Хәерле көн, хөрмәтле
укытучылар,укучылар һәм кадерле кунакларыбыз – безнең мәктәпне тәмамлап хәзерге
көндә төрле институтларда белем өстәүче студент дусларыбыз.
Җиде яшьтәге белем алса
Җитмеш яшьтәге җаен белер
Җитмеш яшьтәге юлдан кайтса
Җитмеш яшьтәге хәлен белер.
Студент кунакларыбыз без сезнең белән былтыргы
очрашуда февральнең 1 нче шимбәсендә очрашабыз диеп сөйләшкән идек. Рәхмәт
сезгә укучылар һәм үзегезгә белем биргән укытучылар белән очрашуга килгән өчен.
Сез барыгыз да матур, сөйкемле, акыллы һәм
безнең өчен кадерле!
Сез яшьлекнең үзе диеп әйтәсе килә, ә бу
очрашу кичәбезне “Яшьлек белән очрашу”диеп атасак дөресрәк булыр.Сез, яшьләр,сезнең
иң гүзәл һәм иң матур вакытыгыз.
Бу кичәне минем “Бер горурлык хисе яна бездә”
диеп башлыйсым килгән иде. Горурланырлык та шул институтларда укучы 41
студентыбыз техникумнарда укучы студентыбыз 7 студентыбыз бар безнең.
Мәктәбебез укучылары да, укытучылары да сезнең белән горурланалар.
Ә хәзер сүзне мәктәбебез директоры Гарипова
Венера Павловнага бирәбез.
Кадерле дуслар!
Ике таныш кеше очрашкач беренче сүз бер –
берсенең хәлен белүдән башлана.
безнең дә сезнең турында күбрәк беләсебез
килә.
Мәктәпне бетергәч сез югары уку йортларына
укырга кердегез.Башка моһит, башка мөмкинлекләр пәйдә булды. Сез үзегезнең
теләкләрегезгә ирешүегезме бүгенге көндә сез ни белән шөгелләнәсез, шул турыда
сөйләп китегез әле.(нинди институт,ничәнче курс, институт нәрсә белән ошый,
группада ничә кеше, кызлар күпме, егетләр бармы,...)
Сүз сезгә бирелә.
Сезнең каршыгызда сезнең укытучыларыгыз, алар
сезне бик – бик яхшы хәтерлиләр һәм үзләренең хәтирәләре белән уртаклашсыннар
әле.
Сүз укытучыларга.
Җыр башкарыла.
Кунаклар, сезнең яныгызда мәктәпне тизрәк
тәмамлау турында хыялланып мәктәбебездә укып йөрүче 9нчы,10нчы, 11 сыйныф
укучылары. 11 сыйныф укучыларына мәктәптә укырга ничә дер ай калып бара. Алар
да бик тиздән студентлар сафына басалар. Әйдәгез әле, аларга үзегезнең
теләкләрегезне, киңәшләрегезне әйтеп үтегез.
- Ничек диеп уйлыйсыз,белем кирәкме, тырышып
уку – ул үзеңне күрсәтү, мактану диеп исәпләнмиме...Үзегезнең институтта
укыр өчен нинди фәннәрне яхшы үзләштерү кирәк. Студент өчен “3”нинди
билге, яхшымы, начармы, әллә фәнгә карапмы...
(студентлар сөйли)
Ә хәзер сүзне 11
сыйныф укучыларына бирик әле.
Бер күрешү – үзе
бер гомер
Сез бит безгә - чит
ят түгелдер
Сөйләшер сүз, әйтер
хәбәр булгач
Бер утыру гаеп
түгелдер.
Нинди гаеп,
сөйләшергә безгә
Юк икән сездән дә
якыннар.
Бергәләп киңәшеп
сөйләшергә
Бирелгәндер шушы
вакытлар.
Сез бит әле олы
түгел
бездән бик күпкә
Тик шулай да никтер
акыллырак
Тоеласыз безнең
күңелгә.
Акыллылык килә
еллар белән
Еллар белән килә
җай гына
Яшь чакларда тырышып укыганга
Белем арта, акыл
туплана.
Яшьлекнең иң ямьле
чагы
Әйе - Уку диләр
Яшьлекнең иң авыр
чагы
Уку диләр.
Әйе уку инә белән
кое казу
Белемең булып тырыш
булсаң
Әйдә укы.
Институтның
ишекләрен ачып
Студент булып укып
йөрергә
Насыйп булсын иде
безгә дә.
Насыйп булсын
Теләкләр чынга
ашсын!
Студент булып
укып белем ал.
Чынбарлыкка
әверелеп
Шушы матур өмет бу
хыял.
Укучылар, сезнең
килгән кунакларыбызга әзерләнгән сорауларыгыз да бар иде. Әйдәгез форсаттан
файдаланып сорап калыйк.
Һәрбер сыйныфның
соңгы кыңгырау бәйрәмендә җырлаган җырлары бар һәм алар ул җырларны хәтерлиләр
булыр.
Әйдәгез әле ул
җырларны бергә искә төшерик.
“Түбәтәй”уены
(кемдә кала, шул студент мәктәп
хәтирәләрен искә төшереп сөйли.)
Кадерле
студентларыбыз!
Без сезгә
сокланабыз, сезнең белән горурланабыз. Сезгә алдагы тормышыгызда, укуыгызда зур
уңышлар теләп калабыз.
Мәңге яшь булыгыз.
Ә хәзергә
дискотека.
ТАТАР ТАНАЕ УРТА МӘКТӘБЕ
ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
(СТУДЕНТЛАР
БЕЛӘН ОЧРАШУ)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.