чагыштыру.

Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү, мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.


Халык авыз иҗаты белән кызыксыну уяту, әдәплелек тәрбияләү.



Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу, дәреслек, дәфтәр белән эш, фронталь эш.

4 нче күнегү,бит26

15.09


6

Нәтиҗә ясарга вакыт.

1

Мифлар, мәкальләр, әйтемнәр.

Белгәннәрне кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү.


Миф, мәкаль, әйтем турында теорияне, аларга үрнәкләрне гомумиләштерү, аермаларын таба белү.

Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау.

Тест.

Монологик сөйләм, мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, төркемнәрдә сораулар, биремнәр төзү, мөстәкыйль эш.

мәкальләр, әйтемнәр язып килергә.

17.09



Халык моңнары: җырлата да, елата да...


7

Халык җырла-

ры — иң кадерле мирас.

1

Халык авыз иҗатында җыр жанры, йола җырлары, Сөмбелә, Чуклеме бәйрәмнәре.

Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән танышу.

Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү, Сөмбелә бәйрәмен аңлау.

Укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре булдыру.


«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү.

5 нче бирем,30 нчы бит

22.09


8

Халык җырла-рында —
тарих

чагылышы.

1

Тарихи җырлар, «Көзге ачы җилләрдә» җыры.

Тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән танышу, татар халкының үткәнен, тарихын, язмышын аңлау.

Тарихи җырлар турында белешмә булдыру, «Көзге ачы җилләрдә» дигән татар халык җырын өйрәнү.

Тарихи җырлар аша чорны, халыкның язмышын аңлау.


Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау, яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү —
үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

Сән укырга.

24.09

9

Уйный-

быз да, җыр-

лыйбыз да.

1

Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә».

Сәнгать тәрбиясе.

Уен җырлары турында белү, «Кәрия-Зәкәрия» уен җырын өйрәнү.

Коллектив белән башкарылган халык җырлары, җыр культурасы белән танышу.


Сәнгатьле уку, чылбыр буенча уку, халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау.

4 нче бирем,35 нче бит.

29.09


10

Шигъ-

рияттә —

халык

көе.

1

Г.Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьләре, А.Монасый-

пов иҗаты.

Милли үзаңны үстерү, үткәнеңне, тарихны өйрәнү.

Г.Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү.

Тукайга хөрмәт, милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү.



Бер уен җырын яттан сөйләү, тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, фронталь эш, төркемнәрдә эш, аудиоязма тыңлау, дәреслек белән эшләү, дәфтәрдә эш, презентация карау.

5 нче күнегү,бит36

1.10


11

Татарстан Респуб-ликасының Дәүләт гимны.

1

Татарстан Республи-

касының Дәүләт

гимны.

Дәүләт гимнын тыңлау тәртибен белү.

Дәүләт гимны турында теоретик төшенчә бирү һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру.

Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану хисләре тәрбияләү.


Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау,

җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.

2 нче бирем,41 нче бит.

6.10


12

Җырсыз кеше — канатсыз кош.

1

Халык җырлары, җыр жанрлары, автор җырлары, гимн.

Төрле чыганаклар-дан кирәкле мәгълүмат таба белү.

Җыр жанрлары, җыр сәнгате турында белемне ныгыту.

Укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җырлау культурасы үстерү.

тест

Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау — җавап.

Рәшит Ваһапов иҗаты.

8.10



Кадерле син, Кеше туганым!

13

Иң

кадерле кешеләр.

1

Н.Исәнбәтнең «Өч матур сүз» шигыре,

«лирик герой» төшенчәсе.

Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба, аны тормыш белән бәйли белү.

язучы Н.Исәнбәт иҗаты белән танышу, «Өч матур сүз» шигыренең эчтәлеген, «лирик герой» төшенчәсен аңлау.

Әти-әнинең, туган илнең кадере турында аңлау, сөйләм телен үстерү.


Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

5 нче күнегү,бит45

13.10


14

Ирек

кадерлеме


1

М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле,

«сынландыру», «мәсәл».

Татар мәсәлчеләрен рус әдәбиятындагы мәсәлчеләр белән чагыштыра, мөстәкыйль укып, нәтиҗә ясый белү.

Язучы М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле белән танышу, «сынландыру» төшенчәсен аңлау.

Тормышта ихтыяр көченең, белемнең кирәклеген аңлау.



Биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш.

