Инфоурок Другое Другие методич. материалыСценарий внеклассного мероприятия "Йорэклэрдэ Тукай эзлэре"

Сценарий внеклассного мероприятия "Йорэклэрдэ Тукай эзлэре"

Скачать материал

 

 

«Йөрәкләрдә Тукай эзләре,

Күңелләрдә Тукай сүзләре»

 

(Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган әдәби-кичә)

 

 

     Алып баручы:

     Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

     Безгә барыбызга да билгеле буларак, быел Татарстанда 2011 ел -  Г. Тукай елы дип игьлан ителде. Безнең дә бүгенге әдәби кичәбез халкыбызның сөекле шагыйре, бүгенге көндә дә шигьрият күгендә балкып янган якты йолдызларның  иң зурысы булган, Г. Тукайга багышлана.

(әкренләп «Тәфтиләү» көе яңгырап тора).

 

      Һәр тарафта Тукай җырын тоям,

      Сукмагымда – Тукай эзләрен

      Күңелемдә балкый, маяк булып

      Тукай моңы, Тукай сүзләре.

 

     1886 елның язы. Апрель ае. Моннан 125 ел элек тә яз гадәттәгечә килә. Агачларда бөреләр бүртеп килә, болыннар яшәрә, табигать уяна. Бөтен тереклек, яз килергә куанып, аваз сала.

     Авылның мулласы Мөхәммәтгариф белән Бибимәмдүдә гаиләсе яшәреп килгән табигатьне, тагын да ямьләндереп, шатлык өстенә сәенеч өстәп дөньяга килгән сабыйларына куаналар.

(Бала елаган тавыш, сәхнәгә әти белән әни 7 айлык сабый баланы күтәреп керәләр. «Бишек җыры» яңгырый).

(Әни белән әти үзара сөйләшәләр)

     Әни:    Кара әле, этисе, күзләре гел синекенә охшаган бит.

     Әти:    Елмаюлары гел синеке инде.

    Әти:   Әй, атасы,  балабыз тәүфиклы, укымышлы булып кына үс сэ ярар иде.

   Әни:   Ә нинди исем кушарбыз икән әткәсе?

   Әти:   Тукта әле әнисе, менә бит Мөхәммәт пыйгамбәребезнең   әтисе Габдулла исемле булган. Әйдә, без дә,  алла ярдәмчесе булсын, Габдулла диеп кушыйк.Улым, исемең Габдулла булыр!

    Әни: Җан Габдуллам, гәүһәрем, якутым минем. Безнең бәхетебезгә игелекле бала булып, таза, сау- сәламәт булып кына ус. Әй атасы, мичкә бәлеш тә салган идем. Бәлеш тә өлгергәндер инде. Бүген бит безнең бәйрәмебез, әйеме Габдулла җаным. Әйдә, әтисе, ашап-эчеп алыйк.

  

(әкрен генә балаларына куанып чыгып китәләр)

 

   Кем уйлады икән, бу бала

   Якты йолдыз булып калыр дип,

   Мәңге-мәңге халык йөрәгендә,

   Халык күңелендә балкыр дип.

 

(Кечкенэ 3-4 яшьлекТукай кулына таяк тотып, кара ипи ашый-ашый сәхнәгә чын казны куып чыга, ул казны саклый.)

(Үзенчә сөйләнә)

     Тукай:           Иртә дөнья җанлана,

                            Мәшрикъ ягы аллана.

                            Кояш чыгып, нурлары

                            Төшеп җиргә ялгана.

 

(Таяк белән җиргә шигырь язган була,  «Әни, мин шигырь чыгардым»,-  дип кычкырып каз белән бергә чыгып китэ.)

(Әкрен генә «Зиләйлүк» көе ишетелеп тора)

 

Беренче кайгы җилләре нәни Габдулланың тәрәзәсен бик иртэ кага. Пар канатлы булып, гаилә җылысын тоеп яшәү насыйп булмый аңа.Әтисе үлгәндә ул 5 айлык кына булып кала, ә әнисе инде Габдуллага 3 яшь булганда вафат була. Кырыс язмыш нәни Габдулланы кулдан-кулга, авылдан- авылга йөртә.

     Минем дә бит телем бу дөньяга

     «Әттә, әннә» - диеп ачылган,

     Һәм бикләнгән шул сүз сабый килеш

     Күбәләктәй күңелләремдә

     Мин гаеплемени гомерләрнең

     Шулай иртә сүрелгәненә.

     Мин гаеплемени назланырга

     Җитмәгәнгә миңа чиратлар,

     Әнкәм,  җанын  ак күбәләк, диләр

     Кире кайтса, гөлгә кунаклар.

 

     Тукайның балалык еллары авыр була. Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә, шагыйрь гомер юлын горур атлый. 

     Кечкенәдән үк халыкның моң- зарын ишетеп үскән нечкә хисле, зирәк акыллы Габдулла 1907 нче елның көзендэ Казанга кучеп килә. Зур өметләр баглап ашкынып килә.

Ул үзенең бөек шигырьләрен менә шушында, Казанда яза.

