ТР Саба муниципаль
районы
Эзмә урта гомумбелем
бирү мәктәбе
Класстан тыш чара эшкәртмәсе
“Чү, Әминә, елама!”
(“Әминә” шигыренә физик шәрехләмә)
Төзүче: I категорияле физика укытучысы
Юсупов Зөфәр Закирович
Курсабаш, 2013
Сәхнәдә
Әминә булып киенгән кыз елап тора. Алып баручы керә:
А.б. Әминә елый үкереп,
Тубым
суга төште дип. - Чү, Әминә, елама, Туп батмый ул елгада.
Укучылар керә:
I укучы. Бу урында һич
кенә
Кирәк
түгел еларга, Туп турында иркенләп, Кирәк төптән
уйларга.
II укучы. Нигә суга төшкән ул,
Ник
менмәгән, ә төшкән? Бу сорауга җавапны Табып була кай төштән?
I укучы. Бу сорауга җавапны
Табып бирә физика.
А.б. Әминә бик кечкенә,
Укымый
шул физика, Укыса ул физика-Өзгәләнмәс шул тикле.
II укучы.
Физиканы актарсаң
Табарсың
син законнар, Ә аларның күбесе Файда бирә торганнар.
Архимед законы булып
киенгән укучы керә.
А. Законы. Әйтик , менә мине ал- Мин Архимед
законы. Ачты мине ул бабай Су кергәндә ваннада.
I укучы. Нинди файда соң синнән?
Әйтеп җибәрче безгә!
А. Законы. Я, ярый соң,
тыңлагыз-Менә болай, минемчә, Суга баткан җисемне Этеп тора су өскә.
Этү
көче билгеле- Җисем күпме күмелсә, Шуның кадәр күләмдә, Авырлыкта су
этә.
Ә
туп үзе бик җиңел, Чөнки эче гел һава, Шуңа күрә туп бату Мөмкин түгел
елгада.
II укучы. Ә, аңладык, алайса
Туп
зур булса никадәр, Аны батыру елгада Авыр була шулкадәр.
А.б. Ә Әминә туктамый,
Һаман
елый, куркам, ди, Агып китә бит тубым Күрә алмам бүтән, ди.
Тизлек булып киенгән
укучы керә.
Тизлек. Чү, Әминә, елама,
Кирәк
түгел еларга. Туп китә алмас еракка, Аны мөмкин тотарга.
Әминә
(еламсырап) Ничек китмәс еракка? Елга әнә гел ага.
Тизлек. Чөнки монда мин дә бар,
"Тизлек" диләрдер мине. Миннән башка җисемнәр
Йөри
алмаслар иде.
Ә
бездәге елгалар Әкрен ага - тизлек аз,
Куып
җитеп елганы Тубыңны син тот та ал!
I укучы. Ә ни өчен төшкән ул?
Очып китмәгән өскә?
II укучы. Чөнки аны җир тарта,
Шуңа төшә туп аска.
III укучы. Монда әле шунсын да
Күрә
ала ьәр кеше, Төшкән саен туп ярдан Арта аның тизлеге.
Тизләнеш булып
киенгән укучы керә.
Тизләнеш. Менә мондый хәрәкәт-Тизләнешле
хәрәкәт, Һәммә нәрсә тизләнә, Хәрәкәттә бәрәкәт.
Эластиклык көче
булып киенгән укучы керә.
Э. Көче. Төшкән чакта тәгәрәп,
Таштан
-
ташка сикерә, Эластиклык көче генә
( Ягъни менә
мин инде ) Аны шундый иттерә.
Әминә
(елаудан туктап, үз-үзенә ышанган, тәвәккәл кыяфәттә):
Җитте!
Бүтән еламыйм,
Башка туп та
уйнамыйм!
Барын белеп
торырга
Кирәк
китап укырга!
Ә
тормышның бар ягын, Күренешен, сәбәбен Әйтеп бирә физика -Шуның белән
кызыклы!
Барысы
бергә кулга-кул тотынышып җырлыйлар ( "Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә" көенә):
Тәҗрибәләр
эшләргә,
Мәсьәләләр
чишәргә
Өйрәтәләр
бит физика дәресендә.
Лампалар
ничек яна?
Кышын
нигә кар ява?
Җаваплар бар
бит физика дәресендә.
Судан нигә
боз ката?
Тимер суда
ник бата?
Белеп була
бит физика дәресендә.
Барысын да
белергә,
Чып - чын физик
булырга
Өйрәтәләр
бит физика дәресендә.
Пәрдә.
Чара кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына дип
физика атналыгы яисә дәресләрдә куллану өчен эшләнде.
Чараның максаты:
Физика фәне һәм әдәбият,
шигърият, милли традицияләр арасында бәйләнешләр урнаштыру аша
укучыларда физика
фәненә карата кызыксыну уяту;
Җиһазлау:
Физик законнар, зурлыклар ролендәге укучылар өчен физик
зурлык билгеләре ясалган таҗлар яисә эмблемалар;
Үткәрү
урыны:
Актлар залы яисә
класс - кабинет;
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.