II.
Актуальләштерү.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
Максат:
элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
|
Балалар,
тәрәзәгә күз салыйк әле, анда нинди ел фасылы?
- Менә
без дә кышка аяк бастык.Быел кыш туган ягыбызга иртә килде.
-Нинди
үзгәрешләр күрәсез?
-Тыштагы
салкын безнең күңелләребезгә күңелле мизгелләр бирсен .
I.
–Укучылар!Экрандагы
җөмләне игътибар белән укыгыз(презентация), күп нокталар урынына аста
бирелгән сүзнең берсен сайлап куярга кирәк. Башта үзегезгә ошаган сүзне
сайлыйсыз. Аннан соң дәфтәрләрне ачып, дөрес итеп куеп, числоны язып, уйлаган
сүзегезне куеп бик матур итеп язасыз.Матур язу күнегүләре.
-Менә
.....кыш килде.
(Салкын,
буранлы, матур)
|
Әңгәмә:
-Кыш
-Тышта
салкын.
-Ап-ак
кар ява.
- Көчле
җил-бураннар котыра.
Җөмләне
укыйлар.Тиешле сүзне куеп язалар
Матур
язу күнегүләре
Менә салкынкыш
килде.
Менә
буранлыкыш килде
Менә
матур кыш килде.
Җөмләләрне
укып күрсәтәләр
|
ТБУУГ: төп
билгеләрне аерып күрсәтү
РУУГ:
кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый
белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
|
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат:
яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;
килеп
туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
|
-Игътибар
белән карагыз әле балалар, бу сайлап алган сүзләр барысыда нинди сорауга
җавап бирәләр?
-Нинди
соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?
-Димәк,
укучылар,ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән?
-Без дәрестә нишләрбез, нинди максат куярбыз?
Сыйфат. Искә төшерик әле. Сыйфат предметның
нәрсәсен белдерә?
Сыйфатның сораулары?
Димәк нинди сүзләр сыйфат
дип атала?
|
-
җаваплар тулы булырга тиеш.
-җаваплар төгәл булырга тиеш.
-җаваплар
аңлаешлы булырга тиеш.Сорауларга җавап бирәләр.
Теманы,
максатны әйтәләр.
Көтелгән
җаваплар:-Бу сүзләр нинди? соравына җавап бирәләр
-Сыйфат
темасын кабатлау.
-Сыйфат темасын кабатларбыз, белемнәребезне тикшерербез,
ныгытырбыз
-Билгесен.
-Нинди? кайсы?
-Предметның билгесен белдереп нинди? кайсы сорауларына җавап
биргән сүзләр сыйфат дип атала.
|
ТБУУГ: танып
белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ:
кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ:
коллектив фикер алышуда катнашу
ШУУГ:
үзмаксат кую
|
Уку мәсьәләсен чишү этабы
|
Алдагы
эш төре безнең мондый булыр.
С ИМАЛТИНИУС
РАУНД ТЭЙБЛ
.
-Сезнең
алда рәсемнәр шул предметның билгесен язасыз һәм сәгать уңае йөрешендә
тапшырасыз һәр кеше бер билгесен яза.(алма, лимон, кыяр, куян, бүре,төлке)
-Без
нәрсәләрне искә төшердек?
-Сыйфат
предметның нинди билгеләрен белдерә?
·
Экранда җөмләләр язылган.
. -Кыш килде.
Җирне кар каплады. Ул агачларны шәлгә төрде. Елгаларны боз каплады.
Шугалаклар ясады.
Бу җөмләләрдә нәрсәдер
җитми?. Әйдәгез сыйфатлар куеп укып карыйк.
-Салкын кыш килде. Җирне ап-ак кар каплады. Ул агачларны ак шәлгә төрде. Елгаларны көмеш боз каплады. Шома шугалаклар ясады.
-Димәк укучылар сыйфатлар безгә ни өчен кирәк соң?
-Сыйфатлар җөмләдә нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә? Әйе, ул
исемне ачыклап килә.
-Тактага
чыгып сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән язасыз.Калганнар
дәфтәрләрдә язалар.
-Ни өчен исемгә бәйләнеп килә?
|
Укучылар
төркемнәрдә эшлиләр. Предметның билгесен язалар һәм сәгать уңае йөрешендә
тапшыралар һәр кеше бер билгесен яза.Һәр төркемнән 2 шәр укучы җавап бирә.
Алма-
кызыл,түгәрәк, тәмле, баллы....
Кыяр -
яшел, тәмле , озынча, тозлы....
Лимон-ачы,озынча,
сары, файдалы
Куян-ак,
йомшак, куркак, матур
Бүре-соры,
усал, карт, зур
Төлке-җирән,
хәйләкәр, матур, кыргый
Көтелгән
җаваплар:
-Без
сыйфатның билгеләрен искә төшердек. Төсне:ак,кара,яшел.............................
Тәмне: тозлы, тәмле, татлы
Форманы: зур, кечкенә,озын.............
Холыкны ( характерны)............
Вакытны җәйге, язгы.........
Табигать күренешләрен язгы, җилле,
буранлы.....
Нәтиҗә
ясыйлар:
Сыйфат предметның төсен, холкын, табигать
күренешләрен, формасын, тәмен, вакытын белдерә.
1 укучы
укып күрсәтә.
Көтелгән
җаваплар:
-Сыйфатлар
Сыйфатларные
куеп 1 укучы кычкырып укый
-Җөмләләрне матурлау өчен
-Исемгә
Тактага
чыгып сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән язалар.Калганнар
дәфтәрләрдә язалар
Нәтиҗә
ясыйлар:
-Исем предметны белдерә, ә сыйфат
предметның билгесен белдерә, шуңа күрә сыйфатлар җөмләдә исемгә бәйләнеп килә
|
РУУГ:
кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ:
коллектив фикер алышуда катнашу
РУУГ:
үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ:
күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
УУГ: ,
тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу,мәгълүмат
туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү
|
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану
Максат:
укучыларның
алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.
|
Экранда
төрле дәрәҗәдәге сүзләр бирелә:
Яшел,яшелрәк,ямь-яшел,
яшькелт
- Бу
сыйфатлар нәрсә белән аерылалар?
-
Ә хәзер сыйфат дәрәҗәләре турында искә төшереп китик.
-Сыйфатның
ничә дәрәҗәсе бар?
-Нинди
дәрәҗәләр?
-Әйе, ә
мәгънәләренә карап , сыйфатлар нинди булалар?
-Аларга
мисаллар китерегез.
-Сыйфат
дәрәҗәләре турында алган белемнәребезне ныгытып, алдагы биремне эшләп китик.
Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны үз урыннарына урнаштырыгыз.
Кызыл алма – кызылт гади дәрәҗә, ап-ак кар - ап-акартыклыкдәрәҗәсе,
яшькелтяфрак – яшькелткимлекдәрәҗәсе, түгәрәк алан – түгәрәк гади дәрәҗә,
бикматурчәчәк – бикматурартыклыкдәрәҗәсе, биегрәк агач –
биегрәкчагыштырудәрәҗәсе,салкынраккөн – салкынракчагыштыру дәрәҗәсе,
зәңгәрсукүкйөзе-зәнгәрсукимлекдәрәҗәсе, аксыл томан, яхшы китап ,иң тырыш
бала, яктырак ут.
-Татар
теленең сүз байлыгы чиксез. Шуны дәлилләп, укучылар, сыйфатларның синоним
һәм антоним парларын табыйк. Искә төшерик:
5.Антоним
сыйфатлар.
-
Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны нинди сыйфатлар дип атыйлар?
-Шулай
итеп, алдагы биремебез антоним сыйфатлар турында. Уен уйнап алырбыз.
“Парын тап” дип атала.(Яшел конверт)
Антонимын табып парлашып басалар:
җылы
- озын - ак - иске - яхшы -авыр -
-Нинди
аяк киеме парланды?(Кышкы, көзге, җәйге, язгы)
6.Синоним сыйфатлар
-Мәгънәләре ягыннан охшаш сыйфатларны ничек дип
атыйлар?
-Мәгънәләре
ягыннан охшаш булган сыйфатларны синоним сыйфатлар дип атыйлар.
Синонимын табарга:Синоним сыйфатларгакараган
биремне төркемнәрдә эшләп алабыз. (слайд )
I
төркем бала сүзе (кечкенә,нәни, бәләкәй)
III
төркем көн сүзе (җылы, эссе, кызу) бирелә.
IV
төркем кыз cүзе (матур,сылу, чибәр, гүзәл)
7. Сыйфатның
җөмләдәге урынын ачыклау.
-
Мин җөмләне әйтеп яздырам. 1 укучы тактада башкарыр, калганнар
дәфтәрләрегездә эшләрсез. Тактадагы укучы җөмләдәге сыйфатның ролен аңлатып
китәр.
1.Тышта
салкын җил исә.
-
сез иптәшегез белән килешәсезме?
2.
Бүген көн кояшлы.
-
Сез иптәшегезнең җавабы белән килешәсезме.
-Сыйфатлар
нинди җөмлә кисәкләре була алалар?
8.Дәреслек белән эш.
Дәреслектәге
биремне уку – 13нче бит 14 нче күнегү.
- Нәрсә
бирелгән? ( текст)
-
Текстны укыгыз һәм күчереп языгыз.
9.Дәфтәрдә
эш.
-
Балалар үзаллы эшлиләр.
-
Әйдәгез текстны тулысынча укып чыгыйк.
-
Текстта нәрсә турында сүз бара?
-Әфәрин,
укучылар, сыйфатыбызга кагылышлы барлык төшенчәләрне дә исебезгә төшердек,
кабатладык.
-
Әйдәгез,сыйфатның моделен төзибез: (урыннарда -төркемнәрдә)
|
Сорауларга
җавап бирәләр
Көтелгән
җаваплар:
-
Дәрәҗәләре белән.
-4
дәрәҗәсе бар
-Гади
дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе,кимлек дәрәҗәсе
-Асыл
һәм нисби
-Асыл
сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнә. Мәсәлән: кызыл, кызылрак,кып-кызыл, кызгылт.
-Нисби
сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнми.Мәсәлән: кышкы көн, көзге урман.
Укучылар
карточкалардага төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны тактага чыгып сыйфат дәрәҗәләре
астына урнаштыралар, сыйфатларны укып нинди дәрәҗәдә булуын әйтәләр ,
бер-берсе белән ярашып эшләү күнекмәләре алалар.
Сүзләр барысы
да таныш, аңлау өчен авырлык тудырмый.
Карточкаларда
бирелгән сыйфатларның парын бер-берсеннән эзләп табып парлашалар.Икенче ягын
ачып нинди(язгы, җәйге, көзге, кышкы) аяк киеме икәнен әйтәләр.
Укучылар
синонимнар табуда ярышалар.Урыннарда эшлиләр , һәр төркемнән 1 укучы укый.
Җөмләне
1 укучы тактада башкара, ә калганнар дәфтәрләрдә эшлиләр. Тактадагы укучы
җөмләдәге сыйфатның ролен аңлатып китә.
-Сыйфат
күбесенчә иярчен кисәк-аергыч булып килә.Хәбәр дә булып килә.
Нәтиҗә: сыйфатлар
җөмләдә иярчен кисәк- аергыч яки хәбәр булып килә.
1 укучы биремне
укый. 2 укучы текстны укый.
Дәфтәрләрдә
мөйстәкыйль рәвештә эшлиләр. Дәфтәрләрне алмашып тикшерәләр.
Бергәләп
тикшерәләр.
Төркемнәрдә
сыйфатның моделен төзиләр.
|
РУУГ:
үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ:
күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
УУГ: ,
тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу,мәгълүмат
туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү
|
VI.Рефлексия.
Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
Максат:
дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең
әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
|
-Укучылар,
алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы?
1.Мин
аңладым:
2.Миңа
ошады:
-Үзбәя бирү. Мин сезнең һәрберегезгә дәрес
башында алмалар өләшкән идем.Ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз.Алмаларга
исемнәрегезне языгыз(тактадагы агачка куегыз)
-Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша
алам–дисәгез кызыл алманы куегыз.
-Әйбәт эшлим, материалны аңладым-
дисәгез сары алманы куегыз.
-Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә
каршы килмим-дисәгез яшел алманы куегыз
-Балалар дәрестә сез бик әйбәт катнаштыгыз. Бигрәктә ..., ..., ...,
..., ... яхшы җавап бирде. Аларга“5”ле куям. ..., ..., ..., хаталары булды.
Аларга“4”ле куям. Калганнарга бераз тырышырга кирәк.
|
Көтелгән
җаваплар
- Сыйфат нинди?кайсы? сорауларына җавап
бирә.
-Сыйфат предметның билгесен белдерә.
- Сыйфат
төрле билгеләрен белдерә? ( санап үтәләр)
- Сыйфат исемне ачыклап килә
-
Сыйфатлар безнең сөйләмебезне матурлыйлар, бизиләр,җөмләләрне тулыландыралар.
Группаларда
эшләү
Антоним
сыйфатларны табу
Физминутка
ошады.
Сыйфатның моделен төзү һ.б.
-Укучылар
үзләренең белемнәрен бәялиләр.
|
ШУУГ: үз
уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
ТБУУГ:логик
фикерләү чылбырын булдыру
РУУГ: үз
эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ:укытучыны
тыңлау, сорауларга җавап бирү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.