 

(сәхнәдә караңгылык, кечкенә Тукай өлкәнТукайны җитәкләп, лампа тотып, өстәл янына алып чыга, урындыкка утырта, ә өлкән Тукай кечкенә Тукайның башыннан сыйпап,  озатып кала)

 (Тукай нәрсәдер язган була, еракка карап нәрсәдер уйлый, ә аның артында әтисе белән әнисе баласына куанышалар, Тукай сизгәндәй була, әмма…)

 

     «Су анасы», «Шүрәле»ләр белән

     Әкият дөньясында югалдым.

     Укый-укый синең шигырьләрне

     Олы тормышка мин юл алдым.

 

(Артта «Су анасы», «Шүрәле» ләр Тукай белән уйнаган булып узалар. Ә Тукай һаман да еракка карап иҗат итә).

 

«Лампа» шигыре яңгырый.

 

(Тукай лампаны кулына алып сәхнәдән караңгылыктан  акрын гына чыгып китә. Сәхнәдә ут кабына).

 

«Пар ат» шигыре яңгырый.

 

    Тукайның тирән, халыкчанлык рухы белән сугарылган әсәрләре миллионнарча кешеләрнең, бүгенге көнгә кадәр, күңел дөньясын яктыртып, баетып килә.

    Менә бүген безнең арабызда, безнең кичәбездә гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган,  38 ел укытучы булып эшләгән, укытучы ветераныбыз Әнисә Ишмәт кызы Булатова бездэ кунакта. Хәзер сүзне аңарга бирәбез.

 

(Булатова Әнисә апа сөйли).

(сәхнәгә укучы рус баларын чакырабыз)

 

Алеша Биряльцев. «Гали белән кәҗә» шигыре укыла.

 Козлова Рита һәм Павлова Ангелина . Сәхнәләштерелгән «Күбәләк» шигыре.

   

 Нәкъ Казан артында, әле хәзер дә бардыр бер авыл Кырлай, диләр

 Җырлаганда көй өчен тавыклары жырлай, диләр

 Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем

 Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем

 Ул авылның  - һич онытмыйм – һәр ягы урман иде

 Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган идее.

 

(«Шүрәле» күренеше)

 

(Магнитофон язмасында кошлар сайравы, балта белән агач аудару ишетелә. Сәхнәгә Былтыр белән улы олы бүрәнә күтәреп сәхнәгә керәләр).

- Эйдә, улым, катырак тот. Йөкне төяп бетерик тә, аннан тамак ялгап алырбыз.

- Эти, эти,  әйдә менә монда бер алан бар, шунда утырыйк.

- Кая улым, карыйк  әле әниең ниләр төрде икән! И-и-и,  улым, бу таныш алан икән. Монда минем килгәнем бар иде инде утынга.

- Ә әти үзең генә ничек курыкмадың сон син?

- Бер тапкыр азрак курыккан идем, шүрәле килеп чыккач.

- Ничек әти? Нинди шүрәле, монда шүрәлеләр дә бар мени?

- Элегрәк бар иде улым. Кытыкласы булган иде. Алдадым мин аны. Бармакларын кыстырдым үзенен, бүрәнә ярыгына.

- Ну-у,  әти булдыргансың син. (куанып)

(сәхнәгә «Шүрәле» белән малае керәләр).

- Булдырды, булдырды. Әй,  Былтыр дус акылга утырттың син мине теге юлы. Юк, үпкәләмим. Узган эшкә салават. Ни хәлләрдә яшәп ятасың,  Былтыр дус?

- Менә утынга килдек әле, малай белән.

- Мин дә малаем белән, урманны карауллап йөрим әле явыз кешеләрдән. Шүрәкәй улым, менә таныш бул, Былтыр дустымның малае бу. Уйнагыз бергә әнә шунда.

- Әйдә, Шүрәле дус, бер яшь вакытларны искә төшереп, сөйләшеп капкалап алыйк.

(сәхнәдә балалар агачлар арасында сикерешеп уйныйлар.)

- Әйдә кети-кети уйныйк.

- Кети-кетиле  ме? Әйдә!!! Менә бу ярыкны күрәсеңме? Әйдә, бармакларыңны тык беренче шунда, аннан уйнарбыз.

- Әти карале, бу малай минем бармакларымны кыстырды.

- Менә булдырган. Эй, улым, ничә тапкыр әйттем инде мин сиңа. Кешеләр һәйләкәр алар. Менә син дә сабак алдың.

- Эй була инде ул дөнья булгач, яшьләр бит шукланалар.

- Шулай, Былтыр дус. Дөнья өйрәтә. Әйдә, без дә сезгә булышыйк та йөк төяшергә,  аннан саубуллашырбыз.

(Бергәләшеп бүрәнәне күтәреп сәхнәдән чыгып китәләр).

 

Менә бит, дөнья булгач ниләр генә булмый. Кем белән кем генә очрашмый.

Хөрмәтле кунаклар, безнең залда утыручылар арасында тагын бер кадерле кунагыбыз бар. Әйдәгез, танышып үтик. Ул үзебезнең авыл җирлегенең, Сухрау авылында яшәүче шагыйребез, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасе Рәфикъ Гомәр улы Әхмәдиев. Сүзне рәхим итеп аңарга бирәбез.

(Р.Г. Әхмәдиев сөйли, үзенең Тукайга багышланган

шигырьләрен укый)

 

(«Су анасы» күренеше)

(сәхнәгә бабай белән онык чыгып утыралар. Кармак чыбыгы чиләк тотканнар. Магнитофон язмасында кошлар сайрый, бакалар бакылдый, су тавышы яңгырый).

- Әйдәле,  улым бу тирәгәрәк утырыйк әле, эх…элек менә монда чиертә иде улым.

- Эй, бабай! Бигрәк матур урын таптык без. Гел әкияттәгечә инде әйме? Хәтерлисеңме бабай син миңа Г. Тукайның «Су анасы» дигән әкиятен укыган идең. Ул су анасы монда да юк микән. Ул нинди була икән бабай?

(сәхнәгә кинәт кенә «Су анасы»  чыга)

- Бар, бар,  менә шушындый булам инде мин. Курыкма, курыкма!!! Яхшы малайларга тимим мин.

- Улым, курыкма, курыкма.

- Карак малайларны гына яратмыйм. Булган иде монда берәү тарагымны урлап китте. Син андый түгелсеңдер бит?

- Юк, апа, мин кеше әйберенә тимим.

- Молодец, алай булгач.

- Әй, элегрәк монда балыклар кайнап тора иде, күп иде. Бүген менә ике сәгать утырабыз, чиертми дә.

-Әйе шул, еллар үтте. Сулар кимеде. Балыклар да бетергә тора. Тарагым да югалды.

- Әй, менә безгә дә, балыксыз кайтырга туры килә.

- Тукта бабай! Миннән сезгә күчтәнәч булыр, менә тот.

(«Су анасы» бабайга зур тере балык тоттыра, бабай  белән малай аны үзләренең сулы чиләкләренә салалар.)

-Эй, рәхмәт, алай булгач бездән дә сиңа бүләк булсын. Улым, чыгар әле теге матур таракны, бүләк итик су анасына.

(малай «Су анасына» тарак бүләк итә)

- Эй, рәхмәт, менә тараклы да булдым. Э-эй,  тарагы да тарагы.

- Ярар,  Су анасы,  без катыйк инде.

- Ярар, тагын балыкка килегез, исән- сау йөрегез.

- Сау бул, Су анасы.

(сәхнәдән чыгып китәләр)

 

Менә хөрмәтле тамашачылар, күпме еллар үтсә дә дуслык дуслык булып кала инде ул.

Ә безнең бәйрәмебез дәвам итә. Әле шәһәрдән килгән кунагыбыз да бар, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Нәфисә Баязитова. Сүзне Нәфисә ханым, әйдәгез сезгә бирәбез.

(Ул үзенең  Тукайга багышланган шигырьләрен укый)

 

(сәхнәгә Былтыр малае белән керә)

70 төрле һәнәр белә

Кимсетелгән кеше өмете

Булганда ул, үңган да ул

Былтыр-татар егете.

 

(сәхнәгә «Шүрәле» малае белән керә)

Кырлай урманнары тулы

Җанвар – киеләр белән

Шүрәлеәр дә анда йөри

Көтү-көтүе белән

Мин шуларның берсе буллам

Йөрим урманнар буйлап

Балаларны куркытырга дип

Тукай чыгарган уйлап.

 

(сәхнәга «Су анасы» керә)

Су буенда су анасы

Алтын тарак кулында

Каракларга гыйбрәткә дип

Тукай язган минем турында.

Кеше малына балалар

Беркайчан кул сузмагыз,

Гаделселекне күрсәгез сез

Дәшми генә узмагыз.

 

(Барлык персонажлар да сәхнәгә чыгалар.

 Уртага Тукай чыгып баса)

Ходай, мине бу дөньяга

Яраткан халкым өчен

Синең өчен яшәдем мин

Булганда җаным, көчем.

Илем белән горурландым

Халкым белән сокландым

Татар иленең уңышына

Чын күңелдән куандым.

 

     Алып баручы:

Тукайларның, Такташларның теле

Минем телем, минем туган тел

Горурланам анам теле белән

Син дә дустым аның кадерен бел.

Үз телендә генә сайрый кошлар.

Сандугачтан үрнәк алыгыз,

Сүзләремә колак салып, дуслар

Туган телгә тугры калыгыз.

 

(Бар халык күтәрелеп «Туган тел» җырын башкара)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий внеклассного мероприятия "Йорэклэрдэ Тукай эзлэре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 044 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.08.2015 1055
    • DOCX 69.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Батталова Гульназ Расюловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Батталова Гульназ Расюловна
    Батталова Гульназ Расюловна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14541
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Финансовое моделирование и управление инвестиционными проектами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Влияние внешних факторов на психологическое развитие личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: особенности построения смешанных групповых тренировок

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 19 человек