Инфоурок Родной язык КонспектыРазработка урока "Туган тел"

Разработка урока "Туган тел"

Скачать материал

Сыйныф сәгате

Тема: Туган тел

Максат:

туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

 

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү.

а) “Туган тел” көе яңгырый.

б) 21 февраль – Халыкара туган тел көне.

Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала.

Туган телен саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.

Без – татарлар, туган телебез – татар теле.

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, К.Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган баш имәгән горур татар теле.

 

II. Төп өлеш

а) Дәресебезне сөекле Тукаебыз сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән башладык. Туган телебезнең матур, нәфис, бай булуына кабат ышандык. “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дигән сүзләргә тирән мәгънә салынганын аңладык.

б) Әйе, Г.Тукай туган телебезнең сихри моңнарын бар нечкәлекләре белән безгә җиткерүче шагыйрь.

 

        1. Тел-белем ачкычы.

Укытучы: “Тел-белем ачкычы” дигән әйтемне ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңланыла). “Туган телем-иркә гөлем” стена газетасын һәм бөек кешеләрнең туган тел турындагы өзекләрне уку буенча   укучылар белән   фикер алышу уздырыла: Г.Тукай “И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш”, К.Насыйри “Без-татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”

Укытучы: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен без иң әүвәле туган телдә әйтәбез. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

            Укучы:

“Балам” – диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнкәем!” – дип, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

          Укучы:

    Тел-безнең гомер юлдашыбыз

Укытучы: Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Телебезнең матурлыгын, сүзләрнең чын мәгънәсен аңыбыз аша үткәреп, сәнгатьле итеп сөйләшә белү – үз телеңне хөрмәт итүнең иң беренче билгесе.

2. Татар теле – камил тел.

Туган телебез – татар теле. Ул – бик борынгы һәм бик бай телләрнең берсе. Галимнәрнең әйтүенә караганда, әгәр кеше 14 телне белсә, дөньядагы барлык халыклар белән дә җиңел аралаша ала икән. Иң бай һәи иң күп таралган шул 14 телгә инглиз, испан, француз, итальян, кытай, гарәп, рус, татар теле дә керә.

Төрле телләр арасында татар теле сүзләренең байлыгы, сөйләм төзелешенең образлы булуы белән аерылып тора.

 

      - Әйдәгез, якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның тавышын тыңлыйк. 

(Наҗар Нәҗминең “Татар теле” шигыре тыңланыла.)

 

III. Әңгәмә

Укытучы: Бүген Россиядә һәм БДБ илләрендә татарлар өчен дистәләгән газета-журналлар чыга, радио телетапшырулар алып барыла. Алар телне, динне, гореф-гадәтләрне онытырга юл куймаячак.

Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек милләт тә телсез яши алмый.

Милләт – теле булган халык ул. Ә милли телнең нигезе – ана теле.

 

СОРУ-ҖАВАП

а) Туган телне без нинди тел дибез? (ана).

б) Ни өчен? (Чөнки бу сүзләрне безгә кадерле әниебез өйрәткән һ.б.)

Укытучы: Әниләрне ничек яратсак, туган телне дә шулай яратырга кирәк.

 

IV. Мәкальләрне дәвам итү

1.           Тел – халыкның ... (горурлыгы)

2.           Тел язмышы ... (милләт язмышы)

3.           Тел тарихы – халык ... (тарихы ул)

4.           Тел кайгыны ... (уртаклаша)

5.           Әдәп башы ... (тел)

6.           Тел – йөрәкләрне ... (кавыштыра), кешеләрне ... (дус итә).

7.           Тел – кешенең рухи көзгесе.

8.           Сөйдергән дә тел,    биздергән дә тел.

9.           Тәмле тел таш яра,    тәмсез тел баш яра.

10.       Телгә игътибарсыз –   илгә игътибарсыз.

11.        Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

 

Укытучы: Туган теле булган халыкның туган җире бар. Туган җиреннән аерылган халык теленнән дә аерыла. Татар халкы кайларда гына яшәсә дә, туган телен, туган илен саклап калырга омтылган. Балаларын, нәсел-нәсәбен дә шушы юнәлештә тәрбияләгән. Татар халкы ерак себергә куылганда да, сугыш авырлыкларын кичергәндә дә киләчәге өчен борчылып яшәгән. Теле, нәселе, Ватаны өчен һәрвакыт көрәштә булган. Кайда гына булса да, туган ягын, телен, туган илен сагынып яшәгән.

 

V. Йомгаклау

Укытучы: Туган җирдә, туган телдә аралашып гомер итүнең нинди зур бәхет икәнлеген аңлатып тору кирәкмидер. Без моны элек тә яхшы белә идек... Шуңа күрә дә туган телне, динне, гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәребезне саклау һәм үстерү, онытылганнарын яңадан тергезү безнең көндәлек бурычыбыз булып кала.

Класс сәгате ахырында Казан егетләре башкаруында “Туган тел” видеосы карала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока "Туган тел""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по трудоустройству

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Эта разработка урока "Туган тел" была составлена для проведения открытого урока вдень родного языка. Содержит много полезной информации о татарском языке и татарском народе.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 463 материала в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татарский язык (Татар теле): учебник для общеобразовательных организаций основного общего образования с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык как родной)», Сагдиева Р.К., Хайруллина Г.И.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.05.2021 526
    • DOCX 41 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аюпова Алия Набиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Аюпова Алия Набиевна
    Аюпова Алия Набиевна
    • На сайте: 10 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2977
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 22 регионов

Курс повышения квалификации

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

72/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 54 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 316 человек

Курс повышения квалификации

Речевое развитие школьников на уроках родного (русского) языка в условиях реализации обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 215 человек

Курс повышения квалификации

Методика обучения русскому языку в образовательных организациях в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 473 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 5 647 человек

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Цифровая трансформация в управлении и информационных технологиях

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе