Укытучы
|
Нуриева Р.С.
|
Предмет
|
Татар теле. 3
сыйныф Авторы : Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А. Панова Казан: “Мәгариф-
Вакыт” нәшрияты 2013;
|
Тема
|
Сыйфат темасын
кабатлау
|
Планлаштырылган
нәтиҗәләр
|
Шәхескә
кагылышлы: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру; эшне
җаваплы, аңлап башкару; татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;
Метапредмет:
Танып-белү УУГ:
Җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү; уку
гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (чагыштыру);
Коммуникатив УУГ:
аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү;
әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;
Регулятив УУГ:
дәреснең максатын ачыклый алу; эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны
билгелели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;
Предмет буенча: Сүз
төркеме буларак сыйфат турында мәгълүматны искә төшерә алу; Исем,
сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен аерып ала белү;
|
Дәреснең тибы
|
Кабатлау
|
Төп төшенчәләр
|
Сүз, җөмлә, сүз
төркемнәре,фигыль, исем, сыйфат
|
Предметара бәй-ш
|
Рус теле, татар
теле
|
Эшне оештыру
|
Фронталь,
парларда, индивидуаль
|
Җиһазлау
|
Проектор,
ноутбук, презентация, карточкалар.
|
Дәрес этаплары
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Универсаль уку
гамәлләре (УУГ)
|
Оештыру
Мотивлаштыру
(1-2
мин)
|
Уңай психологик
халәт яки эш атмосферасы тудыра.
|
Сыйныф эшкә
әзерләнә
(укытучыны
сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)
|
ШУУГ: Укытучыга
һәм сыйныфташларыңа хөрмәт хисе булдыру;
РУУГ: Максатны
ачыклау, укытучы ярдәмендә эшчәнлекне планлаштыру;
КУУГ: Сорауларга
җавап бирә белү;
|
Белемнәрне
актуальләштерү.
Уку материалны
үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
|
1.Тактада ике
баганага язылган сүзләр бирелә.
2.Беренче
баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?
3.Икенче баганадагы
сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?
|
1.Сүзләрне хор
белән кычкырып укыйлар.
2.Исем.
(Балалар исем
сүз төркеме турындагы белемнәрне искә төшерәләр,кагыйдәләрне әйтәләр,
мисаллар китерәләр)
3.Нишли?
соравына җавап бирәләр, эшне белдерәләр.
|
ШУУГ:Җаваплылык
хисе булдыру;
КУУГ: Күмәк эшли
белү, укытучы соравына җавап бирә белү;
ТБУУГ:
Эш-гамәлләрнең өйрәнелгән төрләрен формалаштырып әйтә белү;
РУУГ:
кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
|
Уку мәсьәләсен
кую
|
1.Матур
язу күнегүләре
2.Бу
сүзләрнең бер сүз белән ничек аталганын беләсегез киләме?
3.Шушы
табышмакларның җавапларын тапсагыз, ул сүз килеп чыгачак?
4.
Табышмаклар әйтә.
|
1.Икенче
баганадагы сүзләрне дәфтәргә язып куялар.
2.Әйе.
3. Төркемнәрдә
эшләү.
3.Табышмак
җавапларыннан фигыль сүзе килеп чыга.
4.а).Аны күрәбез
һәм язабыз. Уенда 5 нче хәреф катнаша.
ә).Кем? Нәрсә?
сорауларына җавап бирүче сүз төркеме? Уенда 1 нче хәреф катнаша.
б).[къ] авазының
яңгырау пары.
в).Рус телендә
нинди хәрефнең баш хәрефе юк?
г).Баш хәрефтән башлап
язабыз, ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләре куябыз. Уенда 4 нче хәреф
катнаша.
д).Нечкә, авазны
белдерми.
|
ШУУГ: Җаваплылык
хисе булдыру;
ТБУУ: дәреснең
темасын ачыклый ,төшенчәләр чыгара алу;
КУУГ: коллектив
фикер алышуда катнашып үз фикереңне әйтә белү; иптәшеңне тыңлый белү;
Предмет буенча:
Сүз төркеме буларак фигыль турында мәгълүмат алу;
|
Уку мәсьәләсен
чишү.
Физминут
|
1.Фигыль турында
без нәрсәләр беләбез? Тагын нәрсәләр белер идегез?
2.Русча һәм
татарча җөмләләр бирелә, фигыльләрне таптыру;
|
Парларда эшләү.
1. Нишли?
соравына җавап бирәләр, эшне белдерәләр.
2.Җөмләләрне
укыйлар, фигыльләрне табалар, җөмләдә урнашу тәртибен нәтиҗә ясап әйтәләр.
(Татар телендә фигыль җөмлә ахырында , ә рус телендә җөмләнең төрле урыннарында
языла)
|
ШУУГ:эшне
җаваплы, аңлап башкару;
ТБУУГ: фактик
мәгълүматны билгели алу; чагыштырып нәтиҗә чыгара белү; уку мәсьәләсен
чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә
формалаштыра алу;
КУУГ:
әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;
Р:Уку мәсьәләсен
чишә белү;
П:Фигыльнең
җөмләдәге урнашу урынын ачыклый алу;
|
Яңа теманы
ныгыту
|
1.Беренчел
ныгыту өчен: “Тематик алфавит” уены
2.Дәреслек белән
эш.83 нче бит, 124 нче күнегү
3.(Вакыт калса) Карточкалардагы
биремнәр.
|
Төркемнәрдә
эшлиләр. Алфавит буенча фигыльләр язалар.
2.Индивидуаль
эш.Күнегүдән фигыльләрне генә күчереп язалар.(Дәфтәрләрен алышып, бер-
берсенең эшләрен тикшерәләр).
3.Парларда
эш.(телдән).Җөмләләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.
|
ШУГГ: Татар
телен белүнең әһәмиятен аңлау;
РУУГ:
үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү; иптәшеңнең гамәлләрен
бәяләү;
КУУГ: мәгълүмат
туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү;
ТБУУГ: күнегүдән
фактик мәгълүматны таба алу;
|
Өй эше.
|
Өйгә эш бирү.
|
Өй эшен язып
алалар, сораулар бирәләр
|
ШУГГ:Мөстәкыйль
эшчәнлеккә әзер булу;
ТБУУГ:Дәреслектән
инфромацияне табу,
аңлау;
|
Рефлексия
|
1.Тест эшләү.
1.Фигыль нинди
сорауларга җавап бирә?
2. Фигыль
нәрсәне белдерә?
3.Кайсы рәттә
фигыльләр язылган?
2.Дәрес, дәрестә
туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя
бирә.
|
Тест эшлиләр,
бер- берсенең тестларын тикшерәләр, тактадагы җавап буенча карап нәтиҗә
ясыйлар, үз фикерләрен әйтәләр;
|
ШУУГ: үз
уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында аңлау;
РУУГ:Эш
нәтиҗәләрен бәяли белү; тикшерә белү; хаталарны төзәтә алу;
ТБУУГ: Нәтиҗә
чыгара белү; үз фикереңне төгәл, тулы белдерү;
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.