Инфоурок Классному руководителю КонспектыСценарий праздника "Последний звонок"

Сценарий праздника "Последний звонок"

Скачать материал

Соңгы кыңгырау кичәсе.

 

 

1 аб. Хэерле иртэ килгэн кунаклар, ата – аналар, укучылар, исэнмесез!  

2013  нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкыч кигән нәни генә кыз, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

 

2 аб.  Бу  кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

(«Школьные годы чудесные» или «Буквы разные писать» - Көй яңгырый, укучылар сәхнәгә менәләр.)

 

1аб. «Сонгы кынгырау»  тантанасын ачык дип иглан итэм! (  Гимн, стоя)

 

1 аб.         Кайчан гына әле күбәләктәй

                Ашкынып килдегез мәктәпкә

                Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

                Яңалыклар тулы дәрескә.

 

2аб.         Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

                Күз алдында үсеп җиттегез.

                Белем үрләренә омтылдыгыз

                Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

 

1аб.         Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

                Хәзер инде очып китәсез.

                Шатлык, куаныч, изге күңел белән

                Каршылагыз һәр көн иртәсен.

 

Буген 9 сыйныф укучыларынын  «Сонгы кынгырау»  бэйрэменэ  килгэн кунаклар белэн таныштырып утэргэ рохсэт итегез:

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

(Сәхнә экранында укучыларның кечкенә вакыттан алып мәктәпкә кадәр төшкән фотолары күрсәтелә бара.)

2 аб.        Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

                Хис ташкыны дулый күкрәктә.

                Остазларның моңсу карашлары

                Озату сүзен яза йөрәккә

 

1 аб.       Укулар инде артта калды

               Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

               Һәркем тоя үзен әзер итеп

               Таулар , диңгезләрне кичәргә.

                                                                                                                                      2 аб.     Уй –хыялларыгыз, канатлы

              Кулыгызда чәчәк бәйләме.

              Еларгамы, көләргәме бүген,

              Күңелләрнең  жиләс бер мәле.

 

1 аб.       Белем сукмакларыннан атлап бара торгач  9 көз, кыш, яз, жэй  айлары үтеп,  күңелләрдә онытылмаслык хәтирә булып уелып калды. Бу сүзләр , әлбәттә, безнең  9 нчы сыйныфларга хас.

 

 Ә хәзер сүзне үзләренә бирик.

 

  

- Айдар Карюков                        

Саубуллашыр вакыт җитте менә,

Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

 

 

- Равис Санчаев

Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән тугызынчыга хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

 

 

- Руслан Абдрахманов

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, “сабак укырга” дип,

Борма сукмак буйлап атлавым...

 

 

 

 

 

 

- Айдар  Язданов

-Тынлагыз эле… Шул мэктэптэ  уку дэверендэ без 12 мен дэрес укыдык…

 

-Лиана Салимова

- китаплар 120  дэн куберэк укылган, э аларда 25 меннэн артык бит…

 

- Айнур Галиакбаров

- 60 мен дэфтэр  тутырып  язылды…

 

-Азат Санчаев

-уртача ойдэн мэктэпкэ тиклем  хэм мэктэптэн ойгэ 3500  чакырым юл утелде…

 

-Айдар Карюков

-безнен класс белэн  21 мен литр чэй эчелде…

 

-Равис Санчаев

-без 10 710  дэрес утырдык…

 

 Руслан Абдрахманов

-Безнен очен 25 мен звонок бирелде.

 

                   

Жыр:   “ Кынгыраулы мэктэп юллары

 

 

1 аб.           Әле кайчан гына Сез беренче сыйныфка укырга кергән идегез. Әйе, ул вакытта барысы да сезнең өчен беренче иде: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче хәрефләр, беренче бишлеләр. Белем иленә сәяхәтне сез  тәүге укытучыгыз-  Альфира  Нэзиф кызы белән башладыгыз. Хөрмәтле мөгаллимәбезнең дә укучыларына әйтер сүзләре бардыр, сузне ана бирэбез.   Суз Альфира Нэзиф кызына бирелэ.  Рәхим итегез!

 

- Лиана Салимова

  Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп,ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез   Вэсимэ Тэлгат кызы Мохэммэтова. Хөрмәтле укытучыбыз! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз.Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак,ә кирәк икән,кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә,безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

 

     

2 аб.    Бүген монда сезнең  өчен  янып-көеп йөрүче, һәр адымыгызны күзәтеп, ялгышларыгыздан саклаучы сыйныф  җитәкчегез  Вэсимэ Тэлгат кызы Мохэммэтовага.  Сүзне хөрмәтле сыйныф җитәкчесенә бирәбез.

 

-Айдар Язданов

 Укытучым минем , сунмәс назым,

 Якты язым-балачакларым,

 Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

 Күңелемдә Сезне саклармын.

 

 

-Айнур

Мөмкин микән сезнең хезмәтне

Таң нурлары белән зурларга?

Юк! Тиңләмим якты хисләремне

Караңгыда сүнгән нурларга.

 

 

-Азат

Тормышымның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз,

Канат куеп якты хыялларга,

Олы юлга озатып калдыгыз.

 

 

 Жыр  « Укытучыма»

 

 Дингезлэр  кинлегенэ.

 

 

 

- Лиана Салимова

Эльвира Габдулхай кызы

Чын йөрәктән сезгә телибез без,

Бу җиһаннын аяз,зәңгәр күген.

Еллар өстәлсә дә иңнәрегез,

Тоймасалар иде тормыш йөген.

 

Тормыш сукмагыннан үткән чакта,

Барыр юллар сикәлтәсез булсын.

Хезмәтенә күрә хөрмәт белән,

Сезнең урын һәрчак түрдә булсын!

 

 ФАНФАРЫ

 

- Айдар Карюков

Альфира Нэзиф кызы!

Тәүге укытучыбыз булып,

Хәтердә уелып калдыгыз.

Рәхмәт сезгә бүләгебезне

Кабул  итеп алыгыз.

Сезгә  теләк,

Бәхетле, сәламәт булыгыз.

Кайгы-хәсрәтсез  үтсен,

Сезнен  тормыш  юлыгыз.

Тормышка аша күрсен

Сезнен бар теләгегез

Рәхмәтебезне анлата

Кечкенә бүләгебез.

 

ФАНФАРЫ

 

-Равис

Татар телем , туган телем

Иң яраткан үз телем

Үз телемдә   Флорида  апа,

Яратып бирде белем.

Дәресләрдә инша  яздык

Мактап туган телне  без.

Мәктәп елы хатирәсе

Булсын безнен голебез.

 

ФАНФАРЫ

 

- Руслан Абдрахманов

Сөйлә миңа,син шул хакта

Ниләр язалар  китапта

Укып булса  да килденме?

Сорыйсымы син белденме?

Указка тотып кулларга

Картадан шәһәр  табарга.

Өйрәтә Гузэл апа.

 

ФАНФАРЫ

 

- Айдар Язданов

Микробларны курергә

Саклана да белергә.

Өйрәтә гөлшаһидә апа.

Табигатьне анларга

Җирне-суны сакларга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә

Гөлләрне үстерергә

Гүзәллекне  күрергә.

Өйрәтә  Лилия  апа.

 

ФАНФАРЫ

 

-  Лиана Салимова

Кая  барма урыс теле кирәк

Без  ул телне  ныклап  өйрәндек.

Дәресләр дә урыс телендә  без.

Күпме әкият,шигырь  сөйләдек.

Хәркемгәдә  бирелмәгәндер ул

Рэзимэ апа төсле укытучы

Урыс телен өйрәнгәнбез икән,

Юкка тугел, юкка түгелдер.

 

 

ФАНФАРЫ

 

- Руслан Абдрахманов

 

Лэйсэн апа

Яхшы теләкләрне телик әле сезгә болай

Тынычлык һәм исәнлектән

Аермасын иде Ходай!

Гадилектә-бөеклегең

Кешелектә-изгелегең.

Ходай насыйп итсен сезгә

Ике дөнья иминлеген.

 

ФАНФАРЫ

 

-Айнур Галиакберов

Наиль абый!

Рәхмәт сезгә, безнен  өчен

Бик тә  нык тырыштыгыз

Математик мәсьәләләр  

Чишәргә булыштыгыз.

 

ФАНФАРЫ

 

-Айдар Карюков

Эльвира Шамиловна,  Регина Иршатовна!

Ду ю спик инглиш?

Слышем мы часто.

Мы понимаем,это прекрасно.

Можем  ответить мы:

Ес,Ай ду!

И рассказать на английском

Как я живу!

 

ФАНФАРЫ

 

- Равис Санчаев

Кар бетүгә  Земфира апа,

Круг буенча йөгертә.

Сыбызгы тавышы белән

Китәбез чабып бергә.

Йөрәк тибә,нидер  чәнчи

Утлар күренә  күзгә.

Тик шулай да туктамыйбыз,

Йөгерәбез максатка

Йөгермибез, очабыз.

Дәрт бар чакта  йөрәктә.

 

ФАНФАРЫ

 

-Азат Санчаев

Рэуилэ апа

Сез тормышта сөю уяттыгыз.

Күңелебездә туды яктылык.

Әйтерсең дә яңа таң атты...

 Белем алгач,-дидегез,дәү үскәч

Һәрбер ягын илнең бизәгез

Сез йөрәктә салган белемнең

Диңгезендә бүген йөзәбез.

 

ФАНФАРЫ

 

-Лиана Салимова

Чәчәк тотып чыктык буген,

Сезнең  каршыга.

Алдыгызда баш иябез.

Рәхмәт әйтеп барсына!

Гүльнара апа,  Фэнузэ апа,

Зилэ апа,  Флюра  апа,

Эльвира апа, Венер абый,

Урал абый, Данис абый!

Сезгә булган хөрмәтебез,

Мәңге калыр йөрәктә

Чәчәк букетыбыз  сезгә

Чын  күңелдән,бүләккә!

 

ФАНФАРЫ

 

-Руслан Абдрахманов

Тәнәфестә бергәләп  без,

Ашханәгә керәбез.

Гульнара апа аш пешерә,

Аны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысы өчен дә рәхмәт!

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утыруы да рәхәт!

 

ФАНФАРЫ

 

-Айдар Язданов

Зилэ хам Фэнузэ  апа!

Чиста тота  мәктәпне

Бүген сезгә  шигырь аша

Әйтәбез без  рәхмәтне

Эшләрегез уң булсын,

Изге булсын юлыгыз.

Салкын  судан сакланыгыз,

Сызламасын  кулыгыз!

 

 Бию «Флешмоб»

 

1 аб.                Әнкәй кулларына сыенып үстем,

                        Күңелемнең тоеп аклыгын.

                        Васыять итеп алдым юлларыма

                        Сабырлыгын аның сафлыгын.

 

2 аб.        Егетләр -кызлар! Хәзер әйтеләчәк сүзләрнең әти-әниләрегезгә, туган йортыгызга багышланачагын күңелегез сизәдер, мөгаен. Әти-әниләргә бүген бик ямансу. Сез әти-әни өчен бар матурлардан матуррак, кыйммәтледән-кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез. Рәхим итегез!

 

-  Лиана

Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп җиттек. Сез  бөтен көчегезне безне тәрбияләргә куйдыгыз. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез. Бу дөньяның саф һавасын сулап, үз аякларыгыз белән йөгерә-йөгерә балаларыгыз белән гомер кичерү үзе зур бәхеттер. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә һәрчак нык сәламәтлек, кайгы- хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез.

 

 

-         Айнур

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк

Иң дөрес,иң матур юлны

Сайлашырга Сез кирәк.

 

-         Лиана

Алда көрәшләрдә дә булыр,

Югалып калсак кинәт-

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә Сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк

Күз яшьләрен сертә- сертә

Юатырга Сез кирәк.

 

-         Равис

Боекмас өчен күңелләр

Кимсенмәс өчен йөрәк-

Сез кирәк әти- әниләр,

Безгә һәрчак Сез кирәк!

 

-          Айдар Карюков

 Әти-әни, тагын озак еллар

 Яшәгез сез тату, сәламәт.

 Безне тәрбияләп үстердегез

 Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

 

-          Руслан

 Сезнең тормышыгыз безгә  үрнәк,

 Йөрәктә сез кичен- иртәсен

 Сезгә насыйп булган бәхет- шатлык,

 Якты көннәр мәңге бетмәсен.

 

-         Айдар Язданов

 Якты йолдыз кебек балкыйсыз сез,

 Тормыш юлларыбыз күгендә.

 Иң кадерле кешеләребез булып,

 Торасыз сез күңел түрендә.

-          Азат

 Мәңге- мәңге шулай  тәрәзәләрдә

 Балкып торса иде утыбыз.

 Һәрчак безне каршы алса иде

 Әти-әни, туган йортыбыз.

 

 Жыр  “  Энием телэклэре” (Азалия)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 . а.б. Э хэзер  сузне сезгэ алмашка килгэн 1 сыйныф укучыларына бирэбез.

 

 

 

 Жыр    “Лиана  и  Азалия”

 

 

 

Зур юлларга озатып кала

Мәктәп  кыңгыраулары.

Еллар аша озатып барыр

Соңгы яңгыраулары.

 

 

 

 

Жыр  «Саубуллашу вальсы»

 

 

 

 

2 аб.:           Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

                    Яңа юл яра гомер агышы.

                    Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,

                    Изге юл тели аның тавышы.

 

«Сонгы Кынгырау»  чылтыратып эйлэнергэ  9 сыйныф укучысы ­­______________________________________________ хэм 1 сыйныфка  килуче ________________________________________ чакырам.

( 3 тапкыр по кругу).

 

-  Лиана

Тугыз ел буе безне, мәктәп,

Үстердең сөеп.

Үз күрде һәр укытучы

Баласы кебек.

Хушлаша бүген күңелләр,

Бер сүзне кабатлый телләр:

 

Бергә:              Йөз рәхмәт,

                          Мең рәхмәт, и туган мәктәп!

 

1 аб.:       Бүген мәктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын.  Алган  белемнәрегез  сезне  һәрчак  әйдәп  торсын!

 

1 аб.:                               Ашыгабыз һаман ашыгабыз

                                        Ни көткәнен белми һичкем дә -

                                        Сезнең юллар вакыт кулында гел,

                                        Сезнең юллар язмыш иркендә.

 

«Татар  биюе»    Алинэ   Райманова

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника "Последний звонок""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер гостиничного комплекса

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 412 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.06.2022 144
    • DOCX 2.5 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Валишина Лейсан Ильдаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Валишина Лейсан Ильдаровна
    Валишина Лейсан Ильдаровна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 19737
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 81 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 249 человек

Курс повышения квалификации

Народные щипковые инструменты: актуальные вопросы методики преподавания в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 85 человек

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся основной школы в соответствии с ФГОС ООО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 171 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 090 человек

Мини-курс

Психология аддикции: понимание и распознование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 20 регионов

Мини-курс

Эволюция классической музыки до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе