Инфоурок Внеурочная деятельность СтатьиСами пишем сказки"Әкияттә кунакта"

Сами пишем сказки"Әкияттә кунакта"

Скачать материал

Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай гомуми урта мәктәбенең

3 нче сыйныф укучыларының  иҗади эшләре

Җитәкчеләре: Мифтахетдинова Фирдания Ансар кызы

Фатихова Сария Дамир кызы

 

Әкияти күл

     Борын-борын заманда булган икән, ди, урман уртасында, бик матур әкияти зәңгәр күл. Күлнең як-ягында кеше күрмәгән, белмәгән чәчәкләр үскән. Урманда төрле җәнлекләр яшәгән.

   Күл эчендә Су анасы, кызы Сылубикә белән яшәгән. Күз явын алырлык балыклар аларга ярдәм иткәннәр.  Матур чәчәкләрдән тәкыялар үреп кигәннәр.

  Көннәрдән бер көнне кара болыт чыгып, Су анасы кызы Сылубикәне  ямьсез карчыга күккә алып менеп китә. Аның исәбе, матур күлне үзенеке итү була.

   Су анасы кайгыга батып утырганда, Шүрәле малае Шукнаян карчыгадан Сылубикәне коткарып алып кайта. И шатланалар бар да: җәнлекләр, балыклар бары да. Шуннан бирле күлне саклап, карап тоталар икән. Шукнаян белән Сылубикә бик дус булып яшиләр икән.

                                                                         (Заляев Әскәр 3 нче сыйныф)

 

 

Курайчы малай һәм Явыз карчык

Бик борынгы заманда яшәгән ди, бер карчык. Моның күршесендә генә бер ятим малай яши икән. Карчык аны бер дә яратмаган. Чөнки ул малай бик матур итеп курайда уйный икән.  Ул уйный башласа, кешеләр эшләрен калдырып, дөньяларын онытып тыңлыйлар, ди. Карчык кешеләрнең үз янына килмичә, шул малай янына баруларыннан бик көнләшкән.

  Көннәрдән бер көнне усал карчык әйткән. :

 - Әйдә бушка моңланып утырма, көйләреңне базарга илтеп сатыйк, дигән.

 -Юк. Минем көйләрем калын кесәле, таш бәгырьле кешеләр өчен түгел, ә яхшы күңелле авылдашларым өчен, -дигән малай һәм өздереп көйләр уйный башлаган. Явыз карчык тиз генә өенә кереп капчык алып чыккан да, курайдан агылган көйләрне тутыра башлаган.

   Явыз карчык төнлә торып капчыгын алган да, ерактагы базарга юл тоткан. Ләкин, көйләрнең бер дә капчыкта ятасылары килмәгән, кечкенә генә бер тишек тапканнар да, бер-бер артлы төшеп калганнар.

  Карчык ашыгып атлаган да, атлаган. Юлда ул арып -талчыгып беткән, шуңа күрә капчыгының җиңеләюен дә тоймаган. Базарга килгәч, караса, капчыгы буп-буш икән. Әй, кәефе киткән дә соң, карчыкның. Буш капчыгын күтәреп кире кайтып киткән.

 Кайтканда, ул биек күктә сайраучы  кошларның моңын ишеткән. Карчыкка бик таныш тоелган аларның көе, үзе:

 -Төнлә килгәндә бер кош та юк иде бит. Таң атуга каян килделәр икән болр?- дип гаҗәпләнгән.

 Капчыктан чыгып качкан көйләрнең тургайларга әверелүен ул белмәгән.

   Шул көннән бирле, изге күңелле, тырыш игенче абыйлар, курайчы малайның көйләрен тыңлап тагында дәртләнеп эшлиләр икән.

                                                                               (Шакиров Инсаф 3 нче сыйныф)

 

 

                                               Кыю Куян һәм Оялчан Бүре.

    Борын-борын заманда, бер тылсымлы урманда яшәгән, ди, Кыю Куян һәм Оялчан Бүре. Икесе ике төрле холыклы булсалар да дус яшәгәннәр. Башка хайваннар алардан көлгәннәр, чөнки кая гына барсалар да, Бүре Куян артына яшеренеп тора икән.

   -Ха-ха-ха, тапкансың дус,-дип Куяннан көлгәннәр, ди. Бүре бу сүзләргә бик күңелсезләнгән. Ә Куян, Бүрене тынычландырган, аларның сүзләренә игьтибар итмәскә кушкан.

-Абыйларым кыю һәм көчле, ә мин куркак,  - дип күңелсезләнгән Бүре.

 Бервакыт Бүре белән Куян тылсымлы урман буйлап барганда, Төлкене очраталар. Башта Төлке Бүрене күреп читкә китә, Бүренең куркак икәнлеген исенә төшереп, Төлке Куянга ташлана:

- Әй куян, хәзер мин сине ашыйм,- дип куянны эләктереп ала да, оясына чаба. Шул вакыт Бүре каты итеп кычкырып җибәрә һәм Төлкегә ташлана, Төлке куркуыннан Куянны ычкындырып та җибәрә.

      Шул көннән башлап Куркак Бүре,  Батыр Бүрегә әйләнә. Башка хайваннар да аңа хөрмәт белән карый башлыйлар, ди.      ( Ахметгалиев Данияр 3 нче сыйныф)

                                                     Тырыш сыйныф

 

           Борын заманда түгел, хәзерге 21 гасырда яшиләр һәм укыйлар, ди, мәктәптә шук малайлар һәм кызлар.

   Алар төрле авылдан, төрле милләттән булуларына карамастан бик дус һәм тату булып , тырышып укыйлар, ди. Сыйныфта җиде малай, биш кыз белем ала, ди. Берсен-берсе уздырып, ярыша-ярыша белем алалар икән. Мәктәптә уздырылган ярышларда алдынгы урыннар алалар, ди. Башка сыйныф укучылары, алардан зур булуларына карамастан, бу сыйныфның дус булуын күреп, көнләшеп алардан үрнәк алалар икән. Ә аларга уңышларга ирешергә изге күңелле тылсымчы ярдәм итә икән.

  Зур сыйныф укучыларының карашын тоеп, балалар тагын да тырышып укырга, төрле чараларда актив катнашырга, бердәм булып алдынгы урыннардан төшмәскә  дип, изге күңелле,һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы тылсымчыга  сүз биргәннәр, ди.

   Бу сыйныфның бердәмлеген күреп, шушы мәктәптә белем алган башка укучылар да тырышлыкларын арттырганнар, ди.

     Шуңа күрә, борынгылар: “Бер олының, бер кеченең сүзен тыңла”,-дип юкка гына әйтмәгәннәр.

(Хайдаров Нур 3 нче сыйныф)

 

 

                                              Алинә һәм бабайка

           Борын- борын заманда яшәгән ди, Мәче белән Чыпчык. Алар тимерчелек белән шөгыльләнгәннәр.Тимердән ясалган әйберләрне базарга сатырга йөргәннәр. Алар белән бергә кечкенә генә кыз да яшәгән, аның исеме Алинә булган. Ул кыз уйнарга яраткан, ә кич  җиткәч, Мәче Алинәгә әкият сөйли торган булган, янәсе сүз тыңламасаң, төтен чыга торган морҗа тишегеннән бабайка чыга да, сине үзе янына алып китә, дип.

     Бер вакыт   Мәче белән Чыпчык базарга тимердән ясалган әйберләрне сатырга китәләр. Алинәгә, өйдә син хуҗа булып каласың, ишекне бикләп кал, ачасы булма! Ә без сиңа базардан күчтәнәчләр алып кайтабыз, -диләр һәм юлга кузгалалар.

     Шул вакыт аларның өе янына куян чабып чыга, ә аның артыннан төлке куа икән. Куян качып өлгерә, ә төлке тәрәзәдән карап торган Алинәне күрә һәм ишекне шакый. Кыз әлбәттә инде ишекне ача, Төлке кызны эләктерүе була, кыз да аптырап калмый кычкыра башлый. Кызның тавышын Мәче белән Чыпчык ишетеп алалар. Йөгереп кайтып Алинәне Төлкедән коткарып калалар.

     Алинәгә өйнең ишекләрен әйбәтләп бикләргә, берәүгә дә ачмаска кушып тагын базарга юл тоталар, ди.Төлке агач артыннан аларның ераграк киткәннәрен генә көтеп тора да, тагын  Алинә янына килә. Бу тыңлаусыз кызны ничек кенә өйдән чыгарырга икән дип уйлый башлый. Ул куян булып киенә дә кабат ишекне шакый. Кыз куянны җәлләп ишекне ачуы була, Төлке аны эләктереп ала да урманга кереп кача. Алинә күпме генә кычкырса да аны ишетүче булмый, чөнки Чыпчык белән Мәче бу вакытта бик ерак киткән була инде.

   Төлке Алинәне өенә алып кайтып мичтә пешереп ашамакчы була. Мичен ягып җибәрә. Кыз:

- Ашама мине, –ди . Төлке юк ашамыйм- ди , без синең белән калакка утырып мичкә кереп уйныйбыз, ди. Алинә монда да аптырап калмый, ә калакка ничек утыралар соң?-дип сорый.  Төлкенең калакка менеп утыруы була, Алинә аны мичкә этеп кертеп тә җибәрә. Мичнең каршысындагы капкачын да ябып куя.

Алинәнең Чыпчык белән Мәченең базардан кайтасы исенә төшә дә, ул Төлкенең өеннән чыгып йөгерә. 

   Мескен Төлке нишләсен инде, өй түбәсендәге морҗа тишегеннән йоннары янып бетеп атылып чыга, үзе иләмсез каты итеп кычкыра, ди, ул нәкъ бабайкага ошаган була. Алинә моны күрүе була, бабайка килгән ,дип куркып алдын- артын карамый чаба башлый.Үзе уйлана икән-  менә чыпчык белән мәчене тыңламадым өйдән чыгып киттем, шуңа күрә минем яңа бабайка килде дә инде. Ул чабып өенә кайтып җиткәнен сизми дә калган, ди.

     Шуның белән әкият тә бетә. Күрдегезме балалар, әти –әнинең сүзен тыңларга, таныш булмаган кешеләргә ишекне ачмаска кирәк.

  (  Хадиева Алия 3 нче сыйныф)

 

                                            Күкләр могҗизасы

     Борын-борын заманда бөтен җир шары кап-караңгы булган. Һәм көннәрдән бер көнне барлык җиһанны таң калдырып кояш чыккан. Бөтен тереклек иясе шатлыктан нишләргә белмәгәннәр. Ә кич җитүгә кешеләр авыр сулаганнар, тагын дөнья караңгылыкка чумган. Шулай авыр сулап утырганда кинәт кенә күк йөзендә ай калыккан һәм йолдызлар җемелдәшә башлаган.Шул көннән бирле кешеләр шат,бәхетле булып яшәгәннәр.

   ( Фәйзрахманова Илүзә 3 нче сыйныф)

                              

                                                      Гөлләрем

  Борын-борын заманда өйләрнең түбәләре саламнан, идәннәре балчыктан булганда ук өйләргә ямь биреп тәрәзә төпләрендә гөлләр үскән. Алар үзара сөйләшкәннәр, серләшкәннәр. Дус,тату яшәгәннәр.

 Көннәрдән-бер көнне  яран гөл бик матур чәчәк аткан, ә аның янәшәсендә үсеп утырган миләүшә гөленә бу бер дә ошамаган.Ул яран гөлдән бик көнләшкән.  Көннән-көн сулган,корый башлаган. Ә яран гөл кәпрәйгән,  масайган. Бу хәлләрне аларны тәрбияләп торучы апалары күзәтеп торган һәм бик борчылган.Ул миләүшә гөлен икенче тәрәзә төбенә күчереп утырткан, аны тәрбияләгән.Миләүшә гөле матурланган ,озакламый чәчәк тә аткан.

Бу вакытта инде яран гөлнең чәчәкләре коелып беткән.Ә шулай да ул күршесенә карап сокланган.Шул көннән башлап алар арасында дуслык җепләре сузылган.Өйне ямьләндереп,хуҗаларын сөендереп  эле берсе,эле икенчесе чәчәк ата икән.

    (Пономарёв Клим 3 нче сыйныф)

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сами пишем сказки"Әкияттә кунакта""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Микробиолог

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 368 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.12.2023 84
    • DOCX 21.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мифтахутдинова Фирдания Ансаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 1787
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 21 региона

Курс повышения квалификации

Организация и ведение работы с детьми и подростками в военно-патриотическом движении «Юнармия»

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методическая работа в детском онлайн-образовании

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 55 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 252 человека

Мини-курс

Wildberries: от управления заказами до продвижения товаров

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 26 регионов

Мини-курс

Психосемантика и социальная психология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Эффективная работа с Wildberries: от создания личного кабинета до выбора продукта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 19 регионов