Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Научные работы / Риза Фәхретдин иҗатында дини тәрбия
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Риза Фәхретдин иҗатында дини тәрбия

библиотека
материалов

Мирзамуратова Г.М.

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районының

Мөслим гимназиясе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.


РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫНДА ДИНИ ТӘРБИЯ

  1. Кереш өлеш. Гыйлем - исламның нигезедер

Тәвәккәл, кыю булган кешеләрне элек-электән хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Аларга атап дан җырлаганнар. Ә ислам динендә тәвәккәл кылу нәрсәне аңлата икән? Ул – адәм баласының Аллаһы Тәгаләнең иң көчле, һәрнәрсәгә кодрәте җитә торган Зат булуын белгән хәлдә, Аннан гына ярдәм соравы, Аңа тәвәккәл кылуы. Ислам диненең серләрен гади итеп аңлатып бирүче, киңәшләре белән шундый тәвәккәл булырга өйрәтүче галим Риза Фәхретдин.

Фәнни хезмәтемнең темасы: “Ризаэддин Фәхреддин мирасында дини тәрбия”. Ризаэддин Фәхреддин гомере буена туган халкына хезмәт иткән мәшһүр татар галиме, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, мөфти, әдип, педагог, журналист. Ул татар җәмгыятен гасырлар буена борчыган проблемаларны тирәнтен аңлау белән генә чикләнми, аларны хәл итүгә күп көч куя.

Ризаэддин Фәхреддиннең “Жәвамигуль-кәлим” шәрехе исемле китабы хәдис гыйлеменә багышланган дини теологик хезмәт. Автор халык арасында хөкем сөргән ялгыш ышануларны ислам күзлегеннән карап бәяли, үз чорындагы мәгариф системасының реформасы, сәламәтлек саклау, фәнни белемнең практик яктан кыйммәте, белемне халык арасында тарату, хәйрия җәмгыятьләре, хатын-кызларнын мәчетләргә бару-бармаулары һәм башка күп мөһим мәсьәләләр хакында яза, әхлакый проблемаларга игътибар итә. Хәдисләрнең гомуми теоретик мәгънәләре белән генә чикләнмичә, ул үз заманының ижтимагый-сәяси хәлләрен күздә тотып аңлатмалар бирә. Хәдисләрне тормыш кагыйдәләре буларак кулланырга өнди. Динне яхшы белмәсәк, аны тиешле дәрәҗәдә ихтирам итмәсәк, аның васыятьләрен җаныбызга якын итеп тотмасак, без үз динебезнең таралуын, аның безнең тормышны яхшыртып торуын өмет итә алмыйбыз, ди Ризаэддин Фәхреддин. Ризаэддин Фәхреддиннең әлеге хезмәте йөз ел элек ничек актуаль булса, бүгенге көндә дә аны тормыш китабы дияргә була. Ризаэддин Фәхреддиннең китаплары миңа беренче чиратта үземнең сабыйларыма бирә торган киңәшләр чыганагы булса, икенче яктан мин әлеге хезмәтләрне әдәбият укытучысы буларак дәресләрдә киң кулланам. Гыйлем - исламның нигезедер. Беренче мәртәбә пәйгамбәргә индерелгән хәбәр «Укы…» фәрманыннан гыйбарәт. Шуңа күрә Коръәндә һәм тормышта да укуның әһәмияте зур. Галим “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк” дип саный. Әйе, мин әни кеше буларак, өч сабыема да Аллаһтан сәламәтлек, хәерле гомер, бәхет телим. Ризаэддин Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, “Жәвамигуль-кәлим” шәрехе китапларын үземнең өстәл китапларым дисәм дә ялгышмамдыр.


  1. Төп өлеш. Ризаэддин Фәхретдиннең “Жәвамигуль-кәлим” шәрехе китабының тәрбияви асылы

    1. Ата-аналарга үгет нәсыйхәт. Кечкенәләребезгә мәрхәмәт итмәүчеләр вә олыларыбызның хакларын белмәүчеләр бездән түгел”

Балаңны укыт, тәрбия һәм әдәп өйрәт, үзе өчен үзе тырышсын”, – диелә китапта. Бала тәрбиясендәге иң беренче кагыйдә шул булырга тиеш, ди автор. Кирәк фәкыйрь вә кирәк бай баласы булсын, кешегә йомыш кушарга вә кешеләрдән хезмәт иттерергә өйрәнмәсен, бәлки үз хезмәтен үзе эшләсен, үзе башкарсын! Үз кулларыннан килерлек эшләрне эшләү урынына аны кешеләргә кушучылар вә җансыз бүрәнә кебек торып, ашаудан башкага кулларыннан хезмәт иттермәүчеләр – үзләрен түбәнлеккә әзерләүчеләрдер. Мондый адәмнәр үзләренә дә файда китермәсләр, милләт өчен дә авыр йөктән башка нәрсә булмаслар. Шуның өчен яхшы вә әхлаклы яшьләр җитештерергә кирәк. Болар олыларның хакларын да ихтирам итә белерләр, милләтне дә тәрбия кылырлар, - ди автор.

Балага туганнан соң дөрес тәрбия бирелсә, ата-ана үз бурычын намус белән үтәсә, һичшиксез, тормыш матур булыр иде. Үз чиратында балаларга да шундый киңәш бирә.

Ата-аналарыгыз киләчәк көндә сезнең хөрмәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Инде сез дә мондый игелекләргә каршы явызлык кылучылар булмагыз, аларнын үгет-нәсыйхәтләрен алардан куркып һәм өркеп түгел, бәлки яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм анын серләрен сездән күбрәк беләләр». Р.Фәхреддиннең балаларны тәрбияләүгә булышучы нәсыйхәтләре бик күп. Ана ул - тәрбияче, укытучы да. Яшь балаларның анасы буларак әниләргә, яшь балаларга карата булган нәсыйхәтләр бүгенге көндә гаиләдә әнинең, әтинең, балаларның урынын күзалларга ярдәм итә. Алар гаиләдә бала тәрбияләүгә карата кайбер каршылыкларны чишәргә булышалар.

Тәрбияле аналар балаларга аталарны иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр. Аталары никадәр юаш булсалар, иң зур, иң олуг, иң гайрәтле кеше итеп танытырлар.

Тәрбияле аналар балаларына ялган сүз әйтүдән сакланырлар.

Тәрбияле аналар балаларына заманча уен уйнарга, йөрергә һәм ил гизәргә рөхсәт итәрләр.

Кечкенәләребезгә мәрхәмәт итмәүчеләр вә олыларыбызның хакларын белмәүчеләр бездән түгел.

Яшьләр һәм кечкенәләргә мәрхәмәтле булу аларны иркәләп тоту дигән сүз түгел. Бәлки мәрхәмәтле булу белән иркәләү – бер-берсенә бөтенләй башка нәрсәдер. Баланы артык иркәләү вә сораган һәрбер нәрсәсен биреп тору вә гаилә эчендә аны падишаһ итү - иң зарарлы нәрсә булып, мәрхәмәтле булу исә шәфкать юлы белән аларга әдәп өйрәтү, тәрбия бирүдән, дини вә дөньяви кирәкләрне вә кирәк булачакларны эзлекле рәвештә өйрәтеп, белдереп торудан гыйбарәт. Хәзерге заманда ата-анага буласы ихтирамны күбрәк балага күрсәтәләр. Шуңа күрә монда да уйланырга җирлек туа. Ә тәрбияле бала мисалына татар әдәбиятыннан күп мисаллар китерергә була. Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәреннән Закир, Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясеннән Нәҗипнең абыйсы, Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән Габдулла кебек геройлар.

    1. Камил кеше тәрбияләү Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең асылы

Кешеләр дөнья малы белән баеган вакытта, син Аллаһыдан рухи байлык сора, кешеләр дөнья шатлыкларына сөенгәндә, син барча уй-хисләреңне Аллаһыга юнәлт. Кешеләр олы дәрәҗәләргә һәм хөрмәткә ирешер өчен үзләренең түрәләренә барсалар, син Аллаһыга омтыл, Аны бөтен барлыгың белән сөй, һәм син иң югары дәрәҗәләргә һәм хөрмәткә ирешерсең.

Әгәр эшләрең бармаса, акыл ияләреннән, галимнәрдән киңәш сора, алардан нәсыйхәт сораудан тәкәбберләнмә, тәҗрибә ияләренең сүзләренә колак сал; синең алардан киңәш сорап, уңышка ирешүең үзлегеннән эш итеп, ахырда үкенүеннән хәерлерәктер. Балаларга да, зурлар өчен дә тормыш китабы булырдай әлеге хәдисләр бүгенге көндә бик актуаль, минемчә. Бүгенге көндә малга, байлыкка табынган заманда әлеге киңәшләрне чын тәрбияле кеше аңлар һәм яшәү дәверендә үзенә маяк итеп алыр.

Камил кеше тәрбияләү Р. Фәхреддин эшчәнлегенең асылы. Р. Фәхреддин дингә бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган әхлакның нигезе итеп карый. Шуңа күрә аның фикерләрен һәр әдәбият дәресләрендә кулланырга мөмкин. 8 нче сыйныфта Мөхәммәдъярның «Нәсыйхәт» шигырен укыганда андагы киңәшләрне хәдис белән чагыштырып өйрәнергә була. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Рәсүлуллах сезгә нәрсәне биргән булса, шуны алыгыз, сезне нәрсәдән тыйса, шуннан тыелыгыз». Ә «Нәсыйхәт» шигырендә мондый юллар бар:

Синең акылың камил, хөрмәтле ишем,

Коръән, хәдис сүзләрен тот, саф кешем.

Кеше үзенең күңелен саф, гөлбакча кебек тотарга бурычлы, шул вакытта гына ул Аллага якынаячак.

Жәвамигуль-кәлим” шәрехе Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мәктәпләрә дәрес китабы вазифасын үтәгән. Хәдисләрнең күбесе әхлакый вә иҗтимагый мәсьәләләр хакында. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәре шәхес иреге, аның хокукларын яклау, кешедә әхлак сыйфатлары булдыру, дини һәм дөньяви белем алу, һөнәргә өйрәтүне яклау, халыкка аң-белем бирү кебек проблемаларны күтәрә. Әлеге проблемаларны тикшергәндә шул темага караган хәдисләрне мисалга китерү, шулар белән бәйләп аңлату әсәрнең тәэсир итү көчен, тәрбияви әһәмиятен тулырак ачарга ярдәм итә.

Кәсепнен иң яхшысы хыянәтсез булган сәүдә вә кешенең кул көче белән мал табуыдыр. Дөньяда торган вакытта инсаннар ризык табарга вә үзләренең тәннәрен тәрбияләп асрарга мәҗбүрләр. Бу хәдистә ризык табарга ике төрле юл күрсәтелә: берсе хыянәтсез сәүдә кылу, икенчесе – кул һөнәрләре. «Жомга намазын укыганнан соң, жир йөзендәге кәсеп урыннарына таралыгыз да, Аллаһы Тәгаләнең ризыгын эзләгез!» диелгән хәдистә.

Дөньяда иң ләззәтле икмәк - адәм баласының үз кәсебе вә кул көче белән табылган, маңгай тирен тамызып кулга кергән икмәктер. Адәм баласы никадәр зирәк, бай вә зур гаиләдән булсын, кулы белән әшләү, тир агызып байлык табу һич тә гаеп булмас вә аның үз дәрәҗәсен аз гына да төшермәс.

Сәдаканың иң саваплысы – үзең сәламәт булып, мал жыярга яратып, фәкыйрьлектән куркып, байлыкны теләп яшәгән вакытына биргән сәдакадыр. Автор китабында хәдискә аңлатма биреп: «Сәламәт вә кәсепкә кодрәтләре житкән хәлдә кешеләргә кул сузуны тубәнлек, хурлык дип саныйлар иде. Садака жыю бер мактаулы кәсеп рәвешенә керде. Шунын өчен садакаларны бер кагыйдәгә куярга, ислам милләтен читләр каршында көлкегә калдырмаска, дип борчыла.

Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып йөр. Гыйлемне дошман күрүче булудан саклан.

Бер кеше гыйлем өйрәнү нияте белән өеннән чыгып китсә, ул кайтып кергәненә кадәр Аллаһ юлында йөрүче дип саналыр.

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла», Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» кыйссасын өйрәнгәндә әлеге хәдисләрне өйрәнү, аларга бәйләп әсәрне тикшерү отышлы булыр иде.

Күбе исерткән нәрсәнең азыннан да тыям. Исерткеч эчүнең харамлыгы Коръән Кәрим вә хәдисләр белән бәян ителгән сәбәпле, ислам дөньясында мәгълүмдер. Исерткеч һәртөрле бозыклыкларның анасыдыр. Аны кулланган адәм баласы үзенең акылыннан аерылып, диванага әйләнә. Исерткеч куллану әхлакны җибәрә, сәламәтлекне боза, исерткеч куллануга дучар булган кешенең нәселе начарлана. Бу хәдисне Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кыялар турында хыял» әсәрен укыганда куллану әһәмиятле. Исерткеч куллану нәтиҗәсендә әсәрдә гыйбрәт алырлык вакыйгалар җитәрлек.

Бер кеше җаны алына башлаганчы тәүбә итсә, Аллаһы Тәгалә аның тәүбәсен кабул кылыр. Эшләгән эшләреңә үкенү, тәүбә итү ул үз гөнаһларыңны тану дигән сүз. Бу хәдисне укыгач нигәдер Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре күз алдына килеп басты. Абыйларының Йосыфка эшләгән начарлыклары да гафу ителәме? Аллаһ гафу итә икән, димәк кешеләр дә бер-берсен гафу итә белергә тиеш. Ә бу җиңел эш түгел.

Бер кеше адәмнәрдән оялмаса, Аллаһы Тәгаләдән дә оялмас. Оят кешеләрнең табигатьләренә керсен өчен, моңа яшь вә бала вакыттан гадәтләндерү кирәк. Оялчанлык инсаннарның зиннәтләреннән вә гүзәл холыкларыннан санала.

Үз милләтенә кияүгә чыккан хатыннарны гына Аллаһы Тәгалә сөя.

Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен аласың килмәсә, балаңны үз милләтеңнең дәвамчысы итеп тәрбиялә. Татарга үз телен белмәү – дуңгыз ите ашау кеби, бик зур гөнаһ.

Һәрнәрсәнең ачкычы була. Җәннәт ачкычы исә фәкыйрьләрне сөю.

Зина кылучы кеше шул эшне мөэмин булып кылмас.

Оялу, зина кылу, катнаш никах, байлык, фәкыйрьлек, ир-хатын мөнәсәбәтләренә караган хәдисләрне Гаяз Исхакыйның әсәрләре белән бергә өйрәнү уңышлы.

  1. Йомгаклау

Адәм балаларының дөньяга килүләреннән һәм дөньяда гомер сөрүләреннән төп максатүзләренең дөньяга килүләренең максаты нәрсә икәнлеген белү, бәндәчелек белән илаһлык арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм элемтәләрне тикшерү, Коръән өйрәткән рәвештә Аллаһы Тәгаләне тану вә аны сөюдер. Кешеләр төрле-төрле. Ләкин бүгенге көндә кешеләр мәчет-мәдрәсәләргә тартыла, динне өйрәнә, дини белемнәр белән кораллана. Ислам динендә кайбер нәрсәләр белән әмер итү вә кайбер нәрсәләрдән тыюның сәбәбе нәфесне җәфалау вә бәдәнне газаплау түгел, бәлки ялгыз Аллаһны тану вә аңа мәхәббәт баглауның юлын аңлатып күрсәтелү ягыннан гына. Мәхәббәт юлына кергән кешенең вазифасы сөелгән затның теләгенә буйсынудыр. Димәк, дөньяда бәхетле булу өчен дин киртә түгел, ә нәкъ менә ярдәмче булып чыга. Тәрбияле бала үстерү өчен укытучыларга да, ата аналарга да Ризаэддин Фәхреддиннең Аллаһы Тәгаләнең Коръән китабыннан аңлатмалар китерүе ярдәмче чыганак булсын иде. Бу китапны мәктәпләрдә укучылар, укытучылар вә китап укудан ләззәт алучылар, бигрәк тә үземнең балаларым, нәсел-нәсәпләрем, гыйлем вә әдәп юлындагы иптәшләрем файдалансыннар иде, дип язып утырдым, сәламәтлегем вә көчем булмаган хәлдә, ахирәт көнендә котылуыма сәбәп булсын иде, дип, көннәр вә сәгатьләр уздырып шөгыльләндем, - ди автор. Шуңа күрә әлеге китап әти-әниләрнең, мөгаллимнәрнең бала тәрбияләүдә куллана торган иң яхшы киңәшчесе булсын иде.

Зарардан котылу өчен үз нәфесең белән көрәшергә кирәк. Гомәр бине Хаттабтан гөнаһ кылырга теләп тә аны кылмаучы кеше турында сорагач, ул: “Алар йөрәкләрен Аллаһы Тәгалә тәкъвалыкка сынаган кешеләр. Аларга гафу ителү һәм бөек әҗер әзерләнгән”, - дип җавап биргән. Барыбызны да Аллаһы Тәгалә гафу ителүчеләрдән итсен иде. Әмин.

Әдәбият

  1. Фәхреддин Р. “Жәвамигуль-кәлим” шәрехе. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2005.- 352 б.

  2. Ибраһимов Н., Мадияров Ә., Бикчәнтәев К., Низамиев А. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати”, 2002.-176 б.

  3. Сафин А. “Аллаһтан башка илаһ юк” // Дин вә йола.– 2015. - №42 -22 б.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 16.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров86
Номер материала ДБ-358331
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх