Инфоурок Родная литература Другие методич. материалыРазработка урока для 7 класса по теме "Татар әдәбиятында Ана образы"

Разработка урока для 7 класса по теме "Татар әдәбиятында Ана образы"

Скачать материал

Предмет:    Татар әдәбияты.

Класс:        7 сыйныф

 

 Тема:      Татар  әдәбиятында Ана образы.

 Максат: 1. Татар әдәбиятында әниләргә багышланган берничә әсәргә      

                      күзәтү.

2         Балаларны эзләнүгә, өстәмә китаплар укуга этәрү;             

бәйләнешле сөйләм үстерү;образга характеристика бирү,

әдәби әсәрнең идеясен ачыклау күнекмәләрен камилләштерү.

               3.  Әдәби әсәрләр аша газиз әниләргә мәхәббәт, ихтирам   һәм

                        бурычлынык хисе тәрбияләү.

  Җиһаз:   Китаплар күргәзмәсе, плакатлар, магнитафон кассетасы.

 

   Плакат №1              ,,Ана – бөек исем

                            Нәрсә җитә ана булуга

                            Хатыннарның бөтен матурлыгы

                            Бөтен күрке ана булуда.”

                                                      Һ. Такташ

 

    Плакат №2 ,, Дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас : бере – ата, бере –ана,

                             Бере – кардәш” ( мәкаль )

 

    Плакат №3 ,, Ана күңеле – балада , бала күңеле – далада ” ( мәкаль )     

    

Дәреснең барышы.

 

1.     Психологик уңай атмосфера тудыру:

Магнитофонда Флера Сөләйманова башкаруында Шәмим Калдаяковның Гафу Каербеков сүзләренә “Әниемә” җыры яңгырый.

2.     Актуальләштерү.

Укытучы сүзе :    Ана- бөек исем,

                                Нәрсә җитә ана булуга,

                                Хатыннарның бөтен матурлыгы

                                Бөтен күрке ана булуда....

      “Әни!” Нинди матур, йөрәккә якын, ягымлы сүз.Әни­­­­­­­­– җирдә иң газиз  ,кадерле кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,йокыларын калдырып төннәр буе бишектә тибрәткән. Беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән,уңышларың өчен шатланган, ялгышларың өчен борчылган. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген   санап бетерү мөмкинме соң?!

  Кешегә гомере буена әти-әнисе кирәк. Аларның кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре җанга рәхәтлек бирә.

Без гомер буе әниләргә рәхмәтлебез. Шуңа күрә дә әдәбиятта әниләргә багышланган әсәрләр бик күп.Без шундый әсәрләргә күзәтү ясарбыз. Ана хакы, ана рәнҗеме, ата-ана алдында бурыч турында сөйләшербез.

3 Өй эшен тикшерү

 Укытучы: Әле күптән түгел генә без Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрен укыган идек. Бу повестьта гаиләдәге туганлыкка,кайгыртучанлыкка, дуслыкка,татулыкка нигез салучы олы  җанлы кеше бар. Ул  кем икән?

Укучы: Маһисәрвәр апа.

Укытучы: Бу ана кайсы ягы белән хәтерегездә калды.Аңа нинди сыйфатлар хас?

Укучы: Үтә сабыр, олы җанлы,тыйнак,татар хатын-кызына хас иң матур,күркәм сыйфатларны үзенә туплаган.Киленнәрен,балаларын бик ярята. Вакытыннан алда ирен җирли,өч баласын югалта.Ана кеше өчен моннан да зур кайгының булуы мөмкин түгел.Шулай да көчле рухлы булып кала.

Укытучы:Раббани үлгәннән соң, аның чәчләре бер төн эчендә агарып чыга. Ләкин ул сынмый,яшәргә көч таба. Нәрсә өчен яшәвен дәвам итәргә була? Шул урынны дәреслектән табыйк әле.

(Бер  укучы татар әдәбияты дәреслегеннән 296 биттәге өзекне укый.)

У кытучы: Укучылар,ана хаклымы?

Укучы : Әйе, Маһисәрвәр апа хаклы. Тормыш дәвам итә,тормыш мәңгелек.

Укытучы : Балалары Маһисәрвәр апаны яратамы?

Укучы: Маһисәрвәр апаны яраталар, хөрмәт итәләр, борчымаска тырышалар. Мәсәлән,никадәр авыр булмасын, Сирин укуын ташламый.

4 Яңа материал үзләштерү

Укытучы :Башка әсәрләр белән дә танышуны дәвам итик. Беренче төркемнән безгә А.Гыйләҗевның ,,Җомга көн кич белән” повестенең кыскача эчтәлеген кем сөйли? Әсәрдәге Бибинур образына бәя бирик әле .

      (Төркемнән бер укучы кыскача эчтәлеген сөйли,икенче бала Бибинурга характеристика бирә.)

Укучы :Бибинур Гайшә үлгәннән соң Габдуллаҗанга кияүгә чыгып,өч ятим балага әни булган һәм шушы балалар өчен үзендә зур җаваплылык хисе тоя . Ул балаларны чынлап яраткан,алардан бернәрсә дә кызганмаган. Балаларының акчага булган бөтен ихтыяҗларын үтәргә тырышкан. Өйдәге әйберләрен сатып, хәтта пенсия акчасын да балаларына җибәргән. Үз балалары булмаганга кимсенмәсеннәр дип, алар өчен барысын да эшләгән.

Укытучы : Бибинур балалары турында кайгырткан. Ә балалары?

Укучы : Бибинурның балалары хәтта кайтып аның хәлен дә белмәгәннәр. Акча,байлык дип яшәгәннәр.

Укытучы :Әйе, кызганыч. Бүгенге тормышта да каты бәгырьле , ата-анасын ялгыз калдырган балалар,әниле ятимнәр бар. Менә сезнең алдыгызда күргәзмәгә урнаштырылган журнал битләре шул турыда сөйли . Мондый миһербансызлык артмасын иде. Тормыш җиңел булмаса да , сугыш вакытлары түгел бит. Бөек  Ватан сугышы елларында да мондый хәл булмаган. Ул чорны чагылдырган әсәргә тукталыйк. М. Җәлилнең “Яшь ана” шигырен кем сәнгатьле итеп сөйләр икән?

(Икенче төркемнән  1 укучы  сәнгатьле итеп укый.)

Укытучы : Шигырьдәге Сәрвәргә нинди бәя бирер идегез?

Укучы : Сәрвәр әле үзе дә яшь, кияүгә дә чыкмаган, бәби дә тапмаган. Ләкин ул олы йөрәкле, гаять кешелекле. Авыр сугыш еллары булуга карамастан, ятим калган кечкенә нарасыйны тәрбияләргә ала. Шагыйрь дә , без дә ышанабыз: ул баланы карап тәрбияләп үстерер, кеше итәр.

Укытучы : Ә. Еникиның дә әниләргә багышланган матур әсәрләре бар. Шуларны атап китик әле.

Укучы ,,Матурлык”, ,,Әйтелмәгән васыять”

Укытучы : ,,Матурлык ” хикәясе өченче төркемгә бирелгән иде. Хәзер бер укучы  кыскача эчтәлеген сөйләр, әни кешегә бәяләмә биреп үтәр.

Укытучы : Сез ничек уйлыйсыз? Бу хикәядәге әни бәхетлеме?

Укучы : Әлбәттә , бу хикәядәге әнине мин бәхетле дип уйлыйм .

Чөнки малае аны ярата, хөрмәт итә. Әнисе чирдән ямьсезләнеп калган.Ләкин улы Бәдретдин монардан читенсенми. Ә бит шәкертләрнең берсе болай уйлый: без үзебезнең чирле ямьсез туганнарыбызны кеше күзенә күрсәтүдән читенсенәбез. Бәдретдин әнисенең яраткан көен дә уйный . Ана өчен баласының яратуыннан ихтирамыннан башка зур бүләкнең булуы мөмкин түгел.

Укытучы : Ни өчен Ә. Еники әсәренә , “Матурлык” дип исем бирде микән?

Укучы : Беренчедән, һәркемнең үз әнисе башка кешеләрнекенә караганда матуррак тоела. Икенчедән, хикәядә сурәтләнгән ана һәм бала мөнәсәбәте үзе матур. Төп матурлык-ул эчке матурлык.

 Укытучы :Ә. Еникинең ,,Әйтелмәгән васыять ” әсәрен дә карап китик. Ана образына бәяләмә бирик .

(Дүртенче төркемнәндәгеләр сөйли)

        Укучы : Акъәби гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Илгә кирәкле файдалы уллар      һәм кызлар үстергән . Ул киң күңелле , хезмәт ярата. Ләкин балалары үсеп читкә таралганнар. Аналары чирләгәч, кайтып алалар, кадер хөрмәт күрсәтәләр. Ләкин әбигә балаларының  күңел җылысы җитми . Ул аларга васыять әйтергә тели. Аны тыңларга берсенең дә вакыты табылмый. Аның соңгы васыятен дә үтәмиләр.

Укытучы : Акъәби бәхетлеме?

Укучы : Тулы бәхетле дип әйтеп булмый. Чөнки балалары карасалар да , аның васыятен үтәмиләр. Ул рухи мирас итеп биргән әйберләрне театрга илтеп тапшыралар.

Укучы : Өлешчә генә бәхетле дип уйлыйм. Аның балалары укыганнар,зур кеше булганнар, туган илгә хезмәт итәләр. Акъәбигә алар өчен беркайчан да кызарырга туры килми. Үзләренең гаиләләре бар, уллар кызлар үстерәләр. Бу яктан ул бәхетле . Ләкин авылга, әниләре янына сирәк кайталар. Оныклары туган телләрендә сөйләшә белмиләр.

Укучы : Мин дә иптәшләремнең фикерләренә кушылам. Акъәбинең соңгы теләге үтәлмәү минем күңелемдә кызгану хисләре уятты. Балалары аналары алдындагы бурычны үтәмиләр.

Укытучы : Халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать итик әле. Бишенче төркемнән 1 укучы ана йөрәге турында легенда сөйли.

Укытучы: Ягез, риваять турында нәрсә әйтерсез.

Укучы :Ана күңеле, ана йөрәге киң. Балалар күпме авырлыклар китерсәләр дә ,алар кичерә беләләр . Бу легендада малае аны үтерсә дә, ана йөрәге баласы турында кайгырта. Абаланып егылган улына ,, Улым, авыртмадымы? ” -ди. Улы үзенең төзәтеп булмаслык зур ялгышлык -җинаять кылганын аңлый. Ул әнисен беркайчан да кире кайтара алмый.

Укытучы  ( плакаттагы сүзләрне укый) : Шулай, халык ,,Дөньяда өч нәрсә әзләп табылмас:бере – ата, бере – ана , бере – карендәш” ди.

Без сезнең белән ,,Сак-сок” бәете укыган идек. Хәзер шуннан бер өзек тыңлап китик. ( Өзек магнитофонда. )

Бәет нинди балалар турында ?

Укучы : Ана каргышы төшкән балалар турында. Балалар бер-берсе белән күрешә алмый, әниләре кочагына сыена алмыйлар.

Укытучы : Укучылар, сез ,. Ана хакы”, ,, бала хакы”, “ата-ана алдында бурыч” дигән төшенчәләрне ничек аңлыйсыз.

( укучылар җавабы тыңланыла)

Укытучы : Әниләр кайчан бәхетле була? Аларны ничек сөендерергә мөмкин?

Укучылар : - Баласы сәламәт булса;

                               -Яхшы билгеләргә укыса;

                               - Баласы тормышта үз юлын тапса, кешелекле булса...

                               - Картлык көннәрендә балалары терәк булса ...

 

          5. Йомгаклау.   

            

          Укытучы : Бүгенге дәресебезгә йомгак ясыйк. Без шактый   әсәрләргә тукталдык . Аларда сурәтләнгән әниләрнең кайберсе бәхетле , кайберсе – бәхетсез, һәрберсе үзенчәлекле.Мондый әсәрләр күп иҗат ителәләр. Бу тема мәңгелек. Тормышта газиз әниләребезне хөрмәт итик. Аларга таяныч булыйк.  Борчулар, кайгылар китермик.

 

6. Өй эше бирү.

 

Әниләр турында инша язарга.

1.     Ана күңеле балада, бала күңеле кемдә соң?

2.     Без әниләргә терәк булыр өчен туганбыз.

3.     Әни кирәк!

 

7. Билгеләр кую, рәхмәт белдерү.

                                                                           

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока для 7 класса по теме "Татар әдәбиятында Ана образы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Социальный педагог

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: Татарәдәбиятында Ана образы. Максат: 1. Татар әдәбиятында әниләргә багышланган берничә әсәргә күзәтү. Балаларны эзләнүгә, өстәмә китаплар укуга этәрү; бәйләнешле сөйләм үстерү;образга характеристика бирү, әдәби әсәрнең идеясен ачыклау күнекмәләрен камилләштерү. 3.Әдәби әсәрләр аша газиз әниләргә мәхәббәт, ихтирамһәм бурычлынык хисе тәрбияләү.Дәреслек: Әдәбият. 7 нче сыйныф: татар урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.2 кисәктә. 1,2 кисәк / Д.М. Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х. Җәүһәрова. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2014 1.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 667 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.09.2021 298
    • DOCX 55 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шаймухаметова Фанзиля Мирзануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1262
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 275 человек

Курс повышения квалификации

Изучение русской литературы второй половины XIX века (1840-е - 60-е годы) на уроках литературы в свете ФГОС ООО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 358 человек

Курс повышения квалификации

Методические аспекты при изучении русской литературы последней трети XIX века в современной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 374 человека

Мини-курс

Музыкальная культура: от истории до современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные информационные технологии и информационная безопасность

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Судебные процессы и их особенности

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 14 человек