Мәсәлне сән.укырга

15.10


15

Анага бала кадерле, балага ана кадерле.

1

М.Гафури-

ның «Ана»

шигыре.

Музыка дәресендә өйрәнгән бишек җырлары яки әниләр турындагы җырларны искә төшереп, әдәбият белән бәйләнешне аңлау.

Язучы М.Гафури иҗаты белән танышуны дәвам

итү, «Ана»

шигырендә

автор фикерен

аңлау, сәнгатьле

уку.

Әниләргә

карата ихтирам тәрбияләү.


Рольләргә бүлеп уку, шигырьне тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, сәнгатьле эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу.

6 нчы бирем,бит57

20.10


16

Г.Тукай-

ны

биргән, җырлар-

да җыр-

ланган

ямьле

Казан

арты...

1

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

Географик картадан Тукай туган, яшәгән җирләрне, әкият-поэма-дагы «Казан арты» дигән урынны таба белү, аңлау.

Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сый-
ныфта өйрәнгән-нәрне искә төшерү, тулыландыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 1 нче өлеше белән

танышу.

әкият-поэмада сурәтләнгән урман матурлыгы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аша экологик тәрбия.


Презентация карау, төркемнәрдә биремнәр үтәү, әкият-поэманы тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, сайлап уку, чылбыр буенча уку, парлап сөйләшү.

6 нчы бирем,бит61

22.10


17

Барыбызга да таныш Шүрәле.

1

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

«Аршын» сүзенең мәгънәсен аңлау, кайда кулланылы-шы турында белү, рәссам Б.Әлменов картинасы белән танышу.

Шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 2, 3 нче өлешләре белән таныш булу.


Экологик тәрбия.



Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.

Өзекне сән.укырга.

27.10


18

Барыбызга да таныш Шүрәле.

1

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

«Аршын» сүзенең мәгънәсен аңлау, кайда кулланылы-шы турында белү, рәссам Б.Әлменов картинасы белән танышу.

Шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 2, 3 нче өлешләре белән таныш булу.


Экологик тәрбия.



Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.

11 нче бирем,бит64

29.10








2 нче чирек






19

Дөнья-

ларны

«гизгән»

Шүрәле.

1

Ф.Яруллин-

ның

«Шүрәле»

балеты.

«Балет», «либретто», «балетмейстер» төшенчәләрен белү.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-

поэмасына балет

язылуы, аның эчтәлеген белү, композитор Ф.Яруллин турында мәгълүматлы булу.

Эстетик тәрбия.


Теоретик төшенчәләр белән танышу, видеоязма карау, композитор биографиясе белән танышу, аның буенча хронологик таблица тутыру, фикер алышу.

4 нче бирем,бит68

10.11


20,


Чәчәк-

ләр —

матур-

лык һәм

үлемсез-

лек сим-

волы.

1

М.Җәлил

иҗаты, «Чәчәкләр», шигыре.

Тарихтан сугыш чоры турында белү.

М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу.

Туган илне ярату, туган илне саклау —
мактаулы икәнен аңлау.



Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.

10 нчы бирем,бит73

12.11


21

Чәчәк-

ләр —

матур-

лык һәм

үлемсез-

лек сим-

волы.

1

М.Җәлил

Иҗаты, «Тик булса

иде ирек»

шигыре.

Тарихтан сугыш чоры турында белү.

М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу.

Туган илне ярату, туган илне саклау —
мактаулы икәнен аңлау.



Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.

11 нче бирем,бит76

17.11


22

Рәхәт

булса да

торган

җир,

сагынды-ра

туган ил.

1

Ә.Еники иҗаты,

«Туган туфрак» хикәясе.

Катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.


Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен укый

башлау.


Өлкән буынга

карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.



Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

4 нче бирем,бит81

19.11


23


Әби-ба-

байлар-

ның

туган

җире

онык-

ларга

кадер-

леме?

1

Ә.Еники иҗаты, «Туган туфрак» хикәясе,

«символик образ» төшенчәсе

План төзи белү.

«Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү.

Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.



Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

Сүзләрне өйрән.

24.11


24

Әби-ба-

байлар-

ның

туган

җире

онык-

ларга

кадер-

леме?

1

Ә.Еники иҗаты, «Туган туфрак» хикәясе,

«символик образ» төшенчәсе

План төзи белү.

«Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү.

Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.



Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

3 нче бирем,бит86

26.11


25

Әби-ба-

байлар-

ның

туган

җире

онык-

ларга

кадер-

леме?

1

Ә.Еники иҗаты, «Туган туфрак» хикәясе,

«символик образ» төшенчәсе

План төзи белү.

«Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү.

Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.



Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

Бакчачы турында баллада” әсәрен сән укырга

1.12


26

Бүлекне кабатлау, йомгак-лау.

1

Н.Исәнбәт, М.Гафури, Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Еники иҗатлары.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу.


Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш.

Тест.

3.12


27

Энҗе карлар ява.

1

Г.Ибра-

һимов

иҗаты,

«Кар ява»

хикәясе.

Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү, һава торышының үзгәрешен аңлау.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Кар ява» әсәрен өйрәнү, һава торышы турында сөйли белү.

Экологик тәрбия.


Портретлары буенча язучыларны тану, яңа сүзләрне истә калдыру, язучы биографиясен уку, сораулар төзү, җавап бирү, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләү.

4 нче бирем,бит96

8.12


28

Мәрхә-

мәтле

булыйк!

1

К.Нәҗми иҗаты, «Кызыклы хәл» шигыре.

Игътибарны арттыру, балаларда күзәтүчәнлек булдыру.

Язучының иҗаты турында белү, «Кызыклы хәл» шигырен өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

Экологик тәрбия.


Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, кош исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр белән эш, парларда сөйләшү.

7 нче бирем,бит103

10.12


29

Чыршы-ларны саклыйк!

1

М.Фәйзул-

лина

иҗаты,

«Чыршы күлмәклә-

ре» шигыре.

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

М.Фәйзуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Чыршы күлмәкләре» әсәрен өйрәнү.

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

«Чыршы-ларны сак-лыйк» проекты

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, проект эшенә әзерлек.

3 нче бирем,бит106

15.12


30

Табигать — безнең байлыгы-быз.

1

Р.Вәлиева иҗаты, «Нәни чыршы» шигыре.

Чыршылар турында мәгълүматлы булу.

Р.Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Нәни чыршы» шигырен өйрәнү.

Экологик тәрбия.


Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы, яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.

4 нче бирем, 108 бит.

17.12


31

Бәйрәм-

нәр

кирәк

сезгә дә,

кирәк

һәммә-

безгә дә!

1

Т.Миңнул-

лин иҗаты, «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы.

Укучыларда татарча җыр-бию, рольләргә бүлеп уку сәнгатен үстерү.


Т. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Акбай һәм Кыш бабай» әсәрен өйрәнү.

Җыр, бию сәнгатенә кызыксыну

тудыру.



Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.

8 нче бирем,бит115

22.12


32

Бүлекне кабатлау, йомгак-
лау дәресе.

1

Г.Ибраһи-

мов, К.Нәҗми,

Т.Миңнул-

лин,

Р.Вәлиева, М.Фәйзул-

лина

иҗатлары.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Экологик тәрбия.

Тест.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.


24.12



3 нче чирек.


Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое

33

Күп укыган —
күп белер.

1

К. Насый-риның «Әбүгали-сина» әсәре.

Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китапларны теләп укырга күнектерү.

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.

Белемгә омтылыш тәрбияләү.


Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

2 нче бирем,бит10



34

Күп укыган —

күп белер.

1

К.Насыйри-

ның «Әбүгалиси-на» әсәре,

«кыйсса» төшенчәсе.

География,

биология,

тарих фәннәре

белән бәйләп

аңлау.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.

Белемнең, акылның тормышта төп рольне уйнавына төшенү.



Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.

5 нче бирем,бит12



35

Ни чәч-

сәң —

шуны

урыр-

сың.

1

К.Насыйри-ның «Әбүгали-сина» әсәре,

К.Насыйри музейлары.

Укучыларны музейлар белән таныштыру, кызыксындыру.

К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары белән таныштыру, «кыйсса» төшенчәсе белән танышу.

Белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү.


Сүзлек белән эш, парлап сөйләшү, мөстәкыйль укып, төп мәгълүматны аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, презентация карау, фикер алышу.

8 нче бирем,бит16



36

Тырыш-кан — табар, ташка кадак кагар.

1

Г.Сабитов иҗаты, «Чүкеч» хикәясе,

«хикәяләү» төшенчәсе.

Хикәядә очрый торган яңа сүзләрне (эш кораллары атамаларын) тормыш белән бәйләп истә калдыру.

Г.Сабитов турында белешмә бирү,

«Чүкеч» хикәясен өйрәнү,

«хикәяләү» төшенчәсе белән танышу.

Хезмәт тәрбиясе бирү, җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.


Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, инструмент исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр белән эш, парларда сөйләшү.

Геройларга характеристика бирегез



37

Эшләгә-

нең — кешегә, өйрәнгә-

нең —

үзеңә. Егет кеше-
гә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

1

А.Алиш иҗаты,

«Әни ялга киткәч»

хикәясе,

«хикәяләү-че» төшен-чәсе.

Төрле ситуациядә югалып калмаска кирәклеген аңлау.

А.Алиш турында белешмә бирү, «Әни ялга киткәч» хикәясен өйрәнү, «хикәяләүче»

теоретик төшенчәсен истә калдыру.

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.


Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

5 ,8 нче биремнәр,бит28



38

Эшләгә-

нең — кешегә, өйрәнгә-

нең —

үзеңә. Егет кеше-
гә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

1

А.Алиш иҗаты,

«Әни ялга киткәч»

хикәясе,

«хикәяләү-че» төшен-чәсе.

Төрле ситуациядә югалып калмаска кирәклеген аңлау.

А.Алиш турында белешмә бирү, «Әни ялга киткәч» хикәясен өйрәнү, «хикәяләүче»

теоретик төшенчәсен истә калдыру.

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.


Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

Кеше турнда-кешегә” шигырен укырга



39

Эш кеше-

не тәрбия-ли, ялкау-лык —
боза. Ялган әйткән —
тотылыр...

2

Ф.Яруллин иҗаты,

«Кояштагы тап» хикәясе,

«притча» төшенчәсе.

Җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Ф.Яруллин турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен уку, «притча» төшенчәсен истә калдыру.

Әниләргә карата шәфкать-лелек, хөрмәт хисләрен үстерү.



Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

Ф.Яруллин иҗаты.




40

Эш кеше-

не тәрбия-ли, ялкау-лык —
боза. Ялган әйткән —
тотылыр...

2

Ф.Яруллин иҗаты,

«Кояштагы тап» хикәясе,

«притча» төшенчәсе.

Җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Ф.Яруллин турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен уку, «притча» төшенчәсен истә калдыру.

Әниләргә карата шәфкать-лелек, хөрмәт хисләрен үстерү.



Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

5 нче күнегү,бит34



41

Иң элек син Кеше бул, балам!

1

Г.Зәйнашева

иҗаты, «Кем булырга»

шигыре.

Төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүматлы булу.


Г.Зәйнашева турында белешмә бирү, «Кем булырга?» шигырен өйрәнү.

Тормышта үз урыныңны, һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга омтылыш тәрбияләү.

Проект.

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, бер һөнәр турында сөйләү.

5 нче күнегү,бит38



42

Сәйдәш-

нең юл башы.

1

М.Латыйфул-линның «Сәйдәшнең юл башы» хикәясе,

«биографик әсәр» төшенчәсе.

Укучыларга төрле һөнәр сайлау юлларын аңлату.

М.Латыйфуллинның «Сәйдәшнең юл башы» өзеген уку, «биографик әсәр» төшенчәсе белән танышу.


Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.


Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү.

2нче күнегү,бит41



43

Моңнар чишмәсе

Салих

Сәйдә-

шев.

1

С.Сәйдәшев иҗаты.

Җыр, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

С.Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белү.


Төбәгебезнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре уяту.


Презентация карау, композитор турында музыка дәресендә алган белемнәрне яңа мәгълүмат белән тәңгәлләштерү, дәреслек, дәфтәр белән эш, музыка тыңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү.

Н.Дәүли шигырен сән.укырга.



44

Син башкалар-га үрнәк-

ме?

1

Р.Фәйзуллин

иҗаты, «Бердән-

бер» шигыре.

Төрле яклап үз сәләтләрен үстерүгә омтылыш тәрбияләү.

Р.Фәйзуллин турында белешмә бирү, «Бердәнбер» шигырен уку, анализлау.

Әти-әни, туган ил алдында җаваплылык хисләре, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.


Язучы иҗаты белән танышу, шигырьне тыңлап аңлау, чылбыр буенча сәнгатьле уку, сайлап уку, дәреслек, дәфтәр белән эш, төркемнәрдә фикер алышу.

3 нче күнегү,бит48



45

Йомгак-лау, кабатлау.

1

К.Насыйри,

Г.Сабитов,

А.Алиш,

Г.Зәйна-шева,

С.Сәйдәшев,

Р.Фәйзуллин

әсәрләре.

Укылганны искә төшереп, гомумиләштерә белү,

командада эшли белү.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

Һөнәр сайлауга, тормышта урыныңны табуга дөрес караш тәрбияләү.

Тест.

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.





Илдә илле дустың булсын


46

Туган туганга кирәк.

1

Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.


Дәрдемәнднең тормыш юлы белән танышу, әсәрне уку.

Әхлак тәрбиясе бирү,

сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.



Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.

Әсәрне сән укырга.



47

Туганнар белән яшәү күңелле.

1

Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Бирелгән текст буенча план төзи белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы турында белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

Әхлак тәрбиясе бирү.


Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

6,9 нчы күнегүләр,бит34



48

Шагыйрь үткән юл.

1

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы.

Тарихтан Һ.Такташ яшәгән чор турында мәгълүмат бирү.

Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү, «Мокамай» поэмасы белән таныша башлау.


Туган якның

кадерле, онытылмас икәнен аңлау.


Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, ул яшәгән чор белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.

Сән. укырга.



49

Әкият-

тәге ике бала кебек...

1

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы,

«поэма» төшенчәсе.

Һәр кеше тормышында хатирәләр барлыгы, аларның нинди булуының кешенең үзеннән торуы турында аңлау.

Поэма турында теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.


Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска

кирәклек турында аңлау.



Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.

2 нче бирем,бит59




50

Әкият-

тәге ике бала кебек...

1

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы,

«поэма» төшенчәсе.

Һәр кеше тормышында хатирәләр барлыгы, аларның нинди булуының кешенең үзеннән торуы турында аңлау.

Поэма турында теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.


Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска

кирәклек турында аңлау.



Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.

8 нче бирем,бит59



51


Бәхетне, шатлыкны

сакларга кирәк.

1

Р.Харис иҗаты,

«Серле алан» пьесасы, «диалог»,
«монолог»,

«символик
образ» тө-шенчәләре.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Р.Харис иҗаты белән танышу, пьесаны укып, нәтиҗә ясау, «диалог», «монолог» төшенчәләрен әдәби термин буларак истә калдыру.

Үзләре өчен, әйләнә-тирә өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.



Ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу, Р.Харисның рәсемнәре буенча җөмләләр төзү.

4 нче бирем,бит64



52

Бәхетне, шатлыкны

сакларга кирәк.

1

Р.Харис иҗаты,

«Серле алан» пьесасы, «диалог»,
«монолог»,

«символик
образ» тө-шенчәләре.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Р.Харис иҗаты белән танышу, пьесаны укып, нәтиҗә ясау, «диалог», «монолог» төшенчәләрен әдәби термин буларак истә калдыру.

Үзләре өчен, әйләнә-тирә өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.



Ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу, Р.Харисның рәсемнәре буенча җөмләләр төзү.

9 нчы бирем,бит67



53

Дус булуга ни җитә.

1

Э.Шәрифул-лина иҗаты, «Дуслык,

чын дуслык» шигыре.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

Э.Шәрифуллина иҗаты турында мәгълүмат бирү, дуслык турында шигырьне уку, сөйләм телен үстерү.

Дуслыкның кеше өчен мөһимлеген аңлату.


Шагыйрә турында белешмәне уку, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, шигырьне тыңлау, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, сайлап уку, биремнәр үтәү, ятлау.

8 нче бирем,бит73



54

Дуслык булса, яшәр тынычлык.

1

Ш.Галиев иҗаты,

«Дуслык балы» шигыре.

Әдәбият теориясе, җыр, рәсем белән бәйләнеш табу.

Ш.Галиевнең иҗатын, тормыш юлын белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

Поликультуралылык, толерантлык хисләре тәрбияләү.



Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, төрле милләт кешеләренең киемнәре, теле, йолалары турында сөйләшү.

6 нчы бирем,бит76



55

Кабатлау, йомгаклау.

1

Дәрдемәнд,

Һ.Такташ,

Р.Харис,

Ш.Галиев,

Э.Шәрифул-лина әсәрләре.

Укыганны искә төшереп, гомумиләштерә белү,

командада эшли белү.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

Туганнар, яшьтәшләр, төрле милләтләр, илләр арасында

дуслыкны аңлау, дус яшәүгә омтылыш тәрбияләү.

Тест.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.





Көлке көлә килә...


56

Шәүкәт Галиев —
юмор остасы.

1

Ш.Галиевнең «Курыкма, тимим!», «Атлап чыктым Иделне» шигырьләре.

Елга башланган җир турында белү.

Ш.Галиевнең юмористик шигырьләре белән танышу,

шигырьгә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.


Экологик тәрбия.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

9 нчы бирем,бит79



57

Ике тиен — зур акчамы?


1

Ф.Шәфигул-

лин иҗаты, «Ике тиен

акча» хикәясе.

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Ф.Шәфигуллин тормышы, иҗаты белән танышу, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.


Әхлак тәрбиясе.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.

8 нче бирем,бит82



58

Акбай белән Карабай.


1

Ф.Шәфигул-лин иҗаты,

«Акбай белән Карабай» хикәясе.

Көндәлек тормышка юмор белән карый белергә өйрәнү.

«Акбай белән Карабай» хикәясен уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.


Әхлак тәрбиясе бирү.

Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, фигыльләрне, сыйфатларны табу, алар белән җөмләләр төзү, төп геройларны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү.

3нче бирем,бит86



59

Шаянлык файдасы.

1

В.Радловның «Шаян кеше» хикәясе.

Галим В.Радлов турында мәгълүмат бирү.

Хикәяне уку, сөйләм телен үстерү.


Күп телләр белергә омтылыш, чит телләргә ихтирам тәрбияләү.

Язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, эчтәлекне берничә җөмлә белән сөйләү.

4 нче бирем,бит89



60

Кабатлау, йомгаклау.

1

Ш.Галиев,

Ф.Шәфигул-лин,

В.Радлов, Г.Остер әсәрләре.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә алу.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.


Әхлак тәрбиясе

бирү.

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

Тест.




Һәр фасылың гүзәл, табигать!


61

Җәйге иртә.

1

Р.Әхмәтҗа-новның «Иртә әле...» шигыре,

«пейзаж» төшенчәсе.

Рәсем сәнгатендә пейзаж белән әдәбияттагы «пейзаж» төшенчәсен бәйләнештә күзаллау.

Р.Әхмәтҗанов турында мәгълүмат, «Иртә әле...» шигырен укып аңлау, «пейзаж» төшенчәсен белү.


Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, экологик тәрбия бирү.


Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.

11 нче бирем,бит96



62

Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк.

1

Г.Рәхимнең «Апрель» хикәясе,

«портрет» төшенчәсе.

Рәсем сәнгатендә портрет белән әдәбияттагы «портрет»

төшенчәсен чагыштыру.


Г.Рәхим турында белү, хикәяне укып аңлау, «портрет» төшенчәсен белү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.


Әниләргә ихтирам

хисләре тәрбияләү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

Беренче күкрәү” шигыре.



63


Көтеп алган Сабантуй.

1

Г.Бәширов-ның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Төрле бәйрәмнәр-нең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну.


Г.Бәширов турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген укып аңлау, сөйләм телен үстерү.



Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.


Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.

Гомәр Бәшировның тормыш юлы



64

Көтеп алган Сабантуй.

1

Г.Бәширов-ның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Төрле бәйрәмнәр-нең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну.


Г.Бәширов турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген укып аңлау, сөйләм телен үстерү.



Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.


Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.

3 нче бирем,бит10



65

Сабан-
туй — картиналарда.

1

Л.Фәттахов-ның «Сабантуй» картинасы.

Рәсем сәнгате белән әдәбиятның бәйләнеше турында аңлау.

Рәссам Л.Фәттахов, аның картинасы турында белү, сөйләм телен үстерү.



Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.


Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.

Картина буенча хикәя төзергә.



66

«Сабантуй» дигән журнал бар.

1

«Сабантуй» журналы.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән танышу, сөйләм телен үстерү.


Проект.

Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру, татарча журналдан мәгълүмат сайлый белү.

Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү.

Журналдан өзекләр укырга



67

«Сабантуй» журналы бездә кунакта.

1

«Сабантуй» журналы.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, язма сөйләм телен үстерү.


Актив яшәү рәвеше турында аңлату.

Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау, журналга хат язу.

6 нчы бирем.бит115



68

Кабатлау, йомгак-лау.

1

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру.

Тест.

Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау.

тест, «Тапкырлар, зирәкләр клубы», викториналар, музейларга экскурсияләр, китапханәдән җәйге каникулга китап алу.

Өй эше бирелмәде.


















57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 14.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров190
Номер материала ДВ-062877
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх