Инфоурок Начальные классы КонспектыРазработка урока по татарскому языку на тему "Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау",(3 класс)

Разработка урока по татарскому языку на тему "Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау",(3 класс)

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

 Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

3 нче класс өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

                                               Башлангыч класс укытучысы

                                                  Акмалова Айзирә Хәбип кызы

2015 ел

Максатлар:

1. Исем турындагы белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

     2. Сөйләм телен,тапкырлык, игътибарлык, иҗади фикерләү сәләтләрен  үстерү.

          3. Бер – береңә карата ихтирам, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: кабатлау.

Методлар: әңгәмә,музыка тыңлау,кроссворд чишү,”Баш миенә һөҗүм”, тест, карточкалар, дәреслек  белән эшләү,укучы иҗаты.

Эш формалары: төркемнәрдә, парларда, фронталь, индивидуаль.

Предметара бәйләнеш: уку, җыр.

Материал: 2 нче класс өчен Татар теле дәреслеге, Х.Нуриева,Ч.М.Харисова,”Мәгариф”, 2009 ел,эш дәфтәрләре

Укытучы өчен кирәкле әйберләр: компьютер, интерактив такта, дәрес өчен презентация, дәрестә катнашкан кунакларга бүләк итү өчен  үзешчән композитор Илдар Шәмсемөхәммәтовның буклеты, баян. 

Укучылар өчен кирәкле әйберләр: төркемнәрдә, парларда эшләү өчен карточкалар, исем  сүз төркеме буенча  укучыларга тарату өчен   кулланма, өй эшенә бирү өчен карточкалар.

Музыкаль бизәлеш: баян, презентацияләр өчен көйләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

-Хәерле көн, укучылар!  (Кунаклар белән исәнләшү)

Бер – беребезгә карап елмаябыз,тыныч кына утырабыз  һәм дәресебезне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

-Укучылар, үткәннәрне искә төшерәбез.

1.”Баш миенә һөҗүм”.

1.Татар алфавитында ничә хәреф?(39 хәреф)

2.Татар алфавитында ничә сузык?(12сузык)

3.Җөмләнең баш кисәкләре?(Ия, хәбәр)

4.Нәрсә ул транскрипция?(Сүзнең ишетелгәнчә язылуы)

5.Нәрсә ул диффтонг?(Ике сузыкның бер иҗектә янәшә килүе)

6.Нәрсә ул алфавит?(Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы)

7.Нәрсә ул орфограмма?(Сүздә хата җибәрү куркынычы булган урын)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Балалар, тапкырлыгыгызны сынап карыйм әле.

2.Табышмакларга җавап.

Табышмакларга җавапларны табабыз һәм интерактив тактада язабыз.(Укучылар табышмакларның җавапларын интерактив тактада язалар)

1.Кулдан – кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның. (Китап)

2.Өч кат тун кигән,-

Кем салдырса, шул җылый.(Суган)

3.Энәләре үзе белән йөри,

 Үзе тегә белми.(Керпе)

4.Борынсыз чыпчык боз тишә.(Тамчы)

- Нинди сүз килеп чыкты?(Исем)

- Димәк, бүгенге дәрестә исем сүз төркеме турында белгәннәребезне  кабатларбыз.

- Исем сүз төркеме турында нәрсәләр беләсез?(Балаларның фикерләре тыңлана)

3.Төркемнәрдә эш.(Укучылар 6 төркемгә бүленәләр һәм  түбәндәге биремнәрне үтиләр.Дәрестә катнашкан кунакларга да аерым эш бирелә.Әкрен генә көй куела)

 1.Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?

А) предметны белдергән сүзләргә;

Ә) эшне белдергән сүзләргә

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

А) нинди?, кайсы?

Ә) кем?, нәрсә?

3. Җөмләдә   ялгызлык   исемнәр   ничек   языла?

А) юл хәрефтән;             Ә) баш хәрефтән

4. Татар телендә ничә килеш?

А) 5,    Ә) 8,     Б) 6

5. Артык сүзне тап.

Җитте, киде, ясады, ага, Илдар Шәмсемөхәммәтов

6. Исем  җөмлә кисәге ягыннан нәрсә булып килә?

А) хәбәр;      Ә) ия    

(Эш телдән тикшерелә,һәр төркемнән бер сорауга җавап тыңлана..Укучылар үзләренең белемнәрен телдән бәялиләр)

4.Ял итү күнегүе.Зиләле.(Укучылар баянга кушылып, җырлы- бию башкаралар)

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

Эх, Зилә - Зиләле

Сандугачым кил әле,

Кил әле дустым, кил әле

Бергә әйләник әле.

5.Парларда эш. (Талгын гына көй куела)

- Укучылар, конвертта бер куплетлы шигырьнең  юллары бирелгән.Сезгә шул юлларны дөресләп тезәргә кирәк. Бу шигырьне безнең класс укучысы язды һәм аның шигыре “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып чыкты.(Шигырьнең авторы Вәҗетдинов Булат.Укучылар шигырь юлларын дөресләп тезәләр һәм килеп чыккан шигырьне  хор белән укыйлар, исемнәрне табып, килешләрен әйтәләр.Белемнәрне телдән  бәялиләр)

Б.к.                                Ур.- в. к.

Күбәләк оча болында,

Әйләнә дә әйләнә.

И.к.                                  Ю.к.

Күбәләкнең канатына

                      Б.к.

Шаян җилләр бәйләнә.

Күбәләккә соклана бит

Сабый бала болында.

Тыныч тормышка ни җитә!-

Гөлләр үссен юлыма. (Мактау сүзләре әйтелә)

(Алдагы слайдта укучының  шигыре тулысынча языла.Укытучы шигырьне укый)

6.Сүзлек диктанты.(Укучылар индивидуаль эш дәфтәрләрендә сүзлек диктанты язалар)

Аккош,өчпочмак, әби – бабай, аш – су, гөлҗимеш, ата – ана, Актырнак, Илназ, ташбака,Минзәлә шәһәре.

- Укучылар, нинди сүзләрне яздык?(Кушма, парлы исемнәр)

Шушы сүзләрне кертеп, телдән җөмләләр төзик.(Балаларның җаваплары тыңлана)

- Балалар, хәзер дәфтәрләрне алмашып, язган сүзләрегезне тикшерегез. (Балалар дәфтәрләрен алмашып, сүзләрнең дөрес язылышын  тикшерәләр,поляга гади карандаш белән билге куялар)

7.Күзләргә ял итү күнегүе.

8.Дәреслек белән эш.

- Балалар, дәреслекнең 72 нче битен ачып,146 нчы күнегүне табабыз.(Укытучы талгын көй астында текстны укый.)

- Текст нәрсә турында булды?(Балаларның җаваплары тыңлана)

- Ә сез үз туган авылыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз? Әйдәгез, телдән кечкенә текст төзик.(Балаларның фикерләре тыңлана)

Көтелгән текст үрнәге.

Минем туган авылым - Пучы.Пучы авылы зур,матур,бай.Авылда өч катлы мәктәп,балалар бакчасы,банк,шифаханә,кибетләр, берсеннән – берсе матур йортлар,зур фермалар бар.Авылымда тырыш,уңган,ярдәмчел кешеләр яши.

Мин авылымны яратам.(Индивидуаль карточкаларда  шушы текстны эшлиләр.Сүзләр төшерелеп калдырыла)

Индивидуаль карточка үрнәге.

Минем туган авылым - ......            .Авылым  матур,...................,...............    Авылымда берсеннән – берсе  матур йортлар,...............  фермалар.................................................... бар.Туган авылымда тырыш,......................,ярдәмчел кешеләр яши.

Авылымны ..........................., аның гүзәллегенә сокланам.

IV.Белемнәрне бәяләү. (Укучылар үзләренең белемнәрен телдән бәялиләр)

V.Өй эше.

9.Иҗади эш.(Укучыларга ялгызлык исемнәргә карата сүзләр язарга   карточкалар бирелә.

Хәрефләр

Шәһәр исеме

Авыл исеме

Кеше исеме

Елга исеме

Хайван кушаматы

А

С

Н

М

IV.Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген нинди сүз төркемен кабатладык?

- Исем сүз төркеме турында нәрсә белеп калдыгыз?

- Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Сезгә дәреснең кайсы өлеше ошады?

- Балалар, бүгенге дәреснең истәлеге итеп, сезгә исем сүз төркеме турында кулланма, ә дәрестә катнашкан кунакларга авылдашыбыз, үзешчән композитор   Илдар Шәмсемөхәммәтовның буклетын бүләк итәм.(Кулланма, буклет  тарату) 

- Укучылар, бүгенге дәрестән үзегезгә нинди кәефне сайлар идегез?

.Картинка 3 из 6503         Картинка 3 из 12749

- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.Дәресебез тәмам.

Иҗади эш ______________________________

Хәреф

ләр

Шәһәр исеме

Авыл исеме

Кеше исеме

Елга исеме

Хайван кушаматы

А

С

Н

М

Иҗади эш ______________________________

Хәреф

ләр

Шәһәр исеме

Авыл исеме

Кеше исеме

Елга исеме

Хайван кушаматы

А

С

Н

М

Иҗади эш ______________________________

Хәреф

ләр

Шәһәр исеме

Авыл исеме

Кеше исеме

Елга исеме

Хайван кушаматы

А

С

Н

Индивидуаль карточкалар __________________

   Минем туган авылым ____________. Авылым матур, ______________, __________.Туган авылымда берсеннән – берсе матур йортлар, _______________, _______________________, ________________ бар. Авылымда тырыш, _____________, ________________ кешеләр яши.

   Авылымны _______________, аның гүзәллегенә сокланам.    

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по татарскому языку на тему "Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау",(3 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максатлар:

1. Исем турындагы белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

     2. Сөйләм телен,тапкырлык, игътибарлык, иҗади фикерләү сәләтләрен  үстерү.

          3. Бер – береңә карата ихтирам, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: кабатлау.

Методлар: әңгәмә,музыка тыңлау,кроссворд чишү,”Баш миенә һөҗүм”, тест, карточкалар, дәреслек  белән эшләү,укучы иҗаты.

Эш формалары: төркемнәрдә, парларда, фронталь, индивидуаль.

Предметара бәйләнеш: уку, җыр.

Материал: 2 нче класс өчен Татар теле дәреслеге, Х.Нуриева,Ч.М.Харисова,”Мәгариф”, 2009 ел,эш дәфтәрләре

Укытучы өчен кирәкле әйберләр: компьютер, интерактив такта, дәрес өчен презентация, дәрестә катнашкан кунакларга бүләк итү өчен  үзешчән композитор Илдар Шәмсемөхәммәтовның буклеты, баян. 

Укучылар өчен кирәкле әйберләр: төркемнәрдә, парларда эшләү өчен карточкалар, исем  сүз төркеме буенча  укучыларга тарату өчен   кулланма, өй эшенә бирү өчен карточкалар.

Музыкаль бизәлеш: баян, презентацияләр өчен көйләр.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 615 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.02.2015 1307
    • DOCX 150 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Акмалова Айзира Хабиповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Акмалова Айзира Хабиповна
    Акмалова Айзира Хабиповна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 19208
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 15 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 305 человек из 57 регионов

Курс повышения квалификации

Программа работы с неуспевающими и слабоуспевающими учащимися старшего дошкольного и младшего школьного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 39 регионов

Мини-курс

Развитие дошкольного мышления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии карьерного роста и развития

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе