Инфоурок Музыка КонспектыСценарий осеннего праздника в средней группе “Балалар көзне ничек коткарганнар”

Сценарий осеннего праздника в средней группе “Балалар көзне ничек коткарганнар”

Скачать материал

 

МБДОУ «Детский сад» общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №59 «Дружба»

 

 

 

 

“Балалар көзне ничек коткарганнар”

Уртанчылар төркеме

 

 

 

 

 

 

                                                                                    Составила  муз. руководитель:

                                                                          Уметбаева Эльмира Амирзяновна.

                                                                                     I  кв. категория

 

 

 

Набережные Челны

2015

 

«Балалар көзне ничек коткарганнар»

Уртанчылар төркеме өчен көз бәйрәме.

Яфраклар тотып балалар “ Листик, листик, листопад җырына бию хәрәкәтләре ясап залга керәләр. Шахматтагыча басалар, бию башкарыла.

ЯФРАКЛАР БЕЛӘН БИЮ.

 Алып баручы: Ни арада җәй үтте,

                    Матур көз килеп җитте

                   Шатлык тулы бу бәйрәмне

                   Балалар күптән көтте.

                    Рәхим итегез балалар

                    Көзге бәйрәмгә.

1 бала:  Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга

2 бала:  Тылсымлы көз агачларның

Күлмәкләрен салдыра

Алтын - сары яфракларны

Җир өстенә яудыра

5 бала: Җил өзгән сары яфраклар

Уйный - уйный очалар

Уйнап аргач ял итәргә

Җирә төшеп яталар

6 бала:  Янгыр түгел, карда түгел

Яфраклар ява җиргә

Көз турында җырлыйк әле

Кушыл син, яңа җырга.

 

ҖЫР___________________________________________________

Алып баручы: Балалар, карагыз әле,залыбыз  ничек матур итеп бизәлгән. Мин ниндидер тавыш ишетәм, балалар  тыңлап карагыз әле.

Уенчык үрмәкүч төшә.

Алып баручы: Балалар, нәрсә күрдегез анда? (үрмәкүч) Чынлап та, үрмәкүч. Бер дә аптырамагыз, андый сынамыш та бар, әгәр дә пәрәвез оча икән, димәк көз җиткән, балалар. Әбиләр чуагы дип атала.

Тәрбияче үрмәкүчтән хат ала.

Алып баручы: Балалар, бу гади генә үрмәкүч түгел. Бу- хат ташучы үрмәкүч. Ул безгә хат алып килгән. Әйдәгез карыйк әле, кемнән микән хат..

Хат:” Кадерле балалар, коткарыгыз мине, Көзсылуны, явыз Убырлы карчыктан. Ул мине сазлыкта яшерде, көз башлануын, минем килүемне теләми.Димәк беркемдә матур яфраклар яңгырларын, күрми, урман җәнлекләре кышка азык әзерли алмый, ә кошлар кайчан җылы якка китәсен белми калалар.”

Алып баручы: Балалар, сез көзне коткарырга әзерме? (Әйе) Димәк юлга чыгыйк.Без сезнең белән әкияти урманга барырга тиеш.

Музыка астына балалар урманга бару хәрәкәтләре ясыйлар.

Урман каравылчысы килеп чыга.

Урман каравылчысы: Туктагыз, туктагыз, сез кая барасыз? Монда бар җирдә дә мин хуҗа.

Алып баручы: Исәнме урман каравылчысы.Безгә синең ярдәмең кирәк, явыз Убырлы карчык  Көзсылуны сазлыкта яшереп тота. Без аны коткарырга барабыз, бәлки син безгә юлны күрсәтерсең.

Урман каравылчысы: Убырлы карчык дисезме, димәк Көзсылуны яшергән? Алай ярамый бит, булышам балалар, булышам. Тик сездә карт урманчыга ярдәм итәрсез микән? Урман җәнлекләре кышка әзерләгән азыклар алып килделәр, ләкин кемдер шаяртып, бөтен азыкларын, төрле әйберләр белән бутап бетергән. Дәрес итеп аерырга булышырсыз микән?

УЕН “Сьедобное и несьедобное»

Урман каравылчысы: Рәхмәт сезгә, балалар! Менә шушы сукмактан гына барыгыз, анда сез яңгырны очратырсыз., алга таба юлны сезгә ул күрсәтер.

Музыка астына балалар урманга бару хәрәкәтләре ясыйлар.

Музыка астына Яңгыр чыга.

Яңгыр: Исәнмесез, минем нәни дусларым! Сез яңгырны эзлисезме, ул мин.

Алып баручы: Исәнме, Яңгыр! Безне сиңа Урман каравылчысы җибәрде. Явыз Убырлы Көзсылуны сазлыкта яшергән. Безгә анда ничек барып җитәргә, ярдәм ит че безгә.

Яңгыр: Ярдәм итүен итәр идем. Ләкин минем бер дә вакытым юк, минем тамчыларым төрлесе сөрле якка югалып беттеләр, берничек тә җыеп бетерә алмыйм.. ә тамчыларсыз нинди яңгыр булсын ди.

Алып баручы: Яңгыркай, әйдә без сиңа тамчыларыңны җыярга булышабыз, ә син безгә булышырсың.

Яңгыр: Безнең барып чыгар микән соң?

Алып баручы: Ә син тыңлап кара.

ҖЫР___________________________________________________________

Яңгыр: Рәхмәт сезгә дусларым. Мин сезгә бик теләп булышам. Менә шушы сукмактан атлагыз, юлыгызда гүзәл кыз Таңсылу очрар.

Музыка астына балалар урманга бару хәрәкәтләре ясыйлар.

Музыка астына Таңсылу елап чыга.

Алып баручы: Исәнме, Таңсылу!, ник елыйсың?

Таңсылу: Ничек еламыйм ди, җәй буе бакчада эшләдем, яшелчәләр үстердем.Алар бик матур булып, тату үстеләр. Ә бер вакыт талаша башладылар

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

 

 

Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр

Суык тимәс үзегезгә

Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.

Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.

Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.

Сәламәтлекнең серләре –

Яшелчә белән дуслык.

Яшелчә, һәркем белгәнчә,

Витаминга бай ризык.

Чөгендер.

Мин – чөгендер.

Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

 

 

 

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Алып баручы: Туктагыз, тукта, тавышланмагыз, әйдәгеә балалардан сорыйк кайсыгыз файдалырак, кайсыгыз тәмлерәк, авырган вакытта иң кирәклесе.

Бала: Чтобы здоровым, сильным быть,

         Нужно овощи любить.

         Все без исключенья!

         В этом нет сомненья!

Алып баручы: һәрберегез файдалы, һәркайсыгыз кирәкле,

Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Әйдәгез, түргә, дуслар!

Сезсез бәйрәмнең яме юк,

Сез  безнең якын дуслар.

БИЮ__________________________________________________________

Таңсылу: Рәхмәт сезгә балалар, яшелчәләрне дуслаштырырга ярдәм иттегез, ә сез мине нигә эзләдегез?

Алып баручы: безне сиңа яңгыр җибәрде. Убырлы карчык Көзсылуны сазлыкта яшереп тота, без аңа ярдәм итәргә ашыгабыз, тик менә юлны гына белмибез.Бәлки син безгә ярдәм итәрсең.

Таңсылу: Әлбәттә ярдәм итәм. Менә сезгә тылсымлы алма, кайсы якка алма тәгәри. Шул яктан Убырлы эзләргә кирәк.

Таңсылу саубуллашып чыгып китә.

Убырлы: Кем монда тавышлана, кемнен тавышлары ишетелә тагын?

Алып баручы: Исәнме Убырлы.Без балалар белән Көзсылу артыннан килдек.

Убырлы: Көз артыннан? Нигә кирәк соң ул сезгә? Миңа болай да бииик рәхәт. Мин җәйне бик яратам, көз кирәкми миңа, салкын, җил, яңгыр.

Алып баручы: Димәк син Көзсылуны бер дә белмисең. Көз бик матур ел фасылы. Ышанмасаң, балаларны тыңла.

1 бала : Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

2 бала: Ямьле кояш нурларын чәчеп

Елмаеп карый безгә

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә

3 бала: Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

 

4 бала: Листочки все осенним днем

                   Красивые такие.

                   Давайте песенку споем

                   Про листья золотые.

ҖЫР_________________________________________________________

Убырлы: менә бит, балалар, көз көне шундый матур икәнен мин белмәдем дә. Ярый, җибәрәм инде көзне.

Музыка астына Убырлы Көзне алып чыга.

Көзсылу:

- Исәнмесез, балалар! Мин алтын Көзсылуы  булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Бар табигать алтын төскә төренде. Рәхмәт инде сезгә балалар. Мине коткардыгыз. Бәйрәмегез җырлы-биюле булсын. Убырлы мин сиңа бер дә үпкәләмим, киресенчә сине балалар белән уйнарга чакырам.

   УЕН_______________________________________________________

Көзсылу: Бик күңелле булды сезнең белән балалар, ләкин миңа китәргә вакыт. Җырладыгыз, уйнадыгыз. Китәр алдыннан мин сезгә бүләкләремне таратам.

Көз бүләкләр тарата, сау буллашып китә.

Убырлы: ярый балалар, миңа да китәргә вакыт, миңа хэзер күп эшләр эшлисе бар, көзге урманга сокланып, яшелчә-җимешләрне җыеп, гөмбәләр киптерәсе бар. Сау булыгыз балалар.

Алып баручы: Менә балалар безнең бәйрәмебез дә ахырына якынлашты. Ләкин көз безнең белән әле салкын кышка кадәр кала. Без аны икенче елга кадәр тагын көтеп алырбыз.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий осеннего праздника в средней группе “Балалар көзне ничек коткарганнар”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 132 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.11.2015 557
    • DOCX 23 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Уметбаева Эльмира Амирзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Уметбаева Эльмира Амирзяновна
    Уметбаева Эльмира Амирзяновна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8254
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика преподавания по классу фортепиано: начальный уровень подготовки (практический курс)

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 229 человек

Курс профессиональной переподготовки

Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования

Учитель музыки

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 374 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 097 человек

Курс повышения квалификации

Деревянные духовые инструменты: актуальные вопросы методики преподавания в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 31 человек

Мини-курс

Hard-skills современного педагога

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Психология взаимоотношений, прощения и самопонимания

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 48 человек

Мини-курс

Организация и контроль занятий со студентами специальных медицинских групп

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе